Логотип
Күңелеңә җыйма

Һәр авылның үз дине

Кайнанамны җирләп килдек. Менә шунда ислам диненең без белмәгән яңалыклары ачылды. Баксаң, һәр авылның үз дине икән бит.

Тормыш бәйрәмнәрдән генә түгел, кайгылардан да тора шул. Яңа ел алдыннан гаиләбезгә кайгы килде – кайнанам вафат булды. Каты авырса да, сызланып интексә дә, якын кешең белән хушлашуы авыр инде. Каушадык, нишләргә белмибез, әле теге әйбергә барып тотынган булабыз, әле монысына... Өй тулы кеше, берәү тегене тегеләй итик, ди,берәү, алай ярамый, болай итик, дип киңәш бирә. Дини белемебез шул чама гына, кемне тыңларга да белгән юк. Алай да яткан караватын өй уртасына кузгатып, киемнәрен алмаштырып, ияген ак яулык белән бәйләп, аяклары белән кыйблага каратып сузып куйдык. Өстеннән яңа җәймә капладык. Төн сакларга килүчеләргә утырырга урын булсын дип, тыштагы озын эскәмияләрне керттек. Тапталмасын дип, келәмнәрне төреп алдык. «Көзгеләрегезне, телевизорны каплагыз», – дигәч, аларның да өсләренә җәймә ыргыттык. Барыбыз да яшьләр, белеп тә бетермибез. Кайнатам яшьли вафат булган, ул вакыттагы хәлләрне балалары бик хәтерләмиләр. 
Кайнананың җәсәден шулай әзерләп, идәннәрне бер кат сөртеп алгач, күрше-күләннәргә, авылның абыстаена хәбәр салдык. Көттермәделәр, тиз үк кереп тә җиттеләр. Әлбәттә, мондый вакытта күз яшьләрсез генә дә булмый, бергә гомер иткән күршеләр бит...
Безнең авылның абыстае бик тәҗрибәле, өлкән яшьтәге апа. Тиз генә тотып, үлемтеккә дигән әйберләрен барлатты. Каты авыргач, аларын әзерләп торган идек. Җәймә өстеннән салып үлчәде дә, абыстай кәфен дә кисә башлады. Элеккеге марляның иңе тар, шуңа күрә уртадан җөй салмый булмый. Яңа җепне яңа энәгә саплап, әнинең соңгы күлмәген тегәргә керештек. Аның да үз кагыйдәсе икән: атлатып кына тегәсе, кире атлатып алырга ярамый, ди. «Җепне саплаганда берүк авызыгызга капмагыз. Иң пычрак җир – авыз», – диде абыстай. Җепне төкерекләми генә энә күзенә кидерермен димә син! Алай да тырыштык, абыстай әйткәч, күпме изалансак, изаландык, җеп очын авызга капмадык. 
Барыбыз да тәхлил чыгабыз дип, тәсбих тартырга утырдык. Тәсбихка Аллаһ сүзе язылган, күкрәктән түбән төшерергә ярамый, дип өйрәтте арабыздагы икенче бер абыстай. Андыйны бер дә ишеткәнебез юк, анысы тагын нинди яңалык икән инде, дип аптырашсак та, әйткәч, тыңладык инде. Югыйсә элеккеге әбиләрнең кулларын күлмәк итәкләренә салып кына тәсбих тартып утырганнарын күргән бар иде. 
Тышта өздергән суык булса да, өйгә бераз якмыйча булмый, торбаларның катуы бар. Кичкә таба өйгә авыр ис – мәет исе таралды. Исне киметү өчен бер почмакка кечкенә генә аромалампа  яндырып куярга булдык. Аның эченә бәләкәй генә шәм куела да, өстенә хуш исле май салынган сулы савыт утыртыла. «Нәрсә бу? Хәзер үк сүндер!» – дип ачуланды абыстай. «Исне киметү өчен...» – дисәк тә, урысныкы шикелле була, ярамый, дип, абыстай тәки сүндерттерде лампаны. 
Төн таңга авышканда күзләргә өздереп йокы төште. Күршеләр берәм-берәм таралыштылар. «Мәетнең үзен генә калдыра күрмәгез», – дип кисәтеп, абыстай да иртәнге намазын укып, бераз ял итеп алырга дип чыгып китте. Әле беребез, әле икенчебез бераз черем итә-итә, бер-беребезне алыштырып таң аттырдык. 
Мәчеттән колаша, комган, көймәләрне алып төштеләр. Мәетне юарга әзерләнә башладык. Иртәнге эшләрен карап, абыстай да кереп җитте. Өйгә су кергән, мәчеттән төшкән чиләкләргә краннан су агызып, җылынырга куйыйк дисәк, кран суы ярамый, чишмәдән алып кайтырга кирәк икән. «Барасың, чишмәдән суны алып, чиләкне тастымал белән каплыйсың да, беркемгә дә сәлам бирмичә, бер авыз сүз алышмыйча кайтасың», – дип, абыстай беребезне чишмәгә суга җибәрде. Ул әйткәч, тәртибе шулайдыр инде, дибез. Ник кран суы ярамаганын аңлатып бирә алмады. «Элек-электән суны чишмәдән алып кайтканнар, шулай кирәк», – дип кенә әйтә алды. Алайга калса, элек эшләгән эшләр күп булган инде ул... Уракны да кулдан урганнар...
Ярар, суларны алып кайттык, җылытырга куйдык. Миңа, килен кешегә, комганга су таманлап торуны йөкләделәр. Монысының да үз тәртибе бар икән, суны кул аркасы аша салырга кирәк, ди. 
Кайнанамның гәүдәсен юып, ак кәфенгә төреп куйдылар. Аның белән бу дөньядагы соңгы минутларыбыз. Күзгә яшь килә дә бөялә, килә дә бөялә... «И, әни-и...» – дип, әле бер баласы барып каплана, әле икенчесе... 
«Берүк өстенә күз яше төшерә күрмәгез! Ахирәт госелен бозасыз!» – дип кисәтте абыстай. Ул әйткәч, күз яшен төшермәдек, тырыштык инде. Югыйсә, күз яше нәҗес түгел, дип белә идем. Шулай да абыстай күбрәк белә, ни әйтсәң дә, ун еллап кына түгелдер инде авылыбызның әлеге мәртәбәле дә, авыр да вазыйфасына алынганга. Болай мәдрәсә-мазар тәмамламаган ул, үзлегеннән генә укып өйрәнгән.
Әнинең гәүдәсен ишегалдындагы көймәгә алып чыгып салдылар. Ирләр җеназа намазына тезелеште. Без, хатын-кызлар, кем кайда урын тапты, шунда бастык. «Сез, хатын-кызлар, барыгыз да көнбатыш ягына чыгып басыгыз әле», – дип куды бер «укымышлысы» уңайлы урнашкан урыннарыбыздан. Мәет озатканда хатын-кызларга мәетнең көнчыгыш тарафында торырга ярамый икән. Әллә ниләр бар икән бу диндә без белмәгән! 
Абыстай безгә бераз туган тиешле. Яныбызга килеп, шыпырт кына зиратта кабер казучыларга, гүргә иңдерүчеләргә ничәшәр сум сәдака бирәчәгебезне белеште. «Аз бирә күрмәгез. Кем балалары дигәндә, шуның балалары диярлек булсын!» – дип, нәсихәт укыды. Мондый чакта саранланып торып булмый инде анысы, утыз градуслы салкында кабер казуы бик җиңел түгел. Әле ярый безнең авылда кабер казу өчен кеше эзләп йөрисе юк, ишеткән берсе үзе килә. Акчага кызыгып та түгел, савап өчен дип йөри әле безнең як халкы. 
Әнине алып чыгып киттеләр... Яшел җәймә капланган көймәнең тыкрыктан борылганын яшь элпәсе аша карап калдык. Хуш, әни... Мәңгегә хуш, рәнҗемә...
Абыстай ишегалдындагы хатын-кызларны өйгә керергә чакырды. Әле укыйсы догалар бар икән. Ул тиешле догаларын укып, без һәрберебез озата килгәннәргә сәдакалар өләшеп чыктык. «Юылмаган бер генә киемен дә калдыра күрмәгез, төшегезгә кереп интектерер», – дип, чыгып китешли соңгы нәсихәтен бирде күрше-күлән. «Өйне ишек төбеннән юа башларга онытмагыз!» – дип тә өстәделәр.
Моннан күп еллар элек мин үзем дә әниемне җирләдем. Безнең авылда мондый әйбер юк иде. Суны да без краннан гына агызып алдык, абыстаебыз бик акыллы, гыйлем иясе кеше иде, урыны җәннәттә булсын, ярамый дип бер үз дә әйтмәде ул вакытта. Өйдәге исне бераз киметү өчен калай ләгәнгә салып бер уч кәгазь яндырып алыгыз дип, үзе киңәш биргән иде әле. Өченче көн рәттән йокы күрмәгәнебезне белгәч, балалар, әниегезне беркем дә алып чыгып китми, диндә төн саклау дигән әйбер юк ул, бераз ятып алыгыз, иртәгә эшегез бик күп әле, дип, безгә йоклап алырга да кушты. Безнең авылда кеше күп яшәми, шуңа да төн сакларга калучылар булмады ул вакытта. Үзебез генә утырдык. Әнине җирләгән көнне үк керләрен дә юып бетерә алмадык, акрынлап, атна буена юып киптердек. Анысына да абыстаебыз фәтва бирде: өлгергәнен эшләгез, дип әйтте. 

Мәет чыккан өйдә ашарга ярамый, диләр. Кеше ач торырга тиеш микәнни? Ярый күрше-күлән чәйгә эндәште инде, рәхмәт. Эндәшүче булмаса, нишлисең? Мәсәлән, әни үлгәндә безне ашка чакырып килүче кеше булмаган иде, үзебез пешереп ашадык. Ярамый диюче булмады. 

Кайсы авылга барсаң, шул авылның үз дине икән бит ул. Берсе, алай ярамый, болай кирәк, ди. Икенчесе аныкын кире кага. Ә бит барысы да ислам дине исеменнән сөйли. 
Соңыннан Казандагы бер хәзрәттән аромалампа яндыруның тыелганмы, юкмы икәнен  сораган идем, ниятенә карап, диде. Рухына дип шәм яндыру тыелган, ә исне бетерү ниятеннән гөнаһ түгел, дип аңлатты. 
Сезнең якта мәетне озату белән бәйле нинди йолалар бар? Сездә дә шулай һәр авылның үз динеме ул?  Берәр белгән кеше җавап яза алмас микән? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә шулай дин белән гореф-гадәтне бутыйлар шул, динне аңламаган кешеләр. Һәр авылның үз гадәте, дияргә кирәк. Су ташу, идән юуның дингә бер катнашы да юк инде аның. Тәсбихка килгәндә, хәзер һәр төймәсенә гарәпчә язылганнары барлыкка килде. Укый белмим, Аллаһ исемедер, дип беләм. Менә шул тәсбих турында әйткән булгандыр берәрсе. Шул сүзне күтәреп алганнар инде, бар тәсбих турында да, дип

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тегендэ болай, монда болай, дигэн сүз дэрес түгел. Куму йоласы бер. Уйлап чыгармагыз. Абыстай музее тынлагыз. Һәр авылның үз дине дию, зур хата. Дин безнең бер - ислам. Горе-гадәтләрне дин белэн бутамагыз!

      Хәзер укыйлар