Йөзлек белән туу

Балама мәдхия
Тәүлек буе Газраил белән тартышып, аңымны бер җуеп, янә һушыма килеп, бик зур авырлык белән тудырган кызымны миңа өч көн күрсәтмәделәр. Таш булып каткан күкрәкләремне иреннәремне тешли-тешли савып йомшарткач: «Ник имезергә китермиләр икән баламны?» — дип, әрнеп-әрнеп еладым. «Елама, кызыңа авыр була», — диде шәфкать туташы. Бәбидән котылганымның дүртенче көнендә генә ул ике кулына ике төргәк — ике бәби кочаклап керде. Шул чактагы сөенечем! Без палатада ике хатын — ике ана идек бит. Үземнең туган көнемнән ике генә көн алдарак дөньяга килгән кызымны күрү бәхетенә ирештем, ниһаять!— Нигә шулкадәр озак китермәдегез? Балам сау-сәламәтме? — дип төпченүемә каршы, шәфкать туташы артыннан ук кереп җиткән табиб:
— Бар да яхшы, бер дә борчылмагыз, — дип мине тынычландырырга ашыкты. — Беләсезме, кызыгыз йөзлек белән туды бит, шуннан арындырырга кирәк иде аны, — диде. Гаҗәпләнүемне күреп, елмаеп өстәде:
— Була андый хәлләр. Халыкта андый бала йә бик бәхетле, йә аеруча сәләтле була дигән сүз бар!
«Синмени инде минем әнием?» дигәндәй, кызым бер мизгел күзләремә текәлеп торгандай итте дә, күкрәгемне эзләп табып, ашыга-ашыга имә башлады. Нинди кабатланмас ләззәт, гаҗәеп мизгел бу?! Сабыеңа күкрәгеңне каптыру! Ходай аңа җан өргән, ә син аны дөньяга алып чыгарга тиешле кеше — Ана! «Ана — бөек исем!» — дип шагыйрь бик дөрес әйткән.
Кызыбыз безнең бик көтеп алган тәүге балабыз иде. Миңа егерме җиде, әтисенә инде утыз алты яшь. Кара күзле, кара чәчле, икебезгә дә охшаган кыз баланың безгә никадәр куаныч китерүен сөйләп кенә аңлатырлыкмыни! Без аңа Лилия дип исем куштык. Тәпи басып, кулына әйбер тота башлауга — каләм, чыбык кебек нәрсәгә үрелде. Очлы әйберләрне яшерергә күпме генә тырышсак та, таба, әллә яза, әллә сурәт ясарга тырыша.
Бервакыт шулай ачы тавыш белән кычкырып, елап җибәрүенә аптырап йөгереп чыксам, күрәм, перо дип йөртелгән корыч каләмнең очлы башын аңкавына кадаган. әйе, теле ачылганчы ук рәсем ясап безне шаккатыра башлады ул. Берсендә шулай кеше сурәте ясаган да, бер күзен «битенә» сыйдыра алмый, шуңа кычкырыпмы-кычкырып елый. Кулыннан тотып баш сурәтенә «күз» төртми булмады. Йокларга яткыргач та кайчак куркып торып утыра яисә елап яныбызга килә: «Анда бабай!» — ди, йә маймыл, аю «күрә». «Берни дә юк ич. Кая ул, күрсәт!» — дибез. Ә ул таба! Келәмдәге сурәт-орнаментларны бармагы белән йөртеп-сызып күрсәтә, чыннан да ул бизәк-сурәтләрнең җан ияләренә охшаш икәнлеген күреп аптырашта калабыз!
Кызымның теле татарча ачылды. Без өйдә гел туган телебездә сөйләшә идек. Әмма ул чакта бала белән өйдә сигез айдан артык утырырга рөхсәт, мөмкинлек юк иде, эшкә чыгарга, баланы яслегә урнаштырырга кирәк. Тәрбияче: «Кызыгызның ни әйтергә теләгәнен мин дә, иптәшләре дә аңламый. Башта рус телен өйрәтегез, аннан үзегезчә сөйләшерсез,» — диде. Ни хәл итмәк кирәк, тыңладык.
Озакламый улыбыз туды. Әтисенә ияреп Лилия дә бәби күрергә килгән. Өченче кат тәрәзәсеннән энекәшен күрсәттем. Кызым әтисенә борылып нидер сөйли башлады. «Ник әни малай алган, мин кыз сораган идем бит!» — ди икән. әтисе: «Бүген кызлар булмаган шул. Әллә кире бирикме?» — дигәч, өч яшь ярымлык Лилиябез әзрәк уйлап торган да: « Юк инде, әти, аны беркем дә алмаса, ул елар бит!» — дигән.
Лилия миңа улыбызның беренче көненнән башлап зур ярдәмче булды. Аңа бернәрсәне дә ике кат кабатларга кирәкми: губка кебек, бер күрсәтү, әйтүдә бөтенесен сеңдерә, аның хәтеренә, барысын да аңлавына гаҗәпләнеп тә куя идем. Мәктәбендә дә бик мөстәкыйль, үтә гадел булды. Гаиләдә без балаларга яхшының ни өчен яхшы, начарның ник начар икәнлеген төшендерергә омтылдык. Гомер буе безнең белән булмаслар, үз акыллары белән яшәргә өйрәнсеннәр дип тырыштык.
…Киләчәген үз милләтебез белән бәйләр дигән өметебез зур иде, шуңа күрә Лилияне дус кызлары белән Мәскәүгә укырга җибәрмәдек. Әмма язмышны алдап була димени! Чәч толымына күбәләкләп бантик бәйләп йөри торган кызыбызга беренче курста ук рус егете, яшьтәше Леонид гашыйк булды. һәм Лилиябез янына бер генә егетне дә якын җибәрмәде. Таулы Алтай санитария-эпидемия оешмасы — СЭСтан өлкә паразитология бүлеге мөдире вазифасын башкарырдай, белгечлеген яхшы үзләштергән, оештыру сәләтенә ия яшь табиб чакыруларына җавап итеп Казан медицина институтының санитария факультеты деканы нәкъ менә безнең кызыбызны тәкъдим иткән. Биш ел уку дәверендә ул үзен күрсәтеп өлгергән иде инде.
Бишенче курста өйләнешкән яшь гаиләне — Лилия белән Леняны Алтайга җибәрделәр. Леонид хезмәт юлын гади врач булып башласа да, бер ел да үтмәде, аны шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенең баш табибы итеп куйдылар. Лилия Җиһангировнаның да ел тулуга эше җайга салынган, гадел җитәкче дигән абруе бар иде инде.
Әмма тормышлары шома юлдан җиңел генә тәгәрәмәде... Тулай торакның бәләкәй генә бүлмәсендә лампочка белән җылылык батареясыннан гайре бернинди уңайлыгы булмаган урында ике нәни улы белән өч ел җәфа чикте яшь белгечләр гаиләсе. Ниһаять, өч бүлмәле фатирга күченәбез дип иркен суларга өлгермәделәр, бәла ишек какты. Тулган ай шикелле ап-ак йөзле, зур соры күзле, күпереп торган дулкын чәчле, абыйсы ни эшләсә шуны кабатлап, барча кешене сокландыра торган уллары Тимурга әллә күз тиде, әллә... Дүрт яшендә аягына баса алмас булды балакай, бакчага йөрми, теле көрмәкләнә. Кая гына алып барып, кемнәргә генә күрсәтмәделәр, нинди генә дәва кулланып карамадылар — ярдәм итмәде. Мәскәү профессоры: «Церебраль паралич, моңа дәва юк», — дип, Лилия белән киявебезнең өметләрен өзде. Лилия эшен калдырып, өйдә «йозакланды». Баштагы елларны утырып тора алган Тимур утыра алмаска әйләнде. Авыртулары көчәйде. Тугыз яшендә хәле тагын да начарайды, элек ул яраткан әкиятләрен тыңлап юана иде, аларны да сорамас, унбер яшь тулганда ятактан да тора алмас булды. Лилиям улының авырайган гәүдәсен күтәрә алмый иде инде. Бер яктан икенче якка авыштырып урын-җирен алыштыру да газап. Күпме күз яше түккәнен, нинди газап-михнәт чиккәнен ул инде үзе генә белә. Чирле баласына ана бигрәк тә нык ияләшә. Тимур утырып тора алганда аны дүртенче каттан әтисе күтәреп-төшереп елга буйларына алып чыга. Бергәләп урманнарга барып, дөнья күрсәтәләр иде. Унбер яшьтә аны паралич сукты, аш йотуы читенләште. «Баш миендә яман шеш» дигән диагноз куелганнан соң, ике елдан күп газаплар кичергән баланы Алтай җире үз куенына алды. Әтисе белән әнисе, абыйсы Руслан михнәт-кичерешләрдән айный алмый тагын озак газапланды.
Лилиямнең әрнүләре, Тимур белән бәйле кичерешләре шигырьләренә һәм символик образ — сүнеп бара торган шәм булып сурәт-картиналарына күчте.
Аның түземлеген фәрештәнекенә тиңлим. Алтайда мондый хәлләр була икән, әмма аның халәтендәгеләрнең күбесе балаларыннан баш тартты. Лилиягә дә шундый киңәш бирүчеләр булмады түгел. Үз җаннарын ярып бирердәй булып, үз-үзләрен аямыйча соңгы мизгелгә кадәр тырышып һәм яратып карадылар йөрәк парәләрен Лилия белән Леонид.
Лилиянең бер картинасы «Автопортрет» дип атала. Төнбоек чәчәге куелган вазаның кырыеннан зур гына бер кисәге кителеп төшкән, янында ята. Яртысы янган шәм. ә икенче шәм ике яклап янып килә. Тормышта балакаем ике яклап кына яндымыни?! Алтай республикасы санитария-эпидемиология станциясе баш врачы буларак Лилия Җиһангир кызы Шучинова (Юсупова)ның ничәмә-ничә журналда, җыентыкларда мәкаләләре басылды. Эш урыны — лабораториясенә керсәң, шаккатасың, ярты меңләп вак-вак көпшәләрдә талпан-клещ. һәр язда урман-аланнардан махсус киемнәргә киенеп талпаннарны җыеп төрләргә бүләләр, кайсы зарарлы, кайсы түгеллеген тикшерәләр. СЭС врачларына йөкләнгән бурыч күзгә күренмәслек, әмма санап бетергесез бит ул.
Картиналарындагы «ике яклап яну» дигәнне Лилия шигърият утында һәм рәссам буларак януга ишарәләгән. Аның шигырьләренә җыр язучы композиторлар, башкаручылар — җырчылар, музыкантлар белән Таулы Алтайда гына түгел, Бийск, Омск, Барнаул, Новосибирск шәһәрләрендә музыкаль-әдәби кичәләр үткәрүе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителүе, «Алтын лира» конкурсында җиңүе, Петровски белем академиясе һәм сәнгать, әдәбият өлкәсендә лауреат исемнәре яулавы, тугыз китап авторы һәм тәрҗемәче булу — болар соң яну түгелмени?! Йөрәк шәме дөрләп яна бит аның!
Ә картиналары Татарстанда гына түгел, Америка, Франция, Монголия, Чехия һәм Россиянең сәнгатьсөярләре коллекцияләрендә, шул исәптән илле эше Ульяновскида саклана. Алтай, Себер шәһәрләрендә төрле күргәзмәләрдә катнашкан әсәрләр тамашачы мәхәббәтен казанды. Шәхси күргәзмәләрен дә үткәрде Лилия. Соңгы китапларыннан дүртесенә символларга бай картиналарының кечерәйтелгән төсле рәсемнәре дә керде. Шунысын да әйтим әле, аның ярты гомерен алып киткән газиз улкаеның исеме картиналарында да, китапларында да юк. Иҗатчы чынбарлыкны чагылдыру өчен бар хисләрен үзе — йөрәге аша үткәрә, дөрләтеп җибәрә. Бар күргән-кичергәннәре янә бер мәртәбә җаны аркылы үтә. Лилия, гомеренең караңгы елларын, әрнү-газапларын янып торган шәм нигезләренә беркеткән. Менә «Ана мәхәббәте» дигәне: бала-шәм күпме күләмне биләсә, ана-шәм шулкадәр микъдардан мәхрүм... Язмыш басымыннан сыгылган шәм... Кызгылт-көрән җирлек — кояш ялкынын хәтерләтеп шәм яна. «Сыгылмалылык» картинасы да мине төрле уйларга сала. Ул сурәт-картина турында Лилия көлеп болай сөйләгән иде: «Каралып бөрешкән язгы кардан таптым мин бу зәгыйфь чәнечкене. Леня күреп алды да, нигә урам чүплегеннән инфекция эзләп йөрисең, җитмәсә, өйгә керткәнсең», — дип ачуланып, аны чыгарып ташлады. Ә мин ул күрмәгәндә, иртүк торып, чүп савытыннан шуны эзләп таптым, чөнки уемда картина яралган иде инде».
Уйлый белгән кеше кәкрәеп имгәнгән чәнечке, кашык, пычакларга карап та әллә нинди нәтиҗәләр чыгара ала икән. Беренчедән, алар кемнеңдер ачу-ярсуына дучар булган; кирәкле кешесеннән ачу алырга базмаган адәм бу мескеннәрне сыту-имгәтүдән ары китә алмаган. Икенчедән, кайчандыр өр-яңа булган, кемгәдер хезмәт иткән нәрсә хәзер инде ташландык — кирәксез, чүп әйбергә әйләнгән. Нәтиҗә, вакыт — рәхимсез. Өченчедән, болар йомшак металл — алюминий, үз сынын үзе сакларлык түгел. Чыныкмаган, язмышына каршы тора алмаган кеше шуларга охшаш түгелмени?!
Лилия тугач, табиб: «Йә бик бәхетле, йә сәләтле булыр», — дигән иде. Юрамышның икенче өлеше чынга ашты.
Рәссам, шагыйрь, табиб Лилия Юсупованың эстетик зәвыгын, нечкә тоемын, киң интеллектын, эрудициясен дәлилләп, Омск шәһәренең сәнгать белгече А. Соляник «Әлегә шәм яна...» дигән мәкаләсендә болай дип язып чыккан иде: «Сәнгать серләрен тирән аңлаучы тамашачыны да, белдекле сәнгать белгечләрен дә рәссамдагы фикер сөрешенең гадәти булмавы, гайре табигыйлеккә тартымлык һәм Гүзәллек гаҗәпкә калдыра. Чын сәнгать әсәрен билгеләүче сыйфатлар шулардыр». Әмма ләкин автор мәкаләсендәге тагын бер көенечле фикер сискәндерсә дә, анда хаклык ярылып ята: «Лилия Юсупова әсәрләре постмодернизм сөючеләрне фикер киңлеге, фәлсәфәсе, символик образларга бай булуы һәм гайре табигыйлеге белән дә җәлеп итә. Үзенчәлекле рәссамның картиналары читкә — ятларга китә, чит ил коллекционерлары аларны шәхси тупланмалары һәм интерьер бизәү өчен рәхәтләнеп сатып ала. Ә безнең музейлар талантлы рәссам картиналарын алу өчен акча арттыра алмый. Рус мәдәниятенең мәңгелек проблемасы бит бу: «Булганны сакламыйбыз, югалткач, елыйбыз».
Таулы Алтай—Ульяновск.
«Сөембикә» журналы, № 3, 2008.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.