Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр бит әле, шулкадәр дөрес икән ул. Үз йөрәгең аша уздырмасаң, бернәрсәне дә аңлап булмый. Шуның өчен башкаларны гаеп итүдән дә бик сак булырга кирәк икән. Чөнки үзеңнең шул хәлгә калуың да бик тиз.
Үземнең яшь, балаларның да кечерәк чаклары иде әле. Эштә бер кабинетта дүрт хатын-кыз утырабыз. Теләсәң-теләмәсәң дә барыбызның да тормыш уч төбендәге кебек күренә – берничек яшереп бетерә алмыйсың. Хатын-кызның кәефе шунда ук йөзенә чыга бит аның: кемнең ире тагын соң кайткан, кемнеке эчеп кайткан, кем кайнанасы белән сүзгә килгән – барысын да белеп торабыз.
Минем белән янәшә өстәлдә утыручы апаның бердәнбер кызы Мәскәүдә яши иде ул вакыт. Ире белән бик иртә аерылып, ялгызы гына үстергән, бөтен тормышын шул кызына багышлаган иде ул. Юри генә дә башка бер ир белән дә очрашмадыңмы, дип сорап, аптыратып бетерә идек без аны. Чибәрлеге, уңганлыгы да бар, шуңа аптырый идек. Ир кайгысы булмады шул, дия иде ул. Бала белән урамда диярлек калганнар, тулай торактан бер кечкенә бүлмә алганчы да әллә никадәр вакыт узган. Бер хезмәт хакы – бер хезмәт хакы инде ул, ике кеше аңа әллә ни ерак китә алмый, үз хәлен үзе генә белгәндер инде.
Менә шул апаның кызы мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә барып укырга керде. Әтисенә охшаган, ул шулай бик башлы иде дип сөйли иде хезмәттәшебез. Безнең күз алдында укып бетерде. Әнисе, билгеле, кире монда, үзе янына кайтыр дип, көтә иде. Тик кызы Мәскәүдә калды, бик тиз генә эш тә тапты. Күрәсең, чынлап та башлы бала булган.
Озакламый шул кыз бер егет белән яши башлады. Үзебездән киткән татар егете, укыганда ук бер-берсен белгән булганнар. Мәскәү мәчетенә барып никах укытып чыкканнар.
Бу хакта ишеткәч, без инде туй көтә башладык. Кайчан була, кайчан туйга чакырасыз, дип өзми-куймый сорыйбыз.
Башта туй турында хәбәр чыгуын бу апа үзе дә бик көтте. Озаккарак киткәч, аны уңайсызламас өчен без инде туй турында сүз кузгатмый башладык. Ул чакта гражданский браклар бүгенге кебек атлаган саен түгел иде әле. Әмма бүлмәдә өчәү генә калсак, гел шул хакта сөйләшә идек: имеш, әни кеше кызына ничек инде ЗАГСсыз торырга рөхсәт итә? И-и, китәбез тезеп: аның урынында булсам, мин шулай эшләр идем, болай эшләр идем, алай әйтер идем, болай әйтер идем дибез. Мәскәүгә барып, җилтерәтеп алып кайтыр идем, дип әтәчләнәбез. Кызын гаеплибез, ничек кешедән оялмыйча шулай яши ала, дибез. Ике югары белемле белгеч ничек бу адымга бара ала, дип ду киләбез. Битләре гел янгандыр инде...
Безнең ул эш аннары бетте – фирма ябылды, без – бухгалтерия кызлары да кайсыбыз кая таралдык. Баштагы елларда сирәк булса да аралашкалый идек әле, аннары ул хәл белешүләр дә бетте. Кеше белән гел аралашып торсаң гына сөйләшер сүз була бит ул. Хезмәттәшебезнең кызы ахырда ул егеткә кияүгә чыктымы, язылыштылармы икән, белмим.
Ярый, ул арада безнең балалар да үсеп буй җиттеләр, укырларга керделәр, дипломнар алдылар. Инде безнекеләргә дә башлы-күзле булырга вакыт җитте. Менә хәзер мин дә теге апаны, аның Мәскәүдәге кызын бик еш искә төшерәм. Ул чакта бигрәк зурдан кубып сөйләшенгән булган шул.
Без ирем белән ике кыз үстердек. Бүгенге көндә кызларыбызның икесе дә «гражданский брак» белән яшәп яталар. Ирем әйтмешли, берсе генә булса, бу кадәр исең китмәс иде.
Каршы төшеп карамадык түгел, төштек. Бер түгел, йөз утырып сөйләштек. Икесе дә авызны да ачырмыйлар:
– Шуннан ни булган?! Әллә без генә шулай яшибезме? Үзегезнең танышларыгызны барлап чыгыгыз әнә – кайсының кызы туйлап кияүгә чыкты яки улы туйлап өйләнде соң? – диләр.
Ирем белән, чынлап та, утырып санап карадык. Кызларның классташларын да искә төшердек. Олы кызның Регина исемле бер классташы беренче курста укыганда ук туйлап кияүгә чыккан иде, бала белән анысы да аерылды. Хәзер икенче берәү белән тора, ди әнисе. Бу юлы гражданский брак кына, башка ЗАГСка бармас ахрысы, ди.
Ике кызның да егетләрен беләбез. (Әллә ирләрен дияргәме?) Гел булмаса да, безгә дә парлап килеп йөриләр, үзләренә дә кунакка чакыргалыйлар. Кечесе егете белән аның әти-әниләренә дә барып йөри. Кызның туган көненә аның әти-әнисе яңа телефон да бүләк иттеләр күптән түгел. Алар да аптыраштадыр инде, үзләренчә кызны киленнәре дип кабул итәләрдер, югыйсә йөргән кызга гына шундый зур бүләк бирмәсләр иде.
Кызларга әйтә башласаң, ЗАГС нәрсә бирә, ул безне бер-беребезгә гомерлеккә бәйләп куя алмый, шулай булгач, аның нигә кирәге бар, диләр. Кечеләре ипотекага квартира алдылар, алдан ук ниндидер документлар тутырдылар: квартираның яртысы – кызныкы, яртысы егетнеке. Әлегә безнең бер фамилиядә булуыбызның бер кирәге юк, бала туса гына кирәк булуы бар, шул вакыт бу турыда уйларбыз, диләр.
Олысының егетенең фатиры бар, шунда торалар. Шуңа күрә кварплатаны мин түләп торам, ди кыз. Ашау-эчүгә, ялларга барырга да берсе икенчесеннән бер тиен акча артык тотмый аларның – барысы да исәпләнгән. Бер гаилә булгач, барысы да уртак булырга тиеш, дип карыйбыз әтиләре белән. Хәзер андый заман түгел, сез безне үзегез белән чагыштырмагыз, диләр.
Бик теләмәсәң дә, чагыштырмыйча булмый шул.
Безнең заманда бит ак күлмәк киеп кияүгә чыгу – кыз баланың иң зур хыялы иде. Бүгенгеләрнең ак күлмәккә дә исләре китми. Нәрсәгә кирәк ул бер кияр өчен шундый кыйммәтле күлмәк алу, дип кенә авызыңны ябалар. Язылышсак та, сезнең кебек 50–60 кеше чакырып, туйлар ясап ятарга җыенмыйбыз, без ул акчага ялга барып, дөнья күреп кайтабыз, диләр.
Менә шундый хәлләр.
Әни гел: «Сүзегезне үлчәп сөйләгез, көфер булмасын. Аннары үзегезгә әйләнеп кайта ул», – дия иде.
Теге чакта, күрәсең, сөйләгән сүзләрем көфер булган. Ул апаның язмышы үземә әйләнеп кайтты менә. Икеләтә булып...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Аллага шөкер, үземнең кызым да, сеңлемнеке дә туйлап кияүгә чыктылар. Так что, бар андыйлар да. Районыбызда да туйлар булып тора.
0
0