Логотип
Күңелеңә җыйма

Тәрәзәләр сере

Без тормышта мәхәббәткә артыграк әһәмият бирәбез микән әллә? Югыйсә бит яшәүнең мәхәббәттән башка да кануннары бар.
 
Разия, елаудан туеп тынычланып калган оныгын читлек караватына салды да, берара җыр көйләп, тирбәткәләп утырды. Сабый тиз йоклап китте. Еш кына шулай, әти-әнисе баланың көен таба алмаганда, аны дәү әнисенә тапшыралар да үзләре йокларга яталар. Разия ханым бала багуны читенсенми. Киресенчә, куенына сеңгән, куен җылысыннан изрәгән нарасыйның мыш-мыш сулыш алуыннан үзе генә белгән бер татлы рәхәтлек кичерә ул. Бәби дә шундый ук рәхәтлеккә тала, күрәмсең. Дәү әнидән сирпелгән җылы дулкыннар аны да тынычландыра. Гомер бакый шулай – бәби белән әби бик тиз уртак тел таба. Әбиләргә оныксыз картаерга язмасын.
Разия, бала караваты яныннан торып, тәрәзә янына килде. Төнге күктә болытлар белән качышлы уйнаган Айга озак-озак карап торды. Айга шулай озаклап карап торырга ярата ул. Ай – аның  гомерлек сердәше. Беркем белән уртаклашмаган серләрен ул гына белә. Разияның йөрәгендә серләр күп. Хатын-кыз үзе генә белә торган серләр алар. Төнге сәфәргә чыккан Айны озак кына күзәткәннән соң, Разияның күзләре таныш тәрәзәне эзләп тапты. Башка йортлар ышыгында кысылып калган бу тәрәзә аның тормышындагы иң якты учак. Учак! Чөнки ул тәрәзәдә төне буе ут сүнми. Разияның йөрәгендәге кебек. «Менә, җаным, оныгың да йоклап китте, ә син һаман йокламагансың. Йоклый алмыйсыңмы? Башың сызлый торгандыр инде».
Кеше алдында ялгыш исемен әйтеп җибәрүдән куркып, ул аңа гомер буе гаять итагатьле итеп, «абый» дип кенә эндәште. Әйе, бергә эшләделәр. Эштә күрешеп торгач, аерым яшәүләре авыр булмады. Разияның да ире бар, тик менә балалары гына юк иде. «Абые» белән яшерен мәхәббәте аңа ике малай бүләк итте. «Абые» моңа тыныч карады. Балалар дип егылып китмәде. Ир булган кеше дә малайларының кемгәдер охшаган булуын күрмәде. Югыйсә малайлар үз әтиләреннән «өзелеп төшкән» кебек иделәр. Хезмәттәшләренең бу ханымга хөрмәтләре зур иде, шуңа күрә аның баласызлык проблемасын үзенчә хәл итүен гаепкә алучы булмады. Кеше гаиләсен бозмады лабаса Разия, үз гаиләсен дә саклап калды, фәкать тын гына ярата бирде, тәртипле, акыллы балалар үстерде. Ә күңелдә, мәңге чынга ашмас хыял булып, берәр вакыт бергә булу уе-теләге яшәде. «Абые» да ярата лабаса аны. Кайвакыт балаларга дип, бүләкләр дә алгалый. 
Шулай гомер узып бара. Инде хәзер икесе дә пенсиядә. «Абыеның» гомер буе башы сызлады. Контузия касәфәте. Әфган мәхшәрен кичкән кеше иде ул. Аның башы сызлаган төннәрдә тәрәзәдәге ут төне буе яна. Шул уттан Разияның башында да сызлау кабына. Төнне шулай ике йортта сызланып кичәләр. Аерым яшәсәләр дә, бергә!
Берзаман «абыеның» җәмәгате үлеп китте. Бергәлеккә юл ачылды кебек. Инде егетләр дә башлы-күзле. Оныклар үсә. Их, кыйпылчыкларны бер- бөтенгә туплыйсы иде ул! Разия, тәрәзәгә килеп, теге икенче тәрәзәгә шуларны сөйли. Тагын бер сөйләр әйберсе бар әле аның: «абыеның» баш сызлавын тәки үзенә алды бит ул. Төн йокламый сызланып чыккан чаклары ешайды.
«Абый» булган кеше генә «җаный» булырга ашыкмады. Инде үзе дә тол калган Разия аның ишек шакыганын көтеп йөргән көннәрдә «абый» өйләнеп куйды. Гомер буе яратудан, сызланудан йөдәгән, көтеп арыган йөрәк сыната башлады. Дөресрәге, Разия үзе сынды. Аннары бит ханымның бәхетле сәгате сукканын өметләнеп көтүчеләр тагын да булган. Алар инде хәзер хәлгә кереп сораштырырга да кыенсынмыйлар. Бу хакта сөйләшү серне яшереп йөргәндәгедән кыенрак икән.
Тик гомере буе дәвам иткән мәхәббәт тарихының ахыры ямьле тәмамланмады. Разияның баш миендә яман шеш таптылар. «Абый» кеше, сызлануларын Разияга тапшырганнан соң да бераз яшәде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    минем белан да шундый хэл булды 15 ел буе яратышып очрашып иоредек ул кеше ойлэнган семьялы иде шуннан сон хатынны улде мин бергэ калырбыз инде диеп уйлап тыныч кына анын тагдимен кэттем э ул икенче хатынга ойлэнде дэ куйды

    • аватар Без имени

      0

      0

      Абыйсы аны яратмаган , жай чыкканда файдаланган гына.Э нэрсэ ана алимент тулисе юк.Разия аны уйлый торгач узенэ чир алган. Шулай инде аллах каршында бар гонахлар очен дэ жэвап тотарга туры килэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Минем дэ ирем Афган сугышын кичкэн, нэкъ Разия кебек анын, чире мин,а да кагылмыйча утмэде. Артык кайгырырга ярамый шул. Ир -ат ул "ата каз", уз ж,аен кайгырта...

        Хәзер укыйлар