Логотип
Проза

Үги

Бөтенләе белән башкалага күченеп киләчәге ул кадәр куркытмады Вәлидәне. Үги әни тәрбиясендә үсеп, үзе дә шушы язмышы кабатлаганы уйландырды...

 

Бөтенләе белән башкалага күченеп киләчәге ул кадәр куркытмады Вәлидәне. Үги әни тәрбиясендә үсеп, үзе дә шушы язмышы кабатлаганы уйландырды.

Әтисе Нәкыя исемле хатынга өйләнгәндә Вәлидәгә сигез яшь тулып кына киткән иде. Үги әнинең тәне генә кара кучкыл түгел, холкы да “ак”тан булмады. Әтиләренә бер-ике тапкыр әләкләшеп тә караганнар иде, үзләренә генә өлеш эләкте. Хәер, дүрт балалы тол иргә ризалашып килгән хатыннан гаеп эзләргә аның ул вакытта батырчылыгы да җитмәгәндер. "Кем тапкан, шул карасын" дигән сүзләр хак булса да, дөнья без дигәнчә гынә бармый икән шул. Иң газаплысы үги әниләренең атлаган саен: “Әниегез сез яхшы булсагыз үлмәс иде, начар булганга, тыңлашмаганга китеп барган ул”, – дип кабатлап торуы булгандыр. Тәннәрен түгел, җаннарын имгәтте бу сүз аларның. Тора-бара аларда: “Әллә чынлап та без гаеплеме әниебезнең үлемендә” – дигән фикер туа башлады. Алай дисәң, үпкә чире белән китеп барганын бөтен кеше белә. Балаларга февраль кояшы кебек караса да, “Кара” әтиләре белән начар мөнәсәбәттә булмады. Йортта талаш-гауга мазар булганын хәтерләми Вәлидә. Аш-суга бик оста булуы да, моның бер сәбәбе булгандыр. Сүзгә саран әтиләре, аның пешергән ашларын мактый-мактый ашаганын әле дә хәтерли Вәлидә. Хаттә бераз көнләшеп тә куя иде. “Тел йотырлык” итеп тәмле итеп әзерләргә өйрәнәсе килгәне әле дә хәтердә. Тик үги әниләре кухня тирәсенә беркемне дә якын китермәде. Ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша дигән кагыйдәне яхшы үзләштереп килгән булып чыкты ул. “Кара” дигән кушаматы булса да, чисталык, пөхтәлек яратты үги әниләре. Өйдәге бердәнбер кыз бала буларак, бу эштә Вәлидәгә “җигелергә” туры килде. Шуның аркасында дәресләрен әзерләргә дә җитешмәгән чаклары әз булмады түгел. Тик үги әнисе яныннан калага укырга кереп кенә котылачагын аңлаганга, ничек итсә итте – өлгергәнлек аттестатына “өчле” билгесен кунаклатмады.

Вәлидәнең көндезге бүлеккә укырга керү хыялы челперәмә ватыласы, китапханәчеләр әзерли торган уку йортына имтиханнар тапшырып кайтып, конкурс нәтиҗиләрен көткән көннәрдә билгеле булды. Ике яшь кечерәк энесе юл фаҗигагасына эләгеп, урын өстенә калыр дип, югыйсә башына да китермәгән иде. Үлеп китсәң яхшырак булыр дигәне йөзенә язылган Нәкыяне күреп телгәләнгән йөрәге, аны, һәрдаим кеше ярдәменә мохтаҗ туганын калдырып китергә ирек бирмәде. Җитмәсә, алды-артлы гына хезмәткә киткән абыйларына да кайтырга елдан артык вакыт бар иде.

– Утыш биш яшеңдә бер дә өйләнмәгән егеткә барырмын дисеңме әллә?

Вәлидә дертләп китте. Уйларына уралып җиңгәсе белән аллея буйлап атлаганын бөтенләй истән чыгарып җибәргән, ләбаса!

– Эш анда түгел, җиңги.

– Соң нәрсәдә, алай булгач?

– Кызы кабул итәрме димен?

– Тапкансың кайгырыр нәрсә! Әллә аңа әнисез рәхәт дип беләсеңме?

– Шулай да бит, ләкин, үзең беләсең, мин үги әни белән үскән кеше. Ике арадагы мөнәсәбәтләрнең нәрсә икәнен китаптан укып кына йә булмаса, кинодан карап кына белмим.

– Кит инде, үзеңне әнкәй белән чагыштырып торма. “Кара” дип әллә бер дә юкка йөртәләрме үзен? Авылның яртысы кара кучкыл, берсенә дә андый кушамат тагылмаган.

– Аны да аңларга була инде, җиңги. Бөтенләй үк начар да булды дип әйтеп булмый. Соңгы елларда бигрәк тә, барыбызга да бик ачык тора.

– Ачык тормый, кадер-хөрмәттән башы чыкканы бармыни. Әткәй дә хәзер пенсияда булгач, янында бөтерелеп кенә тора.

– Берүк шулай икесе тигез булып яшәсеннәр инде, авырлыклар китермәсен Ходай!

– Ярый, Вәлидә, син үзең турында уйла әле әз генә булса да. Җиңгәң димли икән, димәк, барырдай кеше. Ун ел бергә эшләгәч, әзрәк кемнең кем икәнен чамалый торганмындыр. Газинур Сабировичка кияүгә чыгарга егерме яшьлек студент кызлар тезелеп тора, бик беләсең килсә. Хатыны исән чагында берничә тапкыр бездә кунакта бер табында утырдыгыз ич. Итагәтлелеген, тәрбиялелеген үзең дә искә алган булгансыңдыр. Иң мөһиме, синең турыда сүзне ул үзе кузгатты. Бер карап торган кызы инде, бер дә күпсенерлек түгел. Урысча әйтсәк, то что надо!

Вәлидә дәшмәде. Сафия җиңгәсе аның дәшмәвен ризалашу дип кабул итте.

– Алай булгач, Газинур Сабировичны иртәгә үк үзебезгә чакырам, кайтып киткәнче, очрашып, бер карарга килегез.

Белемне камилләштерү курсларына укырга килгән Вәлидә башкалада кияүгә чыгып калды.

Ир белән гаилә тормышына да, балага өйрәнеп китү җиңелдән булмады, әлбәттә Вәлидәгә. Кечкенә генә калада үз эшенә, коллективына, үзенең аерым бер бүлмәсенә күнеккән Вәлидәгә моңа кадәр коенмаган диңгезгә кереп чумарга туры килде. Гәрчә, иң беренче танышкан көнне үк: “Ачуланмагыз, мин сезгә “әни” дип әйтмәячәкмен, сез дә миңа “кызым” димәгез” дип кисәтсә дә, Газинурның кызы Гүзәлне, булдыралган кадәр, якын итәргә тырышты. Зур тизлекләр белән үзгәрешләр чоры кичергән, кешеләр арасында гына түгел, ата-аналар белән балалар арасында киеренке мөнәсәбәтләр булып торган заманда, аларга да бер гаилә булып китәргә җиңел булмады. Иң беренче каршылык дәресләр әзерләгәндә килеп чыкты. Авыл мәктәбен бетереп, читтән торып техникум бетергән Вәлидәнең, башкаланың иң көчле гимназияларының берсендә бишенче сыйныфта укып йөргән кызның йорт эшләренә теше үтмәде. “Әни белә иде барсында...” Кандидатлык диссертациясен яклаган галимәнең белеме белән бер үлчәүгә салырлыкмы соң Вәлидәнекен? Күзгә бәреп әйтмәсәләр дә, белә ич ул аны. Бәхәсләшеп, исбат итәргә дә җыенмый. Йә, Ходам, бер бәхетең булмаса, эшләп тапкан акчаңны да бирмиләр дигәннәре тагын ишек кага түгелме соң? Шулай да Вәлидә Гүзәл каршында үзен түбән төшермәслек көч тапты, авыр сүз әйтмәс өчен, иренен канатканчы тешләде.

Кичен, оят булса да, Газинурга бу турыда әйтмичә булдыра алмады. Мәсьәлә шунда ук бер авырлыксыз чишелде. Белми мактамаган икән, җиңгәчәсе аның булачак ирен. Газинур кызының дәресләрен үз җилкәсенә алды. Гүзәл

болай үзе дә бик тырыш һәм башлы кыз, уку аңа җиңел бирелә иде. Тик менә математика фәненнән генә әзрәк ярдәм кирәк, анысы да бик еш түгел. Шулай да Вәлидә, Газинурга аркаланып, Гүзәлгә кул селтәмәде, өй эшләрен күзәтү астында тотты. Аның үзенә дә яңа белемнәр үзләштерү кызык була башлады, кайбер аңламаган әйберләрне кыздан сорарга да оялмады.

Беркөнне Вәлидә эштән кайткач, суыткычта Гүзәл ясап куйган салатларны күргәч, сөенеченнән нишләргә белмәде. Кичә әзерләп куйган пылауны җылытырга плитәгә утыртты да, чәй янына печеньелар пешереп алырга булды. “Туктале, Гүзәлне дә чакырыйм әле, өйрәнсен” – дип, зал ягына чыкты. Ә анда ни күзе белән күрсен, Гүзәл диванга капланып елап ята иде. Вәлидә каушап калды. Моңа кадәр елауга барып җиткәннәре булмаган иде ич әле. Үзе дә шушы мизгелдә Гүзәл янына ятып, акырып елап җибәрүдән чак кына тыелып калды.

– Ни булды, Гүзәл?

Җавап кайтаручы булмады. Вәлидә диван каршына тезләнеп кызның чәчләреннән сак кына сыпырды. Сулкылдап әйтелгән сүзләрдән, Вәлидә Америка ачкандай булды. “Әни булса, салат эшләгәнгә мине мактаган булыр иде. Ул һәрвакыт мактый иде. Сез... таш кебек, бер әйбер дә күрмисез дә, тоймыйсыз да”. “Менә бит бала күңелендә нәрсә яткан! Ә ул Гүзәлнең һәр уңышына эченнән генә сөенеп йөри. Нишләп башка килмәгән соң кычкырып әйтергә, ә?” Вәлидәнең күзләреннән атылып чыккан кайнар яшьләр актылар да актылар. “Каян белим соң мин шулай тиеш икәнен? Мине кем мактаган да, кем үсендергән?! Моны эшләргә кирәк тә, тегене эшләргә кирәк дигәннән башка, тагын нәрсә ишетеп үстем соң? Ун яшемнән кулларымны сызлатып сыер җиленен тартканга да, көчем җитер-җитмәс олы мистә ипи басканга да, бәп-бәләкәй җилкәләремә оп-олы өй эшләрен күтәргәнгә дә, җәй буе бакчада чүп утаганга да, көз көне ир туганнарым белән ярышып чөгендер алганга да, яз көне бакчага тирес чыгарганга да, ачы челләрдә аланнарда чиләк-чиләк җиләккә йөргәнгә дә, билләрне кату алганчы кер юганга да, сыйныфташларым рәхәтләнеп студент булып йөргәндә, түшәктә ярдәмгә мохтаҗ булып, күзләремә өзелеп карап яткан энемне караганга да рәхмәт әйтүче булмады бит миңа, булмады! Каян белим, шулай булгач?!”

– Гафу итегез, мин бит боларның берсен дә белмәдем.

– Ә? Нәрсәне белмәдем дисең?

– Әле генә сез сөйләгәннәрне.

– Мин үзалдыма гына уйлаган кебек идем, кычкырып әйттем мени?

– Әйе, әни!Кичер берүк, яме!

– Әни?! Әни дисеңме, кызым?!

– Әйе, әни!

– Кызым! Балакаем минем!

Вәлидәнең шул мизгелдә йөрәк астында беренче тапкыр үзе турында белдереп, берничә ай тоемлап йөргән сабые тибеп куйды. Ул: “Балакайларым минем!” – дип, Гүзәлне тагын да ныграк кочагына кысты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Угилекне курсэтмэсен беркемгэ дэ Бик матур язылган , кузлэрдэн яшь тамды . Бу доньяга кеше , бэхетле булып туа , Хэм ул бэхет , гомере буе аны ж,итэклэп барсын иде . Рэхмэт , Сезгэ , Люция ханым . Сезнен, хикэялэрне , шигырьлэрне яратып укыйм . Чилэбе шэһәре . Нэфисэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормышта уңай күркәм юнәлешкә мисал булган хикәягез өчен зур рәхмәт!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рәхмәт фикерләрегез өчен! Автор

        Хәзер укыйлар