Логотип
Күңелеңә җыйма

Үткәннәргә кайту (дәвамы)

Яралы йөрәгемне учларына алып җылытырга әзер иде ул. Мине бәхетле хатын итәчәген дә аңладым. Рамил белән башка күрешә алмаячакбыз, ул минем ирем булмасын да белә идем. Аның шул шәфкать туташына өйләнгәнен ишеттергәннәр иде. Артурның яратуын кабул иттем. Без өйләнештек.

Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/utkannar-kaitu

Яралы йөрәгемне учларына алып җылытырга әзер иде ул. Мине бәхетле хатын итәчәген дә аңладым. Рамил белән башка күрешә алмаячакбыз, ул минем ирем булмасын да белә идем. Аның шул шәфкать туташына өйләнгәнен ишеттергәннәр иде. Артурның яратуын кабул иттем. Без өйләнештек. 


Кияүгә чыгып ярты ел үткәч, тормышымда кабат Рамил килеп чыкты. Эштән чыгуымны көтеп тора иде ул. Уртак танышларыбыз аша тапкан мине. Без күптәнге дуслар кебек сөйләштек. Ул мине кафега чакырды, әмма риза булмадым. Шулай урамда сөйләшеп басып тордык. Ул хатыныннан аерылачагы турында әйтте.
– Син бит бала көтәбез дип әйттең?
– Әйе, бала көтәбез, тик синең белән очрашканнан соң бары сине генә яратуымны аңладым. Әле соң түгелдер, хаталарны төзәтик, – дип, Рамил мине кочаклап алды.
– Юк, аерылма, Рамил. Хатының, балаң белән бәхетле булып яшәгез. Ә миңа үз ирем белән бәхетле яшәргә мөмкинлек бир. Без дә бала көтәбез... Бәхетле бул, Рамил.


Аның кочагыннан чыктым да, артыма да карамый китеп бардым. Үзем китсәм дә, җаным аның янында калган кебек булды. Безнең соңгы очрашу иде бу... Бүгенгә кадәр соңгы очрашу. Һәм менә язмыш безнең белән нинди уен уйнады. 
Үткәннәрне искә алганда күземнән бер тамчы яшь тә чыкмады. Әйе, мин беренче мәхәббәтемне югалттым, әмма без икебез дә бәхетле яшәгәнбез бит. Минем инде күптән Рамилне искә төшергәнем булмаган, ул еракта офыкта калган. Ә бүген көтмәгәндә үткәннәр ургылып килеп керде дә, әллә ничек югалып калдым. 


Кесәмдә телефон шалтырады. Елмаеп куйдым. Ирем югалткан, борчылып шалтырата. Әмма телефон экранында ят номер
– Әйе...
Телефоннан таныш тавыш ишетелде.
– Сәлам. Номерыңны кызың бирде. Син сөйләшергә каршы түгелме?
Мин тораташ катып калдым. Кинәт җиһанда бар нәрсә тукталып калгандай булды – салкынча төнге җил агач яфракларын селкетүдән туктады, кичке шәһәр тавышлары каядыр еракта эреп югалды. Мин бары тик бу якын тавышны гына ишеттем, ул шулкадәр таныш, шулкадәр якын иде, әйтерсең, арадагы еллар кинәт юкка чыкты да без элеккечә бер-беребез каршында басып торабыз кебек.


– Рамил...– дип пышылдадым.
– Мин дә нәкъ синең хәлдә калдым бүген. Көтелмәгән очрашу булды бүген, әмма бик кадерле очрашу, – дип дәвам итте ул. Дулкынланганы тавышына чыккан иде. – Бәлки, мин дөрес тә эшләмимдер, ләкин бүгенге кичке аштан соң башкача булдыра алмыйм. Миңа синең белән сөйләшергә кирәк.
Мин эндәшмәдем. Йөрәгем урыныннан очып чыгардай булып каты итеп типте. Күзләремне йомдым. Тиз арада бүгенге тормышка кайтырга һәм фикерләрне җыярга кирәк иде. Үзем өчен генә түгел, кызымның бәхете өчен дә җаваплы икәнемне аңлап, яшьлек вәсвәсәсенә бирешмәскә кирәк иде. Мин инде мәхәббәттән исергән яшь кыз түгел, ә акыл, тормыш тәҗрибәсе туплаган хатын, балаларын гомереннән нык яраткан әни…


– Нигә? – дип сорадым ниһаять. Тавышым инде башкача яңгырады. – Нәрсә әйтергә телисең?
– Тормыш безне бу мизгелгә ничек китереп җиткергәнен аңларга телим мин. Ничек болай килеп чыкты соң? – диде ул. – Безгә хәзер киләчәктә нишләргә кирәклеген аңларга кирәк. Мин өйгә кереп, бернәрсә дә булмагандай кылана алмыйм.
– Кыланырга кирәкми, Рамил. Бернәрсә дә үзгәрмәде. Бу гади генә... очраклы хәл. Тормыш кайвакыт безгә шундый сюрпризлар әзерли, күрәсең, – мин тыныч сөйләшергә тырыштым, ләкин тавышым калтыравын сиздем.– Икебезнең дә үз тормышы, үз гаиләләре. Безнең юллар инде күптәннән аерылган. Барысы да күптән үзгәрде инде.
– Ә син шулай яши аласыңмы? – аның тавышы бик йомшак иде. Әйтерсең, янымда басып торып колагыма пышылдый. – Мин кайдадыр янәшәдә, әмма синең белән була алмаганымны белеп яши аласыңмы?
– Мин инде егерме биш ел шулай яшим, Рамил, – дидем мин һәм кинәт моның чынлап та шулай булуын аңладым. Мин Рамилсез тормышымны инде күптән кабул иткәнмен икән. – Һәм, мөгаен, киләчәктә дә шулай яшәрмен. Үткәннәр мине ничек кенә үзенә кире чакырырга тырышса да, хәтта каршыма чыгып басса да әйләнеп кайтмаска, хәтта аларга таба борылып карамаска да инде күптән үземә вәгъдә бирдем. Бүгенге тормышым, бүгенге бәхетем кадерле…


Ул дәшмәде. Мин аның сулышын ишеттем. Ул әйтер сүзләр эзли иде кебек.
– Минем бары тик шуны беләсем килә, – диде ул ниһаять. – Синең йөрәгеңдә һаман да миңа урын бармы? 
Мин күзләремне йомдым һәм күзләремә яшь тулганын сизмәдем. Әйе, күңелемнең ерактагы бер почмагында беренче мәхәббәтемә булган хисләр саклана иде. Хисләр үлмидер ул. Ул мәхәббәт мине күп еллар буена җылытып та яшәде, өметләндерде, әмма үткәннәр белән яшәп булмый, алга барырга, тормышны алып барырга кирәк. 


– Рамил, син минем тормышымның бер кыйпылчыгы булып каласың. Беренче мәхәббәт онытылмыйдыр инде ул. Ләкин үткәннәр белән яшәргә ярамый. Без инде анда кайта алмыйбыз. Үткәннәрне кайтару кирәк тә түгел. Син үз хатыныңны, мин үз иремне яратып яшибез. Бу башка ярату. Һәм ул кадерлерәк.Бу бәхетне безгә таптарга, кадерсезләргә ярамый. Без балаларыбыз хакына үткәннәрне онытырга, башка беркайчан да искә алмаска тиеш. 
Ул озак кына эндәшмәде. 


– Синең белән килешергә кирәклеген акылым белән аңлыйм, ә йөрәгем сине һәрвакыт яратып яшәр. Дөрес әйтәсең, без бергә була алмадык, балаларыбыз бәхетле булсын... Хуш, яшьлек мәхәббәтем. 


Элемтә өзелде. Мин дөньяның яңадан әйләнә башлавын тойдым. Тирән итеп төнге тымызык һаваны суладым. Торып, әкрен генә өйгә таба атладым. Телефоным кабат шалтырады. Бөтен йөрәгем белән иремнең минем өчен борчылганын тойдым.
– Әйе, әтисе. Борчылма, мин өйгә кереп барам. Мине өйдә ирем, балаларым көтә. Кадерле тормышым көтә... Һәм бу – иң мөһиме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар