Логотип
Проза

Газзәбану

(Әсәрдән өзек)

Җомга намазы

Ул көнне  җомга намазына мәхәллә халкыннан тыш, кунаклар да шулкадәр күп килгән иде, мәчетнең эче генә түгел, хәтта өйалды да халык белән шыгрым тулды. Көектә генә түгел, тирә-күрше авыл халкының да хөрмәтен казанган Фарук мулла вәкарь белән генә михрабка үтте. Җомга намазына килүчеләрнең нур балкып торган йөзләрен күреп: «Сөбханалла, бәракалла! әлхәмдулиллаһ! Бу шатлык­лы көннәрне дә безләргә, Синең каршыңа баш иеп килүчеләргә, насыйп әйләдең! Шөкер! Моннан соң да рәхмә­теңнән ташлама! Ачлык михнәтләрен күрсәтмә!» — дип, үзенең бик тә канәгать булуын белдермичә кала алмады. Намаз халкы аны дәррәү: «Ами-ин», — дип җөпләде. Бу намазга яшьләрнең һәм әти-бабайларына ияреп, бәйрәмчә киенгән сабыйларның күпләп килүләре Фарук мулланы аерата шатландырды. Алгы рәттә Зариф абзый белән үтә дә затлы киемнәрдән улы Нургали, алар уртасында ифрат та горур кыяфәттә басып торучы оныгы Хафиз — өч буын булдымы... Янә дә алар янында туксан яшьләрдәге Сәгыйрь абзый, аның улы —  җитмешләр тирәсендәге Кадыйр, аның да инде иллеләргә җитеп килүче улы Сабир һәм Сабирның улы —  яшь егет Заһир — болары инде дүрт буын... Авылның күпме халкын кырып салган ачлыктан исән калган сирәк дүрт буын!.. «Шөкер, Аллаһы Тәгаләм юлындагы кырык елларга сузылган хезмәтләрем бушка китмәгән икән», —  дигән уй белән рухланып, мулла абзый җомга вәгазен башлап җибәрде. Бисмиллаһир-рахманир-рахим! әссәламе­галәйкүм вә рәхмәтуллааһ вә бәрәкәтүһ! 

Намаз артыннан ачлыктан үлгән барлык әрвахларның рухларына багышлап озаклап дога кылдылар.

Мулла абзыйның бүген беренче мәртәбә гүр иясе булганнарның һәрберсенең тулы исемнәрен атап дога багышлавы халыкка нык тәэсир итте. Чөнки мәрхүмнәрнең саны бик күп иде шул... шаккатырсың, ник берсен онытып калдырсын! Хәзрәтнең хәтер байлыгына, зиһененең зирәклегенә сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Ә аның гомере буе авылдагы һәр үлемне көне-сәгате белән калын дәфтәренә генә түгел, күңел дәфтәренә дә яза барганын күпләр абайламагандыр да.

Халык тарала башлагач, Фарук мулла Зариф абзыйларга, сөйләшәсе сүз барлыгын сиздереп, калырга кушты. Сөйләшү вакытында Хафизның булмавын теләде. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, ул Нургалинең Ташкентта укыткан никахы белән кызыксынып:
— Моннан өч ел элек без синең кабат никахлашуың турында ишеттек. Инде менә яшь хатыныңны авылга да алып кайткансың икән. Анда өйләнүең ничегрәк килеп чыкты соң, Нургали улым? —  дип, мәхәлләнең аерата үзе никахлаган һәр кешесе өчен Аллаһы Тәгалә каршында үзенең җаваплы булуын искәртеп, сорау арты сорау яудырды.
— Кабат өйләнеп куюым, мулла абзый, үзем өчен дә көтелмәгәнрәк хәл булды шул. Бу турыда әтинең дә бик беләсе килә. Әгәр рөхсәт итсәгез өйләнү тарихымны, сезгә аңлашылсын өчен, тулырак итеп сөйләми булмастыр. Хуҗабыз Локман абзый эшли  башлавыма ук, никтер  якын итте мине. өйләренә дә чакыргалый башлады. Маһирәне беренче мәртәбә күрүем дә шунда булды. Ул Петербурда гимназиядә укыган, зур гыйлемле, акыллы кыз. Ташкентта акушерлар хәзерли торган техникумда урыс телен укыта икән. Әтисе кушкач, мине дә укыта башлады бу. Аннан соң Локман абзый үзе дә, сәүдә буенча зур белгечләр чакырып, миңа дәресләр бирдертте. Барысы да: «Сәләтле егет тә, сәләтле егет, монда өмет бар...» —  дип мактый тордылар. Көн саен диярлек миңа аларда кайвакытларда кунып та калырга туры килә ие. Менә шулай без бер-беребезгә ияләшә барганбыздыр инде. Локман абзыйның хатыны җиһан апа да миңа «улым» дип кенә дәшә торган булды. Алардагы ашау-эчүне әйтеп тә торасы юк — бер дә галәмәт. Баштарак оялыбрак торсам да, соңрак кыюланып та киттем бугай. Без, укымаган авыл малайлары, нәрсә беләбез инде, Маһирә мине тора-бара әкренләп кайда, ни вакытларда үзеңне ничек тотарга, ничек киенергә, хәтта ничек сөйләшергә кирәклеген дә өйрәтә башлады. үзенә «Маһирә туташ» дип дәшергә кушты.

Шулай беркөнне мин боларга килеп керсәм Маһирә пианин дигән уен коралында уйнап, җырлап утыра. Озын, бик тә озын вә моңлы көй, әллә нишләп киттем. Сиздермичә, туктамаса гына ярарые дип, якынрак килеп тыңлый башладым. Йөрәкләрне телгәли, күздән яшьләр агыза торган үзәгөзгеч җыр...

Төн уртасы җиткәч тә, бер кыз елый, Зөлхиҗҗә, Яшь гомерем зыяга, ай, үтә, дип, Зөлхиҗҗә. Җыр бөтенләй көтмәгәндә өзелде. Кулларына капланып, Маһирә нигәдер елый башлады. Миңа ничек сиздермичә кергән булсам, шулай ук чыгып китәргә дә кирәккәндер, бәлки. Ә мин тиле:
—  Маһирә туташ, сиңа ни булды? —  дип аның иңнәренә кагылганымны сизми дә калдым. Ул сискәнеп китеп башын күтәрде дә ишетелер-ишетелмәс кенә:
—  Нигә син монда? Җырымны да ишеттеңме? —  дип миңа таба борылды. Әмма елавыннан туктый алмыйча күз яшьләренә чыланып беткән йөзе белән күкрәгемә капланды. ә мин нишләргә дә белмим, каттым да калдым. Маһирә минем бу халәтемне башкачарак аңлады, дип әйтим­ме... —  Зинһар гафу ит, —  диде дә, куллары белән йөзен каплап, тиз генә икенче бүлмәгә кереп югалды.

Берәр атна тирәсе аларга барырга кыймый йөрдем, ә  күңел дигәнең көн дә шунда тартыла бит, каһәре. 
Беркөнне Локман абзый үзе:
— Нургали, бүген эштән соң кичке ашка безгә рәхим ит. Ә хәзер әйдә, бер җиргә сугылыйк әле, —  диде. Эш буенча чакыра торгандыр дип уйладым. Ә ул миңа мудный киемнәр сайлау өчен булган икән. Болай да өс-башым ярамаслык түгелие түгелен.

Барган җиребездә мине шундый итеп киендереп куйдылар, көзге каршына килгәч, хәтта үземне-үзем дә танымадым. Локман абзый: «Кичкә көтәбез...»  —  дип елмаеп озатып калды. Менә шул кичтән безнең Маһирә белән очрашулар ешайганнан-ешая барды.

Шулай бер кичне без өйдә икәү генә калганбыз. Маһирә тыныч кына:
— Әтиләр бүген дусларына куна киттеләр, — диде.
Чәйләр эчтек. Ул озак кына пианинда уйнады. Мине дә үзе белән рәттән утыртып, бу уен коралының кайбер серләрен аңлата башлады. Тальянда уйный белгәнгә микән, ул серләргә мин тиз төшендем.
— Син музыкада сәләтле  булырга  охшыйсың,  Нургали, —  дип кулларыма кагылды. Миңа әллә ничек бик рәхәт булып китте. Бу рәхәтлек бөтен тәнемә таралды. Маһирәне кочагыма тартып алганымны сизми дә калдым. Ул да карышмады, киресенчә, минем бу халәтемне күптән көтеп торгандай, бөтен гәүдәсе белән куеныма сеңде. Күпмедер вакыттан соң, ниһаять, мин айнып киткәндәй булдым. үзе өйрәткәнчә:
— Маһирә туташ, гафу ит. Онытылыбрак киттем, ахры. Сиңа булган олы хөрмәтемә тап төшерәсем килми. Хатыным, балам була торып, сине рәнҗетергә теләмим, —  дидем.
— Нинди гафу, нинди рәнҗетү турында сөйлисең син? Мин барын да беләм бит. Газзәбануыңны үлеп яратуыңны да беләм. Ә мин, җүләр кыз, барысын да белә торып сине яраттым. Күпме көттем мин синең белән бүгенгедәй очрашуыбызны. Бер Аллам үзе шаһит. Менә кемнән гафу үтенергә тиеш мин, Нургали. Сине миңа сынамак өчен җибәргәндер, бәлки... Ә мин?..

Шуннан соң берәр атна узды микән, әйтә алмыйм, беркөнне Локман абзый өйләренә мулла чакыртып, безгә никах укытты. Менә шул көннән башлап без ир белән хатын булып яши башладык.
Фарук мулла Нургали сөйләгәннәрне бүлдермичә түземлек белән тыңлап:
— Ярый, ни хәл итәсең. үз җиребездә ачлык булмаса, син дә анда китмәсиең. Шулай язгандыр, күрәсең. үзем укыган никахларның шөкер, моңарчы бозылганы булмады, дип беләм. Андагы мулла олы хатыныңның ризалыгы барлыгын-юклыгын сорадымы соң синнән?
— Ул турыда бөтенләй сүз булмады.
— Хуҗаң кызын тизрәк кияүгә бирү өчен синең гаиләле кеше икәнлегеңне әйтеп тә тормагандыр, бәлки.
—  Алай кирәклеген Локман абзый әллә үзе дә белмәде микән?
— Болай булгач, оланнар, сезнең ул никахыгыз дөрес булмаган бит. Икенче кабат никах олы хатын ризалыгын биргәндә генә укыла. Әгәр инде икесе белән дә никахлы булып шәригатьчә яшәргә теләсәң, шәригать кушканча эшләргә кирәк, —  дип аңлатты Фарук мулла.
— Үзем дә аптыраган инде, Газзәбануны өзелеп яратам, балам үсеп килә. Алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Хәзер миңа Маһирә дә бик якын, аңа хөрмәтем зур. Локман абзыйның яхшылыкларын ничек онытасың?
Ике якны да тыңлап бетергәч, Зариф абзый:
— Болай булгач, Газзәбану киленнең ризалыгын алып, никахны яңадан үзебезнең өйдә укытырга кирәк, —  дип нәтиҗә ясады.
— Рәхмәт, әти! Мин ике куллап риза. ә Газзәбану ризалык бирмәсә нишлибез? 
— Анысына үзең тырыш инде, улым. Безне катнаштырма. Никахыңны яңартканчы туган нигезеңнең пакьлеген сак­ларга тырыш, —  диде.
Фарук мулла шыпырт кына Зариф белән Нургалигә үз күңелен борчыган шик-шөбһәләрен дә белдерәсе итте.
— Сез инде, Аллага шөкер, сер сыймаслык кешеләр түгел. Соңыннан мин әйткәннәрне кемгәдер сөйләрсез дип уйламыйм. Соңгы вакытларда динне кысарга маташалар. Сәүит тирәсендә йөрүчеләр мәчетне бөтенләй ташладылар. Фатих рәис булып алгач, атасын җомга намазына да җибәрми хәтта.

Беркөнне миңа: «Балаларга исем кушу, яшьләргә никах уку эшләрен туктатырга туры килер. Сиңа мәетне зиярәт кылу хезмәтләре генә рөхсәт ителә», —  дип кисәтеп чыгып китте. Өстән шулай кушалар ди.  Ихластан укылган бүгенге җомга намазыбыз соңгысы булмагае дип шикләнәм... Аллага тапшырдык... 

* * *

Хафиз өлкәннәрнең сүзен тыңлап, мәчеттән чыгып китсә дә, гает намазыннан өйгә ялгызы гына кайтып керәсе килмәде. Малайлар белән кибет янында туктап калды, күзләре гел мәчет юлында булды. Әтиләре күренми дә күренми... Әнә чыгалар, менә чыгарлар дип көтә-көтә аптырагач, әллә күрми калдым микән дип шикләнеп, тиз генә өйгә кайтып киләсе итте. Чаба-чаба, мышнап, үзе генә кайтып кергәч әнисе гаҗәпләнеп:
— Улым, әтиләрең кайда? Нигә бергә кайтмадыгыз? Күршеләр әллә кайчан кайттылар бит инде. Без монда әбиең белән «безнекеләр дә кайтып җитәрләр», —  дип, самовар яңарта-яңарта да арып беттек. Бар, балакаем, кунак апайны да чакыр, ул баядан бирле аптырап ятадыр, —  дип Хафизны келәткә җибәрмәкче булды.
— Юк, әни, мин киттем әле. Әти белән бабайны хәзел үзем алып кайтам, —  диде дә, ишеген дә ябып тормыйча, йөгереп чыгып китте. Аның артыннан: «Ай күрде, кояш алды малаеңны», — дип әбисе куанып көлеп калды.
Мәчет тыкрыгын борылуга капкадан чыгып килүче әтиләрен күреп алгач, сабый, очар коштай, аларга таба атылды. әтисе дә адымнарын тизләтеп, кулларын җәеп улы каршына ыргылды. Нургали йөзендәге бәхет тулы елмаюны һәм аның газиздән-газизен күкләргә чөярдәй итеп күтәреп алуын Газзәбануы күргән булса, гомере буе ирен гел шул кыяфәттә күз алдына китереп яшәр иде.
— Үскәнемдер шул, бердәнберем, акыллым... — дип, Нургали тагын әллә нинди матур сүзләр әйтергә теләсә дә, улы аны бүлдереп:
— Бабай, син нигә алтта каласың? Кызулак атла, әни дә, әби дә сезне көтә. Нулислам абыйның кайтканына да бишбылтыл, —  дип, Хафиз өйгә тизрәк кайтып җитәсе килүен белдерде. Ә бабасы өчен үзенә иң кадерле шушы ике җанның бәхет диңгезендә йөзгәннәрен бераз арттарак калып карап кайтудан да ләззәтлерәк тагын ни булырга мөмкин? Күпме көтте, догалар укып Раббысыннан сорады ул бу мизгелне.
Кибет янына җитәрәк, малайларны күреп, Хафиз әтисенең колагына пышылдады:
— Син мине төшел инде. әнә ул малайлал миннән гел көләләл. «Синең әтиең юк, ул сине ташлап киткән», —  диләл. Хәзел күлсәләл: «Бәбәй, бәбәй булгансың», —  дип тагын үлти башлаллал...
Әтисе аны шунда ук җиргә бастырды да кулыннан җитәкләп:
— Улым, өйгә кайткач кунак апайны күрдеңме соң син? Безне ул да шулай көтәме? — дип сорап куйды.
— Белмим, аны күлмәдем. әни аны келәттә диде. Йоклыймы шунда...

Нургали Маһирә белән кабат никахлашырга тиешлекләрен әтисе белән килешеп Газзәбануга җыен узгач кына, ә Маһирәгә бүген үк әйтергә булды. Капкадан керә-керешкә келәткә күз салды. Ишеге ачык. Ишеккә эленгән чаршауның бер чите чак кына ачылып киткәндәй булды. «Маһирә монда булырга тиеш», —  дип уйлап, җәһәт кенә чаршауны ачып җибәрде. Ирен көтә-көтә зарыгып беткән Маһирә Нургалинең күкрәгенә капланды. Күпмедер вакыт башын күтәрә алмады. Әйтергә теләгәннәрен дә әйтә алмады. Ничек тә түзәргә, күз яшьләрен күрсәтмәскә, көнләшүен дә сиздермәскә кирәк аңа. Әмма никадәр генә тырышса да,  иңбашларының дерелди башлавын басарга көче җитмәде. Бу хәлдән сагаеп калган Нургали:
— Абау, җаным, нишләвең бу, әллә елыйсың инде? Ни булды, Газзәбану белән сүзгә килмәгәнсездер бит? —  дип сүз башлады.
— Юк, берни дә булмады. Сүзгә килергә безнең рәтле-юньле сөйләшкәнебез дә юк бит әле. Нишләп шулкадәр озак кайтмадыгыз? Нурисламның кайтканына да байтак булды бит инде. Моннан соң берүк алай үземне генә озакка калдыра күрмә, йәме. Бу келәттә бер ялгызым әллә ниләр уйлап бетердем. Ә син ансат кына: «Без кайтканчы юынып чык, мунча бик шәп», —  дидең дә китеп тә бардың. Мунчада япа-ялгызым ничекләр юынмак кирәк? Хәтта кайтканыма үкенеп куйдым. әле монда бер башланмаган тагы тугыз көн торасы бар бит. Ничекләр генә түзәрмен, —  диде дә яшь тулы мөлдерәмә күзләрен иренә күрсәтмәс өчен кабат аның күкрәгенә  капланды.
—  Маһирә, алай кайгырмале син. Сабыр бул. Әле моңарчы уйлап та карамаган яңа сынаулар көтә икән безне.  Монысына бигрәк тә син әзер булырга тиеш...
—  И, Ходаем, бигрәкләр дә эчем пошканые аны, хәерлегә булмаган икән... Нинди сынаулар турында әйтәсең син? Аңлатыбрак сөйлә инде, зинһар.
—  Чү, Маһирә, ишек янында кемдер йөри шикелле... Йә тыңла, тиз генә сөйлим дә аннары өйгә керербез, көтәләрдер... Намаздан соң Фарук хәзрәт безнең калуыбызны сорады. Ни өчен икәнен хәзер сиңа да аңлатырмын, —  диде дә келәт ишеген ябып, Маһирәне кочагына алды һәм назлап кына алдына утыртты. Ярым пышылдап сүзен дәвам итте: — Син менә, ник кайтканыма үкенеп куйдым, дидең. Моны безгә Ходай үзе кушкан булып чыкты бит әле. Бүлдермәле, сабыр гына тыңласаңчы. Ишегалдында кайсыдыр йөри бугай... 

Кайсыдыр дип шикләнгәне: «Ялгыз чакларында аз булса да сөйләшеп алсыннар инде балакайлар», —  дип, келәт белән абзар арасында вакыт сузып йөргән Зариф иде ул.
—  Фарук хәзрәт безнең ничек никахлашуыбыз турында кызыксынды, җентекләп сорашты. Билгеле, миңа барын да сөйләргә туры килде. Шуннан соң ул безнең никахыбызның шәригать кушканча булмаганын һәм моңарчы ирле- хатынлы булып яшәвебезне зур гөнаһ кылу булган дип белдерде: «Хәзер сез, кайткан көе, Газзәбануның ризалыгын алып, өр-яңадан никах укытырга тиешсез. Шунсыз сез монда — ата-баба нигезендә гөнаһка керә күрмәгез, — диде. — Моңарчы кылган гөнаһларыгызны Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавын сорагыз. Газзәбану килен бик акыллы, үтә дә сабыр бала, шәт, иншалла, ризалыгын бирер, дип уйлыйм. Аннан миңа хәбәр салырсыз, никахыгызны үзем укып китәрмен, Аллаһы боерса», — диде.
— Нургали җаным, Газзәбануың риза булмаса...

Нәкъ шул вакытта тышкы яктан: «Нургали, Маһирә килен, әйдәгез, сезне генә көтәбез... Ашка Нурисламнар да чакырулы, алар да кереп җитәр», — дип дәштеләр.
Һич тә көтелмәгән шомлы хәбәрдән болай да каушап калган Маһирә бу тавышка дертләп китте. Юк, сөйләшеп бетерик инде, дигәндәй, иренең беләген чытырдатып кысып алды. Зариф та алай ашыгып дәшәсе түгел иде дә бит, нишлисең... Инде түземлеге тәмам төкәнгән Газзәбану үзе чыгып килә иде шул.

Нургали дә Маһирәне йомшак кына кочып алды да шыпыртлап кына: «Ярый, тынычлан. Калганын соңыннан сөйләшербез, керик инде, көтәләр бит», —  дип, келәт ишеген әкрен генә ачып җибәрде.
Каршыларына бакча ягындагы арт капкадан Саҗидәсе белән кызын ияртеп, авызын ерып, сөйләнә-сөйләнә, Нурислам да килеп керде.
—  Ну, малай, бездән калгач, җомга намазын әллә өр-яңадан укыдыгыз инде... Көттереп тә карадыгыз... Мә, дус кеше, син яраткан бу күчтәнәчебезне табынга үзең турап куярсың. Син аны бик оста эшлисең, —  дип, ашап түгел, карап та туймаслык каклаган казны Нургалигә сузды. —  Ә менә бу очып китәрлек юка кош телләрен Ташкент кунак­ларына дип, Саҗидә белән Тәскирә кызым бергә пешерделәр. Авыз итеп карале, Маһирә, Нургалиеңә дә каптыр, бәлки ошап та  куяр...

Әле генә ишеткән, һич көтелмәгән авыр хәбәрдән коелып төшкән Маһирәгә бу  минутларда үзен кулга алу авыр, һай, бик авыр иде. Нурисламнарга елмаерга тырышуын да, күңеле белән түгел, фәкать авыз эченнән,  ачылыр-ачылмас кына иреннәре аркылы көчкә сытып чыгара алды. Күзләре кызын җитәкләп бераз гына читтәрәк басып торган мөлаем йөзле Саҗидәгә төбәлде. Нурисламның җылы сүзләре, үзен туганнарча якын тотуы эзсез калмады, билгеле. Маһирә дә:
—  Менә нинди матур кешеләр сез, рәхмәт  төшкерлә­ре... —  диде дә, бер кош телен кабып та җибәрде. —  Бигрәк тәмле булган, авызда эреп кенә китә, —  дип, җамыякны үз кулына алды. Ни гаҗәп, йотып җибәргән шушы кечкенә генә бер кош теленнән җанына сихәт табып, тынычланып киткәндәй булды. Саҗидә белән очрашуны ул, шөбһәләнеп, башкачарак булыр дип көтә иде. Ни  генә әйтсәң дә, көндәшенең ахирәте бит әле ул. «Шөкер, рәхмәтле Аллам, моннан соң да рәхмәтеңнән ташлама!» —  дип уйлап куйды да, ниндидер бер җиңеллек белән:
—  Нургали, ач авызыңны, сиңа да каптырыйм әле, тик телеңне тотып тор, йотып җибәрә күрмә, бел аны, —  дип, иренең шаярып зур итеп ачкан авызына бер кош телен шудырып җибәрде.
— Абау, бу кош теленең тәмлелеге... Кош теле белән үз телемне дә йотып җибәргәнмен бит. Тәскирә матурым, ичмаса, син дә тотып калмадың, инде нишләрбез, ә?

Рәхәтләнеп көлештеләр. өлкәннәрнең шаярулары Тәскирәгә аерата ошады. Гөнаһсыз сабыйның бөгелә-бөгелә бөтен ишегалдын яңгыратып  көлүен Маһирә челтерәп аккан чишмәгә тиңләде. «Сайрар сандугачтыр син!» —  дип сокланып, Тәскирәнең алсуланып торган бит уртасыннан үбеп алды һәм баланың гел йодрыклап торган бер кулына игътибар итеп:
—  Акыллым, син дә миңа күчтәнәч алып кердең мәллә?  Баядан бирле карап торам, уң кулыңда нидер бар түгелме соң? —  дип сорап куйды.
— Әйе, — Тәскирә учын ачып җибәрде. Карасалар, анда кызыл билле бер перәннек. Учында озак тотудан, дымлана да башлаган.
—  Шиңа түгел, Хафиҗга ул күштәнәш. 
—  Кешеләрнең Хафиҗы бар икән бит, кунак апасы... син әле белмисеңдер дә? —  дип Нурислам да сүзгә кушылды. Тагын тәмләп көлештеләр. Бала белән мәш килгәндә чулпыларын чыңлатып Газзәбану күренде.
—  Карале боларны, бездән башка гына әллә монда бәйрәм ясап яталар инде? Кайчаннан бирле без аларны көтеп утырабыз...
— Киттек, киттек, әнисе, әле менә күршеләр кергәч бераз тоткарландык, —  дип Нургали Газзәсен култыклап алды.

Зарифның үз сые. Кунакларны баскыч төбенә чыгып каршы алды. Кулындагы озын саплы агач чүмечне әйләндергәләп торуын күрүгә егетләр бер-берсенә күз кысып, серле генә елмаеп куйдылар. Хатын-кызларның салпы якларына салам кыстыра-кыстыра аларны алдан кертеп җибәрделәр дә, үзләре озын чүмеч артыннан тиз генә мич арасына шудылар. Ә мич башының горур падишасы аларны күптән көтә иде инде. Чиләк ярым керешле зур кувшинга охшаган бу мәһабәт кызгылт чүлмәк яныннан кайсы ир заты тукталмыйча уза алыр икән? Мич кырыена җайлы гына баскыч та куелган.
—  Башта чүлмәкнең тышкы ягына колагыгызны куеп, аның эчке җанын тыңлап карагыз әле. Сезне көтә башлаганына тиздән ай була инде, —  диде Зариф. Егетләр дә шаян... Нурислам чүлмәккә  колагын куюга:
— Сөбханалла, һәйбәт пышылдый, җанкисәгем! Белә­сезме, хатын-кызлар төн уртасы җитәрәк нидер пышылдап әкрен генә иренең җылы куенына кереп сеңәләр бит әле... Карале әй, чүлмәкнең эчке җаны да нәкъ шулай әллә?! 
—  Азып барасыз, тәмам азып барасыз бит, әй... Ярар, ни генә булса да газиз башкайларыгыз сау булсын, егетләр! —  диде дә Зариф, бисмилласын әйтеп чүлмәк авызын ачып җибәрде.
—  Һай, моннан бөркелеп чыккан хуш ис тынга килеп каплануга күңелләрне иләсләндереп җибәрә. Шөкер, болай булгач, әче балы да шәптер...
— Булса да булыр икән... бөтен җаныңны рәхәтләндереп, хәтта башларны әйләндереп җибәрерлек илаһи хуш исеннән генә дә исерерсең, валлаһи! Күпме кешеләрдә сынаганым бар, Зариф абый, бары сезнең чүлмәктән генә аңкый ул. Әллә аның үзенә генә хас берәр сихере бар инде...
—  Тәмле телеңә бал да май, күрше, рәхмәт! —  дип, Зариф чүмечен тутырып әче балны сосып алды да мич кырыена куелган ике чокырга тутырып салды. —  Менә хәзер бисмиллагызны әйтеп тәмен дә татып карагыз. Сезгә дип куана-куана әзерләгән шушы сыемда нәрсә исләре, янә нәрсә тәмнәре барын да дөрес әйтеп бирә алсагыз, йоклар алдыгыздан, Аллаһы боерса, тагын берәр чокыр булыр... —  дип, Зариф серле генә елмаеп егетләргә күз кысты. Ә тегеләре, озаклап, йотым саен туктала-туктала, рәхмәтләрен әйтергә дә онытмыйча, иллә дә тәмләп эчә торгач, чокырларын бушатып та куйдылар.
— И, рәхмәт төшкерләре, сыемның кадерен вә бәһасен белүегезгә бик шатмын. Менә монысы әче бал артыннан кабымлыгы буладыр дип, Зариф тәлинкәгә кечкенә генә шакмаклап киселгән сап-сары кәрәзле балның берәр кисәген алып кабарга кушты.
— Әти, син «бу малай шул гомер авылга кайтмый торгач, бал кортлары турында да уйлап карамады, әче балымның тәмен күптән онытып бетергәндер инде»,  дип уйлагансың­дыр әле...
— Җан дустың сөйләвенә караганда, сез бит анда француз шампаннары белән генә сыйланып ятасыз. Дөресен әйтим, балга артык исе китмәс дигән шигем зурые шул, балакаем. Аллага шөкер, ялгышканмын дип әйтимме?..
— Әйттең сүз, Зариф абый... Синең балыңмы?! Шампан­нарыңны бәреп ега бу! Француз үзе дә бу балны татып карасамы?! Валлаһи дип әйтәм, шампанын бер читкә этеп кенә куяр иде. Тик бу хәзинә аларга тәтеми шул... Зариф абый, бездән яшермичә дөресен генә әйт әле, ничекләр ирешәсең син моңа? әллә берәр сихри догасын беләсеңме? —  дип, Нурислам чокырында калган соңгы тамчы балын суырып йотып куйды.

Дүрт ел буена бердәнбер улын көтеп, сагыш утларында янган Зарифның күңеле тәмам тулышты. Шатлыктан мөлдерәмә күзләрен, Нурислам белән янәшә басып торган газизеннән аерып ала алмады. Керфек араларыннан ихтыярсыз күз яше сытылып чыкты. Бәхетле, бик бәхетле иде ул бу минутларда. үзен җирдә түгел, күкнең җиденче катында итеп хис итте: хәрәкәтләре җиңел, күңеле каядыр очына. Карап торышка ук бөтенләй яшәреп китте. Ата күңелен бәхетле итәр өчен әлләни күп тә кирәкми шул.

Мич арасында икенче бәхетле җан, бөтен йөзенә кояштай елмаю кунаклаган Зөлкамалы пәйда булды.
— Карале боларны, безнең якка чыгарга уйламыйлар да. Чүлмәк булгач, шул җиткән. Калган сүзегезне өстәл янында сөйләшерсез. Зарифҗан, син олы кеше, ризыкны озак көттерү бер дә яраган эш түгел. үзең белергә тиеш!
—  Ярый, карчык, хәзер чыгабыз, пилмәннәрне табынга чыгара башлагыз, —  дип, Зариф, карчыгын җайлап кына, чаршауны ачып чыгарып җибәрде. Тиз генә тагын тулыр-тулмас бер чүмеч әче балны өчесенә бүлеп чокырларга салып куйдылар. Шул арада Зариф Нурисламның кайбер сорауларына кыскача гына җавап бирде:
— Беренчедән, —  диде ул, —  мин әче балга, башкалардан аермалы буларак, чүпрә салмыйм.  Аның урынына балның ипиен — «чыршын» салам. Урыслар аны перга диләр. Шуңа күрә әче балның хуш исе дә, тәм сыйфаты да яхшы саклана. Дөрес, минем балның исерткеч көче азрак, акыллы кешегә аның кирәге дә шуның кадәр генә... ә инде артыннан кәрәзле бал кабып җибәрсәң, әче балның тәнгә көч, дәрт бирү сәләтен бермә-бер арттыра. Ә син, улым, хәзер бая биргән сорауга җавап биреп карале.
— Синең бүгенге әче балыңның, әти, юкә балы исе белән безнең Яссы Аланда гына була торган искитмәле хуш исләр бергә кушылган да шушы чүлмәккә тулган. Ә безнең Яссы  Алан гел юкә агачлары белән уралган. Нинди генә чәчәкләр үсми анда, ә? Их, әти, белсәң иде сагынуларымны...
—  Рәхмәт, улым! Ташкент кияве булып бетте, ахры, бу малай дип, шактый борчылганыем. Туган ягыңның ямен дә, балымның тәмен дә онытмагансың  әле, шөкер! Әмма, улым, бу гына бик аз. Нәни чагыңнан яраткан Яссы Аланың, су буйларың, ниһаять, бабаларыңнан калган изге җир —  туган нигезең үзеңне көтә, балакаем! Рәнҗетмә аларны... тизрәк кайту ягын кара.

Ниһаять, мич башындагы сихри чүлмәктән аерылып, йөзләре алсуланып, дәртләре ташып торган ир-егетләр табынга кушылгач, китте уен-көлке, берсеннән-берсе шаянрак төртмә сүзләр... Тик Маһирә генә, ачылып, бу шаяруларга кушылып китә алмады. Араларында Саҗидәдән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Аның таң алдыннан күргән  төшеннән һәм аны юраудан туган шатлыгы күзләрендә, йөзендә балкый иде. Юк кына сүздән дә шундый матур итеп көлә. Аның һәр хәрәкәте, юк-юк та Нурисламын йотардай булып карап, каш сирпеп алулары, сөйләменә шаян сүзләр кыстырып җибәрүләре хәтта үз ирен —  Нурисламын да хәйран калдырды. Ир Нургалинең җилкәсенә кагып:
— Дускай, күрәсеңме, сизәсеңме?! Саҗидәнең куанычын... Кайтуыңны барыбыздан бигрәк ул өзелеп көткән, ахры. Көнләшмим дисәң дә, көнләшерсең, билләһи... — дип куйды.
Саҗидәнең дә сер бирергә исәбе юк.
—  Күрше хакы —  Алла хакы, диләр, ничек куанмыйсың, ә... Ул югында җырсыз-моңсыз калып, сөрсеп бетә язганыек бит. Аның кайтып күзгә күренүеннән үк шушы йортка гына түгел, хәтта бөтен урамыбызга ямь керде. «Үзең дә җомга намазында, Фарук хәзрәт тә Нургалидән күзен алалмады, әле намаздан соң Зариф абзый белән икесен алып та калды», —  дип әйттең бит.
Ул арада Зөлкамал нигәдер борчылып:
— Ай, Алла, атасы, дим... карап торган күршебез, нарасыйларыбызның кендек әбиләрен ашка дәшәргә ник беребезнең башына килсен. Без монда шау-гөр, ул бер ялгызы бит... Улым, Хафиз, барыгыз Тәскирә белән бергәләп, йөгереп кенә чакырып чыгыгыз әле әбиегезне, —  диде.
—  Юк, әнкәй, бала-чаганы гына җибәрү яхшы булмас, хәзер үзем керәм! —  дип, Газзәбану кузгалуга, Нургали: «Әйдә бергә керәбез!» —  диде дә, сабыйларча җитәкләшеп,  очар кошлардай чыгып та киттеләр.
Түрдә утырган Маһирә ихтыярсыз тәрәзәгә борылды. Маһирәнең һәр  хәрәкәтен күз уңаеннан ычкындырмаган Саҗидә,   аларда эшең булмасын әле дигәндәй, аны тиз генә үзенә каратып, күрше Гыйззелбәнатның кем булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләргә тотынды.

Күп тә үтмәде, бөтен фасонын китереп, баш түбәсендә түгәрәк поднос белән күчтәнәчен күтәреп, керт-керт басып, көләч йөзе белән бөтен өй эчен балкытып, кендек әбисе дигәннәре килеп тә керде.
—  Бәйрәмнәр котлы булсын! Шушы матур табыныгызга мине дә чакырып куандырганыгыз өчен Алланың рәхмәтләре яусын! Мәле, күрше, минем күчтәнәчемне дә алып куйчы. Нургалиебез кайтышка дип пешергән, ул ярата торган катлы паштет бу, —  дип, аны Зөлкамалга сузды. Җәһәт кенә паштетны каплаган чигүле ак тастымалын читкә алып куйды. Паштетның гаҗәп матур өске бизәлешен күреп бары да «аһ» итте. Соклануын яшерә алмаган Маһирә дә, Саҗидәгә карап, әкрен генә: «Сөбханалла! Бу паштетны ничек кул барып, өлешләргә кискәләргә кирәк... Татарның чәй ашы дип, үзбәкләргә күрсәтерием мин аны. Шаккатсыннар иде», —  диде.

Ул арада, Гыйззелбәнат: «Әйдәгез йортка бер дога!» —  диюгә, бары да кулларын күтәреп гадәттәгечә дога кылдылар. Дога артыннан Зөлкамал бисмилласын әйтеп пилмән бүләргә кереште.
—  Газзәбану кызым, син табынга биреп торырсың, йәме, — дип әйтүе булды, Саҗидә чәчрәп чыкмасынмы:
—  Юк, ул бу арада болай да бик күп чапты. Ничәмә еллар буе тилмереп көтеп алган ире янында кунак кына булып утырсын әле бүген. Кияү пилмәнен дә үзем таратам, башка эшләреңә дә үзем булышам, йәме, Зөлкамал апай, — дип, мөлдерәмә тулы беренче тәлинкәне: —  Менә, күрше, монысын әниең синең алдыңа куярга кушты, —  дип, Нургали алдына китереп куйды.
— Рәхмәт, әни! Шулай да бу йортта беренче тәлинкә һәрчак әти алдына куела торганые.  Бүген дә шулай калсын әле, —  диде дә Нургали пилмәнне атасы алдына куярга теләде.
—  Илтифатыңа рәхмәт, улым! әйдәле, бүген анаң әйткәнчә булсын. Коръәнебез дә ана хакын олырак күрә бит. Оҗмахны да аналарның аяк астында дип тикмәгә генә язмаганнардыр, улым.

Саҗидә үзенә тапшырган эшне тәмле теле, ачык чырае, күз иярмәс җитезлеге белән башкарып та куйды. Аның ярдәменнән бик тә канәгать калган Зөлкамал:
—  И, рәхмәт төшкере, баскан җирендә биеп торган яшь кызлардан бер дә ким түгел икәнсең әле син, күрше. Пилмәнне салып өлгертер хәл юк. Шул арада һәркемгә хас шаян сүзен каян табып өлгерә, —  дип соклануын белдерде. —  Күзебез тимәсә генә ярарые, Саҗидә. Эчтән генә «сөбханалла» дип утырам. Мондый ук дип белми идем мин сине. Нәрсә эшләсәң, ни сөйләсәң, бары да килешеп тора тагы үзеңә. Аллага шөкер, яныңда яраткан ирең, нинди матур булып кызың үсеп килә. Гомерең буе шулай шат, бәхетле яшәсәңие! 

Бу мактау сүзләренә тагы да үсенеп киткән Саҗидә:
—  Җәмәгать, кайсыгызныңдыр тәлинкәсендә эченә он салып ясаган бәхет пилмәне булырга тиеш. Бер шартыбыз бар: әгәр ул парлы кешегә чыкса, башта безгә күрсәтеп, аннан үзенең пары белән бүлеп ашасын.
—  Әйтик, ул Нургалигә чыкты, ди, йә, чәнти бармак башы кадәр пилмәнне өчкә ничек бүлсен инде ул? —  дип, Нурислам шаяртып куйды.
—  Язмышын ничек өчкә бүлгән, бәхетен дә шулай  бүлер, —  диде Саҗидә.
—  И, бигрәк вак итеп бөккәнсез, вак чикләвек диярсең, унысын берьюлы кабып йотарлык кына булган бу. Бәхетемне табам дип, ничек берәмләп кенә ашарга кирәк моны, кызлар? —  диде Нургали.
— Аның бөтен кызыгы да шунда инде...  Вак та вак ди­сез, кияү пилмәне булганга вак алар. өмә ясап бөктек без аларны. Ул вакытта башкалар ни уйлагандыр, белмим. әмма мин: «Нургали өчен кияү пилмәненең бусы соңгысы булсае. Тауар алырга чит илләргә дә күп йөри диләр, тагы шунда берәрсенә гыйшкы төшеп, кабат бездән кияү пилмәне ясата күрмәсәе, дип бөктем мин аларны, Нургали дускай. 
Саҗидәнең сүзләреннән соң көлешеп алдылар алуын, ләкин ул ничектер ясалмарак килеп чыкты шикелле. Газзәбану үзе дә сизмәстән көндәшенә карап куйды. Көтмәгәндә кинәт күзләр янә очрашты... Бары бер мизгел, әмма бу мизгел икесе өчен дә: «Йә, Ходаем, бир сабырлык...» —  диярлек кенә  булгандыр, мөгаен. Нәкъ шул вакытта:
— Бәхет пилмәне миңа келгән, миңа, —  дип Хафиз кычкырып җибәрмәсенме... Бары да көтелмәгән бу хәлгә шау-гөр килеп, аңа текәлделәр.
— Кая, кая, безгә дә күрсәт, күрсәтмичә йотып җибәрә күрмә, — диештеләр. Хафиз уч төбендәге ярым сытылган пилмәнен табындагыларга күрсәткәндә кинәт Тәскирәнең үзенә карап, үпкәләгән сыман, турсаебрак утырганын күреп алды да:
—  Сиңа да билимме соң? —  дип сорарга мәҗбүр булды. Моны көтмәгән кыз куанычыннан елмаеп:
—  Биләшең килшә, бил! —  диде.

Балаларның мәш килеп, бәхет пилмәнен бүлеп маташулары һәм аны бер-берсенә карап ашап куюлары бу күркәм мәҗлескә яңа ямь өстәде. Зөлкамал урыныннан кузгалып, Нургали янына килеп утырды.
—  Улым, менә хәзер гармуныңны алып уйнап җибәрсәң дә була.
—  Болай булгач, әйдәгез, кызлар, әни яраткан җырны җырлыйк әле, —  дип, гармунын  алды һәм башын кыңгыр салып җырлап та җибәрде.

Су буена төшкәнем юк,
Үсә диләр тал, тирәк.
Яна дисәң ялкыны юк,
Ялкынсыз яна йөрәк.
Нигә пешми икән лә җир җиләк?
Нигә яна икән лә бу йөрәк?


Нургалинең үзе уйнап җырлаганын шулкадәр сагынганнар, күрәсең, аңа кушылырга берсе дә җөрьәт итмәде. Бердәнбер улының шушы үзәгөзгеч моңлы тавышын бер ишетергә зар-интизар булган ана, «өнемме бу әллә төшем генәме» дигәндәй, әле улына, әле Газзәбануга, әле Маһирәгә карап тыңлады да тыңлады. Ниләр генә уйламады ул бу вакытта. Маһирәнең кайда икәнен дә онытып, Нургалине тыны белән суырып алырдай булып утыруын ошатмады, әллә көнләшеп тә куйды инде. «Син шулай суырып алмаган булсаң, улыбыз әллә кайчан безнең  янда  яшәгән  булы­рые», —  дип җаны өзгәләнде. Нәрсә дип монда тагылып кайткан инде? Нургалиен дә әйтер идем... ир кеше булып үз сүзеңне әйтә алма инде, мәми авыз. Алма күк хатынының тилмерепләр көтеп торганын белә бит, юкса. Ярар, яшьләрнең башы-күзе тонган, уйлап та җиткермәсеннәр, ди, ата-анасы ни караган. Локманын да әйтерием, шуның кадәр байлыгы белән кызына өйләнмәгән егет тапмаган... Безнең малай шикелле бөтен яктан коеп куйган ышанычлы кияү булырлык  кешене  ычкындырамы  соң?  Өйләнгән  булма­гае — чурт булсын,   кызына әйбәт кияү, үзенә уңган  кибетче булсын дигәндер. Байлар төптән уйламыйча берни дә эшләмиләр. Акыллары алтын аларның.
Шулчак Нурисламның:
—  Зариф абый, син дә үзеңнең теге борынгы җырыңны сузып җибәр әле, —  диюенә, Зөлкамал да, авыр уйларыннан арынып: «Әйе шул, улым, син уйна, элеккечә итеп атаң да бер җырласын әле, ичмасам, дип куйды. ә улы шуны гына көткәндәй, шатланып:
— Маһирә, кил әле безнең янга. Скрипкаң белән син дә кушылсаң, әти ничек кенә җырлар әле. Теге җыр дип, синең белән бергә җырлый торган «Уел»ны әйтәләр бит алар, —  диде дә, читтәрәк торган зур чемоданнан нечкә билле тарт­ма алды. Менә скрипка дигәннәре кайда яткан икән. 

Йә, Хода, скрипкадан агылган үзәгөзгеч, илаһи моңнан табындагылар бары да өнсез калды. Ни түзем Зариф та яшь тулы мөлдерәмә күзләрен Маһирәнең нәфис кулларыннан аерып ала алмыйча, үзе дә сизмәстән, ишетелер-ишетелмәс кенә: «И бала, бала...» —  дип куйды. Ниләр уйлап әйтте икән ул бу сүзләрне... Маһирә әллә ишетте, уйнавыннан туктап нидер ишетергә теләгәндәй, Зарифка текәлде.
—  Уйна, кызым, уйна, туктама», —  диде дә Зариф, әкрен генә җыр башлады:
Ай-һай диеп бер җырласам,
Селкенәдер кыя ташлары.
Упкыннарга керми, ни күрәсен белми,
Җилкенәдер егет башлары.


Скрипканың сихри тылсымы белән үрелеп барган бу моңлы җырны һәркем үзенчә кабул итте. Нургали атасын кочаклап ук алды: 
—  Рәхмәт, әти! Аңладым мин сине... Ә мин сиңа, әти, җырның үз сүзләре белән җавап бирим әле:

Арыслан ла киек, ай, алдырмас,
Каршысында биек тау булса!
Егеткәй генә егет һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса...



Бизәлеш өчен рәссам И. Зарипов эшләре кулланылды.

«Сөембикә», № 11, 2007.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар