Проза
Фатихасыз бәхет
(хикәя)
Шәһәрдә эшләп йөрүче төпчек уллары Салават, авылга җәйге ялга кайткач, әнисе белән әтисенә тиздән өйләнергә нияте барлыгын әйтте. Бер улын, бер кызын башлы-күзле иткән Мәрфуга, булачак килененең кем икәнлеген белмичә торып, башта бер сүз дә әйтмәде. Тормыш юлдашларын сайлаганда балаларының иреген һәм хакын таныган әтисе Мөдәрис, улының үз акылы барлыгына ышанып, бу яңалыкны артык пошынмыйча гына кабул итте. Мәрфуга, улын каршысына утыртып, аңардан сорау алды: килен буласы кеше кем, ничә яшьтә, ата-анасы кем, исеме ничек, кайда, кем булып эшли, кайсы авылдан, нинди, ничә балалы гаbләдән, тамырлары кемнән, холык-фигыле ничек, һәм башка төбенә тоз коючы бик күп сораулар... Салаваттан бар соравына да уңай җавап алса да, Мәрфуга ышанып бетмәде. Бу малай, кыз күргәч, күзен тондырган, акылын югалткан, берни күрми-белмидер, дип, таныш-белешләр аша сорашып, кыз тамырының төбенә төште. Булачак килен авылларыннан уналты чакрымда урнашкан Имәнледән чыккан Айгөл булып чыкты. “Сарафанлы радио” аша Мәрфуга кыз турында тиз арада үзен кызыксындырган мәгълүмат җыйды. Күп балалы гаиләдә туып-үсеп, мәктәпне бетергәч шәһәргә китеп эшкә урнашкан кызны начар яктан тасвирламасалар да, Мәрфуга, күрмәгән-белмәгән Айгөлнең тырнак астыннан кер эзләгәндәй, аның турында һаман сорашты-белеште. Аңа бигрәк тә Айгөлнең ата-анасы турындагы сүзләр ошамады. Әтиләре фермада гади мал караучы икән. Кеше сөйләвенчә, дөньясын карамыйча, бик салыштыра, имеш. Шул сәбәпледер, күрәсең, авылда иң ярлы гаиләдән саналалар. Әниләре бер-бер артлы алты бала тапкан да, хәзер шуларны үстереп маташа. Өйләре дә такта түбәле, өч тәрәзәле, ихаталары җил капкалы гына, имеш.
Мәрфуга, “кирәкле белешмәләрне” җыйгач, пошаманга төште. Ничек инде аның бер дигән, карап торырлык төпчек улы Салават шул йолкышларның кызына караган? Шул ярым ач үскән эчкече кызы өчен үстердемени ул газиз улын? Ярый, мәхәббәт тә томаласын ди күзен. Тик бер мәхәббәт кенә аз гаилә кору өчен. Барысын да үлчәп, уйлап эш итәргә кирәк мондый адымны атлаганда. Шул салмыш атасының исереп кайтуыннан башка ни күргән дисең ул кызны? Ни эшкә өйрәтмәгәннәрдер., ни юньле тәрбия күрмәгәндер. Гомере буена үзе дә авылда мал тотып, тирес исе иснәп яшәсә дә, Мәрфуга, егет анасы буларак, үзен бер башка өстенрәк тойды. Алабызмы, юкмы әле кызыгызны, янәсе... Ни дисәң дә, Мәрфугаларның өйләре дә яңа, зур гына. Каралты-куралары да нык кына. Мондый йолкышлар белән кемнең туганлашасы килеп торсын?
Мәрфуга, шик-шөбҺәләрен яшермичә, улын үгетли башлады. “Улым, акылыңа кил. Үзебез кебек уртача хәлле гаиләдән чыккан кызлар бетмәгән. Әнә хәрби хезмәткә киткәнче йөргән Галияң күргән саен сине сорашып тора. Менә дигән гаиләдән. Әтисе ферма мөдире. Әнисе сатучы. Дөньялары нинди нык. Кай җире белән ярамады сиңа? Тормыш әйбәт барсын өчен хәлле ата-ана, аягында нык басып торган туганнар кирәк...” Тик улының үз сүзләрен колакка да элмәгәнен күргәч, улына Айгөл турында дөресме-юкмы уйдырмалар сөйли башлады. “Ул кыз бик чибәр дә, дәртле дә икән. Йөргән егетләре бик күп икән. Пар түгел ул сиңа. Син, улым, аның белән бәхет күрмәссең. Минем сиңа бары яхшылык кына теләвем”. Салават, яратып йөргән кызы турында хаксыз сүзләр ишетеп, әнисенә каты бәрелмәсә дә, әйтәсен ныклап әйтте: “Әни, миңа инде егерме дүрт яшь. Миңа кем кирәклеген үзем яхшырак беләм. Галияне син начар беләсең. Апа белән абый дөньясына кысылганың да җиткән!” Олы улы белән кызының тормышларын үзенчә “рәтләргә” тырышкан Мәрфуга үзен акларлык сүзләр эзләде. Олы улы Таһир әнисенең, хатының шундый, хатының мондый, дигән сүзләрен баштан ук колагына элмәде. “Миңа шундый да ярый”, – дип, әнисенең авызын тиз япты. Мәрфуганың, иреңне шулай тот, болай тот, дип өйрәткән киңәшләрен тыңлый торгач, кызлары Камиләнең ире белән арасы бозылып бара. Тик Мәрфуга үзен һаман хаклы саный. Балалар нинди яшьтә булсалар да, ананы хакларга, тыңларга тиешләр – моңа Мәрфуганың иманы камил. Ана кеше баласына бәхет кенә тели. Ана кеше генә үзе күкрәк сөте имезеп үстергән балаларын аңлый ала, аларга кем пар булырын тоемлый белә.
Салават әтисе белән әнисеннән: “Әти-әни, сез кыз соратырга барырга ризасызмы?” – дип сорауны кабыргасы белән куйгач, хатыныннан уза алмаган әтисе бары гаепле башын иде, ә әнисе кызып ук китте: “Барам, бармый ни! Йөрим шуларга үземне түбәнсетеп!” Кәефе кырылуы кара болыт булып йөзенә чыккан улына карап өстәде: “Син, улым, ата-ана фатихасыннан башка бәхетле булмаячаксың!” Шул кичне үк Салават өйдән дулап чыгып китте дә, кайдадыр кунып кайтты. Иртән ул җыясы әйберләрен җыйды да чыгып киткәндә генә борылып: “Әти, әни, сез мине үстердегез. Кеше иттегез. Сезгә рәхмәтем зур. Тик хәзер минем бәхетемә аяк чалырга хакыгыз юк. Мин Айгөлне яратам. Ул да мине ярата. Сез ризасызмы-түгелме, без өйләнешәчәкбез. Туйга чакырырбыз, теләсәгез килерсез. Миңа аның байлыгы-ярлылыгы кирәкми. Миңа Айгөлнең ата-анасы кем булуы мөһим түгел. Миңа ул үзе кирәк”, – дип өзә сугып чыгып китте.
Улы, бәлки, акылга килер, анасын тыңлар дигән өметен югалтмаган Мәрфуга, Салават киткәч, сары сагышка батты. Җитмәсә, тиз арада таныш-белешләре Салаватның Имәнлегә барып, сәрхуш атасыннан кызының кулын сораганын һәм яшьләрнең бергә шәһәргә чыгып киткәннәрен ишеттерделәр. Беркайчан да үзенә каршы килмәгән улының болай “бозылып китүен” Мәрфуга бары Айгөлдән күрде. Ата-анасының фатихасыннан башка өйләнешсеннәр әле! Моңа ничек җаның түзсен! Менә олы улы белән кызы әнисенең фатихасы белән тормышларын төзеделәр. Тик әнисенең киңәшләрен санга сукмаган улы Таһир гына соңгы арада төрле сәбәп табып, өйгә бик кайтмаска тырыша. Кем дисең, һаман шул хатыны гаепле! Кызы Камилә, киресенчә, әнисен тыңлый. Ике баласын күтәреп, еш кайта. Тик соңгы арада иреннән аерылып кайтырга да исәбе бар кебек...
Мәрфуганың җан тынычлыгын алган шушы уйлар эчендә ике-өч ай узды. Беркөн Мөдәрис урамнан хат алып керде. Кыска гына хат Салават белән Айгөлдән иде: “Әти-әни, без бик бәхетлебез. Сезне никах туена чакырабыз”. Дерелдәгән куллары белән хатны тоткан килеш, Мәрфуга иренең күзләренә карап, уйга калды.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Рэхмэт Физалия апа.Бик эйбэт хикэя.
0
0