Юләр мәхәббәт

Дөньяларны иңләп, күкләр күкрәтеп килгән болытның, файдасына караганда, зыяны күбрәк. Гөлдерәп килә дә, давыл уйнатып үтеп тә китә. Ул салган яраларны табигать озак дәвалый әле. Кайчак мәхәббәт тә шушы болытка охшаш. Яралары гына әрнеп кала.
Ялгыз гомер итүче әнинең авызында гел бер сүз булды: «Тибешкәндә тиңең булсын!» Мәхәббәт тиңлекне уйлап торса икән... «Тиң түгеллеген дә белдем, өзелеп сөйде яшь күңел», – дип, җырлар чыгармаслар иде. Мин әнинең бердәнбер кызы. Ул да минем бердәнберем. Әти дияр кешемнең үз тормышы – бездә эше юк. Миңа – 18! Яшьлекнең иң матур, садә чагы. Мәктәп елларын бергә кичкән дус егетем дә бар. Динар, мотоциклына атланып, күрше авылдан көн дә килеп җитә. Аның белән рәхәт. Сөйләшеп сүзләр бетми. Гомер буена бер колхоз авылларында яшәгәч, мин аныкыларны, ул минекеләрне яхшы белә, яшерен серләр юк. Бәхетемнән канатланып йөргән шул җәйдә безнең авылга кунак егете кайтты. Моңарчы да кайткалагандыр инде, ул кайта торган өй бүтән очта булгач, игътибар гына ителмәгән. Ә беркөнне клубтан ул мине озата кайтты. Динарларның көтү чираты көн иде. Арыгандыр ахрысы, күренмәде.
Шулай итеп ике егетле кызга әйләндем. Динар килмәгән көнне Кунак егете озата кайта. Аның белән күбрәк очрашкан саен, гыйшык тәлинкәсе аның ягына таба авыша бара. Гашыйк булырлык егет иде шул ул. Җитмәсә, нәселләре дә бик абруйлы. Безнең аралар хакында әти-әнисе дә ишеткән, күрәсең. Пар канатлы, җитеш тормышлы гаилә баласына тиң түгеллегемне бик тиз аңлаттылар. Күзгә карап, турыдан-туры әйтмәделәр, билгеле. Сүзләре кеше аша иреште. Гарьләндем дисәм, аз булыр. Хурландым, кеше күрмәс булдым. «Кая үрелә ул атасыз кыз! Алар кемнәр дә, без кем!» Чүкеч белән чүкегәндәй, башымда гел шушы сүз.
Әни дә мине юатудан чарасыз: «Күңелеңне юкка иләсләндермә! Бергә булсагыз да, мәңге сине аңламаячак ул. Безнең тормышны, без күргән авырлыкларны күргән кешемени? Аңласа, сине шул Динар гына аңлый инде, кызым. Икегез бертөсле бәрәңге ашаган, бертөсле тәрбия күргән. Динар белән матур гына йөрегез дә, матур гына яшәрсез аннары. Рәнҗетмә аның мәхәббәтен».
Шул көздә Динар армиягә китте, мин – университетка. Әти-әнисе каршы дип кенә, Кунак егетенең хисләре сүрелмәде. Казанда бик очрашмасак та, каникулларда гел бергә идек. Үземне онытыр дәрәҗәдә гашыйк идем аңа. Боларны Динар да белде. Армиядән бер тапкыр да хат язмады ул миңа. «Хатларында сине сораштыра», – дип дуслары гына әйткәләде.
Хатлар язмаса да, мине йөрәгеннән алып атмаган икән. Армиядән кайткан көнендә үк мотоциклы безнең капка төбенә туктады. Үзгәргән. Чибәр, мөлаем... һәм шундый да үз, шундый да газиз. Күз алдымнан аның белән бергә үткән мәктәп еллары, бергә агач утыртырга барулар, бергә уздырган кичәләр йөгереп узды.
Динар бәдәне белән генә түгел, рухы белән дә ныгып кайткан иде. Үгезне мөгезеннән эләктерергә иде, ахрысы, карары. Көтү кайтып берәр сәгать узуга, матае белән тырылдатып килеп тә җитә. Казанга барсам, минем арттан анда бара. Әни дә өзми-куймый аны мактый. Динар кайтып бер ел тулыр-тулмаста, без өйләнештек. Ә Кунак егете белән туй алдыннан тагын бер тапкыр очраштык әле. Ике минутка гына, саубуллашыр өчен генә. Очрашасы булмаган икән шул. Соңыннан гомер буе төшләремә кереп җәфалар өчен очрашканбыз. Нәрсә бу – хыялымда калган мәхәббәт тынгы бирмиме соң миңа? Гел бер төш – ул чакыра, ә мин аның белән китә алмыйм. Баштагы елларда әни комачаулый иде. Аннары – ирем. Балам тугач – балам. Гел шул бер төш... Нигә керә ул? Бәхетсез дә түгел бит мин югыйсә. Динар белән бер-беребезне яратып, кадерләп яшибез.
...Әни иртә китте. Хуҗалык, әнинең авыру энесе – барысы да безнең өскә калды. Әнинең, аңласа, сине Динар гына аңлар, дигәне рас килде. Үзе дә авыл малае булган Динар нигез кадерен, туган кадерен аңлый торган кеше. Хуҗалыкны туздырмыйча, авыру абыйны (урын өстендәге кешене!) читкә тибәрмичә, минем бар мәшәкатемне үзенеке кебек кабул итте ул. Кайчакларда яшьлек искә төшә дә, уйлап куям: Динар урынында теге егет булса, ул боларга чыдар иде микән?
Ә узган ел без Кунак егете белән тагын очраштык бит. Тамчы да үзгәрмәгән. Өйләнгән, балалары бар. Озак кына сөйләшеп тордык. Әнә шул көнне килде инде минем башыма бу чагыштыру. Яшьлектә аңа булган хисләремне давыл болытына охшаттым. Күкрәп килде дә, тузан гына туздырып китеп барды. Ә минем Динарым – утырып яуган җәйге җылы яңгыр кебек. Яшеннәр яшьнәтеп, күкләр күкрәтмәс, яратам, синсез тора алмыйм димәс, иң кирәк вакытта иңен куяр, күкрәге белән каплар, шифалы тамчылар булып тамар.
...Очрашуның файдасы булды, теге төшне бүтән күргәнем юк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
21 сентябрь 2023 - 13:19Без имениДөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
19 сентябрь 2023 - 15:39Без имениАлайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.