«Артык кайгырту да ачуны китерә башлый икән. Аңлыйсың, кеше чын күңеленнән тырыша, әмма елмаеп рәхмәт әйтеп булмый, чөнки аның ярдәме кирәк кебек тә түгел. Бигрәк тә әти-әниләрнеке, шуңа да качтык без», – дип сөйли танышым. Бу балаларга ничек тә ярап булмый, дияр әти-әниләр, артык кысылалар, диләр яшьләр. Сез нәрсә әйтерсез икән. Сөйлим әле...
«Артык кайгырту да ачуны китерә башлый икән. Аңлыйсың, кеше чын күңеленнән тырыша, әмма елмаеп рәхмәт әйтеп булмый, чөнки аның ярдәме кирәк кебек тә түгел. Бигрәк тә әти-әниләрнеке, шуңа да качтык без», – дип сөйли танышым. Бу балаларга ничек тә ярап булмый, дияр әти-әниләр, артык кысылалар, диләр яшьләр. Сез нәрсә әйтерсез икән. Сөйлим әле...
Өйләнешеп кызның әти-әниләре белән яшәячәкләрен белгәч Мәликә белән Динарның дуслары бармакларын чигәләрендә йөртәләр. Имеш, җүләрләнмәгез инде. Һәр гаиләнең үз тормышы булырга тиеш. Бер казанга ике гаиләне сыйдырып яшәү өчен, ай-һай, нинди зур сабырлык һәм зирәклек кирәк. «Бер айдан үзегез үк чыгып качарсыз», – дигән сүзгә дә игътибар итми алар. Тормышлары җиңелрәк булыр: кайтуларына кайнар аш, өй җыештырылган. Читләргә фатир өчен акча биреп яшәгәнче, бераз җыярлар да үз ояларын корырлар. Аннан соң Мәликә дусларының бар шикләрен бер селтәнүдә юкка чыгара:
– Мин әтием белән әнием бик шәп кешеләр. Тәрбиялеләр, тыйнаклар. Җитмәсә, Динарны бик нык яраттылар. Алар безгә кысылмаячаклар! Фатирыбыз да зур, әни үзе: «Бергә торыйк, тормыш башларыгызга җиңелрәк булыр», – диде.
Туйның икенче көнендә кызның әтисе белән әнисе аларга Төркиягә юллама тоттыра. Ял итеп кайтыгыз, янәсе. Мәликә белән Динар туйга кадәр дә әллә ни алҗымаган иде югыйсә. Диплом алып эшкә генә урнаштылар. Туйны да ике як күтәрде, барысын да оештырдылар. Әмма диңгездә ял итүдән кем баш тартсын?! Рәхәтләнеп риза булалар.
Ә кайткач... Бүлмәләрендәге алсу чәчәкле обойларны күреп шаккаталар.
– Ошыймы, балалар? Сез кайтышка сюрприз ясап, әтиегез белән бүлмәгезнең обоен алыштырдык. Бик матур бит, әйеме. Яшьләрчә!
Динар белән бер-берсенә карашып алсалар да, «матур түгел, әни» дияргә, билгеле, телләре әйләнми. Алсу обойлар бала-чага бүлмәсенә ярый ул, алар бит инде гаилә! Төркия кояшы астында кызынган чакта бүлмәләренә хәзер бик модалы булган көлсу обойлар ябыштырырга килештеләр. Инде обойларга заказ да биргәннәр иде. Ремонт ясарга туры килми.
Баштагы мәлне аларга әти-әниләре канаты астында яшәргә бик ошый. Дус кызларына да мактанып туя алмый Мәликә. Янәсе, тормыш түгел, җәннәт. Әнисе торуларына иртәнге аш әзерли, кичен дә газ плитәсе янында басып торасы түгел. Ашыйлар да йә бүлмәләренә кереп яталар, йә урамга һава сулап кайтырга чыгып китәләр. Хәтта тәлинкә-кашык та юдыртмый әниләре.
Әмма яши-яши бу кайгырту туйдыра башлый. Беркөнне Мәликә шкафтагы әйберләрнең таслап өелеп куелганын күрә. Җыештырылган!
– Әни, безнең бүлмәдә нәрсә эзләдең син, – дип сорый ул тавышына битарафлык чыгарырга тырышып, ә эчендә ут яна.
– Кер юдыртырга уйладым да, сезнеке юк микән, дип уйлап шкафыгызны ачкан идем, ә анда тәртипсезлек. Җыештырырга вакыты юктыр дип, берочтан тәртипкә дә салдым. Керләнгән киемнәрегезне юдырттым, кызым.
– Әни, мин бит инде сиңа әйткән идем.Үз киемнәребезне үзем юам дип, – ди тыныч булырга тырышып Мәликә. – Җыештырырга да кирәк түгел иде, ялларда җыештырырга планлаштырган идем.
– Миңа аның бер авырлыгы да булмады, кызым, – дип елмая әнисе.
Мәликә әнисенең фатирда тагын бер гаилә яшәвен кабул итә алмавын аңлый. Аның өчен ул һаман бала.
Кичке ашны да икәү генә ашыйсылары килә башлый. Әмма алар беркайчан да ялгызлары гына калмый. Әниләре һәрвакыт кайгыртып кына тора. Кухняга керә башласалар, алдан йөгереп барып чәен куя, ризыгын җылыта башлый. «Әни, без үзебез, зинһар борчылма», – дисәләр: «Миңа аның бер авырлыгы да юк», – ди әниләре.
Әнисенең кайгыртучанлыгы Мәликәнең ачуын китерә башлый. Аның өйдә берәр нәрсә эшлисе килә, ирен дә эшләтәсе килә, әмма моңа әти-әнисе бернинди мөмкинлек бирми.
Мәликә тагын бер кат әнисе белән утырып сөйләшә.
– Әни! Мин күченү турында уйлый башладым, – ди ул.
– Ни булды? – дип сорый әнисе куркуга калып.
– Монда үземне кечкенә кызчык итеп хис итәм, ә мин инде кияүдәге хатын. Үземнең ашарга әзерлисем, иремнең ашаган тәлинкәсен юып куясым...
– Соң сез бит яшьләр. Тәлинкә юу миңа авыр түгел, ә сез үз эшегезне белегез, әтиең белән безгә тизрәк онык алып кайтыгыз.
– Әни!!!
Мәликә әнисенең интим тормышларына кысылуына һич әзер булмый. Кызының ачуланганын аңлап ала, ахры, ана. «Ярар, ярар, үзегез эшләгез, үзегезгә карагыз», – ди ул сабыр гына.
Әнисе өч атна түзеп яши әле. Әмма көннәрдән бер көнне аның кайгыртучанлыгы яшьләрне соңгы чиккә җиткерә. Беркөнне яшьләр бүлмәләренә ямь кертү өчен киштәләр, гөлләр алып кайталар. Әмма өйдәге дрельнең ватык булуы ачыклана. Иртәгә эштән кайтышлый кибеткә кереп яңа дрель алып кайтырмын, дип киштәләрне урнаштыруны икенче көнгә калдыра Динар.
Икенче көнне эштән кайтып керсәләр, күзләре шакмак була. Бүлмәләренә киштә эленгән, гөлләр күчереп утыртылып, тәрәз төпләрендә тезелеп утыра.
Шунда яннарына әниләре килеп баса.
– Эштән арып кайта балалар, дип, әтиегез белән менә элеп куйдык. Кул дреле булган икән өйдә. Матур булганмы?
Матур... – дип әйтү белән генә чикләнә Мәликә. Бу минутта аңлый: күченергә кирәк. Озакка сузмыйча. Юк, иртәгә үк!
Төнлә Динар белән гаилә җыелышы уздыралар – әниләрен үпкәләтми генә өйдән чыгып китү җаен эзлиләр.
– Әйдә, безнең оешма юлда вакыт әрәм итмәсен өчен, хезмәткәрләренә эш яныннан фатир арендалый дип әйтик, – ди Динар. Ул чынлап та шәһәрнең башка ягына эшкә йөри иде.
Бер атна эчендә алар инде планнарын тормышка ашыра. Әйберләрен җыя башлыйлар. Аларга әниләре дә кереп ярдәм итәргә тотына.
– Ничекләр генә ялгызыгыз яшәрсез инде. Юкка кызыктыгыз. Кияү бездән эшкә йөреп өйрәнгән иде бит. Ялгызың ничек барысына да өлгерерсең менә хәзер, – ди авыр сулап әнисе.
– Ничек тә җайлашырмын инде, әни. Динарның эшендә бер минутка да соңга калырга ярамый, диләр хәзер. Авыр булыр инде, синең яннан үземнең дә күченәсем килми, – дип ялганлый Мәликә. Бу – кирәкле алдашу иде. Ачы хакыйкатькә караганда, баллы ялган кирәк кайчак. Бик кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик рәхәт яшәгәннәр бит. Исләренә төшәр әле
0
0
0
0
Бер дэ рэхэт тугел, ялгышасыз. Башта гына эйбэт рэхэт кебек тоела ул
0
0