Юллар, юллар... Кемнәрне генә очратмыйсыз сез, нинди генә язмыш ияләре үтми сездән...
Юллар, юллар...
Кемнәрне генә очратмыйсыз сез, нинди генә язмыш ияләре үтми сездән.
Күптән түгел юлда туктап, бер апаны утыртып алып кайтырга туры килгән иде.
Нигәдер шундук якынаеп киттек, сөйләшеп кайта-кайта серләр килеште.
Ә бит фамилиясенең генә безнең якта булмаган үзгә яңгырашы белән генә кызыксынган идем. Исеме саф үзебезчә, ә фамилиясе – Варварина.
Үзе белән таныштырганчы ук русча дәшкән идем, «Үзебезчә сөйләшик әле, Хәния җырлый бит машинаңда», – ди. Елмая ихластан. Әйе, Хәния апаны көне буе тыңлап була аны, ялыктырмый.
Бүтән Хәния булмас инде: моң чишмәләре түгелгән бәрхеттәй йомшак тавыш, нурлы йөз, канатлы җырлар. Ул кабатланмас шәхес, татарның талантлы кызы, үз баласы иде. Иде шул. Саклый алмадык.
Юлда чакта бөтенләй таныш булмаган кешегә ачыласың кайчак. Хуплау, жәлләтү, киңәш көтү дә, башкасы да түгел инде бу – феномен шундый. Юл феномены.
Кайтабыз шулай, юлдаш апам акрын гына гомер йомгагын сүтә. Мин әдәпле тыңлаучы бары.
Тормышының башлангыч чорын бәян итү килешмәс, без инде язмышлар яры капыл икегә бүленеп, яралы йөрәкләр үз тиңе белән кабат бер-беренә күпер салган мәлдән язып китик, дуслар.
* * *
Табигатьнең халыкта кара көз дип аталган вакыты. Уңышлар инде җыеп алынган, яңгырлар коя, көзге әче җил сары яфраклар белән әйлән-бәйлән уйнап, сөрелгән кара басу читләренә, юлларга, кешесез тын парк сукмакларына шул яфракларны түши торган чор.
Кич. Яшь кенә хатын ике яшь баласы белән тукталышта басып тора. Үтәли ачык тукталыш аша яңгыр сибәли. Җиңелчә киемле апа да, балалары да шактый күшеккән. Ә автобус һаман күренми. Балалар еламсырый, өйгә кайтыйк, диләр. Ләкин хатынга кирегә юл юк, кирегә юллар бикләнгән шул. Тукталышта басып торучы башка юлчылар да ихтыярсыз бию хәрәкәтләре ясый. Пыскак яңгыр тәмам җелеккә үтә. Инде киемнәр дә чыланып беткән. Көзге вак яңгырларга салкын җиле дә ияреп йөри бит әле һәрвакыт.
Шулчак еракта пыскак яңгыр көлтәсен кисеп, бирегә таба килүче КамАЗ фаралары күренә. Кешеләр сумкаларын, баулларын күтәреп юлга якынрак чыгып баса.
Менә, ниһаять, фура машинасы пуфф итеп авыр сулап килеп туктый да, кабина ишеге ачыла. Ике хатын шундук кабинага үрмәли башлый.
– Подождите! Там женщина с ребёнком. Күшегеп беткәннәр бит инде балалар. Пропустите женщину! – ди шофер.
– Чыкмасын иде юлга яшь балалар белән! – дип, хатыннар һаман сумкаларын кабинага тыгалар.
– Мин балаларны күреп туктадым, – ди егет. – Безгә пассажир алу тыелган! Опасный груз...
Ул сикереп төшә дә балалары белән яшь хатынны кабинага күтәрешеп менгерә. Хатынның инде сүз әйтерлеге дә калмаган диярлек, теше-тешкә тия.
Югарыдан фәкать үзенә җибәрелгән изге ярдәм икәнен күңеленең бер чите белән тоемлап ала ул. Изге фәрештәләргә рәхмәт укый эченнән.
Машина кабат юлга кузгала. Шофёр егет термостан кайнар чәй агызып, балаларга бирә. Әниләренә үз курткасын кидерә, ә чыланганын салдырып элә. Ашата-эчертә, төнгә каршы кая юл тотуларын сорый.
Кайта-кайта, хатын бу сакаллы ир-атның чынлыкта яхшы күңелле, әйбәт кеше, беренче карашка хәтәр күренгән сакаллы кыяфәте исә йомшак холкына бер ышык икәнен төшенеп ала. Тел яшерми инде, тәрҗемәи хәлен, үз өлешенә тигән тормыш сынауларын бәян итеп кайта.
Төнге икеләр тирәсендә авылга таба каерылып кереп киткән юл чатына килеп туктыйлар.
Авылга кабат дүрт чакрым тәпилисе.
Йончыган хатын, рәхмәтен әйтеп, ашап, җылынып, тирбәлеп кайтып йоклап киткән балаларын уята башлый.
– Бу караңгыда, төнлә көзге пычрактан атлыйсызмы? Кая барасыз бу балалар белән? – ди егет. – Сезне монда ташлап калдыра алмыйм мин. Әйдәгез, авылыгызга кадәр кертәм.
Чигенеп, фура белән әйләнеш ясап, басу юлына төшеп китә. Җайлап кайта торгач, авылга да килеп керәләр.
– Шушында туктагыз инде, әнә безнең йорт капкасы, – ди хатын.
Шофёр балаларны күтәреп кертешә. «Мин дә шушындый капкалы йортта туып үстем. Бизәкләренә кадәр бабам өен хәтерләтә», – ди.
Апа белән аның әнисе рәхмәт әйтеп туя алмыйлар. Акча алмый шофёр. Чәй эчүдән дә баш тарта. Чөнки машинада ук рациядән йөк кайчан килеп җитәчәк дип берничә тапкыр ашыктыралар егетне. Илтеп җиткерү срогы үтеп бара торган була юлда ватылып ятып.
Егет шунда машинасына утыртып кайткан хатынга:
– Сез миңа бик ошадыгыз, – ди. – Ике айдан киләм әле авылыгызга.
Аптырап калган яшь хатын ни уйларга да белми.
– Сезне алып китәм, – дип ярып сала шофер егет. – Фатирым буш тора минем, ерак юллардан кайтышымны көтәргә үз кешем булсын, яраткан кешем булсын иде, – дип тә ыскындыра.
Һәм утырып китеп тә бара.
Егет сүзләре аны тәмам сихерләсә дә, ул моңа әкият итеп кенә карый. Әмма бер кышкы кичтә... КамАЗ килеп туктый капка төбенә! Әкиятнең ахыры менә шулай бетә.
...Инде хәзер үзләренең ике уртак балалары үсеп килә. Апаның – теге вакыттагы яшь хатынның – үз балалары күптән башлы-күзле. Апа сөйгәнен ерак юллардан көтеп яши. Ярата, юксына, кадерли.
Ире дә күзенә карап тора, «юлларымда үзем тапкан бәхет йолдызым», ди.
Апаның туган нигезенә кайтып барышы.
Бизәкле капка көтә аны... Тәрәзәләр көтә. Туган нигез...
фото: http://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Ижадый унышлар сезге, хикеягез бик матур язылган, давамын котеп калабыз.
0
0
0
0
Рэхэт тойгы калдырды эсэр, рэхмэт яусын, Фагилэ!
0
0
0
0
Бик яхшы эсэр, Фагилэ!
0
0