Очраклы хәлләр булмый, диләр... Мин тормышта бер-берсенә охшаш ике төрле хәлгә тап булдым. Язмыш тарафыннан бирелгән билге, сынау булдымы –һич аңламыйм.
Очраклы хәлләр булмый, диләр... Мин тормышта бер-берсенә охшаш ике төрле хәлгә тап булдым. Язмыш тарафыннан бирелгән билге, сынау булдымы – һич аңламыйм.
Бер ел элек 3 яшьлек улым белән балалар хастаханәсендә ятарга туры килде. Алты кешелек гади палатага эләктек. Минем кебек балалары белән ятучы әниләр дә бар. Алар авыру балалары яныннан китмиләр, йөрәк җимешләренең барлык капризларын үтиләр: башларыннан сыйпыйлар, иркәләү сүзләре әйтәләр, тәмле ризыклар ашаталар, китаплар укыйлар – биемиләр генә.
Хастаханәгә керүебезгз өч көн булды дигәндә, тәрәз каршындагы ятак бушап, 9 яшьләрдәге кызны салдылар. Ул башка балалардан аерылып тора: уйчан йөзле, ябык гәүдәле. Кыз башта палатадагыларны күзәтеп ятты. Башка балалар шау-шу килгәндә дә ятагыннан тормады. Бөкләнгән хәлдә диварга төбәлгән килеш ята бирде. Бер уйласаң, авыру баланың караватыннан тормый ятуы гадәти күренеш кебек: организм хәл җыя, йоклап савыга. Хәзер беләм: бу – ялгызлык картинасы булган икән. Әти-әниең булмау, туганнарыңа кирәкмәү. Иң аянычы – бала күңеле моны тоя, ләкин язмышны үзгәртә алмый. Кызның янына табиб белән шәфкать туташларыннан кала, беркем килми, күчтәнәч калдыручылар юк.
Мин баланың күңелен эретергә, сөйләштерергә теләп, ягымлы сүзләремне кызганмадым. Тәмле ризыклардан авыз иттерәсем килде.
Алинә балалар йортыннан булып чыкты. Әнисе эчкече булганга, кызны 5 яшьлек энесе белән пансионатка урнаштырганнар. Әле вакыт күп узмаган, кыз туган йортын бик сагына. Алинәнең күзләрендә яшь күрмәдем мин, ниндидер бушлык кына тойдым. Ул кешегә үтәли карый. Көлми, шаярмый. Бала психикасы организмны травмадан саклау өчен резервларны уяткандыр: күңеле ташка әверелгән. Мондый очракта кайгы йөрәккә үтми, күңел ката: кеше шатлана да, тирән борчыла да алмый башлый...
Алинә иртән ятагын, казармадагы шикелле, тип-тигез итеп – бер тәртиптә җыеп куя. Тәрбиячеләре бик таләпчән булса кирәк, утырганда да бик төз утыра, табиб палатага кергәч, команда көткән кебек торып баса.
Әлбәттә, хөкүмәт мондый балаларны карый, тәрбияли, белем бирә. Ләкин Алинә белән аралашу минем 20 ел элек булып узган вакыйганы күңелемдә яңартты.
90 нчы елларда безнең гаиләгә хат килеп төште. Аны әти, залдагы кәнәфигә утырып, кычкырып укыган иде. Бу хатны балалар йорты директоры язып җибәргән булып чыкты. Әтинең башка шәhәрдә яшәүче туганы үлеп, 9 яшьлек кызы балалар йортына эләкте. Баланы тәрбиягә алуны сорап, директор хат юллаган икән.
90 нчы еллар. Әти белән әни эшләсәләр дә, хезмәт хаклары түбән иде. Ике бүлмәле фатирда яшибез. Әти директор исеменә баланы ала алмаячакларын әйтеп хат язып салды.
Менә хәзер, 20 ел узгач, язмыш мине тагын шундый хәл белән очраштырды. Бу юлы инде мин кияүдә, ике бала тәрбияләп үстерәм. Каршымда – балалар йортында тәрбияләнүче 9 яшьлек кыз.
Хастаханәдән терелеп чыккач та, Алинә янына балалар йортына баргалап тордым. Күчтәнәчләр илткәләдем.
Бәлки, бу язманы укыгач, кеше миннән дә, әтидән дә гаеп эзли башлар. «Нигә тәрбиягә алмадыгыз?» – диярләр. Андыйларга җавап итеп: «Үзегез балалар йортыннан нигә тәрбиягә бала алмыйсыз соң?» – дияр идем. Йә, әйтегез, кемнең соңгы тапкыр картлар, балалар йортында булганы бар? Кешене гаепләү җиңел.
Чит бала өчен җаваплылык алырга күпләрнең хәленнән килми икән шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Сине гаеплэу башкада килмэде. Бигрэк яхшы кун,елле ханым икэн дигэн уй булды. Рэхмэт яусын.
0
0
0
0
Рэхмэт ?
0
0