Беркөнне Мөнәвәрә ападан даими йөргән даруханәсенә килгәч, сөенче алдылар. –«Сез иң зур баллы бүләк оттыгыз, - дип башлады сүзен даруханә хезмәткәре, – әгәр, теләсәгез, хәзер үк алып китә аласыз». Кем инде бүләккә каршы килсен дә, кем риза булмасын ди?!
Мөнәвәрә апа да, әлбәттә, кушкуллап риза иде.
– Хәзер телефоныгызга код килер, картагызны бирегез, номеры кирәк, – дип, дарулар сатучы, ташламалы картасын сорап алды да, компьютер төймәләрен текелдәтә башлады.
Шуннан телефонының номерын сорады.
Мөнәвәрә апа анысын шартлатып яттан әйтеп бирде.
Шөкер, алтмыш бишкә җитсә дә, хәтере әйбәт, зарланырлык түгел. Әлбәттә, элеккечә түгел, ләкин ярап тора әлегә, үзе әйтмешли, күршегә кергәне юк.
– Кызганыч, ташламалы карта сезнең телефонга теркәлмәгән, шулай булгач, «код» бөтенләе белән икенче номерга китәчәк. Ә ансыз без бүләк бирә алмыйбыз, тәртибе шулай. Бәлки, сез карта алганда, башка номерлы телефон куллангансыздыр?
– Ничек инде минем номер түгел? Яхшылап карагыз, әллә кайчаннан бирле шушы картаны кулланам, – дип, башта үзсүзләнебрәк маташкан иде дә, телефон номерының азаккы дүрт санын әйтеп биргәч, уйга калды.
Әйе, бер-ике тапкыр телефон номерын алыштырды ул, тик әллә кайчан, кем әйтмешли, хан заманында. Ул елларда мондый ташламалы карталар юк иде дә әле. Аннан килеп, азагы дүрт «бишле»гә беткән текә номерның булганы да булмады, кем аңа бирсен, гап-гади бер кешегә!
– И-и, безгә калгач, шулай булыр инде, ничек тә каршы төшәргә, – дип үпкә катыш сүзләрен дә ычкындырып өлгерде Мөнәвәрә апа.
Ул арада даруханә хезмәткәре телефоныннан номер җыярга тотынды. Мөнәвәрә апа сөйләшүнең аңа кагылышлы икәнен аңлагач, тынычланып куйды: ярый, берәр җаен тапмый калмаслар әле!
Чынлап та, табылды юлы: үзәккә хат язып, ташламалы картада күрсәтелгән телефон номерын үзең әле кулланганга алыштырырга була икән. Мөнәвәрә апа, атлый-чаба фатирларына юл алды: «Бүләкләре дә саллы гына күренә, кәҗәсеннән бигрәк, мәзәге дигәндәй, маташтырып карыйм әле».
Кайтып җиткәч, бер эшкә дә карамый, күзлеген киеп, ноутбугын кабызды. Ташламалы картадан карап, кирәкле адресны җыя гына башлаган иде, кече кызы Гөлшат шалтыратты.
Хәл-әхвәл сорашканнан соң Мөнәвәрә апа аңа даруханәдә килеп чыккан аңлашылмаучылык турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
– Бүләк бирмәс өчен юлын табып кына торалар, минем телефон урынына, икенче кешенекен язып куйганнар. Гомергә дә дүрт «бишле»гә тәмамланган текә номерым булмады. Җитмәсә, әллә үзегезнең карта түгелме, дип торган була сатучысы, башын юләргә салып. Хат язып утырам әле менә үзәкләренә.
– Азакта дүрт «бишле» булгач, киявең Даниярның телефоны булырга тиеш, әни!
– Бәй, ничек минем картага аның телефоны бәйләнгән?
– Берәр килгәндә, ялгыш салгансыңдыр сумкаңа, үзеңнеке дип уйлап.
Мөнәвәрә апаның исенә келт итеп, үткән ел гына, ике бертөрле даруханә картасының, берсен ташлаганы килеп төште. Димәк, киявенең картасын эләктереп кайткач, үзенеке артыкка әйләнгән, шайтан алгыры! Кырындагын кырык ел эзләгән диярсең дә. Хәзер бит шалтыратканда номер-фәлән күренми, исемен язып куясың да, шул чыга. Кем уйлаган инде, кияве шундый текә номерлы булыр дип?!
– Кияү ташламасыз гына алып йөрдеме даруларны?
– Аның картасы телефонына беркетеп куелган, шуңа бар да тәртиптә әни, көяләнмә!
Мөнәвәрә апа икенче көнне бүләкне барып алды тәки.
Кияве «код» килү белән, әбисенә шул минутта ук СМС хәбәр җибәрде. Әлбәттә, Мөнәвәрә апа, бүләкне, кияве хисабына алганын да аңлады. Ул кадәр зур баллны, үзе генә җыя алмас иде. «Ярый, үзләренә алып барырмын, кияү алдында яхшы түгел. Кире үземә кайтарып бирерләр инде бирүен, аның каравы, йөзең якты була».
Даруханәдән соң Мөнәвәрә апа: «Хәтерне уку, кроссвордлар чишү яхшырта, диләр, сынап карыйм әле», – дип, газета-журналлар сатыла торган киоск ягына атлады. «Болай, хәтерем әйбәт әле, шөкер, эзләп, күршегә кергән булмады моңа кадәр», – дип үзен юата-юата өенә кайтып кергәндә, даруханәдән хәтерне яхшырта торган төймәләр алмакчы булганы шалт итеп исенә килеп төшмәсенме!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк