Вәзир өчен өйләнү – янында матур, уңган, акыллы, тыйнак хатынга хуҗа булу өчен кирәк иде. Беренче урында – эш, фән, икенче урында – кеше көнләшерлек яхшы мул тормыш, һәм шул тормышка тагын бер бизәк буларак чибәр хатын кирәк булды.
Халидә ГАЛИМОВА
Хикәя
Авыл өстеннән томан күтәрелә. Әле бая гына күрше йортның коймасы да күренми иде, хәзер инде әнә каралты-кура, мунча ишеләре дә күренә башлады. Тәрәзә пәрдәләре төшкән, димәк, әле йоклыйлар. Фәнүзә әкрен генә атлап бакча капкасына китте. Мул булып чык төшкән. Тирән эчле галушы да хәтта юешләнде. Бәрәнге бакчасындагы сукмак сизелер-сизелмәс булып күренә. Тик Фәнүзә аны төнлә дә, сукыр булса да табар иде. Ничә еллар, тәпи йөри башлагач та таптаган сукмак бит ул. Менә бераз баргач Ык ярына җитәсең. Су өсте томан. Кырыйда үскән таллар сөткә чумган кебек күренер-күренмәс тынып калганнар. Фәнүзә әкрен генә ярдан төшә башлады. Чамалап атларга кирәк. Яшь чагы түгел, егылып бер-бер җиреңне имгәтерсең. Бөтен курыкканы кеше күзенә карап яту, Аллам сакласын. Караучысы да булмаса. Хәзерге заманда бала-чагага калган көнең – караңгы төнең. Әле алары да читтә, кайта алалармы, юкмы. Басманы аягын шудырып кына эзләп тапты ул. Иелеп учы белән су алды, битен, кулын юды. Кечкенәдән калган гадәт. И әнисе мәрхүм орышыр иде.
– Күп йөр әле су буенда, су анасы сөйрәп алып китәр, – дияр иде. Курыкмый түгел, курка иде Фәнүзә. Тик куркудан болайрак, кызыксыну хисе бар. Аннан бит Ык аныкы, Фәнүзәнеке. Ни өчен әле Су анасына көне-төне анда коенырга була, ә кызга юк. Курыкса курыкты, тик су буена төшми калмады. Менә инде еллар үтте, инде чәчкә бәс куна башлады, гәүдә авырая бара, тик гадәт буенча авылда чагында ул көн саен Ыгына төшми калмый. Чөнки ул аның сердәше, якын дусты, ахирәте. Елга аның шатлык-кайгысына, елау-көлүенә, өзелеп сөюенә, югалтуына – барсына да шаһит. Томан инде таралып бара. Әнә бәрәңге бакчасы ап-ачык күренә. Килгән юлы белән Фәнүзә кайтыр якка атлады. Капканы япканда тагын күрше йортка күз салды. Пәрдә күтәрелгән. Димәк, Рәшит торган. Чәй куеп җибәрде микән. И ялгыз ир-атның чәе инде аның, Аллам күрсәтмәсен. Әллә эндәшим икән. Йөрәге сулкылдап куйды Фәнүзәнең. Кичә пешергән тәкә-төкә дә бар. Коймак туглап алырга була. Юк, килешмәс. Әнә урам аркылы гына капка төбенә Кәримә карчык чыгып баскан. Көтү куа. Як-ягына карана. Төне буе сөйләшми торып авызы күгәреп беткәндер инде. Кәримә карчык авылда иң күп белүче, иң күп күрүче, иләкнекен чиләккә, чиләкнекен иләккә салып, ара бутап кызык табучы булып дан казанган кортка. Тәүлекнең егерме дүрт сәгатендә аны йә капкадан, йә тәрәзәдән, йә булмаса сәндерәгә басып, кеше күзләп торганын күрергә була. Шуңа күрә Фәнүзә керү ягына ашыкты. Хәзер юыртып килеп баса Кәримә карчык.
Газны кабызып чәй куеп җибәргәч тә күзе тагын күрше йортка төште. Их, бу авылны. Шәһәр булса, кемнең кемгә керүен, кемнең кемнән чыгуын белгән кеше дә юк. Телефоннан шалтырат та чакыр. Юк, авыл авыл инде. Төкерә ул синең современный нравларыңа. Аның үз законнары. Ялгыз хатын яңа гына хәләлен күмгән ирнең ишегалдында йөрергә тиеш түгел. Аның моңа хакы юк. Мәрхүмнең рәнҗүе бар. Ә исәннәр? Исәннәр түзәргә тиеш. Ялгыз ауный-ауный еларга, әрнергә, башны ташка бәреп булса да түзәргә. Рәшит белән Фәнүзәнең ничә еллар чыдаганына шаһит булса да, исе китми сиңа авылның. Аның үз законнар бар. Әгәр дә аларны бозасың икән, сиңа сәлам бирүче, өйгә эндәшүче, ярдәмгә килүче булмаячак. Шулай булган, бар, булачак.
Чәй кайнап чыкты. Коймак та чаж-чож килеп табынга килеп утырды. Яңа пешкән чәй исе борыннарны кымырҗытты. Тик юк, тәме юк. Каршыңа утырып, күзгә-күз карашып, чәй эчәр кешең булмагач. Эчә башлаган чәен этеп куеп, Фәнүзә тагын тәрәз каршысына килде. Күрше йортның ачык тәрәзә каршысында аңа карап Рәшит басып тора иде. Бер ым да какмыйча, бер-берсенә карап тордылар. Кул сузымы ара, бер уйласаң. Тик ни генә юк ул арада. Үлеп- шашып ярату да, аерылу-югалту да, ата-ана каргышы, ир-хатын нәфрәте, бала-чага күз яше, кеше сүзе, тагын әллә ниләр, әллә ниләр. Ничә еллар әнә шул ике адым араны атлап үтәргә көчләре җитми аларның. Йә, Ходаем, тагын беразга гына көч бир. Без бит барсына да түздек, беркем аша да атламадык, беркемнең дә өлешенә кермәдек. Ике йортның тәрәзәсеннән карап, ир белән хатын икесе дә шул турда ялваралар иде бугай.
– И барыбер йокламыйсың бугай, шәһәр кешесен зерә йокычы була диләр, сине карап торам: иртә-кич утың яна, гел тәрәзә каршында. Ул коймагыңны кайчан өлгерттең тагын. Әллә җеннәрең бар инде үзеңнең, – керә-керешкә өтерсез-ноктасыз тезеп киткән Кәримә карчык бөтен уйларын чуалтты Фәнүзәнең. Ул башта аптырап торды, аннан барып чәйнеккә тотынды.
– Әйдә, Кәримә түти, сине карап тора идем әле, әллә чәйгә чакырыйм микән дип. Әле дә үзең кердең, – дип, юк сүзне бар итеп тезеп китте.
– Шулайдыр шул. Ялгызлык ул гүәрдиндәй ир-атларны да бөгә, җаным. Әнә бичара Рәшитне генә кара инде. Бәхетсез. Өч бала белән калды бит. Алары да читтә. Ялан кебек өйдә. Ни тырышты, ни тырышты. Юк инде бер бәхетең булмаса, юк инде ул, кем Фәнү апаем. Яратмаса да, хатынын ормады, сукмады, бер сүз әйтеп булмый. Ни эшләр инде, бахыр. Ярый инде берәр ару кеше очрап өйләнеп куйса. Яшь бит әле. Ир-атка илле яшь яшьмени ул.
Үзе сөйләнә үзе ике коймакны бергә кабып чәй өстәргә дә онытмый Кәримә карчык. Юри сөйли, ни ишетермен икән дип. Тычканга үлем, мәчегә көлке. Ничә еллар күзәтте, ничә еллар ике йорт арасында сүз йөртте, талашсалар сөенде, дуслашсалар көенде, шуннан кызык тапты. Фәнүзә урынында бер шәһәр хатыны булса артына тибеп чыгарыр иде Кәримәнең. Тик бу авыл, ә Фәнүзә авыл кызы шул. Монда олы кешегә күтәрелеп бәрелү гөнаһ. Авылның кануннары шундый. Соңгы коймакны капкач, Кәримә карчык йомшап китепме, кызык табыпмы – чанасын ипләп кенә Фәнүзә ягына борды.
– Карале, Фәнү апаем, Рәшитне әйтәм, үзең чамалыйсыңмы әллә. Син ялгыз, ул ялгыз. Яшь чактагы гөнаһаларыгыз да бар иде бугай. Ходай барсын никах белән ярлыкар, – дип кеткелдәп куйды. Күпме генә түзем булса да, иң авырткан ярасына тоз сибеп утырган карчыкка түземлеге җитмәде Фәнүзәнең.
– Карале, Кәримә әби, әнә капкаң ачык калган. Рәшит белән минем өчен кайгырып утырган арада кичә алып кайткан печәнеңне Җәмиләләрнең сыеры кереп ишеп чыкмасын. Печәнсез калсаң, тәки ачтан үлмәс өчен үзеңә кияү эзлисең булыр, – дип, өстәлдәге чәшкеләрне җыя башлады.
Ач чагы булса, Кәримә карчык бөтен агуын ничек итеп чәчәргә, нинди сүзләр белән хатынның бәгыренә тияргә белер иде, тик тук тамакка сүз куертып торасы килмәдеме, печәне өчен кайгырыпмы, тиз генә ишеккә юл алды. Ул чыгып киткәч Фәнүзә лып итеп караватка барып утырды. Әрнеп, ыңгырашып куйды тимер аның өчен. Йә Аллам, ни өчен? Инде җиде ятка гына түгел, читләргә китеп югалды бит ул. Бөтенесе онытылсын, бетсен дип, ничә еллар туган йортына да кайтмады. Үлгәнче дәвам итәр микәнни бу мәшхәр? Менә ни өчен әле ул, дөбертәп килеп кереп, икәүләп Рәшитнең чемодан, сумкаларын җыеп, ике йортның да ишегенә йозак салып, кулга-кул тотынып авылдан чыгып китә алмый алар? Йә тагын ни көтәргә, кемнән рөхсәт сорарга тиешләр тагын? Ярар, баласы үсте ди, ире юк инде, Рәшитнең балалары читтә, хатыны вафат. Кемнән ризалык, бәхиллек сорарга инде.
Үзе дә сизмәстән, тагын тәрәзә янына барып басты. Күрше йортта тынлык. Ни кылырга белмичә, Фәнүзә тышка чыкты. Кулына кәтмән алып бәрәңге бакчасына атлады. Китәр көннәре дә җитеп килә. Әле бакча күмелеп бетмәгән. Ел саен җәен авылда әрәм иткән өчен кызы ачулана, пыр туздыра. Инде ничә ел әби дип чаптың, аның вафатына да өч ел, берәр курорт, чит илгә барыр идең, диләр. Йөрде Фәнүзә заманында, авылга кайтмас өчен әллә кайларда йөрде. Тик туган авылын сагынып, елап, төннәрен саташып чыга иде. Яраткан чал Ыгын, дусларын, читтән генә булса да Рәшитне күрәсе килеп үзәкләре өзелә иде. Түзде, ничә еллар түзде ул, үткәннәргә юл юк дип, үз-үзен богаулап тотты. Әнисе ныклап авырып киткәч кенә авылга кайта башлады. Баштарак күрше йортка күз салса да әнисе тузынып китәр иде. Тора-бара картаеп та китте, бераз йомшый төште, үлгәндә Фәнүзәнең кулларыннан тотып гафу үтенде.
– Арагызга кермәсәм, бәлки, бәхетле булыр идегез, икегез алдында да гаебем зур, – дип күзләрен йомды.
Их, Рәшит, Рәшит! Гомерлек йөрәк ярам минем. Ни өчен болай булды соң безнең язмышлар?! Кәтмәнен ташлап, Фәнүзә алмагач төбенә барып утырды. Чынлап та, үлеп яратышып, ник бергә була алмады соң алар?
Фәнүзәнең әнисе Хәтирә апа ире Раязга армиядан ияреп кайткан. Чын исеме Катерина, ут чәчеп торган урыс кызы авыл егетен ничек кулга төшергәндер, анысы билгесез. Мәрхүм бианасы әйтмешли: «Бу марҗа албастыны да иярли, җенгә дә атланып йөри ала, безнең йомшак Раязны үзе кияүгә алды инде» , – дия иде. Башта татарча өч авыз сүз белмәсә дә, тора-бара, талаша калса, бер авыл хатынын да уздырмас булды. Менә шул инде авыры беленә башлаган Катерина-Хәтирәне ияртеп авылга кайтып төшүгә Раязны армияга озаткан, еллар буе хатлар алышкан, бергә булабыз дип вәгъдә бирешкән күрше кызы Рәмзиягә ул көннәрдә Аллаһ нинди сабырлыклар биргәндер. Раязны озаткан кыз икәнен бөтен авыл белә иде бит аның. Яшь хатынга бик тиз җиткерделәр бу турыда. Үз шәүләсеннән дә көнләшеп йөргән Хәтирәгә бу җитә калды. Көне-төне ирен күзәтте, әз генә күзеннән югалса да өйдә гарасат купты. Бер-бер артлы дүрт бала табып та тынычланмады, һаман Рәмзия белән Раяз арасын тикшерде. Гайбәтләрдән, кеше сүзеннән туеп, Рәмзия тизрәк авылдан чыгып китү ягын карады. Ниләр генә ишетергә туры килмәде аңа. Рәшиттән авырлы булып калып, баласын төшергән, шуңа егете ташлаган, дигән ачы ялганга хәтле ишеттерделәр. Тапталган хисләрен, әрнегән җанын кая куярга белмичә шашарлык булып йөрде Рәмзия. Аңа барыбер иде инде, беренче сораган кешегә тотты да кияүгә чыкты.Инде өч бала анасы булды. Тик Хәтирә аның кунакка кайтканын белсә, күрше йорттан күзен алмас була иде. Гөнаһ шомлыгына, Рәмзияләрнең йорты янып, алар ялгыз әнисе генә калган төп йортка, Раязлар күршесенә кайтып йорт салдылар. Шулай итеп еллар уза торды. Буй җиткән кызы Фәнүзәнең Рәмзияләрнең малае Рәшит белән очрашуын белү Хәтирәнең бөтенләй җенен кузгатты.
– Минем мәетемне атлап чыксаң гына чыгасың ул малай янына! – дип зәһәрен чәчте ул кызына. Тик яшьләр арасында кабынган кайнар мәхәббәтне басарлык көч юк иде. Ике йорт арасында сукмак яңарды. Авылда иң матур пар иде алар. Клубка чыксалар, Рәшит гармун уйный, ә Фәнүзә өздереп җырлый, бии башласа аягы җиргә тими. Клубтан чыгып кулга-кул тотынышып, Ык буена төшәләр. Елга өстенә сузылган ай баганасына карап әкрен генә көймәдә йөзәләр. Егет сузылып, ак төнбоеклар өзе,п сөйгәненең аяк астына тезә.
– Җаным, бәгырем минем, беренче һәм соңгы мәхәббәтем, белсәң икән яратуымны! – Рәшит үзе сөйләнә, үзе Фәнүзәнең берәм-берәм бармакларын үбә. Ах, ул кадерле минутлар, онытырлыкмы соң! Рәшит армиядән кайтканда Фәнүзә инде институтның өч курсын бетергән иде. Шул хәтле сагынышканнар иде... Тагын бер курс укыгач, Фәнүзә читтән торып укый башларга булды. Өйләнешеп бергә яши башлаячак алар. Кызының бу хәбәрен ишеткәч, Хәтирәнең йокысы йокы, ашавы ашау булмады. Атна буе башта Раязны талкыды. Мескен ир эшеннән кичке ашка гына кайта торган булды. Аннан тиз генә капкалап бакчага кортларын карарга чыгып китә. Хәтирә корттан курка. Төнлә Раяз әкрен генә җәйге келәткә кереп чүмәшә дә иртән хатыны торганчы тагын эшенә чыгып кача. Хәтирә талашып эш чыкмасын аңлагач, хәйләгә тотынды. Өченче курсны бетергәч, Фәнүзәне стройотряд белән Казан артындагы бер караңгы авылга җибәрделәр. Ике айдан артык авылга кайта алмады. Хәтирә бөтен авыл кешесен туктата-туктата, Фәнүзәнең Казанда бергә укыган егете бар, өйләнешергә йөриләр, дип сөйләп йөрде. Ә авыл – авыл бит ул! Анда бер сүз җепшек кар кебек. Бер атнадан Хәтирәләрнең кызы кияүгә чыга икән дигән хәбәр белән авыл тулды. Рәшит янды, көйде, ашаудан калды. Үч иткәндәй, Фәнүзәдән дә бер хәбәр дә юк. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди: Хәтирә өчен тагын бер уңай хәл килеп чыкты. Авылга эшкә килгән медсестра кызны Рәмзия әнисенең бертуган апасы Фатиха карчыкка фатирга керттеләр. Үз оныклары булмаган карчыкның бөтен эшен эшләп йөрүче Рәшит анда еш була иде. Авылда бер танышы да булмаган Әлфия Рәшиткә ияреп клубка чыга башлады. Китте имеш-мимеш. Боларның бергә кайтып-китеп йөргәнен күргән Хәтирә, бөтен кешедән алда, Рәмзия малаена килен алып кайткан икән, дип, өйдән-өйгә кереп сөйләп йөрде. Аңлаган кеше аңлады бу сүзләрнең чын ялган икәнен, тик ышанучылары да булды. Иптәш кызы Рәсимә мондагы хәлләрне бәйнә-бәйнә сурәтләп Фәнүзәгә хат юллады. Хатында: «Рәшитең Әлфия янында куна-төнә ята икән», дип язылган иде. Фәнүзәнең Рәшиткә язган хаты буталып йөрсә дә, нәкъ менә Рәсимәнең хаты тиз арада Фәнүзәгә барып җитте. Аңы китте кызның, кояшы сүнде. Әллә нинди бер урман эчендәге авылда яшәп яталар иде алар. Хатны алгач, Вера түтинең үзләре яшәп яткан иске келәтенә кереп ауный-ауный елады ул. Ни эшләп ышанасы итте икән ул. Яраткан йөрәккә сүз дә хәнҗәр шул.
«Әйтәм хатыма да җавап бирмәде, димәк, яратуы шул чаклы гына булган», – дип өзгәләнде Фәнүзә. Гарьлегеннән авылга да кайтып тормыйча, Казанына китте. Бүлмәдәш кызы белән бергә, бераз акча булыр дип, бала табу йортына эшкә урнашты. Эше авыр иде. Тик Фәнүзә көне-төне баш күтәрми эшләргә риза. Бары тик авыр уйлары, йөрәк янулары гына онытылып торсын. Эт кебек арып бүлмәсенә кайтып егылса да, күзенә йокы керми. Рәшите, аның Рәшите кемнеңдер кочагында булуын күз алдына китерә дә, тиле кеше кебек торып утыра. Берничә тапкыр кайтырга да җыенды. Тик ни күзең белән карап торырсың егетеңнең кем беләндер парлап авыл буйлап йөргәнен. Юк, үлсә дә кайтмый ул авылга. Шул турыда хат алгач, Хәтирә шатлыгыннан бер гектар чөгендерне бер үзе кәтмәнләп чыкты. Әнә, Аллага шөкер, теге медсестра кыз да тагылып йөри Рәшиткә. Тегесенең исе китми ди дә китүен. И хатын-кыз үзенекен итми каламы соң ул. Кайчандыр Катерина-Хәтирә дә, сөйгән кызы барын белә торы, сөлек кебек Раязны кулга төшерә алды бит. Ир-атта аю көче, арыслан батырлыгы булса, хатын-кызда төлке хәйләкәрлеге, кирәк чакта балын, кирәк чакта агуын тамызып торучы теле бар. Хәтирә юк сәбәпне бар итеп Әлфия янына керә торган булды. Барган саен пыр туздырып Рәшитне мактый, асыл егетне ничек кулга төшерү юлларын чыш-пыш килеп кызның колагына пышылдый. Әлфия аның турыдан әйткән сүзләренә, бер яктан, кызарса, икенче яктан, Рәшитне кулга төшерү аның төп хыялы икәнен яшерми. Кыз башын югалтып гашыйк булган. Хәтирә апасының сүзләре йөрәгенә май булып ята. Гомер буе эчкән әти белән яшәп, хәерчелектән чыга алмаган гаиләдә үскән кыз, Рәшитләрнең төз нараттан салынган зур матур йорты яныннан тыныч кына уза алмый. Рәмзиянең аягына кадак кадалгач, ул аларга көн саен кереп йөрде. Өйнең эче якты, шәһәрчә җиһазланган, зур-зур гөлләр чәчәк атып утыра. Үзләренең кыйгаеп беткән иске йортларына мәңге кире кайтмаска дип китте бит ул. Шуңа күрә Хәтирә апасының һәр сүзен сеңдереп кенә барды, җае килгән саен Рәшиткә Фәнүзәнең бик акыллы, бай егеткә кияүгә чыгарга җыенып ятуын сөйләп бара иде.
Шулай итеп җәй үтте. Кайтмам дисә дә, әнисенең егылып билен кузгатканын ишеткәч, Хәтирәнең кирәкми диюенә дә карамыйча, Фәнүзә авылга кайтырга булды. Кичен кайтып, беркемгә дә күренми генә хәл белеп китәргә иде аның исәбе. Тик кайтып керүгә чиләк тотып сыер савып йөргән әтисен күргәч йөрәге әллә нишләп китте. Телисеңме, юкмы, каласы була инде. Төне буе җил исте. Болай да күзенә йокы кермәгән Фәнүзә, ябылып бетмәгән капка шыгырдавына ачуы килеп, тышка чыкты. Ныклап ябып, келәсен элү исәбе белән ул капкага тотынуга, кемнеңдер келтерәп көлүен ишетеп, урам якка күз салды. И Ходаем, нигә күкләр ишелмәде, җирләр упмады шул минутта. Капка төпләреннән кочаклашып Рәшит белән бер кыз үтеп бара иде. Күренеп тора, Рәшит шактый гына исерек, аяклары кыеш-мыеш килә. Теге кыз аны биленнән кочаклаган өйләренә озата килә. Фәнүзә чытырдап капка баганасына ябышты. Кулына кергән кәкре кадактан җиргә кан тамды, тик ул берни дә сизмәде. Димәк, барысы да дөрес. Шулчак Рәшит, сөртенеп китеп егылмас өчен, кызның биленнән кочып алды. Шуны гына көткән тегесе, егетнең иреннәренә үрелде. Капка баганасын кочып күпме үксегәндер Фәнүзә, кемнеңдер авырттырып беләгеннән тотканына аңына килде. Башын күтәрсә, каршында таякка таянып әнисе басып тора иде.
– Хәзер үк кит Казаныңа. Сыерларны Кәримә савар, калганын әтиең карар. Монда баласын югалткан дөя кебек үкереп йөрүче кирәкми. Бетмәс Рәмзия малайлары.
Күрде Хәтирә кызының ничек әрнегәнен, тик таш кебек каткан йөрәк әрнемәде. Алла сакласын, очрашып, аңлашып куярлар, дип, Фәнүзәне тизрәк шәһәргә озату ягын карады.
Ә Әлфия барыбер үзенекен итте, теләгенә иреште. Рәшитнең соңгы вакытта салгалап йөрүеннән файдаланып, егетнең кочагына керде. Иртән айнып киткән Рәшит, ятактан сикереп торып, ни эшләргә белми илерде, тилерде, Әлфия ята торган келәтнең ишеген тибеп ачып тышка атылды. Коты очкан кыз, шәрә тәнен юрган белән каплап, агач карават почмагына посып үксеп-үксеп елап калды. Эшләгән эшенә үзе дә үкенде бугай ул. Күрде бит ул Рәшитнең үзенә буып үтерерлек итеп карап чыгып киткәнен. Шул китүдән Рәшит яңадан күренмәде. Әлфия янды, көйде, эше эш, ашы аш булмады. Иртән кемнеңдер әрни-әрни елаганын ишетеп, тәһарәт алырга чыккан Фатиха карчык келәткә керәсе итте. Күпне күргән кортка кыз баланың башына нинди кайгы килгәнен бик тиз аңлады. Әлфия дә хәлне яшермәде. Келәтнең җир идәненә тезләнеп, карчыкның аягын үбә-үбә ялынды.
– Әби җаным, мин авырга уздым, ярдәм ит... Бу хәлемдә әти-әни янына ничек кайтыйм?! Рәшит белән сөйләш, йә шушы келәт уртасында муеныма бау салам, – диде.
Карчык лып итеп түмәргә утырды. Күрә иде бит ул күзе-башы тонып Рәшит артыннан чапканын. Тик кайсыдыр җирен ошатмады карчык кызның. Артык әрсез, артык төче телле булганынмы. Фатиха бер дә өнәми андыйларны. Тик хәзер ни эшлисең. Эш ошау-ошамаудан узган икән. Вәт тиле карчык, кәҗә белән кәбестәне бергә йөрт тә, кәҗә кәбестәгә үрелмиме соң. Алдына тезләнеп ауный-ауный елаган кыз балага карап аның күңеле йомшап китте.
– Ярар, бар тор, киен, хәзер елап ни файда. Рәшитнең әти-әнисе бар. Алар ни әйтсә, шул булыр.
Әлфия җәһәт кенә сикереп торды, биш минуттан әзер иде инде. Өстенә ябык түшле, озын җиңле көрәнсу күлмәген киде, башына ефәк шарф япты. Битенә иннек-кершән тигермәде. Күрсеннәр елап шешенеп беткәнен. Туксанга җитеп барса да,Фатиха карчык әле нык иде. Әлфия аның артыннан әнисенә ияргән бәти кебек көчкә җитеште. Алар килеп кергәндә Рәмзия сыерын куып, тавык-чебеш ашатып йөри иде. Иртән иртүк җилфердәп килеп кергән олы апасын күргәч, ул аптырап китте, аның артыннан башын иеп атлаган Әлфияне күргәч, бөтенләй каушады
– Өйгә керик. Кияү белән Рәшит өйдәме? – диде карчык кәлүшен сала-сала. Әтиле-уллы чәйләп утыра иделәр. Боларны күрүгә Рәшит сикереп торып ишеккә атлаган иде, Фатиха карчык мич кырыена сөяп куелган кисәү агачына сузылды.
– Утыр сыртыңа салганчы. Нәрсә, кеше баласын әрәм иттең дә, корсак ясадың да, койрыкны сыртка салмакчымы хәзер.
– Әстәгъфирулла, апа, ни сөйлисең? – дип, Рәмзия кулындагы җим савытын идәнгә төшереп җибәрде. Өйдә тавыш, елаш китте. Бер-ике сәгать барган бу низагның ахрында Рәшит Әлфиягә өйләнергә тиеш дип тәмамланды. Атна ахрында моннан утыз чакрымдагы авылда яшәүче кода-кодагыйдан барып кыз сорарга, озакка сузмый Әлфиянең авыры беленә башлаганчы туй ясарга булдылар. Рәшит ләм-мим сүз эндәшмәде. Әйтерсең лә сүз кемдер башка берәү турында бара. Бер тапкыр да Әлфиягә күтәрелеп тә карамады. Фатиха карчык Рәшитне үз оныгы кебек яратса да карарны кырыс чыгарды.
– Бар, эшеңдә бул, кыз никахка чаклы миндә торыр, тик никах укыткан көнне үк бу йортка күчәчәк. Ятим үрчетергә сугыш заманы түгел. Чәчкәнсең, урырга да кирәк, – дип сүзне тәмамлады. Рәшитнең: «Мин аны яратмыйм, яратмыйм, минем яраткан кешем бар!» – дип әрнеп кычкыруы һавада асылынып калды.
Карчыкны озаткач, Рәмзия, мунчага бикләнеп, ничә еллар җыелып килгән хисләренә ирек бирде.
– И Ходаем, ник кабатлыйсың минем язмышларымны, үземне утка сал, суга сал, тик балама ник бирәсең бу сынауларны!.. Яратмаган кеше белән гомер итүдән дә авыр әйбер бармыни.?! Мендәр тышын чәйни-чәйни төннәр буе ничә еллар күз яше түктем мин. Балаларым яраткан ярлары белән гомер кичерсен дип көн- төн теләдем. Раязым, беренче мәхәббәтемне күрсәм, һаман да үзәкләрем өзелә бит.
Елап туйгач,Рәмзия авырлык белән торып басты. Әкрен генә кузгалып, мунча оялдындагы иске көзгегә күз салды. Уңган яулыгы астыннан инде ару гына чал төшкән чәчле, кояшта янып каралып күз төпләренә җыерчык сибелгән, ару-талу сагышы йөзенә чыккан хатын карап тора иде аннан.
– Йә Ходаем, минме соң бу? Кайчандыр авылның иң чибәр кызларының берсе идем бит мин, ни эшләп болай булды соң язмышлар?
Раязның өйләнеп кайтуына авылда үзенә урын тапмады. Гарьлегеннән беренче сораган кешегә – үзеннән ун яшькә зур, тумыштан саңгырау, шул сәбәпле сөйләве дә күбрәк ым белән генә булган кешегә кияүгә чыкты. Нинди мәхәббәт, нинди кара-каршы утырып сөйләшү, көлешү!.. Ире яшьтән үк ким булып, эштән башканы белми иде. Кеше арасында йөрүдән кыенсынып, ул колхозга көтүче булып чыкты. Карусыз, йомшак кеше, кем сораса шуңа ярдәмгә йөгерде. Эш эшләгән өчен аркасыннан сөя-сөя бер-ике стакан аракы салып бирәләр иде дә тизрәк озатып чыгарып җибәрәләр. Шуңа айнык чагы да аз булды. Тик эшне җен кебек эшләде. Берүзе диярле яңа йорт җиткерде. Рәмзия дә аның белән бер рәттән утын да кисеште, кирпеч тә сукты, печән дә чапты. Малны көтүе белән асрадылар. Өчәр сыер, дүртәр кышлау, әллә ничә дистә каз-үрдәк. Эш, эш. Көнне-төнгә ялгап, елын-елга, алсыз, ялсыз... Бер-бер артлы өч малай. Димәк, гаиләдә дүрт ирне ашатып-эчертеп, керен юып, мунчасын ягып җитешергә кирәк. Көн аралаш мич тутырып икмәк сала иде. Бер утыруда бер ипи җитми иде аларга. Кай арада көзгеләргә карау! Кем өчен чибәр булу! Күрше йортта гына адым саен агу чәчеп торучы көндәшең яшәсен дә. Ярый әле ире Хәтирәнең сүзләрен аңламады да тыңламады да, тик шулай да Раязны яратмавы күренә иде. Шуңа күрә Рәмзия күбрәк башын да күтәрми ишегалдыннан чыкмый эшләде дә эшләде. Фермадан – өйгә эшкә, өйдән – фермага. Төнлә йокларга ятса, Ходаем, балаларыма бәхет, мәхәббәт насыйп ит, дип тели иде. Менә бит, барып җитмәде микәнни аның елый-елый теләгән теләкләре? Елап туйгач, Рәмзия авырлык белән торып басты. Өйдәге ризык запасын барларга кирәк. Алда – кыз сорарга бару, аннан туй мәшәкатъләре.
Фәнүзәгә Рәшитнең өйләнү хәбәре тиз килеп иреште. Елый-елый өзгәләнгән йөрәк соңгы хәнҗәрне көчкә күтәрде. Димәк, өйләнә, аның өзелеп сөйгән Рәшите өйләнә. Әле кайчан гына Ык буйларын яңгыратып: «Ишетәсезме, мин Фәнүзәне генә ярата-а-ам!» – дип кычкырган, аны күкрәгенә кысып, кулларына күтәреп йөргән, гармунын тарта-тарта каршысына утырып җырлаган Рәшите өйләнә. Елама, җаным, өзгәләнмә, йөрәк, шул да булдымы мәхәббәт?! Шул чакта Фәнүзә беркайчан да,беркемне дә яратмам дип ант итте. Нигә кирәк ул ярату. Әнә артыннан күпме егет йөри. Бер аруына тот та чык кияүгә. Кайт сабантуйга парлап, шәп машинага утырып. Өз үзәген Рәшитнең. Шулай итте дә Фәнүзә. Бер-ике ай очрашты да, заводта инженер булып эшләүче, фатиры, машинасы булган Казан егетенә кияүгә чыкты. Ире Вәзирнең кара костюм- чалбардан алсу розалар букеты тотып, ап-ак күлмәккә киенгән Фәнүзәне ЗАГСка күтәреп керүләре, ресторандагы туй мәҗелесе – барысы да кыз өчен бер саташулы төш кебек кенә булды. Әйтерсең ул түгел, ә бүтән берәү кияүгә чыга. Төннәрен уянып китәр дә янында Вәзир түгел, ә Рәшите ятар кебек тоела иде. Ярый әле ире эш дип җүләрләнә торган кеше булып чыкты, йә заводына, йә командировкага чыгып китә иде. Юк, Фәнүзә үзенең ир хатыны икәнен бер минут та башыннан чыгармады. Ирен якты йөз белән, тәмле ашлар пешереп каршы алды, хәерле юл теләп озатып калды. Тик алар арасында бер хис тә юк иде. Вәзир өчен өйләнү – янында матур, уңган, акыллы, тыйнак хатынга хуҗа булу өчен кирәк иде. Беренче урында – эш, фән, икенче урында – кеше көнләшерлек яхшы мул тормыш, һәм шул тормышка тагын бер бизәк буларак чибәр хатын кирәк булды. Фәнүзә авыл кызы, димәк, ирне ир итеп, хөрмәт итеп яшәячәк. Ә Вәзир, үз чиратында, йортта чын ир булачак, дөньяларын көннән- көн матур бай итәр өчен барын да эшләячәк. Менә шул ике кеше бергә кушылып тормыш башладылар. Фәнүзәнең бердәнбер теләге – сабантуйга ире белән парлап авылга кайту иде. Ярату нигә кирәк, дип юатты ул үзен көн-төн. Яратты бит инде. Аяк астына салып таптадылар аның хисләрен. Юк, ул еламаячак. Рәшиткә, аның ярасын тоз салырга теләгән гайбәт ияләренә ачу итеп, менә дигән итеп яшәячәк. Шул сүзләрне Фәнүзә көн-төн дога итеп кабатлады. Тик кабатлаган саен үзенә ышанычы кимегәннән кимүен сизде.
Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-iuly-su-iuly-2
Фото: Изображение от Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
1
Дэвамы кайчан икэн
0
0