Логотип
Проза

Чәчүргеч (1нче кисәк)

Буш кырда сөрәеп, авып-түнеп утырган телеграмм баганалары атылып, каршыга йөгереп чыга да керфек кагып өлгергәнче күздән дә югала. Карачкы кебек караеп күренгән агач-әрәмәлекләр, саргайган камыш баскан күлләр-сулыклар, кыйшайган түбәле йорт-каралтылар сибелеп-чәчелеп кала. Поезд чаба. Буш басуга, төтен, күмер тузаны белән ысланган-каралган каралты-кураларга карап бару туйдырды. Күзне ял иттерердәй, күңелгә куаныч бирердәй берәр күренеш, манзара, тормыш кайнап торган берәр кала-сала очрасын иде, ичмасам. Бушлык. Эчпошыр­гыч бушлык күз күреме җирдәге һәр карышны камап алган да гүя тантана итә. 

Уфылдап, авыр сулап поезд чаба да чаба. Тик тәгәрмәчләр генә үзләре белгән көйгә берөзлексез, эчпошыргыч җырын суза: “Тук-тук, тук... Тук-тук!”  Кайчак тукылдау әкренәя. Бишек җырына охшап, сине оета башлый. Баш аска салынып төшә, күзгә йокы эленә. Айнып, кинәт сискәнеп тураеп утырасың да, җанлырак берәр мизгелне эләктереп алып булмасмы дигәндәй, тагын тәрәзәгә төбәләсең. Караусыз, ташландык җирләр өстендә пәрәвез җепләре сыман салмак кына тирбәлеп, гүя мәңгелек моң йөзә. Йөрәкне сагайта һәм сагышны куерта торган әллә нинди хәсрәтле моң... Дулкын-дулкын булып  кылганнар йөгергән кыр гасырлар буе саклаган серен кемгәдер ачарга телидер бәлки?

Безнең вагон ярымбуш. Купедагы бердәнбер юлдашым кичәдән бирле баш күтәрми, әллә йоклый, әллә... Бәлки йоклаганга сабышып кына ята торгандыр. Саргылт җәймәсен бөркәнеп, соры одеялга төренеп тик ята. Мин утырып китәсе станциягә поезд төн уртасы авышкач кына килде. Күршем кыз-хатын булсын дип сораган идем. Юлдашымны уятмаска тырышып, тиз-тиз чишенеп ятакка аудым. Тәрәзәдән төшкән сыек яктылык яңа таң туганын күптән белдерде. Ашыгыр җир юк. Төш вакыты авышканчы йокыга куерып ята-ята арып беттем. Чәй эчү дәрте белән бая ук торып утырмакчы идем, селкенми дә яткан күршемне бимазалыйсы килмәде. Эчкә пошаман төште: җаны булган адәм шул гомер йоклап ятармы? 
Вагон-рестораннан чәй янына берәр төрле ризык алып кайтмакчы булдым. Мин әйләнеп килгәндә ул да торып утырган иде. 

Агачтан юнган сындай катып, кузгалмый да утыра иде ул. өстендә таушалган, кайсы заман модасы икәнлеген чамалап булмый торган искерәк кенә ак костюм. Чисталыкка чиста булса да, кемнәндер мирас булып күчкән әллә кайчангы кием икәнлеге күзгә бәрелә. Киң җилкәләре салынып төшкән, әйтерсең, какча-юка гәүдәле үсмер кыз бала юри әтисе костюмын иңенә салган. Ә бу ханым миңа җир астыннан чыккан зәгыйфь үсемлекне хәтерләтте. Базда үскән бәрәңге сабагы шулай озын-нечкә була. Бөкрәебрәк утыруы да, яңак сөякләре калкып чыккан, суырылып килгән йөз-кыяфәте дә бик нык арыган-йончыган икәнен сөйли. Шома итеп тарап, артка өеп куйган чәчләре генә түгел, хәтта керфеге, кашлары да ап-ак иде аның. Төенчегемне өстәлгә куйдым да табын әзерли башладым.
— Хәзер чәй эчәбез. Титанда су кайнап утыра, — дидем.

Ясап алдына куйган чәйгә дә үрелергә ашыкмады ул. Кыстап карасам да, тәрәзәгә — йөгерә-йөгерә артка чигенгән манзарага карап баруыннан аерылырга теләмәгәндәй, сүзсез  утыруын белде.
— Миңа карамагыз, эчегез, ашагыз. Ә минем тамактан үтми, – дип куйды. Мин аны чиксез зур тетрәнү кичергән кешегә охшаттым. һәм ялгышмаганмын. 

Юлда, гомерендә бер очраткан юлдашына адәм баласы беркайчан, беркемгә сөйләмәстәй эч серләрен түгеп ташлый, чөнки бу кеше белән бүтән очрашмаячагын белә. Димәк, очраклы юлдаш килгән-килмәгән якларын искә төшереп аны битәрләмәячәк. Белмим, бәлки сәбәбе бүтәндер. әйтик, озын юлга чыккан кешеләр чикле киңлектә билгеле вакытка бәйләп куелгандай бер-берсенә бәйле. Эчеңдә кайнаган уй-хисләреңне чайпалдырып, бушанып алу гаепме? Юл озын. Вакыт күп... Тагын тәүлеккә якын барасы да барасы әле...
— Минем татарчам такы-токы гына инде, — дигән иде ул башта. Туган теле татар теле булса да,  чынлыкта татарча утыз елга якын рәтле-башлы сөйләшкәне юк икән. Алай да онытып бетермәгән. өзелгән сүзне дә татарчалап, үзе ялгап җибәрде. — ә сезнең татар  икәнлегегезне белдем.

Прокопьевскида поездга утырганда озатып калган апагызмы, танышыгызмы: “Хуш, хуш, бәхил бул күрешмәсәк!” — дип кычкырды. Мин тетрәндем. Уйлап яттым, карачы, моның да язмышы минекенә охшаш, ахрысы, ул мине аңлый алыр идеме икән, дип уйладым... Туганнарча бер якынлык барлыкка килде диимме. Эчемне бушатасым килә башлады. Куркам да... Күп сөйләшмәскә дигәнне колакка киртләгәннәр. Курку сеңгән җанга, тәнгә. Аны ышкып-юып, кырып та төшереп бетереп булмас инде. Шулай да сөйлим... Тыңлагыз. Гаеп тә итмәгез. Салкын Себергә кемнедер эзләп килгәнсез. үзегез — якташ. Сез мине аңларга тиеш. Мине дә шулай кемдер эзләп килергә тиеш иде бит. 

Беренче карашка ул миңа олыгайган, карт, ягъни яшен яшәгән карчык булып күренгән иде. Яше бардыр аның. җыерчыклары да шөкер итәрлек, ак йөзен аркылы-торкылы телгәләгән. Ләкин, ни гаҗәп, сөйли башлауга мин аның җыерчыкларын гына түгел, сәер кыяфәтен һәм, әлбәттә, яшен дә оныттым. Йончу йөзе язылып, күз алдында яшәреп китте, чөнки аның күзләре... Күзләренә тирән моң да, бетмәс сагыш һәм хәсрәт тә, яшәүгә мәхәббәтен җуймаган кешенең чиксез ышанычы да сыйган. Зәп-зәңгәр күзләреннән сирпелгән яктылык, нур, әйтерсең, бар дөньяны нурландыру куәтенә ия иде.
— Без әле танышмадык та түгелме? Галка дип тә, Галька дип тә йөртәләр иде мине, — диде дә көрсенде, тынып торды. — Нәрсә дигән сүз инде ул? Чуерташ буламы? әллә чәүкәме? Менә шунысы кызык, ни дисәләр дә, үпкәләп, борын салындырып утырыр хәл юк. Яшәргә кирәк. Ачлык күрдек, ялангачлык, фәкыйрьлек кичердек — бирешмәдек. Шулай дияргә хакым бардыр, шәт. Ә чынлыкта... Исем кушканда бик белеп эш итәргә кирәк тә бит, искелек калдыгы диләр, олылар сүзенә колак салмыйлар. Мулла кушкан исемем — Гөлзар минем. әти тапкан исем, чөнки әнием Гөлсем мине куенына алып сөяргә дә өлгермәгән, бәби китергәндә кырык кылы өзелеп, күзләрен мәңгегә йомган. Ятим кызыйга гел зар, гел моң  юлдаш буласын алдан белгәндәй, исеме Гөлсемгә якын дип, шул сәер исемгә кызыккан әти. Юраулары юш килде, зарланырга теләмәсәм дә, язмыш иярчене сыман арттан калмады зар. Хәер, балачагым алай ук караңгы булмаган ич. Әбием бар иде, башымнан сыйпап гел әйтә торган иде: “Бик шаян син, кызыкай, җил куып йөри торгач, бәхет капкаларың ачылганны күрми калмасаң гына ярар иде”, — дия иде. Ә мин көләм: “Әби, бәхет капкалары шулай күп булгач, берәрсенең капка астыннан булса да керермен, сыярмын әле”, — дигән булам. Шук, шаян гынамы, кызыксынучан да идем шул. “Бәхет капкалары күп булыр, и бала, — дияр иде әбием, — тик адәмнәр кайсы капканың нәкъ менә бәхет капкасы икәнен аера гына алмас. Әмма Ходай Тәгалә бәндәләренә бик тә мәрхәмәтле бит ул. Туганда һәркемнең үзенә тәгаенләнгән бәхете була. Бәхетемне эзләдем, табалмадым, дип зарлана адәм зарлануын. үзе акны карадан аера белмәгәне өчен язмышны гаепләү җиңелрәктер шул. Бәхет капкасының берсе ябылганын күреп, авыз ачып, кайгы-хәсрәткә батып торсаң, икенчесе ачылганын сизми калырсың. Ул чакта эш харап”, — дия иде.    

Котылгысыз фаҗигагә китерә торганы — ялгышып, бәхет капкасын бутавыңдыр. Монысына соңрак, авыз пешкәч, үз башыма төшкәч төшендем.

Матур түгел идем мин. Колгасыман озын буйлы. Хәзер аларны модель диләр, ул чакта — колга! Егетләр урта буйлы, нәфис буй-сынлы кыз-кыркынга кызыга. Ә мин... Такта да  — такта, мин дә... Битем сипкелле, чәчемә кадәр кешенеке төсле түгел, ак! Альбинос, диләрме? Шул, адәм тәганәсе. Клуб-мазар дигәненең ишеге кайсы якка  ачылганын да белми үстем. Әнине җирләгәч, әти мине әнисендә калдырып, бәхет эзләргә чыгып киткән. үз сөягем үземнән артык түгел дип, хак булса, миңа өч-дүрт яшьләр чагында бер кайткан да булган. Әби бирмәгән. үзем үлгәч, кайтып алырсың, дигән. Дөрес тә иткәндер. Ристаннар белән бергә бүген монда, иртәгә тегендә этелеп-төртелеп йөргән ир-атка кыз баланы тоттырып чыгарып җибәрергә башына тай типмәгән ич аның да. Аннан мин кул арасына керә, эшенә булыша башладым. Бер-беребезгә иптәш, иптәш кенәме, терәк булдык. 
Унбиш яшьтән колхоз фермасына сыер саварга төштем. 

Колхозлар артта кала башласа, чыбыркы шартлатып, эшне кызулатып, җитәкченең котын ботына төшерү өчен районнан вәкил — уполномоченный җибәрү гадәте бар иде. Безнең “Якты юл”га да килгәли иде вәкил. Йортыгыз иркен, тыныч, чиста дип, фатирга керттеләр. Олпат гәүдәле, ачык йөзле кеше иде. Баштарак шүрләп, аяк очына гына басып йөрсәк тә, тора-бара үз кешегә әверелде. әбиемә ныграк та  ошады бугай, чөнки ашау-эчү яклары бик кысан чак иде. Вәкилне караган-тәрбияләгән өчен акмаса да нидер тама. Баштан ук мин аны урындагы олы кеше, акыллы-зирәк, әлләкем итеп күргән идем. Каршында председатель кадәр председатель дер калтырап тора, безнең ишегә ни сан... Менә шул вәкил — исеме дә Вәкил иде аның, безнең тормышны үз итте һәм... үзгәртте. Көндез ул кайтып күренми — кырда, басуда: тикшерә, өйрәтә, мәш килә. Игенчеләр янында тамак ялгый, арып-талып кунарга гына кайта. ә иртәле-кичле ашау-эчүе бездә. Итен-ярмасын колхоздан яздырып алып, ризыкны әбием бик тәмле итеп әзерли иде. Ошаттымы, абзый икенче елны да фатирга безгә керде. Инде мин дә аңардан күләгә шайтаннан качкандай, күргәч тә яшеренергә ашыкмый идем. 
Көндезге эсселек басылган. Вәкил салкынча һавада йолдызлы күккә карап, ял итәсе килепме, баскычка чыгып утырган иде. Минем төнбоеклы күлдән су коенып кайтып килешем иде.
— Төнлә ялгыз йөрергә курыкмыйсыңмы? — дип  сүз кушты.
— Кемнән куркыйм? җен-пәригә ышанмыйм, — дигәнмендер.
— Шундый сылуны урлап китсәләр, — диюгә, пырхылдап көлеп җибәрдем.
— Минеме? — дип кайтарып та сорадым әле.
— Сине, сине! — диде ул. Көлә дип уйлаган идем, көлмәде. — Карап-карап торам да, тагын бер карап куям, дигәндәй, үз кадереңне, нинди гүзәл, сылу туташ булып үсеп җитүеңне үзең дә аңлап бетермисең бугай! Дөресме? әгәр кыз-хатын үзен чибәр, сылу, акыллы, дип исәпли икән, моңа бүтәннәр дә ышана.

Ә мин ышана ала идемме соң мондый хикмәткә? 
— Егетең бармы соң синең? Яраткан кешең? — дигән соравы мине аяктан ега язды. Юк дип тә, бар дип тә әйтә алмадым.
— Ямьсез, колга дип үртәүләренә күнеккәнсең!
— Дөресе шул ич.
— Кемдер әйткән ахмак сүзгә кешеләр күбрәк ышана. Дөнья күргән кеше — мин әйтәм, хатын-кыз беркайчан да ямьсез булмый. Ходай аны чибәр итеп яраткан. Ул — сер, чөнки кыз-хатын җаныннан җан ярала, бала туа. Баласы өчен ул һәрвакыт иң-иң матур, иң-иң яхшы.

Күзләремне кулым белән каплап, атылып чоланга кереп киттем. әбием белән без шунда йоклыйбыз, түр бүлмәне Вәкил абыйга биргән идек.
— Йөрисең дә төн ката, йокы калдырып, — дип сукранырга тотынды әби. — Әллә соң су анасы күрендеме күзеңә? Ничә әйттем, кояш баегач, елга-күл янына якын барырга да ярамый дип. Тыңламыйсың. Карачы, бөтен тәнең дер-дер килә, куркулык койдырмый булмас. Кая, өшкереп карыймчы...

Әбиемнең өшкерү-төкерүләре ярдәм итмәде, шул кичтән соң мин ни эшләгәнемне аңламыйча, кабып йотасын белсә дә елан авызына үзе кереп барган куян кебек, бер калтырап-куркып, бер кыюланып, бас­кыч янындагы очрашуларны көтә башладым. Озак та үтми очрашулар бакча артындагы карт өянке ышыгына, чишмә буена күчте. Вәкил абыйның ышандырырга теләве бушка китмәде: мин үземне чыннан да акыллы, чибәр, озын буйлы бер сылу, җиткән кыз итеп тоя башладым. Кеше сөйләр дигән шик тә куркытмый, ике дөнья — бер морҗа, уртасы камыр гүя.    

Катканаклы җиргә ак күбәләкләрдәй бөтерелеп кар бөртекләре очкалап төшкәли башлагач, көз ахырында мин йөрәгем янында тагын бер йөрәк типкәнен сизеп, өнсез калдым. 
Өмет-хыялларның челпәрәмә килеп җимерелүе идеме бу, яңа тормышка сулыш ачылумы, берәүгә дә мәгълүм түгел язмыш китабында ни-нәрсә язылганы. Төне буе елап чыктым. Таң белән сыңар чиләк асып күлгә төшеп киттем. әгәр әбием сизенеп артымнан төшмәсә, каршыгызда утырмас идем.   
Әбием, күп хәсрәтләр күргән карчык, кешелеккә дип саклап тоткан чибәррәк киемнәрен киеп, җәяүләп район үзәгенә чыгып китте. Ут йотып, ни кылырга белми ике көн көттем. Кайтты. “Киен!” — диде. Икәү чыгып  киттек. 

Вәкил абый өйләнгән кеше икән. Хатыны бар, балалары юк. Сөенгәнме әбием китергән көтелмәгән хәбәргә, көенгәндерме, анысын ачыклап тормадык. әби аларда кунган. Хатыны башта нык ярсыган, дулаган, әмма ире Вәкил: “Чыгарсыннар партиясеннән дә, кусыннар эшеннән, тик шуны бел, сине ташласам да, баланы ташламыйм!” — дип кистереп, каты торгач, йомшаган хатыны: “Буласы булган, буявы уңган. Тынычланыйк, уртак бер фикергә килик!” — дип, икәү бүлмәләренә кереп бикләнгәннәр. Иртән әбигә әйткән Вәкил абый: “Гөлзарны алып кил. Бездә торыр. Укырга керергә килгән ерак туганыбыз, диярбез. Бала туар. Әгәр авылда калса, төтене бик ерак китәчәк”.

Чәчәкле җәй башында кыз таптым. Гөлинә дип исем куштылар. Гайшә-көндәш бала китерә алмый икән. Йөрәгем янында йөртсәм дә, күкрәк сөтемне имезсәм дә, кыз минеке түгел иде инде. Миңа унҗи­де тулып кына килә, әгәр чын дөресе беленсә, моның ахыры нинди фаҗигагә китерәсен яхшылап та, янап та кат-кат искәртте Гайшә. Вәкил абыйны танырлык та түгел, ул югалып калган иде. Күнми, килешми ни хәл итә ала идем соң мин? Гайшә Гөлинәне үз баласы итеп теркәтү җаен тапты. Миңа бала караучы, асрау роле тиде. Хәер, азгамы-күпкәме бала янында булуны бәхеткә юрадым. Бәхет капкасы ачыла дип алданып адашуымны соңарып аңладым шул. 

Мәхәббәт күзләрне сукырайта, диләр. Сукырайта гынамы, бәйли, кул-аякны, уй-хыялыңны... Катырак бәйләнгәч, котылгысызлыгын аңлыйсың. Хәер, Гайшә миңа мәрхәмәтле иде, тырышып-тырышып техникумга укырга керергә димләүче дә, өзми-куймый имтиханнарга әзерләүче дә ул. үзе медицина институтының кичке бүлегендә укый, врач дипломы алырга әзерләнә. Минем белем — җиде класс, техникумга тартса ярый. Ә көз көне апагыз ФАШ — фельдшер-акушерлар мәктәбе тыңлаучысы иде инде.

Алма битле, әтисенә ике тамчы су кебек охшаган Гөлинә бәйли-ялгый иде чит-ят кешеләр арасын. Сандугачлы таңда бөреләнә генә башлаган мәхәббәт гөле чәчкә аталмый сулган. Ярату әллә булмаган да, әллә качырып-посырып, яшереп асрый торгач, хурланып юкка чыккан. Төннәрен мендәргә капланып елый-елый күз яшем кибеп-корып бетте. Бердәнбер  куа­ныч — шул бала. Мин генәме, без өчәүләп, кояш тирәли җир әйләнгәндәй янында бөтерелеп йөрибез, һәр сүзенә куанабыз, авырып китсә — борчылабыз. Колагыннан тартып үстерердәй булып кыланабыз.
Юлдашым үзе сөйли, үзе озын-нечкә, бирчәйгән бармакларына урап-сүтеп бертуктаусыз  ниндидер чүпрәк кисәген бөтерә. Тынычландырырга теләп сак кына кулына орындым. Шулчак ул кулындагы чүпрәк кисәген өстәлгә җәеп салды. Киңлеге-озынлыгы кул яссуы булыр, таушалган, урыны-урыны белән тетелеп-тузып таралырга торган чүпрәк кисәге иде бу. 

— Чәчүргеч бу. Кызымның чәчен үргән тасма, чүпрәк дисәгез дә була, — диде ул күзләрен еш-еш йомгалап. Елап җибәрер дип уйлап артка чигендем. Еламады. Күрәсең, чынлап та күз яшенең чишмәсе корыган-кипкән иде.
— Чәчүргеч, — дип кабатлады ул бераз тынычлангач. — Упкын кырыенда торганда шуңа тотындым. Зәмһәрир суыкларда җылытты ул мине, уттан саклады. Шул кадерле ядкарь хакына исән калдым. Котылып кайтып барам.
— Ә, аңладым. Бөти бу! — дидем. — Бәла-казалардан саклагыч бөти. Ә чәчүргеч — толым итеп үргәндә чәчкә кушыла торган тасма.
— Ул мондый кыска түгел иде, — дип ачылып китте ханым,  хәбәрдарлыгыма куангандай. — Хәер, кичкән юллар аннан да озынрак иде шул. Тузды, өзелде. Төсе дә зәңгәр иде аның, кызымның күзләре төсле. Уңды...
— Шул гомер монысын ничек саклый алгансыздыр?
— Күз карасыдай сакладым. И-и, ничекләр яшереп асраганым үзе бер кыйсса, әкият күк...

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=1490

«Сөембикә», № 8, 2008.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар хатыны ниләр күрми, эх бу укенечле гомерлэр, укенечле язмышлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Татар хатыны ниләр күрми, эх бу укенечле гомерлэр, укенечле язмышлар

      Хәзер укыйлар