Кайтсын иде җанга ышанычлар

Шатлык
Мин чия —ә син төшем.
Мин агач —
Син җимешем.
Мин чәчәк —
Син аклыгым.
Мин әни —
Син шатлыгым.
* * *
Һәр очрашу — бәла көтү,Һәр очрашу — гүя соңы.
Икәү корган оҗмах багын
Суккан ачы кыш суыгы.
Фәрештәмне коткарырга
Көчем җитәр минем генә.
...Котылгысыз көннән йолып
Кысам аны күкрәгемә.
* * *
Яхшылыгым да, яманлыгым даКөннең күзендә ап-ачык, анык.
Еллар буена бәхет эзләдем
Һәр тумыш көннән мин
өмет алып.
Үтенеп сорыйм,
Зинһар, үзеңнән
Азат ит мине, и гадәтилек!
Күңелем сизә — коткарыр мине,
Шатлыклар төяп яз килә көлеп.
* * *
Бер үк юлымны кабатлыйм көн дә:
Өемнән — эшкә,
Эштән — өемә.
Тормыш мәгънәсе, беләм,
башкада —
Кирәклегеңне тоясы килә.
Аналар юлын кабатлыйм мин дә.
Иң-иң рәхәте — башында гына.
Булдыра алсаң, сагышым бүлеш.
Ә иң мөһиме — син тик
бул гына!
Көзге
Чит көзгедә чит-ят сыннар —Син “кадерлем” дигән затлар.
Яшидер ул сине сөеп,
Синең сөюеңне саклап.
Ә мин сиңа рәхмәтлемен —
Көтеп үткән көннәрем син.
Ялгыз юлым, борчуларым,
Гомер дигән өннәрем син.
Портрет
Йөз урынына — тик шәм уты,Янәшә генә — яңгырлар шавы.
“Көтмә!” — ди миңа көтә
белмәгән,
“Дәшмә!” — ди миңа сүзгә
сараны.
Карап торам мин караңгылыктан.
Йөз сызыкларым, аһ, тоныклана.
Теземә яткан чалышып — куллар.
Ни көтә алда…
Ни көтә... аннан.
* * *
Инде кабат сөя алырмынмы?Тупаслана бара көн дә күңел.
Янәшәңнән атлап барганнарны
Сөйсәң икән…
Ләкин жәлләп түгел.
Кайтсын иде җанга ышанычлар!
Мин төннәрен очам күптәннән.
Егылганда сынган канатларым
Якыннарым белән күтәрәм.
Төнге күбәләк
Айлы төн. Адашкан кешеҮтә өем каршыннан.
Тәрәзәмнең пыяласы
Дерелди карашыннан.
Табарсың яшәүнең ямен
Булса тик җаның ачык.
Бәрелсә төнге күбәләк,
Кертермен тәрәз ачып.
* * *
Буш сүзләрдән җан талкына гына.
Ике дөнья өчен без — кешеләр.
Сөю белән нәфрәт арасында
Көчле итә бары соңгы көннәр…
Нечкә ботакларга корма оя,
Сагыш ялкынында көймә, күңел.
Дәшәр чакта дәшми
калган булсам,
Күкләр шаһит, тик шигырьдә
түгел.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.