Логотип
Күңелеңә җыйма

Нәрсә хакына түзәргә?

Кайчандыр бик якын булган дустым белән инде күптән җылы аралашканыбыз юк.. Бергә эшлибез, көн саен күрешәбез, ләкин аның ире аркасында дуслык бетте.


Кайчандыр бик якын булган дустым белән инде күптән җылы аралашканыбыз юк. Бергә эшлибез, көн саен күрешәбез, ләкин аның ире аркасында дуслык бетте. Шул адәм аркасында бәхетсез булып яши. «Сиңа корбан булу ошый, ахрысы», – дигәч, үпкәләде. Мин дә башка ялынмадым. Ләкин аның бүгенге яшәү рәвешенә битараф кала алмыйм. Эш менә нәрсәдә....
Үзенең сөйләве буенча, әтисе гомер буе эчкән Гүзәлнең. Әнисе дә, туганнары да туктата алмаган бу гадәтеннән. Алар төп йортта әби-бабай белән яшәгәннәр. Гүзәл күбрәк алар тәрбиясендә үскән. Тугызынчы сыйныфтан соң Казанга медицина училищесына укырга керде дә, шәһәр тормышы белән яши башлады дустым. Шул студент елларында таныштык та инде аның белән. Укып бетергәндә Гүзәлнең кияүгә чыгасын белдем. Озак та очрашмаган егете авылга кыз сорарга кайткач, бигрәк тиз дип шикләнгән идем, юкка булмаган икән. Гүзәл бәби көтә булып чыкты.
Туйны бик зурлап уздырдылар. Кияү булган кешенең ике сеңлесе, бер абыйсы бар. Әтисез үскән. Әтисе белән әнисе ул кечкенә булганда ук аерылышканнар. Ләкин яшь гаиләнең тормышы туй кебек матур гына узмады. Гүзәлнең улы тугач, ире башка яшь кызлар белән йөри башлады. Үз авылларындагы кыз белән бит әле ул! Тормышлары бик авыр барды яшь гаиләнең, акчалары җитми, яшәр урыннары юк... Кияүнең гаилә турында кайгыртасы килмәде. Гүзәл үзе эшләгән хастаханәгә машина йөртүче итеп урнаштырган иде, дүрт айдан соң исерек килеш эш машинасын бәрдерде ире. Гүзәлгә тап төшереп, эшеннән китте. Машинаны Гүзәлнең хезмәт хакыннан түләп бардылар. Ике елга правасыз да калгач, вахта буенча читкә китеп эшли башлады. Анда да ике тапкыр барганнан соң, акчасын ала алмый азаплангач, ташлап кайтты. Баласына яшь ярым булганда, ачка үлмәс өчен, Гүзәл эшкә чыгарга мәҗбүр булды. Баланы авылда әби-бабай карады. 
Гүзәлнең ире шулай төрле эш урыннарына урнашып карады. Берсендә дә тоткарланмады. Ә күңел ачуда ул һәрвакыт беренче иде. Шәһәр урамнарында машинада  дуслары белән музыка кычкыртып йөргәнен дә ничә тапкыр күргән бар! Гүзәл очын-очка ялгап, авылдан ашау ташып яшәргә тырышканда, ул эчеп, күңел ачып йөрде. Тәмам ябыгып, сөяккә калган дустымны күреп шаккаткан идем. Әти-әнисе хәлне яхшы аңлыйлар иде, ташлап кайтырга үгетләделәр. Гүзәл ике атнага авылга да кайтып торды. Ире күңел ачып, иректә йөреп туйгач, алырга кайтты. Гүзәл, «яратам», дип ияреп китеп тә барды. Озак та узмады, икенче баласына йөкле булганын белдем Гүзәлнең. Ирен тагын бер эшкә урнаштырды. Гүзәлнең үзен хөрмәт итәләр эшендә, тырыш хезмәткәр, сүзе үтә. Ире эчеп берничә көн эшкә килмәгәч, тагын кудылар. Эшсез яткан вакытта азартлы уеннарга ияләшеп, бик күп бурычка баткан, җитмәсә. Гүзәлнең аягына ята-ята гафу үтенгән, түләргә ярдәм итәргә сорагач, Гүзәл кредит алып аның бурычын түләде. Кредитны түләп барыр өчен үзе икенче эшкә урнашты. Балалар бакчасына биргәнче икенче баласын карарга кайнанасы килгәләп торды, аннары алар янына бөтенләйгә күченде. 
Гүзәл бер ялсыз эштә эшли, кайнанасы балаларын карый ә ире... яңа бизнес башлап маташа. Эшләргә кирәк, йөрергә кирәк дип, икенче бала өчен бирелә торган ана капиталы акчасына иренә машина алды Гүзәл. Бөтен туганнары үгетләде, кире уйларга кушты. «Ул акчага кагылдыртма, синең акчаң ул, машина алып, акчасыз да каласың», – дидем мин дә. Ләкин тыңламады, иренә ышанды. Нәтиҗәдә, ул машина белән авариягә очрап, ясап булмаслык хәлгә китерде. Ана капиталы да, машина да, акча да юк. Страховкасы булмагач, теге кешенең ремонтын түләү дә Гүзәл өстенә калды. 
Шул хәлдән соң Гүзәл балаларын авылга кайтарып куйды, үзе киемнәрен җыеп минем янга килеп яшәде. Теге бәндәсе исерек килеш эшенә килеп, бөтен коридорлар буйлап Гүзәлне эзләп кычкырып йөргән. Берничә тапкыр кабатлангач, кешедән оялып кире кайтырга мәҗбүр булды Гүзәл. Ире генә түгел, кайнанасы да Гүзәл өстендә әле. Беркая эшләми, үз өенә кайтмый. Түләмәгәч, авылдагы өендә газны да, утны да өзгәннәр. Бер бүлмәле фатирда шулар белән яшәп ята. 
Бер ялсыз көне-төне эшләгән дустымны эшендә чынлап хөрмәт итәләр. Ул анда берничә юнәлешне алып бара, өстәмә белем алып, массажга да өйрәнгән. Табибларның да Гүзәлгә карата мөнәсәбәтен күреп сокланам. «Безнең Гүзәл», – дип кенә торалар. Балалары үсеп җитте инде. Икесе дә мәктәптә укый. Моңа кадәр бик авыр яшәде, хәзер җиңелрәктер, балалары кечкенә түгел. Ире генә әле дә шул. Аңа йә хезмәт хакы түләмиләр, йә алдыйлар, йә кыскарталар, йә оешманы ябалар... Кайнанасы да гел Гүзәл белән яши. Авылга кайтса да ияреп кайта, кунакка барсалар да ияреп бара... 
Нәрсәгә сиңа алар, ташла, арын бу йөктән, үзең рәхәтләнеп яшә дип ничә тапкыр әйттем Гүзәлгә, тыңламый. Гел яшиләр, ташламый. Бу кадәр эшләгән акчасын үзенә, балаларына гына тотса, инде күптән фатир да алыр иде. Ә ул иренең әҗәтен түләп, әллә никадәр акчасыннан колак кага, үз почмагы да юк. Нишләтеп карарга инде дустымны? Кызганам үзен. Бер дигән хатын өч тиенгә тормаган иреннән китмичә тилмереп яши... Нәрсә бу? Үзеңне үзең бәяли белмәүме? Кеше сүзеннән куркумы? Балалар хакына яшәүме? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Буген булмаса иртэгэ яхшы булыр дип ометлэну.Тик бу - буш омет,буш хыял,эрэм гомер. Гузэл аны анлар,ул чагында инде кире кайтарып булмас,алтын вакыт узган булыр.

    • аватар Без имени

      3

      0

      Нигә кызганасың аны, аңа шулай яшәү ошый димәк, ошамаса күптән ташлап качар иде . Никахсыз кылган гөнаһы өчен җәза дип кабул итәдер бәлкем.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Ошагач яшәсен.

        • аватар Без имени

          1

          1

          Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???

          • аватар Без имени

            1

            0

            Узенэ шулай ошагач жэллэп этлэнмэ.

            Хәзер укыйлар