Логотип
Проза

Ана йөрәге

Төн һәрвакыт шомны көчәйтә. Ә бүгенге төн... Яңгыр җиле ярамагандырмы, бала төнлә температурасы күтәрелеп авырып китте. Аның кып-кызыл булып янган түгәрәк битләре, авыр тын алышы, үзәгеңне әзерлек каты ыңгырашып куюлары

Подъезд төбендә кызыл коляскалы, зәңгәр коляскалы яшь кенә ике хатын балаларын йоклатып, сөйләшеп торалар иде. Ишек ачылып, яшел коляска сөйрәп тагын бер хатын килеп чыкты. Алар исәнлек-саулык сорашып бер-ике авыз сүз дә алышырга өлгермәделәр, кинәт янәшәдә генә колакка ят, кыргый тавыш ишетелде. Мондыйны ишетмәгән шәһәр хатыннары куркышып, ялт итеп шунда борылдылар. Шул ук мизгелдә яшел колясканың сабына иләмсез зур томшыклы, пычранып беткән шыксыз бер кош сикереп менде дә тырнаклары белән чат ябышты. Ул дер-дер калтырый , ә җирдә күзләрен уттай яндырып, шомлы мырылдап, соры, зур юан мәче утыра иде. Хатыннарның берсе:
– Ах, балам уянды! – дип, үз коляскасына ташланды. 

Икенчесе:
– Куып төшер шуны тизрәк, балаңны куркытыр! – дип кычкырды да коляскасын читкәрәк алып китте. Яшел коляскалы, коты алынып, кошны тиз генә куып төшерде. Кош тагын да ачырак итеп карылдап җибәрде.
– Ә-ә, бу бит карга баласы! – диде зәңгәр коляскалы.
– Егылып төшеп канатын имгәткән дә менә бу мәчедән качып йөри инде ул. Ку шул песине!  – диде икенчесе.

Яшел коляскалы мәчене куарга тотынды. Тегесе, китәргә теләмичә, карышып, мыраулап подъезд төбендәге куаклыкларга кереп югалды. Ә мескен карга баласы, яшел коляска яныннан бер адым да китмичә, баягы урынына яңадан сикереп менәргә тырыша иде. Тик аягымы, канатымы аңа комачаулый, ул титак-титак сикергәләп, ямьсез тавышы белән карылдавын гына белә.

– Кит шуның яныннан тизрәк, балаң өстенә үк очып кунмасын. Теге песи барыбер тотып ашый инде аны, – дип, хатыннар чирәмлеккә киттеләр.

Яшел коляскалы хатын, нишләргә дә белмичә аптырап, коляскасын карга баласыннан читкәрәк күчереп куйды. Тик шунда куак арасыннан теге песинең ипләп кенә тагын чыгып килгәнен күреп калды. Карга баласы, килбәтсез томшыгын зур ачып, үзәк өзгеч итеп акырып җибәрде. Хатын таш алып, чын-чынлап нәфрәтләнеп, песигә атты. «Кит, кит, юньсез нәрсә, тимә шул бичарага, кит хәзер үк!» – дип тирги-тирги, аны йөгертеп еракка ук куып җибәрде. Үзе коляскасы янына барып күзәтеп тора башлады: чыгармы, тагын, юкмы? Карга баласы аңа бик кызганыч иде. Ул да җан иясе бит. Ул да берәүнең газиз баласы. Ямьсезен ямьсез дә... Коляскада сабый бала булуын белдеме икән әллә? Үзенең сабый баласы булган ана кеше аны да рәнҗеттермәс дип өметләнде микән?

Ләкин уйланып торыр вакыт түгел иде. Җәйге кич салкынаеп, күкне болыт каплады. Ә ул баласын җәйгечә генә киендергән иде. Әле кибеткә барып азык-төлек алып киләсе дә бар, чөнки ире командировкада, өйдә ул өч айлык улы белән генә. Җитмәсә, яңгыры сибәли башлады, баланы чылатмасын тагын. Ул, зонтигын ачып, коляска өстенә тотты.

Китәргә генә омтылган иде, теге песинең, юан аяклары белән ышанычлы басып, шәп-шәп атлап болайга таба килүен күрде. Карга баласы, мескен, инде тавышын чыгармый, стенага ук сыенып, канатларын салындырып, куаклыклар читендәге таш сукмактан әкрен генә китеп бара иде. Канатлары таш стенага тиеп-тиеп ала, ул гүя куаклыктагы куркынычтан стена коткарып калыр дип өметләнә иде. И-и, нинди аңгыра гына нәрсә сыман, үзе барын да аңлый, мескенкәй: мәченең куаклыктан килеп чыгачагын да, яшел коляскадан ннде барыбер ярдәм булмасын да, кычкыруына беркем игътибар итмәячәген дә... Хатын түзмәде, баласын калдырып, бер таяк табып алып, мәчегә ташланды: тегесе, ялкау гына чабулап, тагын куак-үлән арасына кереп китте. Инде бүтән чара юк иде, хатын йөгерә-атлый үз юлы белән китеп барды.

Ул кибеттән кайтканда, юан песи подъезд төбендә бөгелә-сыгыла юынып утыра иде инде. «Ашаган бичараны!» — дип уйлады хатын. «Кит, имансыз!» — дип песине әрләп алды.

Коляскадан баласын алганда да, көндәге эшләренә тотынганда да, яшенле яңгыр килгәнлектән ишек-тәрәзәләрне япканда да күз алдыннан һич китмәде шул карга баласы. Күңеле тулы шом иде. Нишләп соң әле ул нәкъ минем улымның коляскасына кунды? Тегеләрнекенә кунмады бит... Бу вакыйга минем балакаемның язмышына бәйләнгән түгелме икән? Әллә берәр хәбәр бирүе булдымы карга баласының, шулкадәр кызганыч итеп кычкырды? Хатынның хорафатларга ышану гадәте юк иде, тик баласының язмышы дигәч, кайчандыр ишеткән йә укыган куркыныч-куркыныч вакыйгалар исенә төшә башлады. Ә улы, берни булмагандай, караватка асып куелган уенчыкларга түм-түгәрәк кара күзләрен елтыратып карап ята. Хәер, нигә юкка хафалана соң әле ул? Бер күшеккән карга баласы өчен! Җир йөзендә сәгатенә күпме кеше үлеп тора – берни эшләп булмый. Исәннәр яшәргә тиеш. Аның баласы бар, исән-сау, таза, еламый. Әнә нинди матур итеп йомры тәпиләрен селкетеп ята! Тагын ни кирәк! Бала еламаганда, кухнядагы эшләрен бетереп куйсын әле, йолкыш карга баласын кайгыртып утырып булмас.

Озак та үтми, күңеле барыбер тынычланмаган килеш, баласы янына кире әйләнеп кергән иде, күзләренә ышанмыйча, баскан урынында катып калды. Улы бер кулына кысып электр шнуры тоткан! Карават аратасыннан сузылып розеткадан ул шнурны тартып алу берни дә тормый торуын, тик бит әле бу малайга өч ай да юк, ул бит әле борылып та ята алмый, әйберләрне дә тота белми. Ничек стенага борылган ул, ничек күргән бу шнурны, ничек тартып алган? Ах, аны инде ток суккандыр, ул инде исән дә түгелдер!.. Хатын кинәт таш кебек атылып барып балага тотынды. Саф һавадан соң имеп яткан бала йокымсырап киткән иде, сискәнеп күзләрен ачты да канәгатьсезләнеп авызын мимылдатты. Әнисе аны күкрәгенә кысып, үзен-үзе белештермичә, үбә-үбә үксеп еларга тотынды. Менә ул, менә карга баласының каргышы! Ник үзенә төшми ул аның, ник балакаена төшә?

Тышта ялтыр-йолтыр яшен яшьнәде, дөбер-дөбер күк күкрәде. Ул, баласын тагын да ныграк кысып, әллә нинди бәйләнешсез сүзләр кабатлады. Ах, шундый вакытта бер ялгызы! Ничек сакларга бу баланы? Кая яшерергә? Кая качарга коточкыч җәзадан?!

Яңгыр туктап, караңгы төште. Ул өйдәге барлык утларны да кабызды. Баласын юындырып яткырды. Каты чәй эчеп алды да бүгенге хәл турында салкын акыл белән фикер йөртмәкче булды. Әйе, жәл мескен кошчык, чынлап та, әни кешедән ярдәм өмет иткәндер. Тик нишли ала иде соң ул? Өйгә алып кермәс ич инде аны! Кычкырып баланың котын алыр. Аннан соң кем карый аны монда? Подъезд ишеген ачып, вестибюльгә генә куяр идең, анда да тавышына чыдап тормаслар, барыбер чыгарып ташларлар. Юк, юк, ул берничек тә ярдәм итә алмый иде, кулыннан килгәнне эшләде инде. Дөрес, укыганы бар аның яралы кошларны, җәнлекләрне дәвалап коткаручылар турында, сугыш заманнарында үз тормышларын куркыныч астына куеп, яралы кешеләрне дошманнан яшереп калучылар турында... Бәлки, бу карга баласын балконда тотасы булгандыр бераз? Аның уйлап торырга вакыты да булмады шул инде, яңгыры да яварга тотынды. Тик, ничек кенә тынычланырга тырышмасын, карга баласының дер-дер калтыраган гәүдәсе, өметен югалткан хәрәкәтсез күзләре барыбер хәтереннән чыкмады.

Төн һәрвакыт шомны көчәйтә. Ә бүгенге төн... Яңгыр җиле ярамагандырмы, бала төнлә температурасы күтәрелеп авырып китте. Аның кып-кызыл булып янган түгәрәк битләре, авыр тын алышы, үзәгеңне әзерлек каты ыңгырашып куюлары – барысы да әни кешегә кичәге вакыйганың котылгысыз дәвамы булып тоелды. Уттай кайнар нәни кулларны үбә-үбә берничә минут эчендә мең төрле уй уйлагандыр ул. Баласының әле беренче авыруы, ә аның беренче тапкыр авыру бала күрүе иде. Камырдай йомшарган кечкенә газиз гәүдәне кочагына алып: «Ниләр булды сиңа, кошчыгым!» – дип елап җибәрде дә, үзенең «кошчык» дигән сүзеннән сискәнеп, балага ярдәм күрсәтү уе белән кухняга чыгып йөгерде. Йөрәге урыныннан купкан иде. Ул әле бал белән сөт җылытмакчы була, әле аспиринга килеп тотына, үзе: «Юк, юк, бернәрсәнең дә файдасы булмас инде хәзер», – дип өзгәләнә иде. Аннан соң, кинәт исенә килгәндәй, йөгереп барып телефон трубкасына ябышты да ашыга-ашыга иренең икенче шәһәрдәге гостиница номерын җыя башлады.

Күпме вакыт азаплангандыр, ниһаять, ирен уятып, телефонга чакырдылар.
– Кайт тизрәк! Бүген үк кайт! Хәзер үк! – дип кычкырды ярсыган хатын, исәнме-саумысын да онытып. Аптырап калган ир йокы аралаш тагын да ныграк аптырап:
– Ничек кайтыйм, хәзер төн. Минем эшем бетмәде бит әле... – дип мыгырданды.

– Бала үлә! Ишетәсеңме – бала үлә! Бала авырый!
– Тукта, юньләп сөйлә. Ни булды? Салкын тигәнме? Врач чакыр. Иртән үзем шалтыратырмын, кирәк булса, билет алырмын.
– Нинди салкын? Нинди врач? Аңа бит каргыш төшкән. Карга баласының каргышы төшкән аңа!..

Ире ниләр әйткәндер, ул берни дә ишетмәде – теге бүлмәдә баласы елый иде, бу бүлмәдә – үзе. Шулай ук иренә дә ни булганын аңлата алмады. Хәер, үзенә дә аңлата алмас иде ул моны.

Бала елаудан туктаган һәм күзләрен ярым йомган килеш хәлсезләнеп ята иде. Аның ут бөркеп торган нәни гәүдәсенә иелеп, ана һаман бер сүзне пышылдады: «Ач күзләреңне, кошчыгым! Ач күзләреңне, кошчыгым!» Инде ул үзенең «кошчык» дигән сүзенә дә игътибар итми, бердәнбер уе һәм теләге – баласына тигән газапны ун өлеш арттырып булса да үз башына алу иде.

Ярый әле, коляскага төшеп калган бер бөртек кара каурыйны иртән, төнге кара шомнарны ак кояш икенчерәк төскә керткәч кенә табачак ул.

Иртән... Иртән исә малай алсу битләрен күпертеп, йоклап ята иде инде. Температурасы төшкәч, ул тынычланды, йокысыз төннән соң тирән йокыга талды.

Ә карга баласы, берни булмагандай, күгәрченнәр арасында тыныч кына чүпләнеп йөри иде. Кичә ул стена кирпечләре арасыннан җимерек бер урынны күреп алды да шунда качып төн үткәрде.

Теге соры мәче дә тиккә генә шулай юан булмаган икән. Кичтән аның алсу тәпиле, алсу борынлы, алсу колаклы дүрт баласы дөньяга килде. Песи үзенең шул сукыр балаларын алгы тәпиләре белән кочаклаган да, әле берсен, әле икенчесен ялый, тавышына әллә нинди серле мәгънәләр салып, йомшак кына мырылдый.

Кечкенә малайның әтисе дә инде юлга чыккандыр. Барысы да үз урынында. Тик әни кешенең генә әле Һаман да күңеле тыныч түгел. Коляскадан табып алган кара каурый йөрәген чәнчеп тик тора. Юк кына бер вакыйга хорафатларның ни икәнен дә белмәгән яшь кешенең күңелен шулай тетрәндерсенче! Ана шул ул. Ә вакыйга баласына кагылышлы ич!

Менә бит, аны тынычландырыр өчен күп тә кирәкмәс иде, сөйкемле песи балалары белән исән калган карга баласын күрсә иде ул! Юк шул, бу турыда ул белмәс инде. Хәер, онытылыр бу хәл, ана күңелен тетрәндерердәй яңа вакыйгалар тезелешеп, чират көтеп торалар ич. Түзсен генә ана күңеле.

Фото: Изображение от freepik
 

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар