Логотип
Проза

Чәчүргеч (2нче кисәк)

башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=1489

Гөлинәгә ике яшь тә тулмаган иде әле, Вәкилне алдылар... Шундый тетрәнү кичердек, элекке иркен фатирны бушатырга әмер бирделәр. Бер бәләкәй генә почмак тиде өчебезгә. Юк, бала вакыйгасына бәйле түгел иде кулга алынуы. Имештер, эшендәге ниндидер корткычлык өчен хөкем иттеләр. Еллары шундый шомлы, караңгы иде ич. Иптәшләреннән берсе моны саткан: ниндидер ярамаган сүз әйткәнме, куерттылар-куерттылар, беркем аңламады. Юкса, начар кеше түгел иде. Булган шул  дошманнарымы, аркасына пычак кадардай дусларымы... Бар иде кеше, юк булды. Гөлинәне алып җәйгә авылга кайтып киттем. әби дә, йорт та исән иде әле. өстеңдә болытлар куерганын сизенеп, эз югалта алсаң, әлләни эзләп маташмыйлар. Укуымны читтән торып тәмамларга уйладым. Баш күтәрми, кырдан кайтып керми эшләдек тә эшләдек. Гөлинә әби белән кала, икесе дә яраттылар бер-берсен, сөйләшеп туймыйлар.

Амбарда эшли идек, көзге уңышны бүлгәндә, мине үлчәүче итеп куйдылар. Ярый. Хезмәт көненә тигән бодайны үлчәп, исемлек белән җибәреп торабыз. Эш өчен җаваплы кеше — түрәләр тирәсендә көязләнеп йөрергә өйрәнгән Сәхилә җиңги пышылдый колагыма гына: “Тау асты Сәхәбетдиннең бала-чагасы да ишле, кеше күрмәгәндә бер ун килоны арттырып сал әле, көшелдәгене кем барлап, искәреп торсын!” — ди. Ярамый, мәйтәм. Ярамыйга карамый, болар икәүләп Сәхәбетдингә тиясе капчык ярым урынына ике капчык бодай тутырып үлчәүгә куеп кына алдылар да, выжт — олауга. Явызлык, сиздермичә, шыпырт кына якынлаша, хаклык кына ул, соңга калган табиб сыман, көчкә өстерәлә. Ындыр табагыннан олау кузгалып китәргә дә өлгермәде, тикшерү килеп төште. Капты апагыз. Зурдан кубып, бүтәннәргә сабак булсын дип, ачык суд ясаган булдылар. Чынлыкта, уйлап оештырылган нахак бәлагә тарыдым. Сәхилә җиңги күрмәгән-белмәгән булып, күләгәдә калды. Хәер, аны батырып, судан коры чыга алмас идем. җиде ел чәпәделәр.

Үзәк-бәгырьгә үткәне — кызымнан аерылу булды. Әби җитәкләп алып килде. Чытырдап ябышкан сабыйны көчкә йолкып алдылар. Үрсәләнгән балага кушылып ярты зал яшь түкте. Толымын чәчүргеч белән үрә торган идек. Күбәләкләп чәч очына бәйләгән чәчүргече учымда калган. Кулны каерып бәйләгәнче абайлап алдым да тиз генә күкрәкчәгә яшереп өлгердем. Җиде бөртек чәче һәм чәчен үргән шушы... сатин тасма калды миңа истәлек, бәхеткә ышанган тормышымнан бер ядкарь булып… Йә Хода, баламның тән исе, хуш исе сеңгән шушы чәчүргеч булмаса, күргән-кичергән кыямәт газапларын ничек кичкән булыр идем, белмим. Ходайның миңа кыйлган мәрхәмәте иде бу.

Ябык вагоннарга төяп алып киттеләр. Ярты халык кырылды. Туктаган җирдә ашык-пошык чокыр казып тутыра тордылар, сөякләре рәнҗеп ятадыр. җаны чыгарга өлгермәгән, тире белән сөяк арасында көчкә тотынып торган мәхбүсләрне тайга түренә илтеп ташладылар. Качарга уйламагыз да, барыбер ерып чыккысыз тайга йотачак, дип кисәттеләр. Төрмә дигәннәрен күрдем дә, күрмәдем дә... Сорау алырга чакыралар дисәм, төрмәнең ниндидер түрәсе каршына бастырып куйдылар. “Син мөселманмы? Шәфкать туташы? Бәхетең бар икән, миңа таза гына мөселман хатыны — шәфкать туташы кирәк иде”, — ди бу. Ни эшкә, дип сорап тора алмыйсың, кирәк икән кирәк!

Юнмаган-ышкыламаган юан бүрәнәләрдән корыштырган бер генә тәрәзәле, анысы да тимер челтәрле йортка китереп куйдылар. Сакчы ни эш кырырга тиешлегемне аңлатты. Мин шунда эшләргә тиеш икән. Тыштан шыксыз күренсә дә, дүрт бүлмәгә бүленгән шактый зур йорт иде бу. Бер бүлмәдә урынга кадакланган карчык, күрәсең, әнисе ята. Икенчесендә, хатыны булгандырмы, башка берәр түрәнең кызы яки хатынымы, акылга тулы булмаган зат... Ишеге һәрчак биктә. Миңа юу-җыю, җыештыру эшләре йөкләнде. Йортка терәп салынган абзарда сыер, сарык, дуңгыз тоталар икән. Монысы да минем биләмә... Миңа кадәр эшләгән хатын дөнья куйгач, әнкәсе шуңа охшаган татар хатыны эзләткән. үзе шулай аңлатты. Мин китерттем сине монда, кадеремне бел, казармада черегәнче аерым йортта яшәвең артык лабаса, дип ышандырасы килде. Белмим, мондагы яшәеш, әгәр төрмә тормышын яшәеш дип атарга яраса, тегендәгедән артык булгандырмы-кимдерме, бәхәс куерту читен, анда да, биредә дә тоткын син. Ирегеңнән мәхрүм ителгән мәхбүс. Дөньяга яралуга бала ирек даулый башлый, биләсәләр, чүп­рәкләрен тибеп очыра. Чебен булып чебен иркенгә чыгарга теләп, тәрәзәне ватардай булып дулый. Читлеккә ябылган кошның йөрәге ярылып үлә. Зоопарктагы бүре яки арысланның күзләрендәге гаҗизлек тетрәндерә. Ә кеше түзә дибез дә, ни хисабына, ничек чыдый — монысын беркем белми. 

Менә шул нәни юаныч — чәчүргечне саклап алып кайтып кызыма күрсәтү хыялы бар иде. Мәңгелек томан каплаган күктәге йолдыз сыман сизелер-сизелмәс шул яктылык шәйләнеп тормаса, ерып чыга алыр идемме язмышның буталчык сукмаклары чытырманлыкка китереп җиткергән бу авыр юлны? Чәчүргеч гүя яшәвемнең төп мәгънәсе. Чүпрәк кенә димә! ә җиде бөртек чәч?! Чәче аша кызым белән тоташкандай булам. Дога укып Ходайдан ялварам, рәхимле бул минем газиз балакаема! Зинһар! Күңелем сизә, Гайшә-көндәшем килеп алгандыр. Ул укыган кеше, белемле, акыллы, ташламас. үз кызы итеп яздыруы хәерлегә булган лабаса! Булсын, аныкы булсын! Тик исән, сау-сәламәт, бәхетле була күрсен, дип ялынам. Бер минутта утка пешкәндәй ялкын куырып ала йөрәгемне, икенче мизгелдә салкын суга төшкәндәй туңам: тамагы ач түгелме, иптәшләре юньле кеше балаларымы? Какмый-сукмыйлармы? Чәчүргечкә төйнәлгән сабый чәчен йөрәгем турысына куеп теләк телим... Бүтәнгә көчем җитмәсә дә, мондый бәхеттән беркем аера алмый ич мине. Ни эшләр, ничек чыдар идем шул куанычым булмаса? Бәлки башка юаныч уйлап табар идем... Баштарак бүтән тоткыннар янына кайтарып-китереп йөрттеләр. Тик торыр хәл юк, йөгереп-йөреп эшлим, белеп эшлим, карчыкка да ияләштем, укол да ясыйм, кашык тотып ашатам, өс-башын алыштырам, юам, ул йоклаган арада малларны карыйм, сыер савам... Дуңгыз гына димә, шул мыркылдыкка кадәр ияләште үземә, сырпаланырга гына тора. Мөселман кешесен юри мыскыл итүләредер, дип баштарак күңел ятып бетмәгән иде дә, аннан күндем: малның ни гөнаһысы бар? Чистартып-карап торгач, исе дә андый ук яман түгел сыман. Авыруларым янына кергәндә абзарда эшләгәндә кигән киемне салып, юынып, чын табиб сыман ак халат киеп куям. Хуҗа шулай куша. Арыйм. Печән тутырылган мендәргә баш төртүгә йоклап китәм. 

Җиде ел шулай үтте. Әмма кайтарып җибәрергә теләүче юк. Сорашырга тел бармый, үзләре белә бит, дип өметләнәм, көтәм. Галина Петровна — керәшен татары икәнен чамалаган идем, һаман урын өстендә ята. Караулы булгач, теге дөньяга күчәргә ашыкмый. Кем туйган соң бу якты дөньядан? Чыдамаслык авыр йөк сөйрәп, кызганыч, мескен хәлдә яшәвеңне белә торып та, шул йөктән котылырга теләмәү бер мәгънәсез, ахмак гамәлдер бәлки? Әмма башына төшкән кеше шул халәт белән дә ризалаша. Югыйсә, иң зәгыйфь, көчсез, нечкә үлән сабагы тау-ташларны тишеп үзенә юл сала, иркендә яшәргә тели. Кеше дә... Хәтта шул мескен хәлендә дә яши.

Хуҗа кеше ике-өч айга бер генә килеп хәл-әхвәл белешеп китә. Урман эченә поскан мондый аерым хуҗалык булуын сиздерәсе-белдерәсе килмидер сыман. Кайгы капчыклары бушамый, берсенеке берсенә һич ошамый.
Тагын ун ел узды, тагын, тагын... Урман эчендәге яшерен йортта берни үзгәрмәде дисәм дә... йозак астында гомер кичергән Люда вафат булды башта, аннан Галина Петровна... “Кайтарып җибәрегез инде, кирәгем калмады ич!” — дидем хуҗага. “Йә, кая кайтып, ничек урнашасың инде син хәзер. Яшә өйрәнгәнчә. Тоткын булып түгел, үзең хуҗа булып...” — диде.

Ә кызым? Ул баланың мине көтмәсен дә беләм, тик күрәсе килә... Күкрәгемә кысып бер сөйсәм, үлсәм дә үкенмәс идем.

Мине югалттылар, оныттылар, дип ялгышканмын. Сәхилә җиңгинең кызы Асия хат язган: “Әни туксанны узды, урын өстендә, саташа. Гөлзарның каргышы гына төште, рәнҗеткән идем, бәхиллеген бирмәсме, эзләтегез, табыгыз, дип тинтерәтә. Эзләмәгән җир калмады, ниһаять, таптык. Зинһар җавап бирегез. Кайтырга уйласагыз, үзебезгә кайтыгыз”, дигән булган. “Дөнья­ныкы дөньяда калыр! Бәлки рәнҗегәнмендер... Күптән бәхилләдем. Ахирәткә алып китәргәме,  юк,  дөньяны­кы — дөньялыкта!” — дидем. Чын дөресе шул. Әби күптән үлгән. Гөлинәне Гайшә-көндәш үстергән, укыткан. әмма соңгы сәгате сукканда янына утыртып бәйнә-бәйнә кем кызы икәнен дә, нинди язмышка дучар булганны да сөйләгән.  Кайтып килешем менә...

Шулкадәр тетрәнгән идем, озак кына сүз табалмый тордым. Ханым чүпрәк кисәген сыйпый да сыпыра. әйтерсең, эчендә җаны бар. Кинәт башыма суккандай сәер уй сискәндерде: һаман өч яшьлек кызын — үзеннән аерылып калган чактагы сабыйны күрергә хыяллана түгелме ул?
Калган араны, һәркайсыбыз үз уйларына чумып, сүзсез уздык.

...Төшкәч, читкәрәк басып күзәтеп тормакчы булдым: әгәр каршылаучы булмаса, ялгыз калдырмаска, үзем белән ияртеп алып кайтырга иде исәбем. Вагоннардан коелган халык ни арада таралышып бетте дә, япа-ялгызы басып калды юлдашым. Түзмичә каршы атлый башлаган идем, икенче очтан ашыгып бала җитәкләгән зифа буй-сынлы хатын йөгергәнне искәреп тукталдым. Арада нибары кул сузымы ара... Ятсыну-тартыну идеме бу, туктап калдылар. Гөлзар, сылу ханымны гүя күрми, бөтен игътибары нәни кызда. Кочак җәеп балага таба талпынуга кыз ятсынып башын әнисенең чабуына яшерде. Күрешергә сузылган куллар һавада асылынып калды.

«Сөембикә», № 8, 2008.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тетрәндергеч, аянычлы татар хатыны язмышы. Тормышта булырга бик мөмкин күренештер бу.

    Хәзер укыйлар