Логотип
Күңелеңә җыйма

«Өемне сатам, әмма алмасыннар иде...»

Бик ошады ул йорт. Әмма хуҗабикәнең ялварулы күзләре һәм безгә әйткән сүзләре фикеребезне үзгәртергә мәҗбүр итте. 


Сатып алырга йорт, фатир карап йөргәндә иремнең беренче соравы: «Ни өчен сатасыз?» «Шулай дип сорама әле, саталар икән, димәк, сәбәпләре бар. Ул сәбәпне барыбер әйтмәячәк», – дип күпме әйтәм үзенә, тыңламый, һаман шул сорауны кабатлый. 


Чираттагы йортны карап чыктык. Искиткеч зәвык белән ясалган зур йорт. Үземә бар нәрсәсе ошады, мин инде сатып алу турындагы килешүне бүген үк төзергә әзер. Баскан урынымда тыпырдамыйм гына инде. Күренеп тора, салкын акыл белән эш иткән, бөтен әйберне энә күзе аша уздырган ирем дә бәйләнерлек урын тапмады. Менә бүген кер дә яшә. Бакчасында чәчәкләр үстер, ә ап-ак мунчасы, безне көткән диярсең, чип-чиста. Ә аш бүлмәсе, ишек аркылы гына террасасы... Иртән кояш та нәкъ менә терраса булган яктан чыга икән. Хыялым чынга аша: террасадагы креслога утырып кап-кайнар каһвәне өрә-өрә эчеп, кояш чыгышын күзәтәчәкмен. 15 минут эчендә мин үземне бу йорт хуҗабикәсе итеп күз алдыма китердем дә куйдым. Безнең өчен салынган йорт бу! Безнеке! 
«Ни өчен йортыгызны сатасыз?» Кабат шул сорау! Иремә шунда ук усал караш ташладым. Нигә сорап торасың инде, янәсе, безгә сәбәбе нигә кирәк, безнең йорт булганга сата ул аны, безнең йорт булганга! 


Әлфия апа (исемен үзгәрттем. – Ч. Г.) йорт ягына борылып карады да, эндәшми озак торды. 
– Ярый, ярый, сәбәбен әйтмәсәгез дә була. Без, мөгаен, сезнең йортны сатып алырбыз. Бик күп караган йортлар арасыннан иң ошаганы сезнең йорт булды, – дип, тизрәк сүзне икенчегә бордым. Бу йортның миңа бик нык ошаганын иремә дә сиздертәсем килде. Ә ул янтыгыма төртте. Тик кенә тор әле, имеш. Аның сораулы карашы һаман Әлфия апада иде әле. 
– Ошамаслык түгел шул йортыбыз. Без бит аны үзебез өчен, картлыгыбызда яшәр өчен салдык. Булган фатирларыбызны саттык, тагын бер җир кишәрлегебез бар иде, анысын да сатып, акчасын шушы өйгә салдык. Ирем төзелештә инженер булып эшли иде. Бик җентекләп төзеттерде. Иң яхшы төзелеш материалларын сайлап алды. Шушы йортыбыз – төп нигезебез булыр, улыбыз өйләнгәч, шушында яшәрләр, оныкларыбыз белән шау-гөр килеп гомер итәрбез дип уйладык. Ирем көтмәгәндә үлеп китте шул. Кем уйлаган тормыш агышы без уйлаганча булмас дип... Хәзер менә сатабыз инде... Бик акыллы парга охшагансыз. Җаным тыныч булыр өем өчен...


Әлфия апа шулай диде дә, елмаерга тырышып, миңа карады. Иремә бу җавап ошады, ахры. «Аңладык. Без уйлашырбыз. Сау булыгыз», – дип, машинасына таба атлады. Ә минем журналист кызыксынуым Әлфия апа ягыннан китәргә ирек бирмәде. Бу өй язмышында нидер бар бит. Әлфия апа өчен ниндидер бер күңел сагышы бар...
– Әлфия апа, өйдәге яшь хатын белән бала оныгыгыз белән киленегез, аңлавымча. Теләгегез кабул булган бит инде. Әллә яшьләрнең теләкләре башкачамы? – дип соравымны үзем дә сизми калдым. 


Шушы соравымны гына көткән диярсең, күзеннән яшь бөртеге тәгәрәп төште. Миңа сиздермәскә тырышып, ул кабат өйгә таба борылды, кулы белән яшен сөртеп алды.
– Әйе шул, яшьләрнең яшьләрчә яшиселәре килә. Кем уйлаган улыбыз шулай иртә өйләнер дип. Бердәнбер улыбыз ул безнең. Институт тәмамлагач, армиягә китте. Шуннан килен дә ияртеп кайтты. Аягы авыртып госпитальгә эләккән булган. Ә анда Анна шәфкать туташы булып эшләгән. Танышып киткәннәр. Армиядә вакытта безгә берни дә сиздермәде үзе. Хезмәт итү срогы тәмамлангач, «бу минем хатыным», дип, җитәкләп алып кайтты. Безнең милләттән булмаса да, каршы килмәдек инде. Улыбыз сайлаган, ул яшисе, дидек. Әмма әтисе белән үзебезнең милләт кешесе булуын теләгән идек. Киленебез бик әйбәт булып чыкты үзе. Кулы да эшкә ятып тора, уңган да, сүзгә дә килгәнебез юк. Бик матур яши генә башлаган идек, әтисе үлеп китте. Безнең өчен шок булды ул. Бик авыр югалту булды. Оныгын да күрә алмады. Әнә, алма кебек оныгыбыз үсеп килә инде. Менә шул бала тугач, килендә үзгәрешләр башланды. Күргәнсездер, алар бүлмәсендә кечкенә иконалар бар. Беркөнне күреп, авып китә яздым. Әмма бер сүз әйтмәдем. Аның – үз дине, минем – үземнеке. Ул иконалар безнең арага кермәде керүен. Килен шундый ук бик ачык, уңган. Ә менә улым: «Әни, безнең аерым яшисе килә. Бала белән шәһәр читендә яшәү авыр. Аны бакчага, аннан мәктәпкә йөртергә кирәк», – дия башлады. «Үзем йөртермен, өйдә бит мин, булышырмын», – дигән идем, «Бала белән автобуста йөрүне ничек күз алдыңа китерәсең инде син? Җитмәсә, моннан тукталышка ерак», – ди. Анысы шулай инде, хак әйтә. Ә дими дә, җә дә дими яшәгән идем, менә бер ай элек, «Әни, өйне сатыйк. Моны карарга минем вакытым юк, син дә өлкән инде. Фатирда үзеңә дә җиңелрәк булыр», – диде. Ул вакытта: «Юк, әтиең, төзегән йортны сатмыйм», дип кырт кискән идем, әмма уйлый торгач ризалаштым. Бер бүлмәле фатир алырлык җыеп куйган акчам бар анысы. Әмма ничек аларны бер бүлмәле фатирда яшәтеп, мин ялгызым болын кадәр өйдә яшим инде. Ризалаштым инде. Улым шатланды. Килен бер табага да бер сүз әйтми. Гүя, берни белмим. Беләдер инде, хатын кыбырсытмаса, ир-ат адым атламый ул. Аңлыйм, яшьләрнең үзләренчә яшисе килә. Әмма өем жәл. Ничә кеше килеп карады. Үзем күрсәтәм, үзем алмасалар ярар иде дип телим. Сезгә дә күрсәткәндә шулай теләгән идем. Шуңа әллә ни артык мактамадым да. Әмма икегез сөйләшкәндә татарча сөйләшкәч, куандым. Безнең кешеләр! Өемнән аерылу бик авыр булыр инде. Үзем сатам, ә күңелем белән сатылмаса иде дип телим...Ошаса, озак уйламагыз. Улым барыбер фикерен үзгәртмәс. Әле кичә генә әллә сатмыйбызмы соң, дип әйтеп караган идем. «Бала-чага булма инде, әни, сатуга куйдык бит», – диде. Миннән җүнле сатучы чыкмый инде.... Югыйсә боларны сезгә сөйләргә  кирәк тә булмаганмындыр... Татарча матур итеп сөйләшкәч, әллә нигә күңелемне ачасым иттем....
Әлфия апа белән җылы гына саубуллаштык. Аңа озакка сузмый җавап бирербез, дип әйтсәм дә, күңелемнән хәл итеп куйган идем инде. 


Машинага кереп утыруга, иремә: «Без бу йортны алмыйбыз», – дидем. Ул миңа аптырап карады. «Бу йортны бер кеше дә алмасын иде. Әлфия апа үзе хуҗабикә булып яшәсен иде», – дидем. Бөтен күңелләрен биреп төзегән йортта тигезлектә картая алмаулары Әлфия апа өчен бер фаҗига булса, аны сатуы икенче фаҗига. Зур фаҗига. Балалар күп вакыт аңлап бетермиләр шул... Күңел хакы дигән әйбер дә бар бит әле...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар