Логотип
Күңелеңә җыйма

Сугыш елы баласы

Мин сугыш елы баласы. Ул еллар әле бүгенгедәй күз алдымда — үзәккә үткән вакыйгалар, хәлләр истән чыкмыйлар, җуелмыйлар, үлгәнче хәтердә сакланырлар.
 
1941 елда сугышка киткәндә әтиебезгә нибары 30 яшь иде, әни дүрт бала белән ялгызы калды. Абыйга — унбер, апага — сигез, миңа — биш, сеңлемә ике яшь.
Ул елларда күргән ачлык-ялангачлыкны әйтеп бетерә торган түгел. Дәү әни иске капчыкларны селте белән юып (селтене агач көленнән ясый иде, чөнки сабын юк), ак карда агач белән кыйнап, йомшартып, күлмәк итеп тегеп бирә иде. Тоз, шырпы, сабын — әҗәл даруы. Кемнең өенең торбасыннан төтен чыгуын иртә белән сагалап торабыз, чөнки тал кисәкләрен, саламны ягып җибәрү өчен, ялкын — күз кирәк. Ә сабынсыз интегүләр! Башлардагы чәчләр бетләп бетә. И, Ходаем, бу көннәрне тагын күрергә язмасын! Нигәдер колхозда башак җыярга ярамады, ай яктысында, яшерен, урманда, агач арасында, капчыкларыбызны калдырып, алга алъяпкыч бәйләп, башакны шунда җыеп, эзләп-эзләп капчыкка тутыра идек. Төнен, ка- ча-поса, сарай артларыннан өйгә кайтып керәбез. Исән-сау кайтып кергәч, дәү әни догасын укып, елап-елап ала иде. Бәрәңге, кәбестә җыелып беткәч тә калдыкларын җыю тыела. Совет хөкүмәте сугыш елы балаларын, бер-бер максат белән үтерергә уйладымы икән? Әле дә белеп бетерә алмыйм.

Хәзер мәктәптә сугыш темасына әсәрләр укыганда бу хәлләрне сөйләсәм, бугазыма төер җыела да күземнән яшь чыга, әйтәсе сүземне әйтә алмыйча туктап калам. Балалар тып-тын булып калалар, аларга минем сүзләрем бик нык тәэсир итә.

Әтидән кара кәгазь кыш көне килеп төште. Салкын гыйнвар ае иде. 1944 ел. Өй салкын, кием юк, азык юк, әни елый, без елыйбыз, күрше-күлән кереп юата...

Әти 1943 елның 24 декабререндө Житомир өлкәсенең Корнынский районында, Лучин авылында батырларча һәлак була һәм шул авылда җир куенына керә. Шулай итеп, Илне-Ватанны саклауда башын сала. Нигә безгә — сугыш елы балаларына дәүләт тарафыннан бер ярдәм юк икән? Без үлгәч кенә бу ярдәм турында уйлый башларлармы? Хәзерге вакытта сугыш елы балаларының күбесенә 70-75 яшь. Сугыштан исән-имин кайткан ирләрнең, аларның гаиләләре, балалары төрле ташламалардан файдаландылар—фатир, машиналар алдылар, хәзер дә файдаланалар. Алсыннар, көнләшеп әйтмим, тик безгә дә, сугыш елы балаларына да, берәр ташлама эшләсеннәр иде, югыйсә, бу сугышның бетүен якынайту өчен без дө бик күп эшләр башкардык бит. Колхозга иске капчыкларны ямаулар, төнлә авыл Советында кизү торулар, фронтка җибәрергә дип сарык йонын эрләп, чыра яктылыгында оекбаш, шарф, биялиләр бәйләүләр... Күпме изаландык, көч түктек, түздек, тырыштык. Хөкүмәт, сугыш елларында бала булсалар да, күп хезмәт куйганнарны бәяләргә тиеш бит. Безнең йөрәк әрнүләрен, сызлануларны, без үткәргән газапларның әҗерен кем түләп бетерер икән? Әнинең үлгәнче күзеннән яше кипмәде, колхозда өч-дүрт урында эшләп, әти үлгәнгә бер тиен пенсия алмыйча, 63 яшендә бөкрәйгән карчык булып якты дөньядан китте. Ул бер рәхәт күрмәде, урыны оҗмахта булсын. Җиде яшендә намазга басып, су белән ураза тотып, ачлы-туклы елларда да намазын калдырмады.

 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәкъ минем әнием-мәрхүм сөйләгәннәренә туры килә...Әтиебез -фронтовик, чирләп 39 яшендә үлгәч, өч бала белән калган әниебез, кешеләргә түшәм юып, мал карап, йомырка, май сатып безне киендерә торган иде, Хрущёв заманында пещәнлеккә деләнка да бирми торганнар иде...Иии..безнең әниләрнең күргәннәре.. Рәхмәт, бик дөрес язгансыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем бабам да сугыш елы баласы,ана хэзер 75 яшь.Аны энисе,минем дэу эбием була инде,5 Яше тулганчы имезгэн. Чонки башка чарасы булмаган, ач булганнар алар.Эзрэк булса да ризык булыр дигэн.Шулхэтле жэлли идем дэу эби шуларны сойлэгэн дэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Язганнарыгыз безнен гаилянен кичерешеня туры киля. Без ати 1941елнын сентябренда сугышка китканда Ани 6 бала б-н кала: Олы абыйга 14 яшь, ин кечесе мина 9 ай була. Нинди нужалар курганне язып торсам купка кита,,,Тик 3 яшемда уземне беля башлагач, хатерлим, иртан торып 3кыз бала 8.5.3яшьта (олыраклар барда колхоз эшенда) валчык ипига аптырап елап утырганыбыз. Ати кайткач ,Крымда Эльтиген десантында катнашып, "Медаль Заотвагу", "орден" Красной Звезды" га лаек булып, инвалид булып,плен кичереп. кимсетулар (пленда булган дип) Ати кайткач,безнен исанлекка ышанмыйча барыбызны барлап,капшап чыккан. Ати 70ка да житмича . хокуматтан бер игелек курмича 1969нчы елны донья куйды.Сугыш соны еллары ай -хай кыенбулды...Ачлык- ялангачлык куп еллар давам итте. Мин "ел элек "Дитя Войны" книжкасына ия булдым. Жинунен 77еллыгы да утеп китте, безне иска алмыйча, 80елыгына озак,кубебез калмас та инде,,,,,,,

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сугыш чоры балаларын ике торкемгэ булеп була: этилэре сугыштан эйлэнеп кайткан хэм сугыш кырларында ятып калганнарнын ятим калган балалары. Бу БАЛАЛАР ач ялангач устелэр, гомер буе кимсенеп яшэделэр, менэ шул ятим калган балаларга кирэк иде льготалар, аларнында этилэре сугышта катнашкан бит, ил очен башларын Салганнар. Дорес, исэн калганнарнын балалары да ятим усмэде, узлэре дэ льготалар белэн файдаландылар, якты доньяларда яшэделэр.

          Хәзер укыйлар