Логотип
Күңелеңә җыйма

Сөенче

Серләре уртак булды ике хатынның. Рамилә балага уза алмагач, узганнары да төшкәч, ЭКО да ясатып карадылар. Икесенең берсе дә уңышлы булмады... Бу хәсрәтне күтәргәндә дә ире түгел, Гөлфиясе терәк булды. Юатты, өметләндерде дустын.  Бер-берсенә терәк булып яшәп яткан бер мәлне Рамилә Гөлфияләргә керми башлады.

Гөлфия белән Рамилә янәшәдә өй салып күченүгә үк дуслашып киттеләр. Терәлеп торган күршеләр арасында шулкадәр дуслык булыр дип уйлап та карамаган иде бу урамда яшәүчеләр. Гөлфиянең абыйсы гына бар. Кыз туганы урынына күрде Рамиләне. Рамилә бөтенләй дә гаиләдә берүзе үскән бала. Әнә шулай бер-берсенең кадерен белеп яшәде алар. 

Хатыннар дус булса, ирләр дә тату, балалар да бергә үсә. Рамиләнең улы Гөлфияләр өендә һәрвакыт үз уллары кебек булды, Гөлфия балаларының күңелен һәрвакыт Рамилә күрде. Кая барса да үз улына бүләк алса, аларга да ала. Улларының туган көннәре дә җәй көне бер-бер артлы булгач, берәрсенең ишегалдында бергәләп уздыралар. Ике гаиләнең әти-әниләре дә дуслашып бетте. Берсе авылга кайтып киткәндә икенчесенең йортына күз-колак булып торучы да – газиз күршесе иде. Гөлфияләрнең идән астына су керде яз көне. Үзләре авылда калдылар ул көнне. Рамиләнең ире моны күреп, икәүләшеп идән астыннан су чыгардылар. Хуҗалар килгәндә идән асты инде җилләп, кибеп утыра иде. 

Берәр тәмле ризык пешерсәләр, күршеләрне чакырасы да юк. Ис чыкканын сизеп, үзләре үк чәйгә күчтәнәч кыстырып кереп җитәләр. Җәй көне ике күрше балаларын ияртеп диңгезгә дә барып кайттылар. Рамиләнең бар хыялы – улына иптәшкә берәр бала табу иде. Шуңа Гөлфиянең балаларын үзенеке кебек яратып, өй тулы бала-чага турында хыялланып яшәде.

Серләре уртак булды ике хатынның. Рамилә балага уза алмагач, узганнары да төшкәч, ЭКО да ясатып карадылар. Икесенең берсе дә уңышлы булмады... Бу хәсрәтне күтәргәндә дә ире түгел, Гөлфиясе терәк булды. Юатты, өметләндерде дустын. 

Бер-берсенә терәк булып яшәп яткан бер мәлне Рамилә Гөлфияләргә керми башлады. Беркемне күрәсе килмәгән чак та була, дияр иде берәү. Ләкин Гөлфия борчыла башлады. Очрашканда сәлам биреп бик яхшы гына сөйләшә Рамилә, ләкин күршесенә керми. Йомыш булса да, улын йөгертә. Гөлфия ничек кенә төпченеп караса да, сәбәбен ачыклый алмады. Тәмам эче пошты Рамиләнең күршесенә. Берәр гаебем бармы әллә дип тә карады, дустын үпкәләтерлек нәрсә эшләдем икән дип, кайтып-кайтып исенә төшерергә тырышты. Сәбәбен тапмады. 

Болай гына берни булмый бит инде. Рамиләсез яшәү бигрәк күңелсез тоела башлады Гөлфиягә. Рамиләнең керми башлаганына ике ай булды инде, үзгәрешләр сизелми. Гөлфияләр генә түгел, башка дуслары, туганнары өзелде күршеләре йортыннан. Ике айга ике тапкыр әти-әниләре генә килеп китте дә, вәссәлам. Әллә авырга узганмы дип тә кызыксынап карады Гөлфия. Юк, андый-мондый берни сизелми. Бакчада, ишегалдында элеккечә җитез генә эшләп йөри күршесе, үзгәрешләр юк. Аның каравы, кичләрен ире белән икесе атнага өч көн машинага утырып каядыр йөри башладылар. 

Гөлфия бер очрашкач, кая йөрисез кич саен дип, кызыксынып караган иде. «Сөйләсәң, озак, бер бушагач сөйләрмен әле», – дип, кул гына селтәде күршесе. Ярый, алай эреләнсәгез, башка борылып та карамыйм, дип үпкәләде Гөлфия. Шуннан соң күршесе белән сөйләшмәс, эндәшмәс булды. Шушы гомер бөтен серләрен дә уртак итеп яшәгән дустың сиңа вакыт тапмый икән, димәк, син аңа кирәкмисең. Рамилә белән араларны өзеп, каршы якта яшәүче Света белән аралаша башлады Гөлфия. Рамилә күреп торганда яңа күршесенә махсус кереп китә. Аларның әле мунчалары да юк, шимбә көнне яңа күршеләрен мунчага дәшәләр. Ә Рамиләнең «исәнме»сенә «исәнме»дән башка җавабы булмады Гөлфиянең.

Тагын шактый вакыт узды. Рамилә Гөлфия белән сөйләшмәкче булып кергән иде, күршесе борын төбендә ишекне ябып кереп китте. «Нәрсә дип акланырга маташасың? Ярты ел буе мине кешегә санамыйча йөрттең дә, хәзер кирәгем чыктымы? Кем инде без бер-беребезгә. Туган да, апа-сеңел дә түгел ләбаса!» – дип ярсыды. Рамиләнең күзләренә яшь тулды. «Әлегә әйтә алмыйм», – диюдән башка берни әйтмичә, борылып чыгып китте. 

Тагын бер ай вакыт узды. Аш бүлмәсендә кичке аш хәстәрләп йөргән Гөлфия ишек ачылуга сискәнеп ките. «Керергә буламы?» – дигән тавышны шундук таныды ул. Рамилә тавышы иде бу. Күршесенең каршысына чыкса, Гөлфия сүзсез калды. Рамиләнең кулында алсу юрганга төргән бала иде. «Гөлфия апасы, сөенче алырга, иң беренче синең белән танышырга кердек. Бу – Ләйлә. Кызлар үстерә белмибез бит әле. Син безгә булышырсыңмы?» – диде Рамилә. Күзләреннән бертуктаусыз яшь тәгәрәде. 

...Кызлыкка бала алу теләге барлыкка килгәч тә барып гариза яздылар Рамиләләр. Кечкенә бала алу өчен чират торулар, махсус укулар, документлар туплау артта калды. Болар хәл ителмичә, төгәл җавап алмыйча бу яңалыкны беркемгә дә әйтәсе килмәде Рамиләнең. Барып чыкмаса, тагын ымсынып калыр, уңайсыз булыр иде... Шуңа серен соңгы көнгә кадәр, иң якын дустына да әйтмичә саклады. 

Күршекәйләр гөрләшеп чәй эчкәндә Ләйләне кулыннан төшермәдә дә Гөлфия. Мондый сабыйны кулда тоткан чаклар бөтенләй истән чыккан инде. Ә кыз коеп куйган Рамилә иде...

https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар