«Тыйнаклык кешене бизи, диләр. Сафсата! Бу сыйфат яшәргә бик комачаулый, бигрәк тә яратканда», – дип уйлады Венера, яраткан кешесе эндәшкәч, сүз әйтә алмый итеккәннән соң.
Венера кечкенәдән үк бик оялчан булды. Югыйсә гаиләсендә барысы да аралашучан, көлеп-елмаеп кына торалар. Ә төпчек Венера әнисе итәге яныннан ерак китә алмады. Кечкенә чагында берәрсе эндәшсә, гел әнисе артына качты. Үсә төшкәч тә ачылып китә алмады. Игътибар булса, кызарып чыга иде. Әнисе аның оялчанлыгын бетерер өчен бию түгәрәгенә, җыр түгәрәгенә дә биреп карады, әмма кыз үзгәрмәде. Оялчанлыгы бетмәде. Үсә төшкәч, Венера чибәр кызга әйләнде. Аңа күп егетләр игътибар итә башлады, Әмма кыз бу игътибардан үлә язып курка иде. Шуңа томсарак йөрергә тырышты. Кемнеңдер килеп эндәшүе, аның өчен зур имтихан иде. Тормышта бу сыйфаты әллә ни комачауламады да. Кемнәндер нәрсәдер сорарга кыймады, әмма ансыз яшәп була иде. Институтны тәмамлап эшкә урнашты. Һәм менә шул чакта үзгәрергә кирәген аңлады! Гашыйк булды ул!
Эштә хезмәттәше Раилне беренче күрүгә үк ошатты. Ул башка егетләргә охшамаган иде. Бик тәрбияле, әрсез түгел, бөтен кеше белән елмаеп сөйләшә. Үзе дә чибәр! Ул бар хатын-кызның йөрәгенә ачкыч таба белә торган егет иде. Венераның йөрәгенә дә ачкыч яратты ул, әмма үзе генә бу хакта сизмәде. Венера утырган бүлмәгә Раил керсә, кызның йөрәге дөп-дөп тибә башлый иде. Моны бүлмәдә утырган бар кеше ишетә кебек тоелды кызга. Алай гына да түгел, тын алу да авырлашты, колакларына кадәр кызарып чыкты. Шуңа бервакытта да чәчен җыеп йөрмәде Венера. Егетнең сәлам бирүенә, җүнләп җавап та бирә алмады. «Сәлам» дип әйтүе авыз эчендә мыгырдануга гына ошады. Нинди исәнләшү?! Раилгә елмая да алмады Венера.
Ә беркөнне бөтенләй ачу китергеч вакыйга булды. Венера эштән чыкканда, коеп яңгыр ява иде. Ул баскычта тукталып калды. Шулчак артында Раил тавышы ишетелде: «Яңгыр ява бит, әйдә, илтеп куям сине, Венера». Ә Венера рәхәтләнеп риза булу урынына, «юк, юк», дип, башын гына селкеде. Егет иңсәләрен генә сикертте дә, машинасына таба йөгерде. Кызның үзенә ачуы чыкты. Ә бит ул күпме күз алдына китерә иде: менә аны Раил машинасына утыртып өенә илтеп куя, алар үбешә...
Ул яңгыр астында метрога таба йөгерде, ә үзе күз яшьләренә буылды. Нинди пешмәгән инде син, дип үзен сүкте. Өенә кайтып кергәч тә тынычлана алмады. Үзгәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде ул. Болай йөреп гомер үткәнне сизми дә калырсың. Раилне дә берәр елгыры үзенә каратып куяр.
Моңа кадәр көлеп кенә караган хатын-кызлар өчен марафонда катнашырга булды ул. Бер-ике атнада үзеңә ышаныч уятачакбыз дип рекламалаган марафоннарны бервакытта да җитди кабул итмәде. Ә хәзер алар соңгы өметенә әйләнде. Социаль челтәрләр лентасында килеп чыккан шундый бер марафонга язылды да. Ике айда соры тычканнан королева ясаячакмын дип ышандырды анда бик чибәр бер кыз.
Марафонда беренче бирем: үзеңне кабул итү иде. Венера өчен бу бик кызык һәм мәгънәсез тоелды. Чишенеп, көзге алдына басып, үзеңне карарга кирәк иде. Шушы яшенә җитеп, кызның көзгедән үзен бик озаклап күзәткәне булмады. Чишенеп көзге алдына килеп басу турында сүз дә юк инде. Оялмыйча! Раилне югалтудан шундый курыкты ул, үз-үзен ирексезләп булса да, бу биремне үтәргә булды. Кара әле, иңсәләре нинди матур икән бит аның, кендек тирәсендәге миңе дә ымсындыргыч булып тора. Әйе, күкрәге кечерәк, әмма такта кебек шоп-шома түгел. Бик матур икән бит аның буй-сыны, ә ул үзен формасыз бер кешегә санап йөри иде...
Марафондагы икенче бирем телефонга килүгә куркып калды. Юк, моны үти алмам дип уйлады. Иң матур күлмәгеңне киеп, кызыл иннек сөртеп кеше арасына чыгарга кирәк иде. Урамда алай йөри алмаячак инде, эшкә барса гына. Венера куркып куйды: ничек кызыл иннек сөртеп эшкә барасың инде?! Бөтен кешенең күзе төшәчәк, аңа игътибар итәчәкләр. Ничек йөрер ул шуның кадәр игътибар үзәгендә. Ә, бигрәк ямьсез инде, килешми кызыл иннек дисәләр, җир тишегенә кереп китәрме?
Ике көн уйланып йөрде ул. Ә Раил һаман алар бүлмәсенә кереп, кызлар белән сөйләшеп йөри. Венера белән баш кагып исәнләшә дә, башка сүз эндәшми. Күрәсең, соры тычкан белән аралашудан мәгънә юк дип уйлагандыр инде. Юк, Венера соры тычкан түгел! Шул ук көнне эштән соң кибеткә китте, чөнки аның кияргә күлмәге юк иде. Шкафында чалбарлар гына, нигездә, джинсы чалбарлар. Кием иң элек уңай булырга тиеш дип саный иде ул. Ә аңа чалбардан йөрү күпкә уңайлырак... Үз-үзенә аптырады Венера: күз төшә торган декольтелы, буй-сынына килешеп торган, итәге тездән түбән булган күлмәк алды ул. Икенче көнне күлмәген киде, кызыл иннек сөртте, чәчләрен дә бөдрәләтеп алды. Көзгедән үзенә бик ошады ул, әмма ничек эшкә барырга?! Бу аның өчен зур сынау иде. Кабат Раилне уйлады. Көзгедән үзенә елмайды да, ишеген ябып, эшкә китте.
Эштә бөтесенең ушын алды Венера. Күпме комплимент ишетте. Баштагы мәлне уңайсызланып торды, әмма бу игътибар аңа ошады. Рәхәт икән бит! Бер кеше дә бармагы белән төртеп күрсәтми икән, «син – ямьсез» дә дими икән, киресенчә, соклана гына. Үзенең халәте бик ошады. Раил дә күрде аны. Гаҗәпләнүе күзләренә чыккан иде, әмма бер сүз эндәшмәде. Ә Венера бу юлы аңа матур итеп елмаерга көч тапты. Эшкә һәрвакыт шулай киенеп йөрим дип сүз бирде үзенә. Моның өчен аңа кибеттән тагын берничә күлмәк барып алырга кирәк иде.
Марафондагы биремнәр килә торды. Берсе үтә дә катлаулы тоелды аңа. Көне буе тирә-яктагыларның игътибар үзәгендә булырга кирәк иде. Венера, сөйләүче түгел, тыңлаучы. Юк, күп белә ул, күп укый, әмма һаман шул тыйнаклыгы, оялчанлыгы, чәчрәп чыгып, нидер сөйли башларга киртә булып тора иде. Бу биремне дә җиңде ул. Элек нишләп беренче булып сүз катарга, кешеләрнең күзләренә карарга шулкадәр нык оялдым икән дип гаҗәпләнде ул хәзер.
Шулай итеп марафонның уртасына җитте Венера. Ул аны тизрәк үтеп бетерергә теләде. Менә марафонны узып та бетерәчәк, Раил аның каршына килеп тә тезләнәчәк. Венера Раил белән авыз эченнән ботка пешереп сөйләшми инде хәзер, хәтта аның шаяртуына шаярту белән җавап бирә башлады.
Корпоративлары буласы вакытка әле марафон бетмәгән иде. «Үзеңне кабул итү буенча иң шәп биремнәр әле алда», – диде алып баручы чибәр кыз. Әмма аның кирәге калмаган иде инде. Корпоративта уйламаган көтмәгән вакыйга булды. Раил аны биергә чакырды. Каршы килмәде Венера. Аның белән биергә чыкты. Бию ахырында Раил аның колагына пышылдады: «Әйдә, качыйк моннан». Кыз бәхетен кулдан ычкындырмады инде, әйдә, дип күз кысты.
Алар төне буе шәһәр буйлап йөрде. Сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Раилнең сүзләре аны аяктан ега язды. «Беләсеңме, мин сиңа беренче көнне үк игътибар иттем. Син әле мондый түгел идең. Бик оялчан идең. Шул оялчанлыгың «эләктереп» алды да инде мине. Бик акыллы, әдәпле кыз дип уйладым. Гел сине уйлый башладым. Сөйләшергә теләдем, әмма эндәшмәдең. Кара, нинди горур кыз дип уйладым. Ә беркөнне син ачык изүле күлмәктән килгәч, исәңгерәп киттем. Читтән генә күзәтергә булдым. Ә син көннән-көн үзгәрдең. Һәм сиңа якын килергә курка башладым. Шалтыратасым килде, әмма кыюлыгым җитмәде. Син бит буй җитмәслек кызга әйләндең дә куйдың. Һәм менә бүген корпоративта куркып кына сине биергә чакырдым, чөнки белә идем: йә бүген, йә мин сине югалтам...»
Кыз көлеп җибәрде. Аңа бу минутта шундый рәхәт иде. Раил шул вакыт аны үзенә кысып, иреннәреннән үбеп алды. «Мине син үзгәрттең», – диде ул, егетнең күзләренә карап. Мәхәббәт үзгәртә ул кешене, марафоннар түгел. Моны кыз аңлаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк