Парлы ялгыз икәнемне яңа аңладым. Югыйсә, әни гел әйтә килде. Аңларга да, ишетергә дә теләмәдем, чөнки матур яшәдем, бай тормышта. Бернигә интекмәдем. Әмма ул гына җитми икән...
– Нишлим икән? Парлы ялгыз икәнемне яңа аңладым. Югыйсә әни гел әйтә килде. Аңларга да, ишетергә дә теләмәдем, чөнки матур яшәдем, бай тормышта. Бернигә интекмәдем. Әмма ул гына җитми икән...
Иптәш кызым Эльвинаның (исеме үзгәртелде) болай дип әйтүенә бер мәл аптырап калдым. Булмас, ул бит шундый бәхетле тормышта яши. Без, кызлар, аның бәхетенә кызыга да идек. Барыбыз арасыннан бер ул гына аягында нык басып торган, ата-анасы бай булган егеткә кияүгә чыкты. Безнең кебек кеше фатирында яшәмәделәр, ипотекага фатир алмадылар, ай саен кредит түләп интекмиләр. Кызлары тууга ире чит ил машинасы алып бирде. Бүләк! Ә без, бала тапкач, бүләк сорау турында уйламадык та. Бала туу йортыннан каршы алганда бер букет чәчәк бирделәр. Шуның белән – шул. Ә Эльвинаның башка тормыш – чәчәкле-конфетлы. Аның кисәк кенә шулай дип әйтүе чын-чынлап аптырашта калдырды.
– Без чынлап та бик матур йөрдек. Бер-беребезне яраттык. Яратмасам, кияүгә дә чыкмаган булыр идем. «Син аның байлыгына гына кызыгып чыктың. Күренеп торган эгоист иде ул», – ди әни. Алай түгел. Яраттым. Әйе, үзен яратуы бар иде. Үзен яраткан ирләргә кем кызыкмас?! Алар бит бөтенләй башка! Ә минем ирем шуңа өстәп чибәр дә. Чибәр ир белән яшәгән хатын бәхетле дип уйлый идем. Үтеп китәсең култыклашып, аңа карап калалар. Ә ул синеке генә. Ул сине генә кочаклап ята. Бала туганчы шундый рәхәт булды. Мине кулларында гына күтәреп йөртте. Телибез икән йоклыйбыз, телибез икән, торабыз, телибез икән чыгып китәбез. Бала тугач, бөтен дөньяның асты-өскә килде. Кызым елак. Елак дип, еш елый инде. Әле генә ирем белән назланыша башлыйбыз, бала еларга тотына. Иремнең ачуы килә. «Бу өйдә кайчан гына тынычлап ял итә алырмын. Хәләл хатыным белән кочаклашып йоклый да алмыйм», – ди. Ә мин елаган бала белән ачуы килгән ир арасында йөгереп йөрим. «Чыгып китеп, берәр кайда ял итеп кайтуың хәерлерәк», – ди бит. Ә мин аның белән бара алмыйм, ялгызым гына утырып каласым килми. Шулай ярты еллап яшәдек. Урамда бала белән йөргәндә күрәм: бик күп әтиләр коляска этеп йөри. «Ирем белән баланы юындырабыз, ирем эштән кайтуга баланы ала да, бар, йөреп кайт, дип, мине чыгарып җибәрә», – ди кызлар. Ә минем ирем балага якын да килми. Нинди урамда йөрү, ул аны бер тапкыр юындырмады да. Нәрсә генә кушсам да: «Тотарга куркам», – ди. Ирем миннән дә, баладан да ерагайды кебек. Болай булмый, иремне югалтам дип, дилбегәне үз кулыма алдым. Баланы әнигә илтеп, ирем белән икәү генә ресторанга барырга ниятләдем. Сәбәп тә бар: тиздән танышкан көнебез җитә. Элекке хисләрне кайтарам, янәсе. Әни баланы ялларга алып калырга риза булды, әмма бер үк сүзне кабатлады. «Гаилә кешесе түгел ул, кызым. Ничек бала ир белән хатынга комачауласын инде?! Киресенчә, якынайта гына ул. Менә без әтиең белән сезне калдырып берәр кая бара идекме? Юк! Гел бергә йөрдек. Гаилә ул – әти, әни һәм бала», – дип җанны ашады. «Әни, хәзер заманалар икенче. Ирең белән икәүдән-икәү калырга да кирәк. Психологлар да шулай, ди», – дидем. Әни кул гына селтәде. Баланы әнигә калдырдым да, матурлык салонына йөгердем. Чәчемне ясаттым, бизәндем-төзәндем. Иремә шалтыратып, кичен ресторанда очрашачагыбызны әйттем. Ул хәтта игътибар да итмәде бугай. «Ярый, әлегә эшем күп, сөйләшә алмыйм», – диде.
Кичке күлмәкләремне киеп, ресторанга барып утырдым. Шампан шәрабына заказ биреп, аны бокалларга салдырып куйдым. Әмма ирем юк та юк... Ярты сәгатькә соңарып килеп керде ул. Үзе, кемгәдер комплиментлар әйтә-әйтә, телефоннан сөйләшә. Минем белән баш кагып кына исәнләште. Элекке кебек килеп биттән үбеп алулар чынлап та беткән икән дигән уй иң беренче шунда керде. Официант заказларны алып килгәнче, бертуктаусыз телефоннан сөйләште. «Эш буенча. Җитди сөйләшү», – диде шалтыратулар арасында. Тыныч кына ашадык. Әлбәттә, ирем ресторанга бару сәбәбен сорашмады да, бу көн аның исендә дә юк иде. Хәтеренә төшергәч тә, шаккатмады. Өйгә кайтып йокларга яткач, ирем кочаклый башлады. Әмма аның белән йокларга теләмәгәнемне аңладым. Бала бүлмәсенә кердем дә яттым. «Ни булды?» – дип тә сорамады ул. Төне буе уйланып чыктым. Әни хаклы булган икән бит. Ул үзен генә ярата. Миңа хисләре булгандыр, әмма бала туып, көндәлек мәшәкатьләргә чумгач, барлы-юклы хисләр дә югалгандыр. Миннән бер аерылып китәр инде. Әмма үзем беренче булып бу адымны ясарга йөрәгем җитми. Рәхәт тормышка өйрәндем бит инде. Бала кочаклап, ирсез калудан бик куркам. Нишләргә икән миңа?
Эльвина яшьле күзләре белән миңа карап утыра. Әлбәттә, аңа киңәш бирмәдем. «Йөрәгеңне тыңла», – дидем. Кешенең шәхси тормышына ничек кысылмак кирәк?! Һәр кеше тормышына үзе хуҗа. Ул тормышка кызыгып, йә жәлләп кенә караучылар – читләр. Минем дә Эльвина тормышына кызыгуым минутында бетте. Фатир өчен кредит түлисе көнем иде. «Аллага шөкер. Ирем белән бер уйда булсак, бу кредитны гына җиңәрбез әле», – дия-дия түләдем. Мондый уй миңа беренче тапкыр килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Менэ шунда ресторанная кайткач иренне кочаклап ник ятмадын,кем комачаулады?Тэкэбберлек,я булмаса узен дэ суынгансын.Хатын-кыз кайда наз,кайда хэйлэкэрлек бн гаилэ хэлен койли.Беренче Биш елны куп кешедэ бер-беренэ иялэну(гаилэ тормышына доресрэге)авыр була,шул иялэну чорында первому калу 90%хатын-кыз тырышлыгы.
0
0
1
0
Бала тапканчы иреннен бала чага чыр чуына ничек каравын чамаларга иде..душе песи алыр Иден..ул менэ дигэн антистресс
0
0