Улым минем белән сөйләшми...

– ...Миңа 61 яшь, ә улыма кичә генә әле 30 тулды. Икенче кат кияүдә мин. Улым үги әтисе белән үсте. Улым өйләнгәнгә инде сигез ел булды. Кызларына тиздән 2 яшь тула. Янәшә яшибез, мин 84 нче йортта, алар, әнә, 82 нчедә. Шунысы кыен... аралашмыйбыз без... берәр еллап бардыр инде. Улымның миңа ни өчендер бик каты үпкәләгәнен күңелем белән сизеп торам. Әмма ни өчен аралашмый башлаганыбызны, нигә миңа хәтере калганны киленем аша кат-кат сорашып карасам да, сорауларыма җавап ишетә алганым булмады. Белмим... Ул үзе кечкенәдән, иптәшләренә караганда, көчсезрәк булды. Күп аралашмады. Ләкин без икәү һәрчак дус идек, кичләрен сөйләшеп утырырга яраттык. Улыма әти дә, әни дә булырга туры килде. Чөнки үги әтиебез бик йомшак холыклы безнең. Бервакыт сүз күтәреп әйткәч, малаем аның авызын тиз япты: «Син минем әти түгел, кысылма!» Шул вакыйгадан соң дәшми ирем. Безнең арага кысылмаска тырыша. Ю-у-у-ук, мин үземне дә әллә ни идеаль әни димим, төрле чак булгандыр инде. Менә... инде улым белән сөйләшмәгәч, бигрәк кыен. Барысы да шул бер гозерем аркасында башланды. Компьютерымны җайлап бирергә сораган идем мин анардан. Беренче генә тапкыр түгел, нишләптер еш ватыла ул минем. Менә шул гозеремне әйткәч, улым торды да балаларын ияртеп чыгып китте. Шалтыратсам, салкын сөйләшә, дәшми торсам – аралар тагын да салкынаер сыман. Командировкага китсә, әйтми йөри, кайтканын да белми калам. Хәлемне белергә килсә дә, бик тиз чыгып китү ягын карый, телефонына көн дә шалтыратам... «Белмим, белмим... Булмаган проблемаларыңны бар итеп, малаеңны еш борчыйсың, шуңа сөйләшми башлады ул», – ди күршем. Ничек инде, үземнеке бит ул, күпне сорасам да... Үзем әниемне соңгы юлга озатканчы авырсынмый карадым, игелекле бала булырга тырыштым. Нишләп үзем картлыкта мондый көнгә калдым...Аңламыйм...
Көзге парктагы утыргычка биш минут ял итеп алырга гына утырган идем. Минем янымда утырган зәңгәр яулыклы ханым менә шул тарихын сөйли дә сөйли. Торып китәргә дә уңайсыз, киңәш тә бирә алмыйм. Бу ханымныкы белән чагыштырганда, тормыш тәҗрибәм шактый аз әле минем. Улыгызга мөстәйкыль кеше итеп карагыз, артыгын кайгыртырга ул бит кечкенә бала түгел, дип әйтеп карыйсым килә дә инде...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.