Өйдә сөеп-сагынып көтеп торган хатыны булса, ир-ат — бәхетле

Ирне ир иткән дә — хатын, чир иткән дә — хатын дип, бик дөрес әйткәннәр икән. Үз башымнан кичкәч, ха­лык сүзенең хаклыгын тәмам аңладым. “Чир” дә булдым, инде чын ир булып — гаиләмә таяныч булып яшисе килә. Чынлап та яшисе килә бит — эшлисе, булдырасы, тормыш көтәсе килә. Ә яшисе килмәгән чаклар булды...
25 яшьтә, япь-яшь кызга өйләндем мин. 18 яше дә тулмаган иде. Читтән — Үзбәкстаннан күчеп кайттылар алар — җиде балалы зур гаилә. Әти-әнисе чыгышлары белән үзебезнең авылныкы булсалар да, безнекеләрдән бик аерылып тора болар. Бернигә дә артык исләре китми, димме шунда. Яшәү рәвешләре икенче — булган чакта бүредәй, булмаганда шүредәй кебегрәк.
Без Казанга күчеп киттек, бер бүлмәле фатир алдык. Хатын яшь иде бит, бергәләп үзебезчә яшәргә өй­рәнербез дип уйладым. Кая ул! Дөресен генә әйткәндә, үзебезгә генә яшәргә мөмкинлек тә бирмәделәр. Хатынның туганнары әле берсе, әле икенчесе бездә торды. Ярар, туганнары бер хәл. Әле иптәш кызы бар бит. Ул да бездә ята. Ул инде иң дәрәҗәле кеше монда. Аның сүзе — сүз. Хатыным аның сүзе белән яши. Тулай торагына атнага бер- ике генә кайтып килә. Хатыным беркайда да эшләргә теләмәде. Ярар, үзебезгә җитәрлек акча табам, өйдә торсын, ди­дем. Йорт-хуҗалык эшләренә дә исе китми — өйдә тәртип юк. Әйтсәң, үпкәли. Эштән кайтам, мине күрүче, ашарга әзерләп бирүче юк. Өйгә кайтып керәсе килми башлады. Эштә утырам кичке тугызларга кадәр. Каравылчы куып кайтара иде. Ә мин, эшем күп, өлгермим, дигән булам. Өйгә кайтасым килми дип, бөтен кешегә сөйләп йөреп булмый бит инде.
Сизеп торам: әни, туганнар минем өчен ут йота. Тормышымнан зарланмасам да, күреп торалар бит. Хатынымның бер акыллы эше булды — бала тапмады. Мин башта бик бала сорап караган идем дә, “Мин әле яшь, егерме бишләрсез уйламыйм да, үзебез өчен яшик”, — ди­де. Бала булса, бар да үзгәрер, чын гаилә булып, бер-беребез өчен яшәрбез төсле иде. Ә бала булса... Гомергә шу­лай азапланып яшәр идем, мөгаен, хатынымнан китә алмас идем. Моны хәзер генә аңлыйм. Баласыз аерылышулары да бик авыр булды. Шулай икән — мәңге бергә яшәрбез дип уйлаган кешеңнән аерыласың — дөнья беткән төсле...
Сеңелләр янына күчеп килдем. Ике бүлмәле фатир, кияү, ике бала. Ачык йөз, тәмле сүз булса да, уңайсыз — артык кеше мин монда.
Күңелдәге ташны эретер җай таптым — аракы! Эчәм. Дуслар да табылды. Эшләп тә йөргән булам. Сеңел елый, начальник сүгә. Үземә дә рәхәт түгел. Айныгач, чатнаган башым белән уйлыйм: эшсез дә калачакмын бит мин болай барса, сеңелне дә күпме җәфаларга була инде. Бетәсең бит, Фәнил, дим, тукта. Кыскасы, бөтенесен — эшне, эчүне, Казанны ташлап, кире авылга китәргә булдым. Бергә эшли торган дус бар минем, аңа әйттем планнарны. “Тукта, — ди бу, — эчүне ташлап дөрес итәсең, авылга китәргә ашыкма, иртәгә кунакка алып барам мин сине, аннан уйларсың”.
Менә шул көн тормышка кайтарды мине. Дустымның хатынының иптәш кы­зына бардык. Моннан дүрт ел элек ире үлгән, 13 яшьлек кызы белән яшәп ята. Шулай да була икән, беренче күрүдән ошады миңа Надия. Бөтен барлыгыннан ниндидер сабырлык, тынычлык бөрке­леп тора торган уртача гына буйлы бу хатынны әллә кайчаннан белгәнмен төсле тоелды. Минем тормыштан хәбәрдар иде ул. “Монда гына йокла”, — дип, залга урын җәеп бирде дә кызы белән йокы бүлмәсенә кереп киттеләр.
Кая инде ул йокы. Керфек какмадым, уй­ланып яттым. Икенче көнне иртән эшкә җыенганда: “Уйласаң, эштән соң монда кайт”, — диде Надия.
Аптырап киттем.
- Башта кызың белән сөйләш, ул ни әйтер, — дим.
- Без сөйләштек инде, төн буе йокламадык. Сине ошаткан, ул риза, — ди. Эштән соң сеңелләргә кереп чыктым да, тәвәккәлләп, Надияләргә киттем.
Йокы бүлмәсендәге урындык башында миңа тәгаенләп алынган өр-яңа күлмәк, оекбаш, эчке киемнәрне күреп, күздән яшь бәреп чыкты. Гомеремдә бе­ренче кат хатын-кыз (әнидән кала) мине уйлап, мине кайгыртып кием алып куйган! Киеп карадым — тап-таман. Размерымны каян белде икән, дип аптырадым. Соңыннан, фоторәсемнәр кара­ганда аңладым, мәрхүм ире нәкъ минем гәүдәле, төскә дә миңа охшаган булган икән.
Шимбә җиткәч, гадәттәгечә, авылга кайтырга җыендым. Атна саен кайтып ияләшенгән инде. Надиягә ни дияргә? “Мин авылга кайтам, әйдә, син дә кайтмыйсыңмы соң?” — диюем булды, “кайтам инде, билгеле”, димәсенме. Әле минем яңалыкларны авылда берәү дә белми бит. Кайтып туктадык машина белән. Әни йөгереп чыкты. Ә Надиям... Машинадан төште дә: “Исәнме, әни!” — дип, әнигә ике кулын сузды. Минем тамакка төер тыгылды. “Күңелем сизгән иде аны”, — дип, әни елый. Шатлыктан. Моңа кадәр киленнән “әни” дигән сүз ишеткән кеше түгел ич ул.
Нәфисә белән дә бик тиз уртак тел таптык. Ул миңа “әти” дип әйтә алмаса да, мин аңа “кызым”, дим. Чын йөрәгемнән әйтәм. Әтисенә охшаган ул. Әзрәк миңа да охшаган бит инде.
И-и, йортка кергән икән бу ир, җитмәсә, шуны язып тора, диярсез. Язуым, хатын-кызларга шуны әйтәсем килгәннән: өйдә сөеп-сагынып көтеп торган хатыны булса, ир-ат гаиләсе өчен яши, ул — бәхетле, сезне дә бәхетле итәргә тырыша.
Ә йортка керү мәсьәләсендә, әйе, вакытлыча шулай булды инде, һәрнәрсәгә вакыт кирәк шул. Тиздән фатирны яңага, зурракка алмаштырачакбыз. Безгә зур фатир кирәк инде, үзебез дә артырга җыенабыз бит.

Фәнил.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (7)
Cимвол калды:
  • 19 апрель 2022 - 23:07
    Без имени
    Гаилэнен яме хатын - кыздан Тора.Хатын кызга гына бэхет кирэк .Ир атка бэхет кирэк тугел мени.Хатын кызга бердэ ярап булмый.ана гел житми.Ир атларны хормэт итэргэ ойрэнергэ кирэк башта ,киягэ чыкканчы.Кыз балага дорес тэрбия бирелми.шуннан башлана бэхетсезлек.
  • 24 ноябрь 2020 - 15:17
    Без имени
    Бэхетле булыгыз
  • 1 июль 2020 - 23:39
    Без имени
    Ирлэр михнэткэ генэ тугел,кадерлэп,яратып,урнэк,дэрэжэле итеп тотуга да чыдый алмый.Ойдэге хатын шул асрау урынына ирнен,туганнарнын коен койли,теща да кияуне кутэреп кенэ йортми,ин тэмле ризыкны пешереп,ин зур тэлинкэгэ ин беренче итеп салып ашата,ботен туган-тумачасын,ата-анасын жыеп ,мунча ягып,атна саен кунак итеп тора.Менэ шул эти,кадерле кияу ,рэхэтенэ чыдый алмыйча,тагын да рэхэт,мажаралы тормыш тели башлый,читтэ тагын бер хатын булдыра,кача-поса ,яшертен генэ никах укытып,романтик тормышта яшэп ята,гаилэ бюджетын шул хатын кесэсенэ сала,ойдэге хатыны белэн бергэлэп эшлэгэн акчаны, шул яна хатын белэн туздырып яши,ойдэгелэр беркая да китми,алар азга да канэгать.
  • 12 гыйнвар 2020 - 07:51
    Без имени
    Ирен сине Санга сукмаса нишлерге.мине операция алдыннан исереп кайтып канга батып керде.бер нерсе булыша алмады.андый ирне ир итесе килми.тырышып карадым инде.
  • 16 декабрь 2019 - 15:50
    Без имени
    Бер гаилэне белэм.Хатын ул пешерэ,юа,жыя дигэндэй....Ире чит хатын белэн йори башлады...Бэхетенэ тузэлмэде....
  • 16 декабрь 2019 - 07:19
    Без имени
    Өйдә ирен көтеп утырган хатыннар күп инде ул, ләкин барысы да өйгә ашыкмый шул. "Хатын качмый ул, көтсен, аның эше шул һ.б...." менә андый ирләрнең мантыйгы.
  • 15 декабрь 2019 - 11:51
    Без имени
    Молодец! Эчкене вакытында туктата алуын узе ук сезнен характерыгыз,кочле кеше икэнлегегезне курсэтэ.килэчэк тормышыгыз да бэхет шатлык,тигез гомер балалар шатлыгын куреп озын озак яшэргэ язсын,
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5696
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2697
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4364
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2342
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1981
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек