Язган идем исемеңне

Ташка язу, ташка уеп язу, ташны чокып язу – монысы, мөгаен, борынгы хәтернең, геннар дәрәҗәсендәге хәтернең уянуыдыр ул.

Куркам. Тротуардагы язуларга басарга куркам. Бу язулар – замана хатлары. Кызык бит – китаптан бизгән, кулына каләм тота белми торган, яхшы дигәндә, үзара фәкать «смскалар» белән хәбәрләшә торган, «пәрәвез» дөньясына кереп чумган техник алгарыш дәвере балалары нечкә хисләр тыннарын куырып алган мизгелләрдә кулларына акбур яки буяулы пумала алып, урам ташына «хат» язалар. Югыйсә аларның интернет ярдәмендә аралашу өчен дә әллә нинди мөмкинлекләре бар. Гаҗәпләнәм: нинди эчке көчләр аларга кичерешләрен урам ташына түгәргә мәҗбүр итә икән?

Берәүнең утлы күкрәгеннән урам ташына күчкән сүзләргә, ук кадалган йөрәкләргә ялгыш баса күрмим дип, сак атлап кына эшкә барам. Хәер,  язуларның ияләре хислә­ренең график тамгаларын кешеләрнең аяк астына ташлаганда аларның тапталасын аңлап тора торганнардыр инде. Димәк, тап­тасаң да гөнаһ булмый торгандыр.

Иртән йокыдан торып, йөгереп килеп тәрәзәдән караган кыз укысын да шатлансын дип язылган  «хат»ларны мин дә кызыксынып укыйм. Башка җәяүлеләр дә укый торгандыр. Бу хатлар бер генә дәүләт телендә языла. «Солнышко! Люблю тебя!» Күптән ята инде бу җөмлә җирдә сузылып. Сүзләр вакыт сынавына шактый чыдам булып чыкты. Хисләре сүрелмәде микән? «Зайка моя!», «Воздух мой!», «Хомячок!»лар яныннан узып китәм. Бу «җәнлекләр» адресатның үзләре икәнен белә торганнардыр инде. Үзләренең «зайка», «хомячок» булулары белән дә килешә торганнардыр. Шулай булмаса, йөгереп чыгып, язуны сызып-юып ташларлар иде. Хәер, нигә бозсыннар, сиңа берәүнең бөтен дөнья (алар шулай уйлыйдыр) хисләрен аңлатуы дәрәҗә ләбаса! Гитаралы «идальголар»ның балкон төбендәге серенадаларын күргән-ишеткән мени безнекеләр.

Яшьләр «тәмле телле» шул хәзер дип уйлыйм. Без яшь чакта да, тәмле сүзенә карап, кемнең кай төбәктән икәнен төгәл белеп була торган иде. Әйтик, мамадышлар «җимешем» дип, арчалар «матурым» дип өзелеп тора торган иде.

Юлдагы яңа язу уйларымны бүлә. «Козочка моя! С днем рождения тебя!» Имзасын куймаган. «Твой козел» дип язып куйса, җәяүлеләргә бер кәмит булыр иде.

Тагын бер язу. «Мамочка! Прости нас!» Монысы инде җитди нәрсә. Уйландыра торган язу бу. Башбирмәс шәһәр балаларының бу «хаты» күләгәсендә ниндидер фаҗига бардыр кебек тоела. Тротуардагы  әлеге язуларны укыган ана адресатның үзе икәнен таныды микән? Санап карыйм: йорт бит ун катлы! Һәр тәрәзә – бер гаиләнең дөньяга күзе. Кайсы тәрәзәнең күзләре яшьле икән соң? 

Соңгы араларда тагын ике җитди язу пәйда булды – «Денис! Вернись. Я тебя люблю» белән «Я тебя буду ждать!» Боларның авторлары, әлбәттә, хатын-кызлар.

Юл ташындагы язулар. Югыйсә бит шушы ук сүзләрне телефоннан сине тәгаен ишетәләр икәнен белеп әйтергә дә мөмкин. Хат язарга мөмкин. Нигә соң нәкъ менә ЯЗАЛАР! Димәк, борынгылар әйтмешли, ташка басылган сүзнең аерым бер кодрәте бар. Китап файдасына да көчле дәлил түгелме соң әле бу?! Ничә гасыр дәвамында аңлашуның иң әйбәт чарасы булган хат язышу әдәбен кабат яңартканда ярар иде. Сандык төпләрендә сакланган, кат-кат алып укып була торган хатлар кебек кадерле ядкарьләр юктыр да ул.

Ташка язу, ташка уеп язу, ташны чокып язу – монысы, мөгаен, борынгы хәтернең, геннар дәрәҗәсендәге хәтернең уянуыдыр ул.

фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6595
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4308
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3090
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2930
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату