Логотип
Проза

Бию

Хикәя

Хикәя

Яшь кычытканны ваклап турадым да, йомырка белән туглап, шулпага салдым. Бик тәмле аш буласы бу. Кычыткан чагудан күпереп кызарган кулларымны ничек кенә юатасы менә. Шунда ачык тәрәзәдән иртә уянган бал корты очып керде дә уйларымны чуалтты. Юк, киресенчә, яшь кычыткан исе, кабарган беләкләр уята башлаган хатирәләремне, безелдәп биюе белән бөтереп, дистә еллар элек үткәндә калган язга алып китте. 
Казан янындагы гына шифаханәдә булгач, көн дә хәл белешеп яши торган иң якын күршемә дә әйтми генә тиз-тиз җыендым да ике атнага ял итәргә киттем. Кайтып йөрермен әле – ерак ара түгел. 
Регистратурадагы мөлаем апа: «И-и, бүген безгә журналистлар килә торган көн икән. Янәшә бүлмәләргә урнаштырыйм әле. Сөйләшеп йөрергә уңай булыр, – диде. – Алар икәү инде анда».
Мин каршы килмәдем. Үзем урнашуга, күршеләрнең хәлен белеп чыгарга дип керсәм,  караваты  янында айдай балкып өйдәге күршем утыра. 
– Бәрәкәт! Сиңа әйтә алмый киткәнемә көенеп утырган көнем ие бит әле. Белеп килдеңме? Ул-бу юктыр бит, күршекәем?
– Үзең генә ял итәр идең бугай. Менә эзеңә басып килдем әле. Миңа урын алып калмагансың икән. Бүлмәдәшең кем?
– Әй, күршекәем, юлламаны кичә генә алдым да, көнем югалмасын дип ашыгып китеп тә бардым. Синең киләсеңне белгән булсам... Менә Ходайның хикмәте, өйдәге күршем дә язучы халкыннан ые, монда да бүлмәдәш итеп журналист әзерләп куйганнар, дип хәйраннар калып утырган көнем иде әле. Йоклый. Йокласын әйдә. Төне буе саташып чыкты. Тора да утыра, тора да утыра, иртәнгелекне ашарга да тормады. Төшке ашка барасы бит инде. Уятыйк микән Зөләйханы?
– Зөләйхамыни әле синең бүлмәдәшең? Беләм мин ул кызны. Яхшы беләм. Уятыйк-уятыйк. Монда килеп, көндез йоклап ятмасын. Төнлә йоклар. 
Кузгата алмадык ул көнне Зөләйханы. 
– Мин монда ял итәргә, туйганчы йокларга килдем, – диде дә кабат мендәренә авып төште.
Даими йокысызлык, даими тынгысызлык, ашыгу сәбәпле хасил булган биниһая ару халәтен аңлыйм инде мин. Шуңа күрә Фәния апага да әйттем:
– Тимик без аңа. Бер-ике көннән үзе баш калкытыр. Аякка баскач, бик күңелле, аралашучан, ачык кеше ул. Күрмәгәне, белмәгәне юк. Үзе гаҗәеп талантлы кыз. 
Чыннан да, кичке ашларны гына ашап яшәгән, димәк, кичкырын гына башын калкыткан Зөләйхабыз бер иртәне күзләрен зур итеп ачып җибәрде. Ачык тәрәзәдән аермачык ишетелгән сандугач чутылдавын тыңлап ятты, тәрәзә өлгеләрен үбә-үбә лепердәгән каен яфракларының җете яшеллегенә хәйраннар калып карап торды. 
– Матур! Рәхәт! – диде ул. Елмаеп җибәрде. Аннары, кулларын җәя төшеп алга сузган хәлдә, ачык тәрәзә янына килде дә, дөнья, мине кабул ит дигәндәй: «Бүген минем туган көнем! Бәйрәм итәбез, яме?!» – дип кычкырды. 
– Йокың туйдымыни?! – дидек без күршем белән беравыздан. 
– Үзегез бит, дөньяда ямьле май икәнен искәртми торасыз. Минем генә түгел, табигатьнең дә туган көне бит. Кеше үзенең туган көне җиткәндәрәк үлә, диләр, ә мин менә терелдем әле!
– Хак әйтәсең, кызым, – диде Фәния апа. – Бу тиклем иләс-миләс яшәвеңне күреп, хыялый саташуларыңны ишетеп, һәр төнне, иртәнгә кадәр үлеп китмәгәе дип, куркып чыга идем. һәр төнне... Гел әниеңне чакырасың төшеңдә, елыйсың, әниеңә бер-бер хәл булмагандыр бит?
– Әй, Фәния апакаем, син шундый әйбәт апа. Синең белән бүлмәдәш булуыма шулкадәр шатмын. Әнием янына кайткандай булдым. Исән әле ул. Яшәсен генә. Бик ерак безнең авыл. Еш кайтылмый. Сагынам инде, әни дип саташулар каныма сеңгән. Балачактан калган чир. Әти эчте минем. Әнине, безне – балаларны җәберләде. Йокларга киенеп ята идек. Теләсә кайсы вакытта сикереп торып качып китәр өчен. Әни өчен курка идек. Шуңа күрә көннәрем һаман да саташулы-уяулы минем. Чир инде бу хәзер, гадәт кенә түгел. 
Зөләйха бу сүзләренә пошмас бер рәвеш биреп сөйләргә тырышса да, мин тетрәнеп калдым. Зифа буй-сынлы, матур тавышлы Зөләйханың, утыздан ашса да, һаман ялгыз калу сәбәбенә төшендем кебек. Бала чагында имгәтелгән җанын, күңелен тергезү өчен аңа әле бик озак ипле, җайлы, миһербанлы дөньяда яшәргә кирәк булыр, мөгаен. 
Димәк, бүген Зөләйханың туган көне! Бу көнне истәлекле итүнең җаен тапты бит Фәния апа. Күршекәем: 
– Әйдәгез, урманның чиста гына җиренә керик тә май кычытканы җыеп кайтыйк. Кыш көне кирәге чыга аның, – диде. 
И-и кинәнеп тә җыйган идек ул көнне кычытканны. Май башында кайбер елларны бик җылы көннәр була бит. Дәррәү чишендерә торган көннәр. Аннары, инде җылыга күңел ризалашкач кына, кабаттан суыклары белән чәчәкләрне дә, адәм балаларын да куырып ала ул май ае. Гомер юлының бәләкәй үлчәмдәге өлгесе кебек көннәр. 
Агач араларына чума-чума, күбәләкләрне пырлатып, бал кортларын үртәп, яшь кычыткан җыйдык. Алып кайттык та бәйләм-бәйләм итеп элеп куйдык. Ул кадәр кычыткан белән нишләмәкче булганбыздыр инде. Югыйсә тиктомалдан кул чактырып йөрү генә бит инде. Хәер, шул рәвешле тәнне, җанны уятканбыздыр ла без. 
Зөләйханың туган көне дә бит әле. Фәния күршекәем белән шифаханә капкасы янындагы базардан Зөләйхага җәйге җиңел күлмәк сатып алдык. Урманда йөреп кайту йөзен сафландырган Зөләйхабыз без кайтуга матур гына табын тезеп куйган. Табын янында чөкердәшеп кичне җиткердек. Зөләйханың кәефе шәп. Мендәрләре ягына әйләнеп тә карамый. Үзе әле безне әйдәкләп клубка алып китте. Анда шифаханәдә ял итүчеләр һәм эшләүчеләр көче белән концерт икән. Зөләйхабызның менә дигән җырчы икәнен беләм бит инде. Концертны оештыручы ханымга барып әйттем шул хакта. Туган көнендә Зөләйханың ил-көн арасында асылташ кебек балкуын тели күңел. Оештыручы ханымның исе китмәде. һавалы гына: «Карарбыз. Бәлки соңыннан...» – дип куйды.
Мин исә Зөләйханы кодалыйм. Янәсе, күрсәт әле үзеңне, белсеннәр әле. Чөнки сәхнәгә берәм-берәм тонык, коргаксыган тавышлы әби-бабайлар чыга – актив ветераннар инде. Гаепләп әйтү дә түгел. Зөләйханың назлы, нәфис тавышының һәркемгә ошасын белгәнгә генә. Ниһаять, сәхнәдәге «сәнгать» Зөләйханың да тешенә тиде бугай. Тәвәккәллеге бар аның. Тиз генә торды да җитез генә сәхнә артына кереп китте. Аны иң соңыннан игълан иттеләр. Әй җырлап та куйды соң инде Зөләйхабыз. Мин аның өчен горурланып, сөенеп туя алмадым гына түгел, моңга коендым, җырга кинәндем, сусынымны бастым. Безнең як чишмәләренең челтерәве бар иде шул Зөләйха тавышында. Бер генә җыр җырлыйм дип сәхнәгә чыккан Зөләйханы моңнан әсәренгән тамашачы җибәрми йөдәтте. Кырымтатар җырын эстрада җырлары алыштырды. 
Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган. 
Китмим әле яшьлегемнән –
Яз гөлләре арасыннан, –
дип, соңгы җырын төгәлләгәндә, бер зифа егет әллә каян гына табып алган әнә шул яз гөлләрен Зөләйханың алдына сипте. Зал аһ итте. Егет исә гөлләрен сипте дә югалды. Алкышлар дулкынында сәхнәдән очып төшкән Зөләйхабыз кояшта ачылган мәк чәчәге кебек үзе нәфис, үзе алсу иде. 
– Кая ул? 
– Әй, Золушка, патша егетең югалды. Әйдә, эзлибез. Бәлки, берәр аллеяда табылыр, – дип, Фәния апа белән Зөләйханы икәүләп култыклап алдык. Өчебезнең дә кәеф шәп. Зөләйха соңыннан җырлаган җырны җырлый-җырлый кайтыр якка кузгалдык. 
– Шул иде бит ул! Минем төшләремә кереп йөдәткән егет.
– Ай, рольгә кермә, Зөләйха! Шулын шул – кичә син үзе белән биергә теләмәгән егет. 
– Кит аннан.
– Кичә ни булганын да хәтерләми торган чагың иде шул. Әйдә, биючеләр ягына кагылыйк әле. 
Мәйданның кызган чагы икән. Зөләйхабыз килә-килешкә биючеләр арасына бөтерелеп кереп тә китте. Без бүләк иткән күлмәктән, чәченә күбәләкләп бәйләнгән тасмадан үсмер кыз бала кебек иде ул. Бүген 32 яшен тутырган туташ димәссең бер дә. Зөләйха тирәли мәйдан эчендә түгәрәк хасил булды. Һәркайсы кызга каршы төшәргә омтыла. 
– Бу бит безнең җырчы кызыбыз!
– һай, булдырдың!
– Тагын җырлатыйк әле сине! – кебек хуплау сүзләре, яратып дәшүләр кемне дә очындырыр. 
Бии Зөләйха, очынып бии. Шунда ул бер читтә мәйданга кырынрак басып торган егетне күреп алды да, кискен борылып, аңа таба китте. Кызның биюендә хәзер кичәге илтифатсызлыгы өчен үкенүе дә, үзенең бүгенге сәер мәхәббәткә әзерлек халәтен аңлатырга тырышу да, чакыру да, үтенү дә бар иде.
– Әй, егет, әйдә биергә төш! – дип дәште ул, аңа гына елмаеп.
Зөләйха, ашкынып, үзенә таба якынайгач, егет мәйдан тирәли баскан халык арасына кысылырга талпынып куйды, әмма тыгызланган төркем аны эчкә үткәрми иде бугай. Шунда егет, ни булса – шул дигәндәй, кулын селтәде дә ут чыгарып биеп китте. Күзләр хәзер аңа күчте. Менә, ичмасам, бию иде бу. Зөләйха җырда –  ничек, егет биюдә шулай – беренче иде. Зифа, төз сынын күз иярмәс җитезлек белән мәйдан уртасында очыртып биеде-биеде дә кинәт бер талпынуда халык боҗрасын өзеп, мәйданнан чыгып, мизгел эчендә юк булды. Зөләйха, талпынган сыман, адымында сөрлегеп калды. 
Инде караңгылык иңгән иде. Мәйданнан чыгуга һәр кешене йота бара торган караңгылык мине дә юлдашларымнан аймыл итте. Туры сукмактан гына кайтыр якка киттем. Мин күзгә үткен кеше түгел. Шулай да куаклар артындагы үлән өстендә берәүнең аякларын кочып, тәгәрәп-тәгәрәп ыңгырашуын абайлап алдым. Әллә елый иде инде ул! 
Егет иде бу. Нигә елый? Әллә ул да бер мизгелдә гашыйк булып, инде югалту ачысын кичерәме? Менә әкәмәт. Көрәшеп тә, аңлашып та карамаган килеш нигә инде бу кадәр ачыну?!
Мин бу хакта Фәния апага да, Зөләйхага да әйтмәдем. Чит күзләрдән яшерелгән күз яшьләрен фаш итәргә хакым юклыгын төшендем. Минем өчен исә сер икенче көнне үк ачылды. Энә белән дәвалау кабинетында чыбылдык эчендә ятам. Тынлык. Шулай да табиб ханымның берәү белән ярым пышылдап сөйләшкәне колагыма керә генә бит.
– Зинһар өчен, булышыгыз миңа. Сызлавына түзәрлек түгел. Ләкин барыбер түзәр идем. Кисмәсеннәр генә аякларымны. 
– Тромбофлебитны энә белән генә дәвалап бетереп булмас. Тәмәке тартуны ташларга туры килер. Менә монысына энә ярдәм итәр. 
– Минем биисем килә. Яратасым килә. Яшисем килә...
Армиядән шундый күңелсез чиргә уралып кайткан берәүнең йөрәк әрнүенә шаһит булдым. Дәвалау картасын алып чыгып барганда кәнәфигә чумып утырган кешегә карамый булдыра алмадым. Хәленә кереп, кызганып, аяп карадым. Теге биюче егет икән ләбаса! Менә ни өчен әрнеп елаган ул. Монда ни дә булса аңлатып торуның кирәге дә юк. Сернең бу өлеше дә Зөләйхага әйтелми калды. Бер ашкынып алу гына бит. Калган көннәрне дә кыз гел алгысып йөрде. Эзләде, көтте. Ләкин тапмады, көтеп ала алмады. Зөләйха әле дә ялгыз. Нихәл итәсең, кычыткан кулны гына өтә, анысы да тиз үтә. Кеше йөрәгендәге өтелгән урыннар тиз генә төзәлми торгандыр. 
Менә сезгә мәхәббәтнең иң гөнаһсызы, бөредә килеш калганы хакында чын хикәят. Чиксез җиһандагы ике кометадай кара-каршы юлыгып та, аннары гомерлеккә югалту ачысы хакындагы бер мисал. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар