Логотип
Проза

Бакый

(романнар өзекләр)
 
Маңгай өстендәге челтәр тышына түгәрәкләр, чәчәкләр-яфраклар ясалгач, баш киемен күзалларга мөмкинлек туды. Ичмаса моның бизәк икәне күренеп тора, ә менә йөзе-кыяфәте?.. Ничек кенә чыгара алыр икән?
Әмма аксакал Сөембикә портретын эшләп бетерергә ашыкмады. Әнә шушы хәлендә шактый вакыт ташлап торды, кагылмады. Әүвәл Тукайга һәйкәл коясы бар иде. Шул эш аның вакытын, нервыларын ашады, таякка ныграк таянырга мәҗбүр итте.
Тукай триумфыннан соң үзенең 80 еллык юбилеена хәстәрлек эшләре башланып китте. Ай-Һай, мәшәкате күп булды да соң бу әзерлекнең! Күргәзмәне тантана узасы җирдә — Актерлар йортында гына ясарга карар кылынган. Зуррак картиналарын куйса — нибары тугыз-ун әсәренә урын табылачак. Юрганыңа карап аягыңны сузмый хәлең юк. Шуңа күрә күләм ягыннан кечкенә әсәрләрне күрсәтү мәгъкуль булырдыр. Акварельләренең кысасы-пыяласы юк. Нишләргә?
 
Шул рәвешле “Сөембикә” портреты башлаган көе торды, автор аңа айлар буе кагылырга вакыт тапмады. Хәер, ул аны читкә дә алып куймады, ә инде әсәр синең күз алдыңда икән, синең аны күрми хәлең юк; ә күзеңә чагылган нәрсә миеңә дә үтеп керә, һичшиксез, уйланырга мәҗбүр итә. Аксакал биниһая таләпчән иде, артык киемнәр ясаудан тыелып торды, аны тагын да килешлерәк итү исәбе белән янә бер-ике уем ясау да озакка сузылды.
 
— Дәрдмәнд ул шигырен Нәваига ияреп язган бугай... — дип куйды. — Димәк ки, дөньядагы чибәрләргә багышлап язылган. Алиһәләр, дустым, һәр заманда булып тора ул. Бүген дә бар. Әмма хискә бирелеп, үзенең зәвыгын, гүзәллеккә шәхсән мөнәсәбәтен һәркем сокланып укырлык дәрәҗәгә җиткереп исбатлый алучы Дәрдмәнд хәтле лирик юк бугай. Ничек дигән бит, ничек дигән! — Башын арт-карак ташлап, тамак кырып алды да гаҗәеп саф һәм көр тавыш белән:
 
Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан,
Биткәенең иң очында миң яраткан;
Саклар өчен зифа буен яман күздән,
Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан! — дип рухланып шигырь укыды. Каян хәтеренә төшерде диген син аны?! Гомере буе шуны гына уйлап йөргән сыман...
 
Гәптәшенең телсез калуын күреп, рәхәтләнеп бер елмайды да, бармагын югары чөеп:
— Дәрдмәнднең бу шигыренә мин икенче бер әсәремне багышладым. Тушь белән генә ясасам да, хәйран матур ню килеп чыкты сыман... Әле син аларга килеп җитмәгәнсең, ню белән бер мавыгып алды абзаң, алды, — диде.
— Исән булсак, альбомга кертәбез аны, альбомга!..
 
Бу юлы сәнгатькяр ак та димәде, кара да димәде — аны уйлар өермәсе бетереп алган иде.
 
Габделбакый гомерендә дә хатын-кызга үзе сарылмады, башкалар сыман, алар җаена барып, көен көйләп яшәмәде. Аның моңа вакыты юк иде. Холкы да горур иде. Алар үзләре аны табалар: кыяфәтенә, сөйләү рәвешенә гашыйк булалар, ә инде этюд яисә портрет язганын күрү бәхетенә ирешсәләр, тәмам дөньяларын оныталар, башларын югалталар иде.
Альбомга керәсе нәкыш, уем-скульптура һәм графика әсәрләре арасыннан иң камилләрен сайлап алганнан соң да әле күләмнең икеләтә артып киткәне мәгълүм булды. Китап нәшриятына бит кәгазьне мыскаллап кына җибәрәләр — планга фәлән басма табак булып кергән икән, син инде аны үлсәң дә арттыра алмыйсың. Әүвәл юкә иләк белән иләделәр. Алай гына барып чыкмагач, кулга җиз иләк алдылар, ягъни иң камил дигәннәре арасыннан да бик-бик сайлап кына тәкъдим итәргә булдылар. Нәшриятта җиз иләктән үткән әсәрләрне бик мәгъкуль күрделәр. Тик менә өлкә комитетында эш терәлеп калды... Анда кайсыбер әсәрләрне беренче сәнгать альбомында күрергә теләмәделәр. Иң әүвәл “Сөембикә” портретын. Юкә иләктән дә, җиз иләктән дә үткән  «Сөембикә»не...
 
Әлеге хезмәтенә карата сәнгатькярнең нинди фикердә торганын яхшы белгәнгә күрә, Назим «Сөембикә» не төшереп калдырырга һич тә риза булмады. Шуннан “төп йортта»:
 
— Ичмаса националистический дух булмасын, исемен үзгәртсен, — диделәр.
 
Милли каһарманның кайсының исемен үзгәртәсең ди инде: Батыршанынмы, Пугачевныңмы, Гастеллоныңмы, Җәлилнеңме? Ханбикәнең болай да кабер ташына берни язылмаган бугай әле...
 
Ничә еллар буена иҗат иткән әсәрен альбомнан төшереп калдырырга маташуларын ишеткәч, аксакал:
— Шундый камил уем әсәренә кайсы дошман каршы килә? — дип шаккаты.
Егет ике ут арасында калды. Ничек тел яшермәсен дә, ничек итеп, өлкә комитеты сәркатибе каршы, дип турысын әйтсен? Алай дисә, аксакал шундук телефон трубкасына ябышачак, тавыш кубарачак. Аның нәтиҗәсе нинди булачагы билгеле — альбом бөтенләй чыкмый калачак...
 
Нәшрият хуҗалары шунда зур егетлек күрсәттеләр! Альбом чыккалаганчы кем бар да кем юк, өлкә комитеты сәркатибе үз урынында калган тәкъдирдә дә гел шуны гына уйлап утырмас, бәлкем, онытып та куяр әле, дип, тәвәккәлләделәр бит, рәхмәт төшкерләре.
 
Егетне һәр килүендә аксакал шаккатырырга ярата иде. Бу юлы да, кочаклашып күрешкәч тә:
— Мин әле бер нәрсәне уйлап йөрдем: 7 нче санның мида әһәмияте бик зур икән! — дип, кунагының йөзенә текәлде. Аңарга уйлану өчен беравык вакыт бирде дә, тамагын кырып алгач, сүзен дәвам иттерде: — Ник дисеңме? 97 дә туганмын, хәтерлә, 7 дә! — дип, берәм-берәм бармакларын бөгеп саный башлады. — 1907 нче елны Черкеннән Салтыкка күченгәнбез, һәм шул ук елны үземне Казанга “Мөхәммәдия”гә укырга китерәләр. Димәк, беренче тапкыр Казанны күрәм. 17дә, февраль революдиясеннән соң, мине солдат депутаты иттерәләр дә, Глазов өязендә мәгариф инспекторы булып эшли башлыйм. Гимназия каршындагы студиядә беренче тапкыр рәсем дәресләре алам... — Ул бәләкәй генә пауза ясап ала да яңадан бармакларын бөгәргә тотына. — 37 елны менә мин иҗади Мәскәүдә Союзга керәм 57дә правительство мине пыр туздырып ике республика буйлап эзләтә. Казахстанда ЦК таптыра. Анда булмагач, Үзбәкстанда Үзәк Комитет секретаре чакыртып ала: Казанга барырга кирәк, сезне декадага чакырталар, ди. Шуннан инде Казан белән ара яхшырып, ныклы контакт урнашып, Казанга кайтырга тәкъдим итәләр... 77дә миңа сиксән яшь — юбилеем. Причем, ике 7 бергә бара инде: 7се дә, 70е дә... (Ни хикмәттер, 7 санына мөкиббән киткән Габделбакый Урманче йөзгә җитә алмыйча, дөресрәге — 93 яшендә, йөзгә җитәргә нәкъ 7 ел кала фани дөньяны куя. Җаны җәннәттә булсын!..)
Рәссам гүя иртәнге эшен эшләп бетергән дә, тәмам хәлдән таеп, бераз ял итәргә генә утырган иде. Әмма чынбарлыкта алай түгел: сөйләгән арада да, йотлыгып тыңлаган арада да аксакал бүген эшләргә ниятләгән эштән һич күзен алмас, ара-тирә сүздән туктап, ныклабрак каршындагы киндергә текәлер, уйланыр иде.
 
Әле дә менә утырган килеш буяулары ягына борылды.
— Шушыларны әзерләп бетерим, дим, күргәзмәгә...
— Изге эшкә тотынгансыз. Триптихсыз нинди күргәзмә ди инде ул?
— Әйе, дустым, рас әйтәсең. “Татарстан” безнең күргәзмәбезнең түреңдә торырга тиеш. Иншалла, шулай булыр да. Тик менә килеп җитмәгәнрәк җирләре күзгә бәрелә башлады. Өчесен дә янәшә куйгач, калкыды да чыкты. Шулардан арындырырга исәп.
 
Менә ул кыл-каләменә бик талымлап кына буяу элде, аны әзер тоткан килеш, дивар буена өчесе рәттән бастырып куелган биек-биек картиналарга җентекләп күз салды да, шуннан соң гына уртадагы сына бер-ике сызык сызды, ничегрәк килеп чыкты икән, дип, башын арткарак ташлап, күзен бераз кыса төшеп, бик текәлеп, төпченеп карады.
 
— Менә шулайрак булырдыр бу, дустым! — дип, беркадәр канәгатьләнү хисе белдерде.
 
Үз эшеннән канәгать булгач, сәнгатькяр инде күтәренке рухта сөйләргә дә әзер иде.
 
— Менә абсолют слух дигән нәрсә бар музыкада. Миңа аны Соловкида фәлән-фәләнев сөйләде... Шуның кебек, мин дә, үземдә абсолют зрение бар микән, дип сынап карадым кичә. Менә бит триптихның урта өлешендәге шушы сызыкны сулъяк өлештә дәвам итәргә кирәк иде.
Назим аның дәртләнеп сөйләгәнен чынлап та зур кызыксыну белән тыңлады. Аның алдында җөмһүриятнең һәр төбәге искиткеч матур келәм булып җәйрәп ята иде.
 
Татарстанныд бөтен төбәкләрен, барлык байлыкларын миниатюрада чагылдырган триптих карап туймаслык килеп чыккан иде. Үзәкне тәшкил итүче киндернең дә нәкь үзәгендә башкалабызның символын күрсәтүче гүзәл Сөембикә манарасы, аның әйләнә-тирәсендә биек-биек таш пулатлар... Картиналарның өчесен бердәй илнең бөек дәрьясы Идел аркылыга кисеп чыга, әмма ул һич тә ямьсез-шыксыз булып тормый, киресенчә, үзенең киңлеге, мул суының сыеграк кына зәңгәрлеге, яшел утраулары, йөк ташучы баржа һәм танкерлары белән, аккошлар сыман йөзеп барган ак пароходлары белән бөтен триптихка ямь биреп тора.
 
— Болай бит ул, дустым. Син беләседдер инде... Хуҗа Насретдин базарга сыер алып чыккан. Сатарга. Берәү килеп сораган, казың кыйбатмы, дип, икенчесе... Өенә кайткач, әйтә икән Хуҗа хатынына: без сыер дип йөргән нәрсә каз булган икән, дип... Мин дә Хуҗа Насретдин бит...
 
Рәхәтләнеп бер көлештеләр. Гадәттәгечә, икәүләшеп җиңнәр сызганып, илһамланып эшкә ябыштылар.
 
Менә бер заман аксакал боеграк кына тавыш белән:
— Назимҗан, мин әкрен генә җырлап җибәрсәм, каршы килмәссеңме? Эшеңне калдырмаммы? — дип куйды.
— Бик рәхәтләнеп тыңлыйм, Бакый ага, баритон тавышыгызны, — дигән җавап алгач, әүвәл җиренә җиткереп тамак кырды, аннары сузып җырлап та җибәрде:
Күк күгәрченнәрнең дә лә сөтен саудым
Кызып перәннекләр дә лә ясарга;
И дускайларым да, безләргә язсын иде
Бер өстәлдән ашлар да ла ашарга.
Чаба-юрта киләдер лә күк юрга,
Ташлашмаек, туганкайлар, күп елга!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар