Логотип
Күңелеңә җыйма

Узмаган туй...

Минем сезгә тормышта булып узган бер вакыйга турында сөйләп үтәсем килә. Бу хәлне Чирмешән районыннан Лилия исемле ханым сөйләде. Ничек бар, шулай бәян итәм... Әзерләнеп тә узмаган туй турында... 

(Булган хәл)

Минем сезгә тормышта булып узган бер вакыйга турында сөйләп үтәсем килә. Бу хәлне Чирмешән районыннан Лилия исемле ханым сөйләде. Ничек бар, шулай бәян итәм...

Әзерләнеп тә узмаган туй турында... 

Безнең авылда күрше Фәния апаның ике кызы бар иде, – дип сөйләде Лилия . –  Апалы-сеңелле Галия белән Сания бик акыллы, эшкә уңган булып үстеләр. Кулларыннан килмәгән эш юк иде: сыер да савалар, бакча эшләренә дә өлгерәләр, пешеренергә дә осталар. Аралары да  бер яшь кенә булганга,  кызлар гел бергә йөриләр иде. Галия мәктәпне беренче тәмамлады, Чаллыга китеп эшкә урнашты. Тулай торакта урын да бирделәр. Сания мәктәпне тәмамлауга апасы янына ашыкты. Атна саен булмаса да,  кызлар еш кайтып йөрделәр. Күчтәнәчләр төяп, күрше-күләнне сөендереп кайтулары үзенә бер ямь бирә иде авылга. 

«Фәния кызлары кияүгә чыга» дигән хәбәр авыл буйлап яшен тизлегендә таралды.  Апа-сеңел үзләре кебек үк абыйлы-энеле егетләр белән очрашып йөргән икән. Кызларның кулларын сорарга автобуска утырып килгән кунакларны үз күзләрем белән күрдем. Ул вакытларда миңа 10 яшьләр чамасы иде.  Күчтәнәчләр күтәргән кодаларның Фәния апалар өенә кереп киткәнен үзем күрдем.  Ирсез тормыш – көйсез тормыш, диләр бит. Яшьләй тол калып, ялгыз үстерде ул кызларын.  

Кода-кодагыйлар танышканнар, килешкәннәр дә никах, туй көнен билгеләп, китеп тә барганнар.  

Фәния апа туйга әзерләнде. Кызларга пардан туй күлмәкләре, фаталар алынды. Бирнә сандыкларыннан чиккән сөлгеләр, алъяпкычлар, челтәр пәрдәләр чыкты. Мәҗлескә авыл мулласы чакырылды. Бавырсак, кош теле, каклаган казлар белән өстәл тулды.... 

Менә билгеләнгән көн дә килеп җитте. Җомга, иртәнге тугызда  Сарманнан туй машиналары килеп җитәргә тиеш иде. Сания белән Галия ап-ак киемнәрен киеп, кияү егетләрен көтте. Сәгать ун тулды, унбер, унике... Сарман ягыннан зарыгып көтелгән машиналар килмәде… Мичтәге пешкән бәлешләр суынды, токмачлы аш куерды... 

Ул вакытта кесә телефоннары да юк иде. Бердәнбер телефон – авыл советында...  «Нигә килмисез?» – дип сорарга да мөмкин түгел...

Кухняда Фәния апа илерә-илерә елады... Галия белән Сания туй күлмәкләре кигән килеш кочаклашып үкседе... Әйтерсең туй түгел, мәет озаталар...

Туйга чакырылган  кунаклар әкренләп таралышты, мулла мәчеткә ашыкты.

Ул көнне Фәния апа гаиләсе генә түгел, барлык  авыл халкы шок кичерде... Кодаларның килмәү сәбәбен генә белә алмадылыр. Сания белән Галиянең бай гаиләдән булмавы, әтисез үскәнлеге сәбәп булгандыр, дип әйтүчеләр булды.  

Ни генә булмасын, тормыш дәвам итте. Берничә елдан Галия дә, Сания дә кияүгә чыкты. Ләкин туй уздырмадылар.  

Бүгенгесе көндә икесе дә оныклар үстерә.

 Менә шушындый хәлләр дә була бу тормышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Була андый хәлләр...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Э сэбэбе ни булган? Соныннан белгэннэрдер бит?

      Хәзер укыйлар