Логотип
Күңелеңә җыйма

Ну шул безне, хатыннарны!

Беркөнне авырып киттем. Ноябрь урталарында кисәк кенә суытты бит әле. Шул көнне командировкага өстемә көзге пәлтә генә киеп барган идем. Имеш, көязрәк күренәм. Кайтканда ук авырыйсы килүемне сиздем инде. Өйгә көчкә кайтып егылдым. Температурамны үлчәсәм, 39!

Беркөнне авырып киттем. Ноябрь урталарында кисәк кенә суытты бит әле. Шул көнне командировкага өстемә көзге пәлтә генә киеп барган идем. Имеш, көязрәк күренәм. Кайтканда ук авырыйсы килүемне сиздем инде. Өйгә көчкә кайтып егылдым. Температурамны үлчәсәм, 39! Әйтәм аны калтырата. Тиз генә чишендем дә, юрган белән капланып менеп яттым. 

Бераздан үтереп чәй эчәсе килә башлады. Ә торып чәй куярга егәр юк. Үч иткән шикелле, башка көнне эштән иртәрәк кайтучы ирем дә тоткарланды. Кызым да, укуыннан кайтып, ашыга-ашыга тренировкасына китеп барды. Сумкасын үз бүлмәсенә ыргытып, киемнәрен генә алмаштырып өлгерде. Миңа чәй кайнатып эчертергә җай тапмады. 

Ятам шулай туңып, сусап. Кичке сигез тулып китте. Үзем генә сусап ятсам, бер хәл, өйдә бит йөри алмый торган тагын бер авыру – тумыштан гарип апам да бар. Аның да иртәдән бирле ашаганы юк, тамагы ачыгып беткәндер. Ә минем кымшанырлык та хәлем юк. Бераздан тагын температурамны үлчәп карасам, 40 ук булган! Үз күзләремә үзем ышанмадым. Шушы яшемә җитеп, температурамның 40 ук булганы юк иде. Җитмәсә, үтереп баш сызлый. Селкетеп кенә куя торган да түгел. Кымшану белән күздән ут чәчелә. 
Керфекләремне ачмый гына телефонымны эзләп таптым. Башым эшләп, ярый әле үз яныма куеп ятканмын. «Кайтмыйсыңмы?» дигән смс очты ирем номерына. «Ун булырмы, унберме, соң кайтам», – дип язып җибәрде анысы, мине «шатландырып». 

Торырга кирәк. Авырыйм дип ятып булмас. Апаны ашатасы бар. Тегеләр кайтышка да берәр нәрсә әзерләргә кирәк. Бөтен көчемне учыма кысып, торып утырдым. Баш шунда ук «протест» белдереп, икеләтә көч белән чатный башлады. Урындык аркасына эленгән яулыгым белән кысып бәйләп куйдым. Башы авыртса, дәү әни гел шулай эшли иде. Чак кына җибәрде кебек. Аякларга тураерга фәрман бирәм. Тураймыйлар. Тез калтырый. Өченче ыргылыштан алай да торып бастым. 

Кухняга чыктым. Раковинага иртәдән юылмый калган савыт-саба өелгән. Өйдә юылмаган савыт-саба булса, башка эш эшли алмыйм мин, башта шуларны юарга кирәк. Юдым. Шактый озак маташырга туры килде. 
Сөтләп кайнар чәй эчкәч, бераз җиңел булып китте. Инде ашарга да берәр нәрсә әзерләсәм...  Мондый чакта туңдыргычта тарткан ит булса яхшы да, ләкин анысы бетеп киткән бит әле. Әнә ярты тавык бар, шуннан аш итәрмен. Авырган чакта тавык шулпасы файдалы ул.

Шулпа әзер. Тик салырга аш токмачы калмаган! Ярар, умач белән дә бик тәмле була ул. Тиз генә умач уып салдым. Токмач ук басарлык хәл юк. Тагын барып температураны үлчәдем. 40 ны узып китеп ята. 

Унберенче киткәч, ирем кайтты. Арыган. Аңа аш салып бирдем. 
Инде җитәр, ятсам да була, дисәм, күз тагын раковинадагы савытларга төште. Болай калдырып булмый инде, төне буена фәрештәләр канат талдырып торачак бит. Дәү әни шулай ди иде. 
Тренировкадан кызым кайтып керде. Ул да арыган. Ашны кайнарлап, аңа да бүлеп бирдем. Тәлинкәсен юып тормадым инде, үзе чайкап куйды.

Булды, егылганчы, барып ятарга кирәк. Иртәгә мастер-класс төшерер өчен иртүк базарга барып ит аласым бар. Авырыйм дип, мастер-классны төшермичә калып булмый. Кеше әзерләнеп көтеп тора... 
«Авырырга ярамый. Авырырга ярамый...» –  дип кабатлап ята торгач, йокыга киткәнмен. Кызлар, сез дә шулай авырыйсызмы ул? Ну шул безне, хатын-кызларны! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар