Логотип
Күңелеңә җыйма

Улым хыянәте

Бала хыянәте белән чагыштырганда ир хыянәте берни түгел икән. Күңелгә салынган яра әрнүенә кайчак түзеп булмас кебек. Улымның бу адымыннан әле дә айнып җитә алмыйм. Туганнарым мине эгоистлыкта гаепли. Юк, эгоистлык түгел бу, җаныңнан ярылган балаңның сине байлыкка алыштыруын кабул итү бик авыр икән ул...

Бала хыянәте белән чагыштырганда ир хыянәте берни түгел икән. Күңелгә салынган яра әрнүенә кайчак түзеп булмас кебек. Улымның бу адымыннан әле дә айнып җитә алмыйм. Туганнарым мине эгоистлыкта гаепли. Юк, эгоистлык түгел бу, җаныңнан яралган балаңның сине байлыкка алыштыруын кабул итү бик авыр икән ул...


 Сезнең сайтта ир хыянәте турында күп язалар. Укыйм да, көлемсерәп куям. Ир хыянәте берни түгел, үтә ул. Бер утырып елыйсың да, уздырып җибәрәсең. Менә бала хыянәте авыр икән... Ир хыянәт итте дип елап утырган хатыннарга үз тарихымны язып җибәрәм әле.
Ирем белән аерылышканда улыбызга нибары 7 ай иде. Аның хыянәте турында сизенә идем. Хатын-кыз йөрәге сизгер бит ул. Корсагы борынына җиткән сөяркәсе безгә килеп кергәч, әйберләремне җыйдым. Ир дигән кешенең ике гаиләсе барлыгы ачыкланды. Иремнән чыгып китеп, баламны күтәреп әни янына кайттым. Ярты елдан соң алиментка судка бирдем. Ә ул судка минималь хезмәт хакы күрсәтелгән белешмә күтәреп килде. Югыйсә һөнәре буенча юрист булган иремнең күп акча эшләгәнен белә идем. Тавыш чыгарып йөрмәдем, киләчәкне бер Аллаһ белә дип уйладым. Берничә ай тиеннәр килде, аннан соң алар да килүдән туктады. Башка ярдәм эзләмәдем. 


Бер елдан соң улымның йортсыз-җирсез икәнен белдем. Менә инде ярты ел баламның рәсми рәвештә яшәү урыны юк икән. Нинди юллар тапкандыр, ата тиешле кеше аны фатирыннан пропискадан төшергән. Моңа да эндәшмәдем. Әни, мин, улым өчәүләп яшәдек. Җиңел булды дип әйтмим. Әниемә рәхмәт, ул безнең терәк булды. Элекке ирем безнең тормыштан югалды. Улыбыз Исламга ярдәм итү түгел, аны килеп күрү теләге дә тумагандыр анда. Уртак танышлар аның, гомумән, шәһәрдән киткәнен әйттеләр. 


Баналь сүзләр булыр, әмма гомеремне улыма багышладым дисәм, ялгышмам. Иптәшләреннән ким булмасын дип көн-төн эшләдем, әни дә пенсиягә чыкса да эштән туктамады. Ир-атлар белән артык чуалдым дип әйтә алмыйм. Бер ир белән бер-беребезне яратышып очрашып йөрдек. Ул гаилә корырга тәкъдим итте. Әмма кияүгә чыгудан курыктым. Улым үги әтисе белән уртак тел таба алмас, аңа игътибар кимер дә начар компаниягә эләгер дип уйладым. Гаилә корырга теләмәгәнемне аңлагач, йөргән кешем китте. Миңа беркем дә кирәкми, улым терәгем булыр дип юаттым үземне. Тик тормыш без уйлаганча гына бармый икән ул.


Элекке ирем улы барлыгын исенә төшергәндә Ислам унынчы сыйныфта укый иде. Номерын каян тапкандыр, шалтыратып очрашуга чакырган. Әтисе табылуы турында Ислам миңа әйтте. Очрашуларына риза булмадым. Ислам минем белән килешкәндәй булды. 
Әмма бер-ике атна үткәч, улымның кулында яңа телефон күрдем. Каян чыкты бу дигән сорау мәгънәсез иде. Димәк, әтисе белән очрашкан. Каршыма утырттым да: «Сөйлә», – дидем. Әйе, әтисе белән очрашкан. Әтисе эше буенча безнең шәһәргә күченеп кайткан. Сөяркәсе белән кызы күптән чит илдә яшиләр икән. Ә бу ялгызы. Бизнесменга әйләнгән, бик бай икән.

Боларны тыңлап торганда эчемдә буран уйнады. Ялгызлыктан туйган да, моңа уенчык кирәк булган, димәк. Ул улымны миннән тартып алырга уйлаган. Күз яшьләремә буыла-буыла бу хакта улыма аңлаттым. Әтисе белән башка очрашмавын үтендем. Әмма улым тыныч кына: «Ул бит минем әти. Арагызда булган мөнәсәбәт сезгә генә кагыла, мине ул кызыксындырмый. Минем дә әтиле буласым килә», – дип, йөрәгемә ут салды.


Әтисе аркасында улым белән сүзгә килә башладык. Ул һәрвакыт әтисен яклады, ә мин Исламның чыгып китүеннән курыктым. Куркуларым чынга ашты. Бер елдан улым әйберләрен җыйды да, әтисенә күченде. Имеш, аңа әтисе белән мөнәсәбәтләр корырга җайлы, имтиханга әзерләнергә дә ярдәм итәчәк. Бик акыллы, гел яхшы билгеләргә генә укыган, спорт белән шөгыльләнгән бала иде. Менә шулай җиңел генә улым мине гаджетларга, брендлы киемнәргә, бай тормышка алыштырды. 


Әтисе аңа шундук яхшы репетиторлар тапты. Мәскәүгә югары уку йортына керергә уйлый. Каникул саен чит илгә чыгып кайталар. Ислам килгән саен шул хакта гына сөйли. Аның әтисеннән дә яхшы әти юк икән. Ә мин аның шатлыгын уртаклаша алмыйм. Кычкырып елыйсым килә. Килгән саен улыма үпкәмне белдерәм. Аптырагач, әтисенә шалтыраттым. «Бир миңа улымны», – дидем. «Мин синең улыңны сатып алдым инде. Ул минеке хәзер. Исламны бөтенләйгә югалтасың килми икән, барысын да кабул ит. Аңа минем белән яхшырак. Офыклар ныграк ачыла. Син аңа нәрсә бирә аласың соң», – диде. Бер сүз әйтә алмадым. Мин аңа ярату бирәм. Мин аны яратып үстердем. Бирәсен бирдем инде. Тик хәзерге дөньяда байлык дәрәҗәлерәк шул.


Ислам минем белән мөнәсәбәтләрне җайларга тырыша, әмма үпкәм зур. Улым мине байлыкка алыштырды дигән уйны башымнан алып ата алмыйм. «Улың өчен сөен генә. Тормыш башларга җайлырак булыр. Яхшы уку йортында белем алыр. Үзең турында уйлама, аның турында уйла», – диләр туганнарым. Барысын да аңлыйм, әмма йөрәккә әмер биреп булмый.


Кешегә әйтү җайлы ул. Үз балалары менә шулай байлыкка алыштырса, нәрсә дип әйтерләр иде икән? Алар да үпкәләрләр иде. Интегеп үстергән балаң бердәнбер көнне моңа кадәр исәнлеген дә белергә теләмәгән әтисенә чыгып китсен әле. Мин моны бары тик хыянәт дип кенә бәялим. Ә бала хыянәте бик нык яралый икән күңелне... 

                                                                                                               Чаллыдан бер ханым
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Улыгызны итэгегездэн тошерергэ вакыт. Узегез турында уйлагыз, кунелегезгэ якын шогел табыгыз. Ир-атлар гомумэн хислэргэ бирелергэ яратмый, алар бездэ аермалы буларак, салкын канлы. Уз этисе бит, яшэсеннэр шунда. Сез узегене кайгыртырга ойрэнегез, ял итегез, сэяхэткэ барып кайтыгыз. Баласын уз тормышыннан остен куеп, хатын-кыз еш ялгыша. Безнен корбаннар аларны кызыксындырмый, анлагыз шуны.

    • аватар Без имени

      3

      0

      Бала сине карап утырмый ул, бары бер чыгып котэ. Бала ускэч, синеке тугел инде ул. Ярар, уз этисенэ Киткен, наркоманга эйлэнмэгэн. Ир балага йерэгенне ярып бирсэн дэ, эстеннэн атлап чыгып китэ ул.

      • аватар Без имени

        4

        0

        Сез бит элеккеге ирегезгэ булган ачуыгызны балагызга кучергэнсез! Балага чынлап та эти жэ кирэк инде ул, тем более хэзерге заманда финанс ярдэме дэ бик кирэк, укырга кергэндэ, укыган чакта бигрэк тэ. Юлэрлэнеп ятмагыз, балагызны газапламагыз

        • аватар Без имени

          1

          0

          Сез чыннан да эгоист. Уенчыгын бүлешергә Теләмәгән бала кебек. Улыгыз өчен шатланып, үз тормышыгызны көйләргә тырышасы урында, трагедия ясап утырасыз. Алдан ук очрашуларына карша булмаска, очрашканын белгәч, мыжгымаска иде. Шулай булганда, Бәлки, китеп тә бармас иде. Үзегез этәргәнсез бит

          • аватар Без имени

            5

            0

            Доньяга кузенне ачып кара инде. Ирегез улыгызга югары уку йортында укып, тормышта ныклап аякка басырга ярдэм итэргэ уйлаган. Акылыгыз булса шул фактка соенегез. Уйлагыз : улыгызны укыта аласызмы? Эшкэ урнаштыра аласызмы? Эни эни урынында, эти эти урынында кирэк. Акылыгыз булмаса улымны тартып алды дип сэбэпсез упкэлэп, ачуланышып, ара бозып йорегез. Шулчак берегезгэ дэ рэхэт булмас. Акыллы хатын ызгыш кубармыйчы, бу ирне жайлап узенэ тартып алып яшэр иде . Тормыш куп кырлы ул.

            Хәзер укыйлар