Логотип
Күңелеңә җыйма

Нишләргә, ярату көтеп яшәргәме, әллә...

Кайчан да булса редакциягә хат язып, киңәш сорармын дип уйлаганым юк иде. Тормыш булгач, «беркайчан эшләмәм» дигән эшләрне дә эшләргә туры килә икән.

Кайчан да булса редакциягә хат язып, киңәш сорармын дип уйлаганым юк иде. Тормыш булгач, «беркайчан эшләмәм» дигән эшләрне дә эшләргә туры килә икән. Мине дөрес аңларсыз дип өметләнәм. 
Мин бала көткәнемне Камил белән аерылышкач кына аңладым. Аерылышкач дип, без рәсми рәвештә язылышмаган да идек анысы. Бергә торуыбыз ярты елдан артмады: аның мин күзаллаган кеше түгел икәнен аңларга шул вакыт җитте. Шунда ук араны өзәргә ашыктым. 
Уртак танышлар бала көтүемне аңа да җиткергәннәр – минем бу хакта Камилгә әйтергә уемда да юк иде. Ул шул көнне үк яныма килеп тә җитте. Тагын: «Әйдә, өйләнешәбез! Чык миңа кияүгә!»   – диде. Моңа кадәр дә бер тапкыр тәкъдим ясаган иде инде ул. Мин тагын баш тарттым. Ул исә: «Йә өйләнешәбез, йә мин сине дә, туачак баланы да бар дип тә белмәячәкмен!» – дип ультиматум куйды. Мин икенчесен сайладым... Әти белән әни бу адымымны берничек тә аңларга теләмәде: «Камилнең сиңа нәрсәсе ярамый? Менә дигән чибәр егет. Аннан бит балага әти дә кирәк», – диделәр. Әйе, кирәк, беләм. Тик мин яратмаган кешегә кияүгә чыга алмый идем шул... Дүрт балам булыр, үз йортыбыз белән яшәрбез, өй янында алмагач бакчасы үстерербез, ул язын ап-ак чәчәккә күмелер, ә көзен бөтен өебездән алма исе генә килер дип хыяллана идем. Нишләтәсең, чынга ашмады. 
Дөресен әйтәм, баланы ялгызым гына үстерү мине, әлбәттә, куркытты. Акча ягы түгел, моңа кадәр әйбәт хезмәт хакы алып эшләдем: бераз җыйган акчам бар иде – ул декреттан чыкканчы чынлап та җитте. Аннары әти белән әнинең бердәнбер кызы мин, алар барыбер ташламаячагына да ышандым.  Тик бала өчен җаваплылык бар бит, кайбер мәсьәләләрне хәл иткәндә кемнәндер киңәш сорыйсы килә. Әйтик, нинди балалар бакчасына бирергә аны? Нинди түгәрәкләргә йөртергә? Ул бер сәбәпсез көйсезләнгәндә үзеңне ничек тотарга? Әни кеше балага карата барыбер йомшаграк була – артык иркәләп җибәрмәгәнеңне кайдан белергә?  Ялгыз үстерү дигәннән. Үзем кебек яшь әниләр белән аралашканда бер нәрсәне аңладым: чынлыкта алар да балаларын нәкъ минем кебек ялгыз үстерәләр инде. Сөйләшкәннәрен тыңлап йөрим – бала карашкан  ирләр арада бик сирәк. Күбесе: «Кайта да, интернетта утыра, безнең барлыкны белми дә», – дип зарланалар. Миннән аермалы буларак, алар ирләренә ашарга пешерә дә, аларның артыннан юа-җыя – шул гына. 
Кызымны имезгән вакытта ир-ат турындагы уйлар башыма да кермәде. Минем өчен алар гүя бөтенләй юк иде. Ә бер елдан соң дөньяда бала гына түгел, үзем дә барлыгым исемә төште. Мин бит әле әни генә түгел, хатын-кыз да... 
Айрат белән без балалар поликлиникасында врачка чират торганда таныштык. Ул да кызы белән килгән иде. Ничектер сөйләшеп киттек. Торган урыннарыбыз да бер тирәдә икән. Икенче очрашуда ул хатынының аларны ташлап башка берәүгә киткәнен сөйләде. Беренче мәхәббәтен очраткан да, хисләре кабат кабынган. Инде ул гаиләсендә дә баласы бар икән. «Кызыбызны алып китәргә бик атлыгып тормады. Күрәсең, яңа иренең мөнәсәбәтен сизәргә өлгергән булгандыр. Минем дә баланы аларга бирәсем килмәде. Хәзер тормышыбыз җайланды инде. Әнисен кызым бөтенләй хәтерләми. Алар хәзер башка шәһәрдә торалар – яшь баласы булгач, элеккеге хатыным гел килеп йөри алмый. Килергә бик тырышмый да шикелле», – дип сөйләде ул. 
Безнең балалар да бик дуслаштылар. Айрат та кызымны якын итә. Әмма сүз дә юк, ул барыбер үзенекен күбрәк ярата. Еш кына дүртәү бергә каядыр баргалыйбыз. Әти белән әни дә, дус-ишләр дә: «Айратны кулыңнан ычкындырма, кызыңа бит әти кирәк», – диләр.  
Кирәк тә бит... Әмма мин өзелеп яраткан кешемә генә кияүгә чыгармын дип хыялланган идем. Ә Айратны менә шулай яратам дип әйтә алмыйм. Дөрес, ул якын миңа, кадерле бер кешегә әйләнеп килә. Тик ярату бит ул башка төрле була дип беләм... 
Айратның миңа чын-чынлап тәкъдим ясаганы юк әле. Сүз арасында үзе дә сизмичә: «Бергә тора башлагач...» – дип еш әйткәли анысы. Мин ул сүзләрне, гадәттә, ишетмәмешкә салышам. 
Соңгы көннәрдә күңелемә бер уй тынгы бирми. Ул: «Өйләнешик» – дисә, «мин моңа әзер түгел» дияргә әзерләнгән идем. Хәзер менә икеләнәм. Мин, чынлап та, үзем турында гына уйлап, кызымны әтисез калдырам түгелме? Бала хакына ризалашырга туры килерме икәнни? Аның кызы да миңа бик нык ияләште бит,  анысын да уйламыйча булмый. Кызыма ияреп инде берничә тапкыр: «Әни!» – дип тә дәште.
Барысын да сөйләп чыктым шикелле. Чынлап та, нишләргә икән миңа? Бәлки киңәш бирә алырсыз?
Гөлназ.
Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Мин Бер нэрсэне генэ анламыйм,яратмаган кеше астына ничек ятып була икэн,ул балага этисе барыбер якын була,чит кеше,чит кеше инде.Берэу дэ гомер буе яратышып яшэми,улеп гашыйк булып кавышканнар бигрэк тэ,тора-тора нык гаилэ барлыкка килэ.Баланны яратканда,эгэр мин баламнын атасын очратмаган булсам,бу балам булмаса иде бит дип уйларга кирэк.Эгэр тормыш алып барырга яраксыз кеше булса инде(эчсэ,сугышса)ул вакытта икенче мэсьэлэ.Сез очраткан кешене хатыны ник ташлаган,эйбэт ирдэн хатыннар китми бит.Сезгэ, тормыш итэ башлагач,шундый уйлар килмэсме?

    • аватар Без имени

      3

      3

      Гумерең заяға үтәсәк,ҡыҙың үҫеп,үҙенең тормошо,ялгыҙ йәшәүҙәре бик ауыр олоғайғас та

      • аватар Без имени

        2

        0

        Гөлназ, һавадагы торнаны көтәргә кирәкмәс, дияр идем мин. Әйбәт кеше булса, кушылырга кирәк. Баш әйләндергеч мәхәббәт белән өйләнешкән кешеләр барысы да бәхетле микән соң?..

        • аватар Без имени

          2

          0

          Ничек яхшы ирдән хатын китмәсен, бу киткән хатын нормаль хатын була аламыни, үз баласын бар дип тә белми. Ничек кенә китә әйбәт ирдән хатыннар, ирдән иргә сикереп йөри, мәхәббәт дия, дия...

          • аватар Без имени

            1

            0

            Мин инде сезне анламыйм. Болай, тагын яратмыйча кушылып, яхшы булыр микэн? Лучше уж баланын уз этисенэ чыгарга иде. Ул ир барыбер, уз баласын кубрэк яратачак.Белмим инде, нэрсэ эйтергэ дэ. Балалар аркасында тавыш чыгуы бар бит?

            Хәзер укыйлар