Логотип
Күңелеңә җыйма

Әти иремне яратмый

Мин сезнең сайттагы язмаларны гел укып барам. Бигрәк тә укучылар язган хатлар ошый, чөнки аларда чын тормыш.

Мин сезнең сайттагы язмаларны гел укып барам. Бигрәк тә укучылар язган хатлар ошый, чөнки аларда чын тормыш. Кайберәүләрнең хатларын моңарчы гел шаккатып укый идем – кеше ничек барысын да ачыктан-ачык яза дип. Хәзер беләм инде: аптыраганнан язалар икән. Бөтен нәрсәне якын кешеләреңә сөйләп булмый бит. Ә ят кешеләргә киресенчә курыкмыйча ачыласың, бөтен нәрсәне яшермичә сөйлисең, гаеп итәрләр дип тә борчылмыйсың. Аларның киңәшләре дә дөресрәк була кебек. Минем үземә шулай тоела. 
Менә минем дә күңелемдә зур борчуым бар әле. Шуны сезнең белән уртаклашмакчы була. Бик тә киңәшләрегезне ишетәсем килә. Нишләргә икән миңа?
Кияүгә өч ел элек чыктым мин. Ирем безнең районныкы түгел. Укыганда таныштык та, очрашып йөри башладык. Мондый яңалыгыңны әнидән яшереп булмый  бит – мин дә ике-өч ай үтүгә бу хакта аңа сөйләдем. Ул, билгеле инде, әтигә әйткән. Әти исә шунда ук: «Алып кайтып күрсәт, мин синең кем белән очрашып йөргәнеңне белергә тиеш», – диде. «Әле бит танышканыбызга да күптән түгел, миңа аны үзебезгә чакырырга уңайсыз», – дип тә карадым. Әти бу сүзләрен ишетергә дә теләмәде.
Шунда ук булмаса да, бераз соңрак икәү безгә кайтып килдек.  Әтинең сорау арты сорау яудыруына оялып беткән идем ул чакта. Яратты кебек булачак иремне, һәрхәлдә «кирәкми, очрашма» дигән сүзләрне әйтмәде. 
Проблемалар өйләнешкәч башланды. 
Кайткан саен әти иремнән гаеп таба. Юк, үзе турыдан-туры берсен дә әйтми – әни аша әйттерә. Мин аннары гел ике ут арасында калам: әйтергә дә белмим иремә, әйтмәскә дә. Дөресрәге, мин аларның берсе турында да иремә белгерткәнем юк. 
Усал кайнаналар безнең әти кебек буладыр инде дип уйлыйм гел. Иремнең бер эшен яратмый ул. Эш белми торган кеше булса, тик торса ярар иде – ирем барысын да үзе белеп эшли бит әле. Гаиләләрендә олы бала ул. Әтисе бик иртә үлгән, шуңа күрә нужа камытын яшьли кияргә туры килгән аңа. Дөрес, бер эшне дә безнең әти кадәр пөхтә эшли алмыйдыр. Әтигә ул яктан җиткән кешене минем үземнең дә күргәнем юк. «Алган әйберне урынына куймаган», – дип булса да бәйләнә. Болай дип безгә дә гомер буе бәйләнде инде. Ул куйган әйбер урыныннан бераз гына күчсә дә, тавыш чыгара иде. 
Бу бәйләнүләрен күпмедер аңлыйм әле мин, шуңа да бик шаккатмыйм. Үзе бик пөхтә кеше булгач, башкалардан да шуны таләп итүе күпмедер дөрес тә. Әмма: «Нигә кияү көн саен шалтыратып хәлемне белми?» – диюе тәмам үтерә. Кайткан саен һаман шушы сүз. Ул бит сезгә өйләнмәде, миңа өйләнде, дип карыйм – ишетергә дә теләми. «Сөйләшергә сүзегез дә юк бит – нәрсә дип шалтыратсын ул сиңа?» – дип карыйм. «Минем аша хәлеңне гел белешеп тора», – дип тә әйтәм. 
Сез ничек уйлыйсыз: минем ирем әтигә көн саен шалтыратырга тиешме-юкмы? Минемчә, юк. Алайга китсә, мин үзем дә кайнанама көн саен шалтыратып тормыйм бит. Күп вакыт аның хәлен ирем аша гына беләм: ул миңа барысын да сөйләп торгач, тагын нигә мин дә шалтыратып аптыратыйм соң инде, шулай бит? 
Ә әтигә ирем болай да атнага бер барыбер шалтыратып ала инде ул, бәйрәмнәрдә дә котламыйча калганы юк. Үзенең әтисе булмагач, ирем минем әтине якын күрә – моны бит күреп торам лабаса. Беренче көннән үк «әти» дип дәште. Үзеннән болай гел гаеп эзләп утыруын белми бит ул аның. 
Нигә бу әти-әниләр балаларының бәхете турында түгел, ә гел үзләре турында уйлый икән, аптырыйм. Әти гел иремне хурлап торгач, миңа да бик кыен бит. Кайчак: «Әллә ул чынлап та шундый начармы, мин күреп бетермимме соң?» – дип уйлыйм. Кеше сүзе күңелгә бик керә бит ул. Керә дә үзенең начар эшен эшли... 
Минем урында булсагыз, сез нишләр идегез, зинһар языгыз әле. 
Лилия (чын исемен редакция өчен генә)
Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Этиегез бик вакчыл кеше икэн. Безнен, кияу кайта, ял итеп китэ. Шэхэр малае ул, авыл эшен белми, кушсан, Эшли. Тик без бик кушмыйбыз. Гаилэсе очен эйбэт бит ул. Уз квартирасында барысын Эшли, баланы караша, ашарга да пешерергэ булдыра. Квартирасында, машиналары бар, эше бар. Ни кирэк тагын? Ирегезгэ белгертэ курмэгез. Язуыгызча, этиегезнен бэйлэнулэре юкка. Кон саен шалтыратуын талэп итуе бигржк колке инде. Мин улым белэн дэ атнага бер сойлэшэм, этисе белэн сойлэшкэннэре юк та диярлек. Этиегез бн эниегез сойлэшегез, анлатсын. Аерылуыгызны тели мэллэ ул? Бер дэ булмаса, узегез эйтерсез. К

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эгэр ирегез эчмэсэ, эшлэсэ, сезгэ карата яхшы монэсэбэттэ икэн калганы чепуха, этиегезнен башка борчуы юктыр. Энэ кешелэрнен ойлэре янып урамда калганнар, Алла сакласын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ирегезгә әтиегез сүзләрен әйтми бик дөрес эшлисез. Шулай да әти сине сагына, сөйәшеп ал әле, дип әйтеп карагыз. Әтиегезнең ир дуслары бар микән? Общение җитмидер әллә...

        • аватар Без имени

          0

          0

          элбэттэ бу турыда ирегезгэ эйтмэсэгез яхшырак булыр, тора бара ирегез этигезне хормэт итмэс, эниегезгэ килгэндэ анга этиегез эйткэн сузлэрнен барысында сезгэ сойлэп тормасада була, "капчык тулып тишелергэ момкин".

          • аватар Без имени

            0

            0

            Этигезнен нинди икэнен белгэч,игтибар итмэгез анын сузлэренэ. Ирен белэн арагыз эйбэт бит яши бирегез бер- берегезне кадерлэп. Эниегез аша эйттерегез кияугэ суз тидермэ ,кызын аерылышып йорсенмени дип

            Хәзер укыйлар