Логотип
Күңелеңә җыйма

Улымның тормышын боздым...

Мин дүрт бала әнисе. Илгиз улым – иң олысы. Өч сеңлесе өчен бер дигән абый. Чибәрлеге дә бар. Авылда күз карасыдай егетләрнең берсе булып үсте. Модасына туры китереп клеш чалбар киеп, чәчләрен озын үстереп йөргәндә аннан да кәттә егетләр юк иде авылда. Армиядә хезмәт итеп кайткач бер кыз белән очраша башлады. Менә шунда телемне тыясы булган да бит... Бердән-бер улымның язмышын үземчә төзәргә тырыштым һәм аны бәхетсез иттем...


Мин дүрт бала әнисе. Илгиз улым – иң олысы. Өч сеңлесе өчен бер дигән абый. Чибәрлеге дә бар. Авылда күз карасыдай егетләрнең берсе булып үсте. Модасына туры китереп клеш чалбар киеп, чәчләрен озын үстереп йөргәндә аннан да кәттә егетләр юк иде авылда. Армиядә хезмәт итеп кайткач бер кыз белән очраша башлады. Менә шунда телемне тыясы булган да бит... Бердәнбер улымның язмышын үземчә төзәтергә тырыштым һәм аны бәхетсез иттем...

Гөлфия белән очрашып йөргәнен белгәч, бик ачуым килде. «Каян таптың аны, әти-әнисе дә юньле түгел, гаиләсенә карап сайла инде әзрәк. Җитмәсә, әллә ничә егет белән очрашып йөргән кыз. Андыйларның даны авылда тиз тарала», – дип ачуландым Илгизне. Бер сүз дәшмәде. Ләкин Гөлфия белән очрашуыннан да туктамады. Таныш-белешләр ул кызны «киленегез» дип йөри башлагач, түзмәдем, Гөлфияңне ташламыйча өйгә кайтасы булма, дидем. Ул заманда яшь егет әллә кая китә алмый иде. Шәһәргә чыгып китүчеләр дә сирәк. Хәзер генә ул укып бетерешкә шәһәргә китеп урнашалар.  Шартны бик катгый куйдым. Улым моны аңлады булса кирәк. Гөлфия белән Илгиз аерылышкан дигән хәбәр тиз килеп иреште. Афәрин, улым, димәк, әнисе кадерлерәк, дип шатландым. Бер дигән кыз табарбыз әле сиңа дип уйладым. 

Алдан сөенгәнмен. Шул көннән соң Илгиз еш эчә башлады. Кич клубка чыккан җирдән эчеп кайта, эшеннән дә салып кайтканын сизә башладык. Гөлфиясе шәһәргә чыгып киткән, эш тапкан дип әйттеләр. Шөкер, күздән югалды, бераз борчылыр да, онытыр, юатучылар табылыр дип уйладым... Ләкин Илгиз эчүеннән туктамады. Мин дә кырыс әни – бер генә әйтәм. Үз эчендә бикләнгән улым да кире уйлатмады мине, җай чыккан саен элек йөргән кызын хурладым, кире уйлый күрмәсен, артыннан чыгып китә күрмәсен дип курыктым. 

Еллар үтте шулай. Биш ел беркем белән очрашып йөрмәгәч, өйләнергә кирәк дип әйткәли башладым. Дуслары күптән өйләнешеп бетте, бала үстерәләр. Илгизнең кызларда гаме юк. Эчүенә дә ияләштек кебек. Авыл җирендә аннан башка яшәүче юк диярлек, салгалап йөрүче ирләр күп дип юаттым үземне. Гөлфия кияүгә чыгып, авылга ире белән кайткалап йөри башлады. Илгиз дә моны белә иде...

Үгетли торгач, өйләнергә күнде кебек Илгиз. Безнең авылдан 60 километр ераклыкта бер авыл бар. Шунда бик яхшы бер кыз яши, акыллы, диделәр. Таныш-белешләр аша нинди гаилә, кемнәр икәнен белештем дә, Илгизне шул кызга димләргә булдык. Алты балалы гаиләдә үскән, аның да бер абые, дүрт сеңлесе бар икән. Тыныч кына, матур гына гаилә, диделәр. Ике дусты белән танышырга киттеләр дә шул ук көнне алып та кайттылар Сәлимәне. Килен каршы алуда гамем булмады. Илгиз ул барудан бөтенләй икенче кеше булып кайтты. Канатлары каерылган, ярсыз калган моңсу аккош кебек иде ул. Шул көннән миңа күтәрелеп тә карамады, сөйләшкәндә дә йә аска, йә читкә карап сөйләште. Никах укыттык, зурлап туй уздырдык. Киленебез тыныч кына, артыгын сөйләшми, без сөйләшкәнгә кушылмый, кеше янына чыкмый... Оялчан дип уйлаган идем башта, соңыннан гына аның табигате шундый булганын аңладым. Кунак килсә, күршеләр керсә дә чыкмый безнең янга, аралашмый... Фермага сыер савучы булып эшкә урнаштырдык. Илгиз тракторда эшли иде, эшкә бергә китәләр, бергә кайталар, ләкин... Үзара бер җылы сүз әйтешкәннәрен, бер-берсенә ягымлы итеп караганнарын беркайчан да сизмәдем. 

Бик нык эчеп кайткан бер көнендә: «Гөлфиянең улы туган. Улына Илгиз дип исем кушкан», – диде күземә туп-туры карап. Озак еллар баласы булмаган иде Гөлфиянең. Димәк, тапкан... Ә минем улым авылның беренче исерегенә әйләнде. 

Ялгышымны шунда гына аңладым. Улыма лаек кыз эзлим дип аны бәхетсез иттем. Хәзер Илгизнең дә ике кызы үсеп килә. Безнең белән яшиләр. Хатынына бер тапкыр да йомшак сүз әйткәне юк, кычкырып кына сөйләшә. Көн саен эштән исереп кайта. Сәлимә көйли дә белми, җаен табарга, айнытырга да теләми. Аңа берни кирәкми. Фермасына бара, кич кайта... Бер түбә астында икесе ике тормыш белән яшиләр. Аларның бәхетсез тормышы – минем өчен гомерлек йөрәк чире. Кире кайтып тормышны үзгәртеп булса, ул вакытта хәзерге акылым булса, Гөлфиягә каршы берни әйтмәс идем. Улына Илгиз дип исем кушкач, димәк, минем улымны чынлап яраткан. Бәхетле дә итәр иде...

(исемемне күрсәтмәгез)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар