Логотип
Күңелеңә җыйма

Яратмаган кеше белән ничек яшәргә?

Бала көткәнемне мин аның белән араларны өзеп ике атна узгач кына белдем. Нинди хисләр кичердемме? Башта югалып калдым, әлбәттә. Мондый планнарым юк иде... Югалып калу гына да булмагандыр ул, курку булгандыр күбрәк. Куркуым урынсыз түгел иде – мин баланы үзем генә үстерәчәгемне беренче минуттан ук белә идем.

Бала көткәнемне мин аның белән араларны өзеп, ике атна узгач кына белдем. Нинди хисләр кичердемме? Башта югалып калдым, әлбәттә. Мондый планнарым юк иде...

Югалып калу гына да булмагандыр ул, курку булгандыр күбрәк. Куркуым урынсыз түгел иде – мин баланы үзем генә үстерәчәгемне беренче минуттан ук белә идем. Баладан баш тарту уе исә башыма да кереп карамады, чөнки беренче тапкыр йөккә узуым – аны гомердә дә төшермәячәк идем.

Безнең нәселдә моңа бер мисал бар инде. Әтинең апасы студент чакта бер егет белән очрашып йөри, ә ул егет, аның корсаклы икәнен белүгә, апаны ташлап китә. Бөтенләй югала! Ул чакта моның нинди хурлык икәнен күз алдына да китерүе кыен... Кемнәрдер аша бу хәбәр авылга – әти-әниләренә дә кайтып ирешә. Әтиләре шундук: «Баласын  теләсә кая куйсын, монда күтәреп кайтмасын – күземә күрсәтмәсен!» – ди. 

Апага абортка барудан башка юл калмый. 

Институтны тәмамлагач,  ул кияүгә чыга. Шундый әйбәт кешегә! Тормышлары да бик җитеш аларның, бөтен нәрсәләре бар. Тик менә балалары гына юк. Әни белән әтинең үзара: «Шул хәл аркасында», – дип сөйләшкәннәрен ишеткәнем булды. Белүемчә, әби белән бабай да соңыннан бик үкенгәннәр, тик инде эш узган – бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. 

Мин апаның ялгышын кабатлый алмый идем. Шуңа күрә шунда ук хәл иттем: «Баланы табам! Ничек тә үстерермен әле!»

Бик озак бу яңалыгымны берәүгә дә әйтмәдем. Тик гел яшереп була торган яңалык түгел бит. Дус кызларымның берсе шундук туачак баламның әтисенә дә җиткергән. Кешеләр шундый кызык инде – кирәк булса, мин үзем аңа бу хакта хәбәр итә алмыйммыни?! Телефон кулымда, теләсә кайсы вакытта шалтырата алам бит. 

Ул, әлбәттә, яныма килеп җитте. Дөресме, ди. Әйе, дим. Икенче соравы: «Кайчан өйләнешәбез?» – булды. «Без беркайчан бергә булмыйбыз дип әйттем бит инде, аннан соң бернәрсә дә үзгәрмәде», – дим. Балага узгач, ул минем фикерләр үзгәргәндер дип уйлагандыр инде. 

«ЗАГС белән өйләнешмибез икән, сине дә, баланы да бар дип тә белмәячәкмен», – диде ул шунда. Анысына да: «Ярар», – дидем. 

Минем үзенә беркайчан кияүгә чыкмаячагымны аңлагач, кызыма 9 ай булганда тәмам югалды ул. Инде шактыйдан килгәне дә, шалтыратканы да юк. Булышу турында әйтмим дә. 

Әниләр минем бу адымым белән берничек килешергә теләми. Балага әти кирәк бит, диләр. Әйе, кирәктер, тик миңа да яраткан кеше кирәк бит. Ә мин аны яратмавымны балага узганымны белгәнче үк аңлаган идем. Яратам бугай дип ялгышканмын. Кеше тормышта ялгышмыйча тормый бит инде. Яратмаганга күрә араларны өзгән дә идем бит инде. Бала бу очракта бернәрсәне дә үзгәртә алмый. 

Бала хакына дип яратмаган кешеләре белән яшәгән хатын-кызларны аңламыйм мин! Яратмаган ир янында берничек тә бәхетле була алмыйсың лабаса. Бәхетсез әни баланы да бәхетле итә алмыйдыр. 

Яраткан кешем очрамый калмас әле дип өметләнәм. Алда гомер озын бит. Янымда якын кешенең юклыгын тойган минутлар була инде ул. Киңәш сорарга гел кемдер җитми миңа. Әти белән әни җавап бирә алмаган сораулар да бар бит. Менә озакламый кызымны балалар бакчасына бирергә кирәк булачак. Әни: «Иң якыны кайсы – шунда бир», – ди. Ул элеккечә уйлый шул. Бүгенге әниләр мондый мәсьәләләрне бөтенләй башкача хәл итәләр. 

Кызым әкрен генә үсә. Әти белән әни дә бик булышалар, рәхмәт аларга. (Әби белән бабай кебек кире каксалар да бернишли алмас идең.) 

Мине, беләсезме, нәрсә борчый. Кеше сүзләре! Гомердә дә аларга исем китәр дип уйламый идем. Баланың әтисе минем белән кушылырга әзер була торып та, аны кире кагуымны күпләр аңлый алмый. Һәрберсенә мин аны яратмыйм дип сөйләп йөри алмыйм бит. Тик, минемчә, бу мин үзем генә хәл итә торган сорау. 
 

фото: https://ru.freepik.com/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше сузлэре борчымасын! Сез алар очен яшимийсез! Узегез, балагыз очен яшийсез!

    Хәзер укыйлар