Нишләп татарча түгел микән исеме, әллә русча гына сөйләшеп, шулай русчалатып әйтәләр микән дип шикләнгән идем. Юкка булмаган икән. Алты ай очрашып йөргәннән соң кызым егете белән таныштырды.
Кызыбыз яшь чакта кияүгә чыкмады, сайланды. Яше бара, кияве әле дә юк. Шулай итеп, 32 яшенә җитте инде менә. Безнең борчылганнарны күрепме, чынлап та ошатыпмы – белмим, ләкин бер көнне кайтып, егет белән очраша башлавын әйтте. Кем ул, нинди егет дип кызыксынып карадым, вакыты җиткәч белерсең, диде. Исемен генә әйтте – Ахмет. «Әхмәтме әллә, кызым?» – дип сораган идем, «Юк, Ахмет», – дип җавап бирде.
Нишләп татарча түгел икән исеме, әллә русча гына сөйләшеп, шулай русчалатып әйтәләр микән дип шикләнгән идем. Юкка булмаган икән. Алты ай очрашып йөргәннән соң кызым егете белән таныштырды.
Беренче күрүгә үк гаеп эзли башладым ул ирдән. Әйе, яшь егет дип әйтергә тел әйләнми, ир кеше иде инде ул Ахмет дигәне. Хәер, кызым да утызның теге ягында. Кайбер кеше олы чырайлы була, нишләтәсең... Тагын бер игътибар иткән әйбер – Ахмет ярым-йорты гына татарча сөйләшә, русча бөтенләй белми. Кызым аны яхшы аңлый, ярты ел буена үзара аңлашу җаен тапканнар. Шулай итеп, Ахмет нәрсә әйтсә дә, аңламыйча, кызыбызга карап тик утырдык, ул тәрҗемә итте. Шул көнне үк яшьләр үзләренең өйләнешергә теләүләрен белдерде. Ә миндә мең төрле сорау... Кияү буласы кеше барында берни сорамадык, тикшермәдек. Ул ишекне ябып чыгып китүгә кызыма мең төрле сорау яудырдым. Ничә яшь? Кая яши? Кая эшли? Нәрсә белән шөгыльләнә? Нәрсәсе бар? Әти-әнисе кайда? Гражданлыгы кайсы илдә?
Ахмет ике ел элек Истанбулдан Казанга эшкә килгән. Кызымның сөйләве буенча аның монда үз бизнесы, аны үстерергә теләп, яңа илдә яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга теләгән. Телне белми Ахмет. Эшләгән вакытта да кызым аңа ярдәм итә икән. Бизнес дигәне – фундамент салу. Элек оешмада күп катлы йортлар өчен фундамент салганнар, аннары үзенә эшли башлаган. Бригадасында тагын ике егет бар икән. Истанбулда да бригадалары бар, ди. Казанда фатир табып, шунда яшәп тора. Ахмет монда гаилә булдырып, ике ил арасында йөреп эшләргә планлаштыра икән. Биш балалы гаиләдән икән үзе, ул – олы малай.
42 яшендәге ирне киявебез итеп күз алдына китерә алмадым. Гафу итегез, ләкин ул төрек ирләре турында ишеткән бар иде инде. Матур сайрыйлар, ә соңыннан төп башына утыртып куярга да мөмкиннәр дип. Фундамент салу кебек эш башкаручыны бездә шабашник, диләр. Чын бизнес булса, Ахмет анда җитәкчелек кенә итәр иде. Ә ул үзе дә җигелеп эшли. Җитмәсә, монда килгәч тә бизнес башламаган бит, башта оешмада эшләгән. Тагын бер шикләндергән әйбер – 42 яшьлек чит ил иренең башка гаиләсе юк микән соң? Ике ил – ике шәһәр арасында йөреп эшләргә уйлагач, бәлки, аның тегендә гаиләсе, хатыны, балалары бардыр инде. Аңа монда гаилә корып яшәргә, тагын бер кызның башын әйләндерергә нәрсә комачаулый? Аны барып тикшереп буламыни? Ә болай карап торышка Ахмет тырыш кешегә охшаган. Бик ихтирам белән сөйләшә, азгын кешедер дип уйламассың да. Татарның ниндие юк та, төрекнең ниндие юк дигәндәй, милләтенә карап шикләнүем түгел. Шулай да чит ил кешесе булгач, күңелем белән ниндидер начарлык эзлим. Төп бизнесы Төркиядә булгач, кызыбызны нигә шунда алып китәм дими? Китсен дип әйтүем түгел, шулай дип әйтмәве күңелгә шом сала. Үз әти-әнисе янына алып кайтып, таныштыру турында да сүз булмады. Нигә аларга күрсәтергә теләми булачак хатынын?
Ана буларак, кызымның вакытында кияүгә чыгып, балалар табуын, бәхетле булуын телим. Ләкин чит ил кешесе, башка милләт вәкиле булгач, ризалаша алмыйм әлегә. Дөрес шикләнәмме мин әллә арттырам микән? Нишләргә – бу никахка ризалык бирергәме? Бик четерекле сорау, килешәсездер? Кызымның бәхетсез ялгыз тормышына сәбәпче дә буласым килми, үкенеп яшәвен күрергә дә теләмим.
Хәтимә, Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик шикле кеше бу.
0
0
0
0
Никахта ике якнын эти-энисе катнашмау сорау тудыра билгеле.Эти-энилэре никахта катнашып та топ башына утырып калган кызлар турында ишктелеп тора бит(чит ил кияулэре турында суз)Алла сакласын!!!
0
0
0
0
Минем ике туган сенелемнен кызы торек кешесенэ чыкты.Яшь кенэ коенчэ. Никах укыттылар,бер уллары туды.Кияу булган кеше сезнекенчэ монда килеп узенен иптэшлэре белэн стройкада эшлэде. купмедер вакыт уткеч уз иленэ кайтып китте.кабат килмэде. Сенелемнен кызы купмедер вакыт уткеч тагын кияугэ чыкты,тагын торек кешесенэ.Туйлар ясап,матур итеп ойлэнештелэр. Шулай бераз монда яшэделэр дэ Торкиягэ киттелэр.Анда баргач малайлары,азак кызлары туды. Сенелем дэ аларга барып кыш торып кайтты,кызлары тугач. ике елдан тагын Россияга кайттылар,бик матур яшилэр.Зур улы укырга тоште быел.,ире балаларнын барысында тигез курэ. Курыкмагыз,балагызга бэхет телэгез!
0
0