Логотип
Фоторепортаж

Сəлам, Ташкент!

Күптəн түгел Ташкенттагы Алишер Навои исемендəге академик опера һəм балет театрында Татарстан Республикасы көннəренə багышланган сəнгать осталары концерты булды, Татарстан һəм Үзбəкстан осталарының заманча рəсем сəнгате һəм халык гамəли сəнгате əсəрлəреннəн берлəштерелгəн күргəзмə ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Миңнеханов һəм Үзбəкстанның мəдəният министры Бəхтияр Сəйфуллаев катнашты.

Ташкент Татарстан кунакларын кояшлы көннəре, хуш исле чəчəклəре, өлгереп пешкəн сусыл җимешлəре, кайнар көлчəлəре белəн каршы алды. Үзбəкстан башкаласы Ташкент Тянь-Шань тау итəгендə, Чирчик елгасы үзəнендə урнашкан. Аңа безнең эрага кадəр II гасырда ук нигез салынган. Бу урыннардан
Бөек Уфəк юлы кəрваннары узган. Татарстан һəм Үзбəкстан осталары эшлəре экспозициясендə һəр ике халыкның бай əдəби һəм рухи мирасы, табигый таланты, нəфис зəвыгы чагыла. Биредə жанрлы һəм тарихи сынлы сəнгатьтə иҗат итүче шəхеслəр эшли, алар журнал графикасы, скульптурада да актив эшлилəр, натюрморт һəм портретлар язуда, кинофильмнарга эскизлар төшерүдə үзлəрен сыныйлар.

Экспертлар билгелəп үткəнчə, бүгенге сынлы сəнгатьтə узган эпохага хас рух сизелə – якты идеалларга өмет һəм ышаныч һəм шуны югалту фаҗигасе, күптəн көтелгəн иҗат иреге һəм гүзəллекнең дөньяны коткара алуына өмет рухы ул. Болар һəркайсы игътибарга, кат-кат өйрəнүлəргə лаек.

Эш һəм материаллар төрлелеге дə үзенə җəлеп итə., Традицион стильдə дə, заманча технологиялəр ярдəмендə дə кыйммəтле металл һəм ташлар белəн аралаштырып катлаулы орнаментлар һəм элементлар төшерəлəр.

Күргəзмəгə куелган картиналар, көмеш, күн, кыйммəтле ташлар, хатын-кыз баш киемнəре, төрле аксессуарлар, кулдан ясалган курчаклар, күндəге чигүлəр, язулы савыт-сабалар күзне камаштыра. Милли стильдəге гамəли сəнгать предметлары аеруча кызыксыну уята. Калфак, кечкенə сумка һəм хəситəдəн торган хатын-кызлар
гарнитуры күплəр күңеленə хуш килде. Эшлəре күргəзмəгə куелган авторлар – Россия, Татарстан һəм Үзбəкстан Рəссамнар берлеге əгъзалары. Аларның үзлəре белəн дə танышу күргəзмəне тагын да тулыландырып җибəрде.

Күргəзмəне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мəдəният министрлыгы, «Сөембикə» журналы. Татарстан Республикасында нəшер ителүче олы тарихлы борынгы милли басма буларак, «Сөембикə» журналы татар халкының көнкүрешенə кагылышлы бай мəдəни мирасын саклауны үзенең төп бурычы дип саный.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар