Логотип
Күңелеңә җыйма

Әйтергә микән, әйтмәскә микән...

Гомер юлын бергә үтәчәк кешеңә ышанып сер капчыгын төбеннән үк тотып селкү килешкән эшме, әллә беркатлылыкмы бу? Ирләр дә кеше бит. Хатын-кызның ышанычлысын, эшкә уңган, булдыклысын сайларга тырыша алар да. 
 

Ирләр сөяр сауны

Кодалар килгән... Өчесе дә күзне аерып ала алмаслык чибәр, озын буйлы, карап торышка өрлектәй таза, гаярь егетләр – бертуганнар икән. Башкортстаннан, ерак юлны якын итеп, төпчекләренә кыз сорарга килгәннәр. Абыйларының олысы – Сөләйман атлысы – бигрәк тә үткен икән, теле телгә йокмый, сандугачтай сайрый. Унтугыз яшьлек сеңелне – ул да безнең төпчегебез – энекәшенә димләпме-димли. 

Энеләре Әгерҗедә һөнәр училищесында укыган. Бәрәңге казыган чактамы, урып-җыю чорындамы төркемнәре белән авылга килеп колхозга булышып йөргән булганнар. Сигезенчедә генә укый торган сеңлебезне чишмәдән судан кайтканда күрә дә... бер күрүдә гашыйк була егет. Кичке уеннан соң озата бара. Армиядән хатлар язып тора. Кыз да хатларны җавапсыз калдырмый, әлбәттә. Өметләндергәндер... 

Армия хезмәтен тутыруга, егет Себергә китә. Нефтьчеләр янына эшкә керә. Эше әйбәт, акчасы мул төшә. Өйләнсә, фатир бирергә дә вәгъдә итәләр икән. Кәләш кирәк! Дөресе, безнең сеңелдән гайре берәү дә кирәкми аңа! Шундый хәлләр! 

Әткәйнең эш көйле. «Әнә, әнкә­се белән сөйләшеп бетерегез!» – диде дә, юк йомышны бар итеп бакча артына төшеп китте. Янәсе, печән кабартасы бар аның! Мондый эссе көндә кызышып йә көеп әрәм була күрмәсен чапкан курпысы.

Әнкәй ипләп кенә килен төшәсе йорттагы гореф-гадәтләр, кайната-кайнана буласы әти-әниләре хакында сораштырып утыра. Кияү буласы егет күп балалы, ишле гаиләдә үс­кән. Исәннәре генә дә унау. Берсе дә күктән төшкәнне көтеп ятмый. Хезмәт белән көн күрергә өйрәнгән нәсел бу. Монысы да төшеп калганнардан түгел, егет асылы! Чәйләр эчкәч, беркавым сөйләшеп утыргач, кунаклар, соңгы сүз әлегә әйтелмә­сә дә, бурычлары үтәлгәнгә санап, буага су коенырга төшеп киттеләр.

Сеңелдән күзләрен аера алмыйча мөкиббән булып утырган егет кузгалмады. Өйдә без дүртәү – ул, сеңел, әнкәй белән мин генә калдык. Күрәм, әнкәй артык дулкынлана. Кочагында иркәләнеп үскән, барыбыз арасыннан да иң нык яратка-нын – төпчеген биреп җибәрү аңа үтә дә читен, хәтта мөмкин булмаган эш кебек тоела. 

Алдан сүз куешканнармы, кыз үзе кияүгә китәргә риза кебек. Кулын сорап килгән егетне борып чыгарырга яхшысынмыймы әллә? Сыныйсы да килә бугай. Борчылса, әнкәйнең кан басымы күтәрелә, йөрәге уйный торган гадәте бар. Шуңа, аларны ташлап чыгып китәргә базмыйча, аны-моны караштырган булам.

Әнкәйнең, үзенчә сәбәп тапкан булып, сөйләшүне сузарга, дөресе, нокта куелмаган килешүне өзәргә теләвен чамалыйм. Әткәйнең чыгымчы ат кебек тәртәгә тибәргә маташуы да юкка түгел: кыз бирә, туйлар ясый торган чакмыни?! Мәшә­катьле ел: өй күтәрергә ният­ләү­ләре хак. Иң мөһиме: кыз әле яшь. Быел университетка укырга керде. Көндезге бүлеккә үтмәде. Сиздер­мәскә тырышса да, әнкәй монысына куанды, кызы янында бит! Имтихан­нарын яхшы бирсә, киләсе елга көндезгегә күчү ихтималы да юк түгел дигән өмет тә җылытып тора. 

«Укыр! Укытырмын!» – дип вәгъдә бирә дә бит егет... Бала-чагага батсаң, уку кайгылары калмый шул инде. Шулай борчылуы урынлы бит әнкәйнең дә. 
Сеңелне дә сынап-сөйләндереп карамады түгел, әйтеп бакты югый­сә... «И бала, ни эшләгәнеңне аңлап бетерәсеңме соң син? Бер белмәгән, ике күргән егеткә ияреп Себер ка­дәр Себергә чыгып китәргә ни дип атлыгып торасыңдыр. Элек-электән җинаятьчеләрне сөргәннәр ич Себергә. Үз теләгең белән китәргә башың ике түгелдер ич! Кышын зәмһәрир суык, җәен кигәвен, черки-чебен оясы, диләр аны!»

Үгетләү-кисәтүләрне колакларына эләмени хәзерге яшьләр. «Заманалар үзгәрде, кирәк икән, шлем кигертербез айга да», – дип, тик авыз ерып торган булалар.
Әнкәйнең бүтән чарасы калмагандыр, ахры, иң соңгы дәлилен чыгарып салырга мәҗбүр булды. «Белмәдем димә, егет, алдан кисәтеп куям: саулыкка туймый, чирләшкә ул безнең. Тумыштан йөрәге сау түгел. Әз-мәз суык тигәндәй итсә дә, үзен-үзе белештерми урынга егыла. Йөрәк чирле ул. Шундый кәләш белән яшәргә риза булыр-сыңмы? Уйла! Үкенмәссеңме?» Әнкәйнең дәлилләре уйланырлык!

Кияү буласы егетебез дә тынып калды. Минуты ай булып тоелган мизгел әле дә истә. Әйткән һәр сүзе хәтергә уелган: «Безне үстерешкән бик матур апабыз бар иде. Чибәр апа дия идек без аны, – дип ерактан уратып башлады ул. – Кызык­маган егет калмагандыр аңа. Берсен яратып кияүгә чыкты. Сайлаган сазга, очраган тазга, диләрме... Сы­нау­ны уза алмады егет солтаны дигәнебез. Бер елдан, ат җигеп кире өйгә китереп куйды. «Авыр эшкә ярамый, чирдән башы чыкмый. Аның матурлыгы нигә миңа? Багынып карап утырырга ул бит кәртинкә түгел. Дөнья көтәргә кирәк. Тормыш көтәргә яраксыз кызыгыз. Бигайбә», – дигән булды. Шуннан шулмы? Шулкадәр ярата идек апабызны. Аның өчен кояш булырга да риза идек без. Тик... без­нең җылы гына җитмәде шул. Кояшта кипкән гөл кебек сулды, ябыкты Чибәр апабыз. Күңеленә рәнҗү кердеме, авырудан башы чыкмады, мантый алмады. Ике ел элек җирләдек. Ә мин... беркайчан андый түбәнлеккә төшмәм дип ант иттем».

Сүзендә торды егет. Сеңлебез читтән торып Казан университеты­ның геофагын тәмамлады. Тик белгечлеге буенча бер көн дә эшли алмады. Бала табарга ярамаганын белә торып, ике кыз алып кайтты. Төмәндә йөрәгенә бик катлаулы операция ясадылар, исән калды. Хәер, монысы бөтенләй бүтән тема инде. 

Торам-торам да әнкәйнең шул чактагы халәтен уйлыйм. Үз баласын яманлагандай: «Үзе авыру. Талканы коры» ише сүз сөйләп уты­ру аңа да бик рәхәт булмагандыр юкса... Егетнең «күзен ачарга» телә­ве еракка җибәрәсе килмәгән­нән генә идеме? Тормышта очрарга мөмкин булган кыенлыкларны күздә тотып алдан искәртү идеме исәбе? Белмәссең... Әнкәй күптән мәңгелек йортында.
 

Кешенеке – кештәктә

Ә бит берәү дә кеше хәсрәтен үз иңенә алып, бүтәннәр проблемасын чишәргә атлыгып тормый. Бигрәк тә чит-ятныкын. Үз мәшәкатен бүтән­нәр өстенә өяргә маташучыны биг­рәк тә өнәми адәм баласы. Ә ир-ат халкы, гомумән дә, тормыш-көнкү­решнең вак-төягеннән ераграк торырга тырышучан. Кияүләр, ирләр – алар да кеше бит. Четерекле хәлләрдән аларның да читтәрәк булырга теләүләре табигый. 

Шулай да... хатын-кызга дөнья көтәргә, көн дә ашарга әзерләргә, гаиләне туйдырырга – яшәргә кирәк ич. «Ике ипиең булса, берсен күрсәтми, белгертми тор, берәү генә калганын сиздер, ир-ат ризык юнәтү кайгысында булсын», – дия иде ерак әбекәй. 

Ә киявең буласы егеткә бигрәк тә нәрсәне ачыктан-ачык сөйләргә ярый, проблемаларыңның кайсын әйтми тору яки йомып калдыру хәерлерәк икәнен кыз-кыркын гына түгел, кайчак дөнья күргән хатын-кыз да аңлап бетерми, күрәсең. Гаҗәп тә түгел, чөнки бу язылмаган кануннардан торган тулы бер фән, ахрысы!

...Җәйге тымызык бер кичтә, һава сулап, уйланып паркта эскәмиядә утыра идем. Икенче эскәмиягә егет белән кыз (бәлки ир белән хатындыр) килеп утырды. Аркага арка терәлеп диярлек утырсак та, мине күрмәделәрме, башымны иеп тып-тын утырганга күреп тә игътибарга алмадылармы, ирексездән миңа шундый әңгәмә шаһиты булырга туры килде.
– Син мине яратасыңмы? – дип сорый ягымлы гына хатын-кыз тавышы.
– Яратам.
– Миңа өйләнергә ниятең бармы соң синең?
– Әлбәттә...
– Алайса, ачыктан-ачык сөйләшик. Минем синнән яшерен серем юк. Беләсең, кияүдә беренче тапкыр гына түгел мин. Бөтенләй бала таба алмавым да ихтимал. Чөнки... Соңгысында, ни... төшертергә баргач, табиб кисәткән иде, аналык җиңсәсе юкарып беткән... (Озакка сузылган тынлык. Торып китәргә иде дә, кузгала алмыйм. Алар минем барлыкны әллә белми, әллә онытты. Белмәүләре хәерлерәктер дә... Ник сөйлисең син боларны, и юләр хатын, дип кычкырсам да, файдасы булмас төсле.)
– Ник алай дисең? – ди, нечкә тавышына караганда, япь-яшь егет кәмәше, хәвефләнеп.
– Элегрәк бала табасым килмәде, – дип, үзен-үзе «сатуын» дәвам итә хатын. – Йә, уйлап кара, кая алып кайтыйм мин аны? Паралич суккан бабай янынамы? Өйдә мыр-мыр килүдән бушамый торган туберкулезлы әби... Әти эчеп кайтып, көн аралаш һәммәбезне өйдән куып чыгара... Әнине сөйләп торасы да түгел. «Мин һәммәгезне ашатып ятам, әрәмтамаклар, кадеремне белмисез», – дип сукранудан бүтән­не белми. Ул мескеннән ни көтәсең? Балага әти буласы адәмне әйтимме, өч хатынга алимент түли, кесәсе тишек. Эчәргә таба үзе. Абыйлар белән сугышып эләкте төрмәгә дә.
– Абыйларың да бармыни әле синең?
– Берсе – олысы – быел яз чыга. Котым очып тора, анысы икенче ирем белән сугышып эләкте казна йортына. Тукта, кая качасың? Яратам дигән була тагын...

Аның урынында бүтән берәү булса ни эшләр иде икән? Артына-алдына карамый, качмый ни чарасы бар «йөрәк серенең» мондыен ишеткәннән соң? 


Дөнья бу!

– Мондый хәлгә юлыкмас өчен хатын-кызга телен теш артында тоту фәнен өйрәнәсе бар, – дип сөйләп китте танышым Зәрия. – Тик кемнән өйрәнәсең? Дәреслекләр юк. Яшьме, картмы, урта яшьләрдәме ул – хатын-кызның кияүгә чыгасы, гаилә корасы, кемгәдер арка таянычы, иптәш, сердәш, ахыр килеп, хатын буласы килә. Табигать безнең канга, җанга салган теләк, омтылыш, инстинкт бу. Чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, теләгәндә, һәркемгә тормыш корырлык яр, ир яки хатын табыла ул. Әмма икенче яртың дип исәпләгән кеше белән бәхетле булырга теләсәң, беренче карашка вак-төяк булып тоелган ялгышлардан саклану зарур. Тугарылып, ачылып китү, сер тотмас үрдәк сыман, холык-фигылен ныклап белмәгән кешегә гаилә серләрен яки күңел түрендә йөрткән вакыйгаларны чәчеп-түгеп ташлау төзәтеп булмас-тай ялгышларга китерергә мөмкин ич. Бәхетсез язмышыңнан зарланып үзеңә гомерлек яр буласы кешенең күңеленә күләгә кундыру да килеш­кән эш түгел. Син кичергән күп күңел­сезлекләр, йөрәк сере булып, эчеңдә генә калса, хәерлерәктер?


Сернең  урыны — сандыкта?

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы.

Тормыш озын, сикәлтәле. Гаилә корганда парлар гомерлеккә дип кавыша, тик, кызганыч, барысы да алтын туйларга кадәр бергә барып җитә алмый шул... Еш кына аерылышу­лар­ның төп сәбәбе булып акланмаган өметләр, юкка чыккан ышанычлар тора. Вакытында булган ачыктан-ачык сөйләшү барысын да үз урынына куяр иде. Нәкъ менә бәян ителгән икенче вакыйгадагыча. Хәер, бу очракта кыз егетен бары тик сы­нап карарга гына теләгәнгә ошый…

Беркемгә дә сөйләмәгән, йөрәк түрендә йөрткән серләре, яшерен хатирәләре тормышта һәркемнең була. Берәүләр серләре белән җиңел генә бүлешергә күнеккән, икенчеләр өчен сер алмашу мөмкин булмаган хәл. Тик язмыш үзе кайбер вакыт мәсьәләне шундый итеп куя – серне саклау-сакламау, дөреслекне ачу-ачмау алдагы бөтен тормышны үзгәр­теп җибәрергә мөмкин. Язмадан күренгәнчә, әни кеше алдына да әлеге четерекле сорау котылгысызлыгы белән килеп баса: әйтергәме кияү буласы кешегә чынбарлыкны, яки, берни булмагандай, дәшми генә калыргамы? (Янәсе, сез бит киленнең сәламәтлеге белән үзегез кызыксынмадыгыз, ә без инде ул турыда уйламадык та…) 

Беренче карашка, әни кеше ялгыш карар кабул итә кебек – буласы кияүгә барын да ачыктан-ачык әйтеп бирә: кызының авыру булуын да, холык-фигыленең кытыршылыкларын да… «Искиткеч юләрлек», – диярсез сез. Әгәр дә кияү, куркып, кире уйласа, баласының бәхете, хыяллары җимерелсә… Кеше язмышы бит ул! Ә мәсьәләгә тирәнтенрәк караганда, әни кешене аклау бик җиңел: аның ачыктан-ачык сөйләшүе бу очракта бик тә кирәк. Әйе, нәтиҗә төрле булырга мөмкин: бәлки кияү егете кире уйлар, туйлар булмый калыр, ә кыз бала гомерлек йөрәк җәрәхәте алыр… Язмадан күренгәнчә, бәхеткә каршы, бар да яхшы тәмамлана: кияү булган кеше, чыннан да, кәләшен чын йөрәк­тән яраткан, сүзеннән кайтмаган, ә сөйгәне турындагы яман сүзләр аның фикерен үзгәртмәгән. Гомумән, инде еллар үткәннән соң бу ир-егет турында бары яхшы фикер генә әйтеп булыр иде: матур гаилә корганнар, хатынына, вәгъдә иткәнчә, югары белем алырга мөмкинлек биргән, ике кыз үстергәннәр. Авыр минутларда, бик катлаулы опера­цияләр кичергәндә ул хатынының янәшәсендә булган – шулай итеп, гаиләне, бер-берсен саклап кала алганнар. Ә инде ана белән булачак кияү арасында күптән булган сөйләшүгә кайтсак, шуны әйтә­се килә: туйлар узганнан соң, бергә яшәү дәверендә, дөреслек, һичши­ксез, ачылыр иде. Менә инде ул очракта ир кешенең үзен ничек тотасын белеп булмый: үзен алданган дип хис итеп гаиләсен таркатса, яки гомер буе хатынын гаепләп, битәрләп яшәсә, бу хатынга тагын да читенгә­рәк туры килер иде. Димәк, ул чактагы авыр, ләкин бик кирәкле сөйләшү бу гаиләнең озын гомерле булуына китергән бит!

Тик шулай да! Кияү (яки кәләш) үзе­нең булачак туган-тумачасы, кайнана-кайнатасы турында алдан белеп торса, һичшиксез, яхшырак бит. Мондый чакта инде югалып килүче яучылык традициясе турында ничек искә алмыйсың! Ике якның да гаиләсен, нәсел-нәсәбен белеп, тиң парларга бер-берсен табарга алар ярдәм иткән бит! Ә бүген без бик мобиль, ягъни актив тормыш белән яшибез, тору урыныбызны да, хәтта кайчак яшәгән төбәк-илләре-безне дә җиңел генә алыштырып куябыз. Кайда инде ул җиде бабасына кадәр нәселен белеп кавышулар?! Берника­дәр вакыт дуслашып йөреп, ярый яшьләр бер-берсен яхшырак аңларга өлгерсә­ләр! Ә бит интернет челтәре аша танышып, аралашып кына гаилә корган егет-кызларыбыз да байтак. Билгеле булганча, виртуаль тормышта кеше бөтенләй башка, ул анда образ төзи, һәм шул битлекне чын йөзе итеп таныта. Ә бит гаиләнең озын гомерле булу-булмавы сайлаган парың­ны ни дәрәҗәдә яхшы белүеңнән дә тора. 

Ә шулай да кирәгеннән артык сертотмас үрдәк булуның зыяны бармы? Артык ачылу, туарылу кайчакта матур гына төзелеп килгән мөнәсәбәтләрне җимереп ташларга да мөмкин. Шушы сорауга җавап бирү йөзеннән яшь парларга берни­чә киңәшемне җиткерер идем.

Әгәр мөнәсәбәтләр инде гаять дәрәҗәдә җитди төс алган һәм язмышыгызны бергә бәйләргә телисез икән, һичшиксез, сезгә җитди проблемаларны уртага салып сөйлә­шергә өйрәнергә кирәк. 
Ир белән хатын, бала белән ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләр­нең тотрыклылыгы тулысынча диярлек аңлаша белүдән тора. Гаилә оешкан беренче көннән үк уртак сорауларны ачыклап, килешеп, бер­дәм карар кабул итәргә күнеккән парлар бер-берсенә ышаныч белән яши. 

Ә бу бик кыйммәтле сыйфат. Еллар узып, беренче мәхәббәт ялкыны сүрелә төшкәннән соң да, нәкъ менә аңлашып яшәү гаиләнең тотрыклылыгын тәэмин итүче шарт булып кала.

Партнерың белән ачыктан-ачык сөйләшү дигәндә, мин инде һич тә энәсеннән җебенә кадәр, бөтен нечкәлекләре, детальләре белән тормыш юлыгызны сөйләп чыгарга дип әйтмим. 

Сөйгән ярыгызны очратканчыга кадәр байтак гомер юлы үтелгән, сезнең беркемгә сөйләми торган хатирәләрегез, истәлекләрегез булырга мөмкин. Кайберләрен тормыш иптәшегезгә, бәлки, сөйләп үк бетерергә дә ярамыйдыр (аеруча, аңа кадәр булган мөнәсәбәтләрне уртага салып тикшерү кирәк түгел). Ләкин сүз ул мөнәсәбәтләргә кагыла икән, алдашудан яки яшерүдән файда юк. Әмма ихластан: 
«Әйе, андый кеше белән дуслыгымны яшермим, ләкин бар да артта калды, минем тормышымда бүген бары син генә!» – дигән сүзләр бу сөйләшүгә нокта куяр.

Бер-береңә ышану дустанә мөнәсәбәтләргә нигезләнгән гаиләнең төп нигезе булып тора. Бу әле ир белән хатынга бала тәрбияләгәндә дә зур терәк булачак. 

Әтисе белән әнисе арасындагы дуслык, ышаныч баланың психик үсешенә уңай йогынты ясый, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар тыныч холыклы, психик яктан сәламәт булып үсә. Бала, үз чиратында, әти-әниләренә ышаныч белән карый, алар йөзендә үзенең дусларын күрә, авыр вакытта урамга, таныш-белешкә түгел, ә әти-әнисе янына ашыга. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар