Логотип
Күңелеңә җыйма

Вакыт үтү белән кайгылар кимеми

2004 елның 19 ав­густы гаиләбезгә җан өшеткеч кара кайгы алып килде: ун­җиде яшьлек бәгырь җимешебез — улыбыз Рәмиснең чәчәк кебек гомере өзелде. Йөрәкләребезне бөтен гомеребезгә җитәрлек кайгы сөреме басты, тормыш яме шул алма кебек газизебез белән мәңгелеккә китте, сүнде. Ул бала барыбызның да иң яратканы, иң кадерлесе, иң акыллысы, иң өметлесе, иң-иңе иде. 

Күтәреп булмаслык авыр кайгы өстебезгә ишелгән ул көннәрдә без ничек исән калдык икән?! Мөгаен, шәфкатьле, мәрхәмәтле  кеше­ләр: туганнарыбыз, күршеләр,  авылдашлар, райондашлар коткаргандыр. Барысына да чиксез рәхмәтлебез! 

Вакыт үтү белән кайгылар кимеми,  йөрәк яралары тирәнәя, хәсрәт җанны тагын да көйдерә, ачылана гына бара. Бөтен җиһанга кычкырасы килә: “Ни өчен?!” Йөрәгем киселеп-киселеп өзгәләнә, җаным көйри-көйри яна: ни өчен?! Мин газиземне соңгы кабат күрә дә алмадым бит! Иркәли-назлый да, матур битләреннән сыпырып үбә дә алмадым. Авырткан җирләреннән сыйпасам, хәле җиңеләеп киткән булыр иде сабыемның! Артык иркә, артык назлы гөлем иде бит ул минем. Нинди бизмәннәр күтәрә алыр икән бу өзгәләнүләремне? 
Һәр кич саен белгәннәремне укып, Ходайдан һәрбарчабызга исәнлек, озын гомер, бәхет-тәүфыйк сорый идем бит, ишетмәде микәнни?

Ишеткәндер, бу бала сиңа артык зур бәхет, дигәндер. Ул балакаемның бер генә килмәгән җире, бер генә булдырмаган эше юк иде шул. Өч ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Бер эшне дә аермады газизкәем: идәнен, керен дә юды, өйне дә җыйды, камыр пешерсәм дә янымда булды, балта эшенә дә кулы ятып тора, тимер эшен дә яхшы белә, хәтта җиләккә дә йөри иде. Эштән кайтканда, мин яраткан ромашка, кыңгырау чәчәкләрен, җиләкнең иң эреләрен, кып-кызылларын гына сайлап җыеп кайта да: “Әни, сиңа!” — дип куандыра иде. Ул баланың безне куандырмаган көне булмады. Битемнән үбеп, саубуллашып чыгып китә, битемнән үбеп, тыныч йокы теләп йокларга ята иде. Хәйран гына догалар өйрәнде, гает намазларына мәчеткә йөрде. Ќиргә яшәр өчен килгән иде ул. Аның җан яктылыгы, изге хисләре бөтен кешегә җитәрлек иде. Минем ни әйтәсемне ярты сүздән аңлады. Хәзер дә төшләремә кереп юата, куандыра, гел янымда кебек тоям үзен. Күңелем әллә кайлардан аны эзли.

Кайгы килгән көннәрдә дүрт-биш ай буе бер генә минутка да янымнан кеше өзелмәде. Кызым, балакаем, җитәкләп кенә йөртте, башымнан сыйпап йоклатты. Ә мин көн дә улкаемны көттем: утны сүндермим, урынын җәеп куям, киемнәрен элгечтә тотам...

Озын кышларда, йөрәк януымны басарга теләп, ярты төнгә кадәр урамда йөри идем. Уйлана-уйлана баш мием шартлар дәрәҗәгә җитә, киез итек эчендә аякларым туңып, берни тоймаска әйләнә. Ә мин үзем инде күптән өшеп беткәнмен кебек. “Улым, улым”, — дип сулкылдаучы йөрәк кенә мин. Әнә шулай саташып, газапланып йөргән көннәрдә күңелемә шигъри юллар килде. Күз яшьләреннән генә торган бәет иде бу.

Унҗиде яшь... 
Чәчәк кебек чагың.
Матур йөзең, зифа 
буй-сының...
Елый-елый сиңа 
бәет язам,
Йөрәк әмеренә буйсынып.
Газиз балам, йөрәк парәм 
минем,
Рәмис улым, сиңа мин 
дәшәм.
Карашыңнан нурлар 
тама иде 
“Әти!”, “Әни!” диеп 
эндәшсәң.
Бишкә генә укый идең,
 балам,
Үрнәк иде һәрчак 
тәртибең.
Үзәкләрне өзеп 
җырлый идең,
Бии идең сәхнә тутырып.
Спортта да гел 
алдынгы идең — Катнашмаган чараң 
калмаган.
Сабантуйлар гөрләп 
тора иде
“Рәмис җиңде!” дигән 
аваздан.
Мактау кәгазьләрең, 
бүләкләрең
Өелеп калды, балам, 
өстәлдә.
Син яшәргә җиргә 
килгән идең,
Дөньяга шатлык өстәргә.
Гади генә бала түгел 
идең —
Юанычым, өмтем, 
киләчәк...
Газиз балам, нигә киттең 
соң син,
Нигә шулай булган 
күрәчәк?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    котычкыч авырлык килгян бу семьяга, нигя-нигя диеп кабатлаулар, укенуляр баласын сагынып сызланулар, лякин жавап кына юк..... кунгелнен ин туреннян шытып чыккан бэйет.... я ходаем эз геня булса да кайгысын эзяйт бу ананын. Курмягянгя курсятмя , кургянгя куркям сабыр бир.,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дә бер ел да дүрт ай җиде көн элек тормышым мәгънәсе булган газиз кызымны җир куенына салдым... Бик таныш Сезнен кичерешләр миңа, хөрмәтле якташым. ***** Кызыма. Син тиктормас бер җан идең, кызым, Күз алдымда басып торуың. Кайчан гына нәни бала идең, Ни өчен соң китеп баруың? Бии-бии устең кызым бәгърем, Утырып кына тора белмәдең. Йөгереп бара идең һәрбер җиргә, Тик торуга һич тә түзмәдең. Калган йокың йокла дидеңме соң? Төшләремә нигә кермисен? Елмаюлы соңгы караш белән, Күз алдымнан бер дә китмисең... Алга алып яратмакчы булдың, Апаенның кызын син күргәч. Аны кочып сөйгән чакта рәхәт, Сиңа тартым бит ул бәләкәч. Көннәр үтәр, кызым, айлар, еллар, Әрнеүләрем бәлки кимерләр... “Бик яшисем килә!” дигәннәрең, Колагымда чыңлап йөрерләр. Сабыр булдың, кызым, сызлануга, Күз алдымда йөзгә каравың... Үсеп җитеп яши башлап кына, Ни өчен соң... китеп баруың? 3 ноябрь 2015ел. Балтач бистәсе.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ходай сезне ярдәменнән ташламасын. Урыны оҗмахта булсын

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин 12 ел шул хэсрэттэ. 25 яшьлек улымны югалттым. Йэрэгем сыкрый. жаным эзгэлэнэ.Бик авыр хэллэр..

          • аватар Без имени

            0

            0

            Минем да газиз берданбер улым китеп барды 11ел булды, газиз балаларын югалткан аналарга сабырлык бирсен, бик авыр халлар...

            Хәзер укыйлар