Татар җырына һәйкәл
2016 елның 16 июлендә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районына карый торган Уразавылда татар халкының ике бөек җырчысына һәйкәл-бюст куелды. Һәйкәлләр дә икәү. Аларны сынчы Мәхмүт Гасыймов ел ярым дәвамында эшләп, әзер иткән. Бу сынчы озак еллар Ташкент каласында иҗат иткәннән соң Татарстанга кайткан иде. Казандагы иҗат юлын ул Хәйдәр Бигичев яшәгән йортка мемориаль такта эшләүдән башлаган иде. Аннан соң без аның осталыгын бөек сынчы Бакый Урманчега, мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевка, Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайга төрле шәһәрләрдә куелган сыннары аша да бәяләдек.Инде менә Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка туган төбәкләрендә һәйкәл пәйда булды. Рәшит Ваһаповка моннан сигез ел элек туган авылы Актүктә дә бюст ачылган иде. Ә бу ансамбльдә алар Чүмбәли егете, Рәшит абыйсының җырларын тыңлый-тыңлый җырчы булган Хәйдәр Бигичев белән иңгә иң торалар. Мәрмәр катыш гранит түшәлгән мәйданда биек постаментка куелган бронза бюстлар бик ераклардан күренеп торачак. Һәйкәл ансамблен урнаштыру һәм тирәлекне ямьләү тәртибе архитектор Герман Бакулин җаваплылыгында булган икән. Чынлап та ямьле килеп чыккан Уразавылның ару-талу белмәс эшчән кешеләре, бәлки, монда килеп, ял итеп утырырга да вакыт табарлар әле.
Һәйкәлне ачу тантанасы иң әүвәле 15 июльгә тәгаенләнгән иде. Тик Татарстан Президентының Федераль Сабантуйда да катнашасы булганга күрә ике зур вакыйга бер көнгә туры китерелде. Түбән Новгород өлкәсе кешеләре үз Президентлары Валерий Шанцевны хөрмәт иткән кебек үк Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановны да бик хөрмәт итәләр. Алай гына да түгел, аңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган туганнарына караган кебек карыйлар. Ике зур, егәрле төбәкнең җитәкчеләре үзләре дә күршелек, кардәшлек кадерен белүчеләрдән. Шуңа күрә һәйкәлне ачканда сөйләнгән сүзләрнең дә күбесе татулык, бердәмлек, ярдәмләшү хакында булды.
Түбән Новгород өлкәсендә татар авыллары байтак. Аларда туып-үскән егетләр-кызлар җиң сызганып эшләргә генә түгел, бәлки белем алырга да яраталар. Мәскәүдәге данлыклы татар академикларының күбесе шушы Түбән Новгород авылларыннан чыккан кешеләрнең балалары. Без бит әле бу юлы талантлы кешеләрне барларга җыенган идек. Нижгар ягы андый шәхесләргә дә бай. Мин үзем бу юлы язмамда язучы, Сталин премиясе лауреаты Кави Нәҗми исемен зурлап искә алу урынлы булыр дип уйлыйм. Бу язучы, татарлар өстенә яла ягылырга торган бер вакытта, сугыш барган җирләргә, төрле фронтларга чыгып китеп, яу кырындагы татар уллары хакында армия генераллары авызыннан әйтелгән фикерләрне җыеп йөри. Әйләнеп кайткач, «Батырлар китабы» дигән китап бастыруга ирешә. Татар халкының йөзен ак иткән бу гражданлык батырлыгының, минемчә, әле һаман да лаеклы бәя алганы юк.
Сүзебез ике бөек җырчы хакында барырга тиеш иде бит әле.Сүзләр сәхнәдән дә әйтелде. Башлыча, Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев калдырган җырлар рәвешендә. «Әлфия»не «Керим әле урманнарга» кебек җырлар алыштыра торды. Сәхнәдән торып сөйләгән дә, җырлаган да Зөһрә Сәхәбиева – Хәйдәр Бигичев истәлеген бөртекләп саклаучы кеше. Ул күптән түгел Хәйдәре өчен хаҗ сәфәре кылып кайткан икән. Хәйдәр Бигичевның биш сеңлесе дә кунаклар арасында. Алар да: «Барыбыз бергә чакта Хәйдәр абый җырлаган «Бүләк ит син», «Кайчан да бер күрешербез икән?» дигән җырларны җырлашып утырырга яратабыз», – диделәр. Биш кыз туганның берсе – Халидә Бигичева – Мәскәүнең танылган җырчысы. Ул абыйсы рухына «Хәйдәр» дигән җырын җырлады. Гомумән, тантанага килгән яшь артистларның күбесе җыелган халыкка Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев репертуарында булган җырларны ирештерергә тырышты. Инде үзе дә мәшһүр җырчыга әйләнгән Илһам Вәлиев «Китмә, Сандугач!»ны җырлап, куәтле моңы белән тетрәндерде. Яшь җырчылар Ранис Габбазов белән Гөлсирин Абдуллинаның «Асылъяр»ы йөрәк-бәгырьләргә үтеп керерлек моңлы да, сагышлы да булды. Нигә моңлысы аңлашыла инде. Нигә сагышлы соң? Чөнки бу җырны заманында Рәшит Ваһапов белән Җәвәһирә Сәләхова, Хәйдәр белән Зөһрә җырлаганнар иде. Инде менә яңа пар үсеп җиткән. Шулай ул, өлгесе матур булганда аңа иярүчеләр күп була. Танылган җырчы Мирсәет Сөнгатуллинның улы Алмаз Сөнгатуллинның «Мәскәү операсы» театры солисты булып китүе дә бер дә юктан гына түгелдер. Аның әнисе шушы төбәктән ләбаса. Танылган баянчы Гали Ганиев үрнәгендә бу төбәктән, әнә, Рамил Курамшин, Рөстәм Вәлиев, Ренат Вәлиев кебек яңа баянчылар да үсеп чыккан иде бит әле. Инде менә Азат Абитов, Руслан Сәйфетдинов кебек яшь җырчыларга өмет белән карыйбыз. Шул өмет яшәсен өчен кирәк ул һәйкәлләр!
Китәргә дип җыенгач, сөйләшеп алган соңгы кеше – ак челтәр шәл ябынган Өммегөлсем әби булды. «Минем әнием белән бер мәктәптә укыткан иде Рәшит абый. Беләм,бик беләм мин аны. «Бас әле, Өммегөлсем» җырын җырлаганын да хәтерлим.әле.»

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.