Логотип
Проза

Бер ана балалары

Бу юлы да туганнар кайтырга килештеләр. Үзара кунакка барышып йөрсәләр дә, шушында үзенә гел дә тартып, сагындырып торган җыелыр бер үзәкләре бар. Кайчак, өйгә сыймаслык булып, бала-оныкларын ияртеп кайталар. Кайвакыт, дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, үзләре генә кайтып төшәләр. Шулдыр инде тамыр тартулары. Кош балаларыдай еракларга таралган балалар өчен шулдыр инде туган нигез кадере...

Әнисенең елы якынлашу белән, Газизә аны үткәрергә әзерләнә башлый. Вагыйзә карчыкның вафат булуына шактый гына вакыт үтүенә карамастан, ул, ел саен туган нигезенә кайтып, әнисенең, ата-бабаларның рухына атап, сәдака бирә, дога укыта. Күп еллар элек гүр иясе булган әтисе Ясәви рухын да онытмый. Вакыты иркен чакта дога белән генә калмый, алдан азык-төлеген, бирәсе хәерен ныграк хәстәрләп, авыл карчыкларын, мулла абзыйны чакырып, Коръән дә укытырга тырыша. Тыныч ятсын әтисе белән әнисе бакый йортларында. Авыр туфраклары җиңел булсын. Догалы булсыннар. Исәннәрнең бурычы шул: ата-бабаларын догадан калдырмау, зиратларын тәрбияләп карау. Быел да Газизә, эшеннән бер атнага ял сорап булса да, җәй башында туган авылына кайтты. Күптән кеше тормаган йортның буш икәне, өйгә, хуҗалыкка кул тимәгәне исеннән үк сизелеп тора. Кешесез йортның исе башка, төсе башка шул. Яме юк. Иясез йорт мисез баш кебек димәсләр иде. Нишлисең, туган нигезне һич кенә дә чит-ят кешегә сатасы килми. Читтә үз тормышлары белән яшәгән өч туган – Газизә, апасы Рәсифә, энекәшләре Хәлиф – сирәк булса да кайтып торалар. Бу юлы да туганнар кайтырга килештеләр. Үзара кунакка барышып йөрсәләр дә, шушында үзенә гел дә тартып, сагындырып торган җыелыр бер үзәкләре бар. Кайчак, өйгә сыймаслык булып, бала-оныкларын ияртеп кайталар. Кайвакыт, дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, үзләре генә кайтып төшәләр. Шулдыр инде тамыр тартулары. Кош балаларыдай еракларга таралган балалар өчен шулдыр инде туган нигез кадере. 
Кайтуларының беренче көнендә Газизә белән Рәсифә йорт эчен тәртипкә китерделәр. Почмакларга эленгән үрмәкүч пәрәвезләрен алып, диварларның тузанын сөрткәч, идән-тәрәзәләрне юып, ишекне ачып җилләткәч, йорт эченә ямь кереп, өй балкып китте. Тышта җылы булуына карамастан, беразга гына мич ягып, дымланган өй эчен корытып, кипшендереп алдылар. Газизә тәрәзә пәрдәләрен алыштырды. Рәсифә, тышка чыгарып, урын-җирне әйбәтләп какты. Хәлиф ишегалдындагы, урамдагы кычыткан-үләннәрне кырып чыкты. Койманың купкан такталарын каккалап, ихатаны төзәткәләгәч, йорт-каралтыга җан кергәндәй булды. Нәкъ мәрхүмә әниләре әйтергә яратканча килеп чыкты: «Бай булмасаң, бай төшәрлек йортың булсын!» Иртәгәсе табынга дип, туганнар күршеләреннән шактый гына хәләл ит сатып алдылар. Җептәй нечкә итеп токмач кисеп куйдылар. Шулай күтәренке күңел белән бергәләшеп иманлы кичәгә әзерләнү туганнарны тагын да ныграк берләштерде, якынайтты. Өчесенең дә күңелендә дә, телендә дә әти-әнисе, ата-бабалары, туганнары иде. Газизәгә исә, әтисе белән әнисе барысын да күреп-белеп, сөенеп торалар кебек тоелды. Кичен өч туган, балачак истәлекләрен барлап, көлешеп тә сөйләшеп дигәндәй, озак кына йоклый алмый яттылар. 
Газизә белән Рәсифә таңнан торып, табын әзерли башладылар: аш салдылар, бәлешкә камыр куйдылар. Һәр авылның үз оста пешекчесе була. Мондый зур табын үткәргәндә яисә туй табыннарын тулы, матур үткәрү максаты белән, авылның хатын-кызлары шул уңган пешекчегә барып ялына: «Хәтимәкәем, кызымның туена шуны гына пешереп бирче Алла ризалыгы өчен?..» Хәтимә, әлбәттә, Алла ризалыгы өчен ни кылырга да әзер. Ул күпереп торган, авызда эреп китә торган чәкчәген дә әзерли, әллә ничә төрле бәлешләрен дә күтәреп килә. Бер яктан, хуҗабикәне һәм кунакларны сөендерсә, икенчедән, саваплы була. 
Шау чәчәкле яулыкларын аркаларына төшереп бәйләгән, кулларына дисбе тоткан әбиләр җыелганда ашъяулык белән капланган табын әзер иде инде. Азактан, үз дәрәҗәсен белеп кенә, авылда мулла вазыйфасын үтәп йөргән Кадим карт килде һәм, тезелешеп утырган җәмәгатьтән рөхсәт алып, кыласы догаларны башлап җибәрде. Әллә ни дини белеме булмаса да, мулла абзый үз исемен аклый иде. Төртелә-төртелә дәфтәргә дә карамады. Үзалдына моңлы бер тавыш белән кирәклесен укыды да укыды. Ахырдан үтемле сүзләр белән озак кына вәгазь сөйләде. Газизә, үзен иманлы санаса да, берничә сүрәдән башканы белми иде. Түр почмакта дисбесен тартып утырган әнисе күз алдына килде. «Әнием, әтием, белер-белмәс кылган догаларыбыз сезнең рухыгызга барып ирешсен. Җирдә кылган гөнаһларыгызны Ходай кичерә күрсен. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, илаһым». Ихлас күңелдән Ходайга инәлеп ялварган Газизә догаларының ата-анасы рухына барып җитәсенә ышанып, аларның каршысында булган бурычы үтәлүдән кинәнде һәм җан тынычлыгы алды. Хатын, өстеннән тау төшкәндәй, күңелендә искиткеч җиңеллек тойды. Ул уйлары белән булса да ата-анасы белән күреште, алар алдында, ата-бабалары каршында тагын бер тапкыр ихлас баш иде. Газизә дә, Рәсифә дә кат-кат сәдака тараттылар. Азактан тереләргә атап, исәнлеккә-иминлеккә дога кылынгач, хуҗалар кунакларны табынга чакырды. Ике хуҗабикәнең, уңган куллы Хәтимәнең тырышлыгы белән мулдан әзерләнгән ризыклар барсының да күңеленә хуш килде. Энесе Хәлифне күпме генә эзләсә дә, Газизәнең күзләре аны таба алмады. Карчыкларны сыйлап мәш килеп йөргән Рәсифә дә: «Хәлиф кайда?» – дип сорагач, белмим шул, дип кенә куйды. Кылган игелекләренең савабы булсын дип тели-тели, кунаклар таралыша башладылар. Аларны озатырга чыккан Газизә ишегалдында да энекәшен күрмәде. Әти-әнисенең рухына багышлап җыйган табынның ямен җибәреп йөргән өчен туганына ачуы кузгалса да, бүген нинди көн икәнлеген искә төшереп, үпкәсен басарга тырышты. Энекәшенең дингә ышанмавын белсә дә, бүгенге иманлы кичәдә катнашмавы, ата-анасына кылган догаларны тыңламавы Газизәнең күңелен тырнады. Ничектер бик газиз, бик якын, бик изге хисләрен кыерсытты энекәше Газизәнең. Алар Рәсифә белән тырышып үткәргән табыннан йөз чөерде Хәлиф. Ата-ана истәлеге хөрмәтенә үткәрелгән табыннан... Болай табыннан зур булып йөргәч, нигә кайтты икән соң ул? 
      Газизә соңгы кунакларны озатып керде дә Рәсифә апасына савыт-саба юарга булыша башлады. Хәлифнең югалуын искә алмаганда, апалы-сеңелле ике туганның тырышлыклары бушка китмәде, изге догалар, теләкләр кылынды, мәҗлес яхшы гына үтте. Савабы булсын. Шулай апасы белән сөйләшә-сөйләшә өстәл җыештырып йөргәндә Газизә идәнгә иелгән Рәсифәнең күкрәк турысыннан асылынып төшкән алтын муенса чылбырына игътибар итте. Әйләнеп, эшен дәвам итмәкче иде, кулларына тоткан чынаягы кинәт кенә төшеп китә язды... Апасы Рәсифә муенында тавык тәпие – тәре йөртә иде... Күземә күренәме соң әллә, дип Газизә апасы янына иелде һәм, ышанасы килмичә, муенсага кулы белән кагылды. Һәм, бармаклары пешкәндәй, кире тартып алды. Әйе, Рәсифәнең муенындагы алтын чылбырда тәре эленеп тора иде. Рәсифә берни аңламагандай янына чүгәләгән сеңлесенә тиз генә карап алды да, идән сөртүеннән туктап, муенсасын эчкә яшерде. Газизә бары: «Бу ни бу, апа?» − дип чак-чак сорый алды. Ярты сәгать элек кенә авылның хөрмәтле карт-корысы янында кул күтәреп, мөселманча дога кылып утырган, хәер тараткан апасы башка дин кешесе булып чыгамы? Ике аллага инанамы? Моны ничек аңларга?  Һаман да берни дә эндәшмәгән апасына төбәлеп, Газизәнең башыннан мең төрле уй үтте. Кулындагы савыт-сабаны төшереп ватмас өчен кире өстәлгә куйды да, хәле беткәндәй лып итеп урындыкка утырды. Ул әле ачкан яңалыктан һушын җыя алмый иде. Ярый инде, Рәсифә апасының, ата-ана ризалыгыннан башка, еракта яшьли урыска чыгып, ике бала табуы. Аннан аерылуы. Монысын яшьлек хатасы дип тә санарга була. Ә бусын ничек аңларга? «Апа, әллә чукындың дамы?» − дип сорады Газизә, нигәдер аның өчен курыккан сыман. Рәсифә бер сүз дә әйтмәде, идән юган чиләген күтәреп, кече якка чыгып китте.Тик аның җавапсыз калуы үзе җавап иде. Газизә өчен бүгенге кадерле көннең яме китте. Ярты гомереннән күбесе шәһәрдә, бихисап күп халык арасында үткән, анда төрлесен күргән Газизә, әлбәттә, кешене нинди дингә инануына карап аермый иде. Аның чукынган урыс дуслары да, католик диненә табынган танышлары да бар. Соңгы елларда будда, кришна белән мавыккан таныш-белешләре дә юк түгел. Газизәнең, кемнең кем булуына карамастан, алар белән дин буенча бәхәскә кергәне, үзен өстен күргәне, кемнедер кимсеткәне булмады. Барысын да тигез хөрмәт итә, үзенә карата да шундый ук мөнәсәбәт көтә. Тик, мөселман гаиләсендә туып, әнисенең догаларында тәрбияләнеп, чит динне үз иткән апасын ул аңлый алмады. Барысын да күреп-белеп торган әнисе карчык белән әтисе карт каберләрендә ничек түзәдер?!
       Башында кайнаган мең сорауга җавап таба алмыйча, Газизә, бар эшен ташлап, өстәл янында утырды. Судан кайтып кергән апасына бераз гаҗәпләнеп карады. Ул берни булмагандай эшләп йөри. Сеңлесе белән аңлашудан качуы шулмы икән? Берникадәр вакыттан Рәсифә сеңлесенең каршысына килеп утырды. 
− Сеңлем, − дип, сүз башлады Рәсифә. − Беләм, минем хакта әллә ниләр уйлыйсыңдыр. Тик мин үземне әллә ни җинаять кылганга санамыйм. Төптән уйласаң, барлык диннең дә асылы шул ук, уртак. Ходай ул бер генә. Ә төрле динне, ягъни Ходайга бару юлларын кешеләр уйлап тапкан. – Газизә туганына икенче күзләр белән карады.
− Шулайдыр да. Тик безнең әти-әниләр хак дин кешеләре иде бит. Без аларның дәвамы түгелмени? – дип сорады ул Рәсифәдән. Әйтерсең лә апасы өстәл аша түгел, бик еракта, буш кыр аша утыра иде.
− Сиңа фәлсәфә коруы җиңел. Син монда, якында гына, үз милләтебез арасында яшисең. Татар егетенә тормышка чыктың. Ә миңа еракта, башка халык арасында ни эшләргә кала?
Турысын әйткән – туганына ярамаган. Рәсифә йөзенә үпкәләгән чырай чыгарды. Газизә, иягенә таянып, уйга калды. Хәтта үскән чагында әнисенең, иягеңә таянма, ярамый, дигән кисәтүен дә онытты ул бу юлы. Әниләренең тәрбиясе ничек көчле булмасын, алар үскән замана йогынтысы, андагы тәртип көчлерәк иде. Алар алласыз чорда үстеләр. Мәктәптә көн саен Алла юк икәнлеген ишеттеләр. Китаплардан шул турыда укыдылар. Хөкүмәт башында торган кешеләрне Алла урынына күрделәр. Рәсифәнең, бер дигән авыл егетләренә күз салмыйча, шәһәрдә башка диндәге егеткә чыгуы да гаҗәп түгел. Дөресен генә әйткәндә, Газизә үзе дә дине, милләте, тамырлары турында олыгая башлагач кына уйлый башлады. Аның да шәһәрдә туып-үскән оныгы үз телен белми. Балалар бакчасында урысча сөйләшкән бала татарча белгәнен дә әйтми. Газизәгә «маңкорт» дигән ямьсез сүз бер дә ошамый. Шулай да ул, чит милләт белән кушылып, туган телен бар дип белмәгән балалар үстергән апасының үз тамырларын югалтуын, маңкортлашуын авыр кичерә иде. Ярый, бәхетле булса бер хәл бит әле. Ата-анасының фатихасыннан башка тормышка чыгып, балалар тапкач аерылуда ни фәтва? Инде менә башка дингә күчүен әйт. «Яшьрәк чакта очрамады бер юньле генә татар кешесе!» − дип ачынып үкенүеннән хәзер ни файда Рәсифәнең? Бу уйлардан Газизәнең башы кайнады. Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр шул! Ул апасына тагын-тагын әйткәләде. Синең тормыш, апа. Синең ялгышың, синең сайлап алган язмышың... Шулай да, ялгышларны киметергә түгел, ә зурайтырга тырышасың түгелме?
Газизә, Рәсифәне өй эчендә калдырып, ишегалдына чыкты. Апасының тормышы турында уйланып утырып, Хәлиф энекәшен бөтенләй исеннән дә чыгарган. Чынлап та, кая булды ул? Хәлифнең еш кына әтисе кабере янына барып утыруын исенә төшереп, Газизә су буйлап кына зират ягына атлады. Кич тә якынлашып килә, яңгыр да яварга җыена. Кайда йөри бу исәр энесе? Хәлиф, чынлап та, зиратта иде. Андагы карт өянкеләр җилгә кушылып зарлана-сагышлана шауласалар да, койма буена килеп баскан Газизә әтисенең кабере янында утырган энесенең өзек-өзек әйткән сүзләрен ишетте: «Әти, синең кебек була алмадым... Белсәң икән... Кая барып... сугылырга-бәрелергә белмим... Ничек яшәргә...» Газизә арты белән утырган энесенең тавышыннан аның салган икәнен аңлады. Йә Аллам! Бу гына җитмәгән иде! Ата кабере янына улы хәмер күтәреп килгән дә оятын югалтып эчеп утыра! Алла сугар дип ничек курыкмый! Зират капкасыннан керергә җөрьәт итмичә, Газизә энесен өйгә кайтырга әйдәде. Тегесе, борылып, комачаулама дигәндәй, кул гына селтәде дә, нидер сөйләнүен дәвам итте. Башындагы яулыгын, өстендәге киемен төзәткәләп, Газизәгә зират эченә керергә туры килде. Өйгә кайтырга башта һич тә ризалашмаган Хәлиф, тарткалаша торгач чыгу юлына таба атлады. Изге ният белән корылган табыннан читләшеп, шундый көндә эчеп йөрүе өчен исерек абыйсын бүген тиргәү бик урынлы түгел иде, әлбәттә. Барыбер берни дә аңламаячак. Шулай да Газизә әти-әнисе рухын борчыган өчен абыйсына каты-каты гына әйткәләде. Абыйсы белән ул айныгач сөйләшергә булды. 
Алар өчесе дә бер ата-ана балалары түгелмени? Вәгыйзә белән Ясәвинең балалары түгелмени? Кичен йокларга яткач та, иртәгәсен юлга чыгар алдыннан да Газизәнең уеннан бу сорау китмәде. Җавап өмет итмәсә дә, ул үзен борчыган бу сорауны туганнарына да бирде. Милли гореф-гадәтне, динне мирас итеп ата-бабасыннан алган, шул хәзинәне балаларына тапшырган бер әти-әнинең балалары түгелмени алар? Кайда югалттык без үзебезне? Ата баласы кемнән туганын онытмый диләр түгелме? Ясәвинең бер кызы муенында тәре йөртә, ә бер улы зиратта эчеп йөри! Газизәнең ачынуы үзенә дә кагыла иде. Кайчан дингә килер кырык тугыз яшьлек хатын? Кайчан оныгына туган телен өйрәтер? Бу хәлләрне күреп, рухыгыз ничек түзә, әти-әни?! Каргап ятмыйсызмы безне? Сезнең рухыгызга атап кылган догаларның, изге табынның савабы булырмы? Бу дөньядан киткәндә иманлы ата-баба мирас итеп милекне дә түгел, ә иманын, җиде буын тарихын, милли гореф-гадәтен калдырырга тырышкан. Башка халыклар арасында эреп югалмас өчен туган тел биргән. Иле барның – теле бар. Теле юкның – иле дә юк. Мөселман динен иманы иткән татар балалары түгелмени без?! Халыкның юкка чыгуы аерым бер кешенең телен онытуы, динен югалтуы, гореф-гадәтен белмәвеннән башлана түгелме? Үз туган телен белмәгән зат баласына ни өйрәтсен? Менә шулай бер-ике буында татар милләтен йөрткән нәсел туктала, юкка чыга. Кызганычка, мондый нәселләр берәү генә түгел. «Син нинди заттан?» Күпләребез моны әйтә алмый. Затсызга әйләнеп барабыз. Әйе, күпләребез чит халыклар арасында яшәргә мәҗбүрбез.  Чит җирләрдә чит халыкка яраклашырга тырышабыз. Рәсифәләр, Гөлсемнәр, Фәридәләр шәһәрдә Раяга, Галяга, Фаяга әйләнә. Телебезне түгел, исемебезне генә дә танучы юк. Үз халкыңны үз итсәң, чит халыкка кол булмассың димәгәннәрме? Ә бит беребезне дә көчләп чукындыручы, муеныбызга тәре тагучы юк. Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама, дигәннәр. Шулай ук беркемне дә көчләп эчертүче юк. Әйе, Газизә энесе Хәлифнең тормышы бик җиңелдән булмавын әйбәт белә. Хатыны белән тыныша алмыйлар. Бер балалары чирләш. Шулай да, тормыш авыр дип аракыга бирелү ул – көчсезләр гамәле, абый. Бәлки бу кыенлыклар сиңа юкка гына бирелмидер, кем белә. Бәлки, шушы авырлыклар аша сиңа Аллага сукмак сызылгандыр? Газизәнең үгет сүзләрен абыйсы, гаепле башын иеп, өнсез генә тыңлады. Юлга чыгарга җыенып йөргән Рәсифәнең дә тавыш-тыны ишетелмәде. Газизә күрде – апасы яшереп кенә муенындагы тәресен салып куйды. Туганнарның инде әти-әни кебек акылга өйрәтерлек кешеләре юк. Уртанчы туганнары бу эшне үз өстенә алырга мәҗбүр. Тыңласыннар. Туган әйтми, кем әйтер аларга? Читне үз иткәнче, үз туганыңа сыен. Башларында әз генә акыллары булса, бәлки, уйланырлар. Бала түгелләр – инде уйланырга бик вакыт. Ата баласы үз хатасын үзе юар, дигәннәр. Өч туган, бер ата-ана балалары, тиздән өч якка – үз юллары белән китәчәк. Тормышта да һәркемнең үз юлы. Тик адашмас, югалмас өчен безгә ата-баба сызган сукмактан атлау фарыздыр. Ата юлы балага такыр.

Фото: Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар