Логотип
Күңелеңә җыйма

Үткәннәргә кайту

Гаилә коруга ук үткәннәрне онытырга тырышып яшәдем. Ир, балалар, эш, өй мәшәкатьләре, көтелгән яллар... Хатын-кызларның классик бәхете бу. Әмма көннәрдән беркөнне үткәнем мине үзе эзләп тапты. Ризалыгымнан башка тормышыма килде дә керде...

 Институт тәмамлаган кызыбыз бер егет белән очраша башлады. Кыз баланың вакытында башлы-күзле булуы хәерле. Егетен безнең белән таныштырырга алып кайтам дигәч, әтисе белән бик сөендек. Димәк, җитди мөнәсәбәтләр корырга тели. Бөтенесен уйлап үлчәгәч кенә егетне әти-әни янына алып кайталар кебек. Радикны бер күрүдә ошаттык. Басынкы гына, күп сөйләшми, бик ипле. Күренеп тора: кызыбыз аңа бик кадерле. Коңгырт күзләре дә кайбер егетләрнеке кебек уйнап тормый. Уйчан караш. Менә шул карашны каядыр күргәнем бар кебек тоелды, әмма исемә төшерә алмадым. Ярты гасырлык тормышымда күп кешеләр белән аралаштым, кайдан бар кешенең дә карашын исеңдә калдыра аласың. Әтисе белән безнең ризалыкны сизде бугай, өстәл артында ашап утырганда кызым өйләнешергә ниятләүләре турында хәбәр итте. Без бәхетле идек!

Радик әти-әнисе белән танышырга тәкъдим итте, ял көннәренә үзләренә кунакка чакырды. Әлбәттә, кызыбызны кемнәргә бирүебез мөһим иде. «Безнең сезгә кунакка баруыбыз мәзәгрәк булыр, гадәттә, егетнең әти-әниләре кызныкына килә, без чакырыйк әле, безгә килсеннәр», – дип, миңа карады һәрнәрсәдә тәртип яраткан ирем. Мин ризалык белдереп баш кактым.


 – Әниегез фирменный пирогын, мин учакта пылау пешерермен. Ял иттереп җибәрербез булачак кода-кодагыйларны. 
Җәйнең бер матур иртәсендә кунакларны каршы алырга җыена башладык. Дөрес, күпкә алдан башланган иде инде ул әзерлек. Кеше килгәндә итәк-чабуларны җыясың бит. Кызыбыз белән иртәдән үк кухняда кайнаштык. Әтиләре дә бүген артык нык җитди иде. Булачак кодасына пылау әзерли бит!
Көн уртасы җиткәндәрәк булачак киявебез капка төбенә килеп туктады. Дулкынлана-дулкынлана булачак кардәшләребезне каршы алырга чыктык. 
– Исәнмесез, мин Нәзирә булам, – дип, капкадан керүгә үк кулларын сузды булачак кодагыем. Яше минем тирәдә бугай, гади, бик ачыкка охшаган дип уйлап куеп, мин дә кулларымны суздым. Иңемнән нигәдер тау төшкән кебек булды. 


– Хәерле көннәр. Мин Рамил булам, – дигән тавыш ишетеп, карашымны булачак кодагыемнан алып булачак кодама күчердем. Ул ирем белән күрешә иде. Аннан миңа таба борылып, кулларын сузды. Тамак төбемә төер тыгылды, һушымны җуеп егылмасам гына ярый…


Секунд эчендә яшен кебек яшьлегем узып китте. Рамил белән безнең яшьлегебез. Аның коңгырт күзләре (менә бит кемнеке булган теге караш!) беренче очрашкандагы кебек үк елмаеп карый. Аның кабарынкы иреннәре минем иреннәремә иң беренче тигән чактагы кебек, куллары да безнең соңгы очрашудагы кебек үк көчле. Ул бит мине тотып калырга теләгән иде... 


Иремнең тавышы мине тиз генә яшьлектән алып кайтып, җиргә төшерде. Рамил белән күрештек. Уйлары белән монда булмаганлыгы аның да күзләренә чыккан. Исәнләшергә дигән куллары йомшак. Алар минем кулны кысарга да курыкты бугай. 


– Әйдәгез, кунаклар, керегез. Сезне иртәдән бирле көтәбез. Танышуыбызга бик шатбыз, – дия-дия, булачак кода-кодагыемны өйгә керергә әйдәкли башладым. 


– Без инде танышырга гына килмәдек. Улыбызга сезнең матур кызыгызны сорарга да килдек. Яшьләргә фатиха бирик, – диде Рамил. Аның тавышы бераз калтырап чыга иде. – Алар бәхетенә без каршы төшмибез, сез дә шул теләктәдер, – дип миңа карады.
– Без инде әнисе белән бу хакта сөйләштек, булачак кияү кызыбызны бәхетле итә алачак иргә охшаган. Безнең өметләрне аклар, шәт – диде ирем. Өметләр…


Кунак ашыбыз бик матур узды. Кирәк чакта елмайдым, сөйләштем, нәрсәдер ашарга тырыштым. Әмма минем тәлинкәмә салынган пылау шул килеш калды. Аннан соң без Нәзирә белән – өйдә (ирләр аралашуны урамда дәвам итте) бергә утырып булачак туй хакында сөйләштек. Бик матур очрашу булды. Рамил белән безнең йөрәктә нинди давыллар уйнаганын беркем белмәде. 


– Син әллә авыртасыңмы?– дип, мине кайгыртып сорады ирем, кунаклар таралышкач.– Бит алмаларың кызыша, бераз таркаурак та булдың шикелле.
– Юк, юк, бар да яхшы. Беренче тапкыр очраштык бит булачак кода-кодагыйларыбыз белән. Бик дулкынландым.
Бергәләп өстәлләрне җыйгач: 
 – Өйдә бик бөркү, мин йөреп кайтам әле, – дидем. 
– Караңгы төшеп килә мин дә синең белән чыгам.
– Юк, юк, гомер яшәгән җир бит. Борчылма, зинһар. Якында гына булам. Көне буе аяк өстендә булдың, ял ит рәхәтләнеп, – дип, иремне барып кочаклап үптем дә ялгызым гына чыгып киттем.


Миңа ялгызыма калырга кирәк иде. Безнең өйдән ерак түгел кечкенә сквер бар. Шунда эскәмиягә барып утырдым, хатирәләргә чумдым.
Рамил белән институтта укыганда таныштык без. Бер-беребезгә шуның кадәр гашыйк идек. Икебездә дә беренче саф хисләр. Институтка бергә барабыз, бергә кайтабыз, юл буе сөйләшеп туя алмыйбыз. «Сез шундый матур пар», – дип әйтә иде дусларыбыз. Әмма тормышның үз уен кагыйдәләре.
Рамилнең әтисе авырый башлады. Әнисе күптән гүр иясе булып, әтисе белән генә үскән иде алар. Аның энесе әле мәктәптә генә укый. Рамил укудан ял алып, туган шәһәренә кайтып китте, эшкә урнашты. Мин дә аның белән кайтып китәргә теләгән идем, ул миңа укуымны ташламаска кушты. Гомумән, бу хакта ишетергә дә теләмәде. 


Аерылышуның никадәр авыр һәм сынау икәнен соңыннан гына аңладык. Бик сирәк очрашулар, ул вакытта телефоннар да, интернет та юк әле. Аңа да, миңа да бик авыр. Миңа тагын бер ел укырга кирәк. Бер очрашкач, башка түзәр әмәле калмаганын, әтисенә авыр булса да, мин яшәгән шәһәргә күчеп килергә уйлавы турында әйтте. Җитмәсә, әтисе дустының кызына өйләнергә кодалап җанын ашый икән. Шәфкать туташы булып эшләгән ул кыз һәрвакыт аларга килеп йөри, әтисенә уколлар кадый икән. «Үлеп китсәм минем сиңа васыятем – шул, бик яхшы кыз, энекәшеңне дә үги итмәс», – дип әйтә әти, ә минем яраткан кешем белән яшисем килә», – дип көлеп сөйләде. 


Бу очрашудан соң мин бик күп уйланып йөрдем. Минем белән әтисе арасында Рамилнең өзгәләнгәнен күрдем. Һәм аны ташларга булдым. Ул чакта тезләнеп ташламавымны сорады, үтенде, ялварды. Сәбәпләрен сорады, әмма мин эндәшмәдем. Бары башка килеп йөрмәскә куштым. Әйе, мин аннан яратып киттем. Ә бу – иң авыры…


 Бер ел еладым. Авыр булды. Диплом эшләрем, имтиханнарым гына саклап калгандыр, мөгаен. Үзем салган яралар әкренләп элпә белән капланды, әмма төзәлмәде. Эшкә урнашкач, минем арттан бер егет йөри башлады. Тик мин аңа игътибар бирмәдем. Ә ул минем арттан йөрүдән туктамады. Айлар, ярты ел, ел... Мин очрашудан баш тарттым, ә ул аның саен ныграк минем арттан йөрде. 


– Ник соң син шундый кире? – дип сорадым берсендә.
– Чөнки мин сине гомеремнән артык яратам, миңа башка беркем дә кирәкми. Мин көтәргә риза, – диде ул. 
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар