Логотип
Күңелеңә җыйма

Ничек онытырга?

Миңа инде кырык яшь. Гаиләм дә, балаларым да, яраткан кешем дә юк. Юк дип әйтү дә ялгыш, бар инде ул...Егетләр күп йөрде минем арттан. Әмма ахмаклыгым аркасында җитди мөнәсәбәтләргә барып җитә алмадык. Мәхәббәтемне оныта алмыйм. Ә мин өзелеп сөйгән кеше, мине яратмый, куллана гына. Акылым белән барысын да аңлыйм, әмма берни эшли алмыйм.


Миңа инде кырык яшь. Гаиләм дә, балаларым да, яраткан кешем дә юк. Юк дип әйтү дә ялгыш, бар инде ул...
Егетләр күп йөрде минем арттан. Әмма ахмаклыгым аркасында җитди мөнәсәбәтләргә барып җитә алмадык. Мәхәббәтемне оныта алмыйм. Ә мин өзелеп сөйгән кеше, мине яратмый, куллана гына. Акылым белән барысын да аңлыйм, әмма берни эшли алмыйм.  


Бу тарих менә болайрак башланды. Эшкә урнашкач, Ислам белән таныштым. Кызлар аны үзен генә яратучы «фырт», дип атыйлар иде, ә миңа ул хыялымдагы принц кебек тоелды. Ә принцка гашыйк булу бик тиз ул! Бәхетемә, ул да миңа игътибар күрсәтә башлады. Бик әкрен генә башланды безнең мөнәсәбәтләр. Башта кино-кафеларга йөрдек. Сөйләшеп сүзебез бетмәде. Аннан сөяркәләргә әйләндек. Идеаль тормыш өчен никах укытып бергә яши башлау гына җитми иде, әмма ул миңа тәкъдим ясарга җыенмады. Үлеп гашыйк булган кешеңә, моның өчен үпкәләп булмый инде. Менә бүген, менә иртәгә тәкъдим ясар дип, сабыр гына көттем һәм аңа көннән-көн гашыйк булдым. Безнең хакта эштәгеләр дә белде, әмма моңа артык игътибар бирмәделәр. Шулай бер еллап вакыт узды. Тәвәккәлләп тәкъдимне үзем ясадым: «Ник аеры-чөере йөрибез соң? Әйдә, бергә яшик», – дидем. Әмма ул төрле сәбәпләр тапты. «Бергә яши башлагач дәрт сүнәр, мондый тормыш кызыграк», – диде. 


Бервакыт  бер хезмәттәшем Исламның күрше бүлектә эшләүче директор кызы тирәсендә бөтерелүен сер итеп кенә әйтте. Ышанмадым. Ислам мине алай итеп мыскыл итәргә тиеш түгел иде. Гайбәт дип уйладым, шулай да күңелгә корт керде. Ислам белән директор кызы артыннан әкрен генә күзәтә башладым. Чынлап та, Ислам бик еш керә икән ул бүлеккә. Беркөнне кофе эчеп басып торганнарын күрдем. Шик туды. Ә беркөнне эшем күп дип, миңа килүдән баш тарткач, маңгаена бәреп шигемне әйттем. Ә ул акланып та тормады, хәтта: «Бәлки өйләнешеребез дә», – дип әйтте. 
– Ә мин? – дидем яшьләремне йотып.
–  Синең белән күңелсез. Бергә яши алмаячакбыз, – диде ул. 


Шуннан соңгы хәлемне күз алдына китерәсездер инде. Юк, үләргә җыенмадым, әмма көчле депрессиягә баттым. Көн саен еладым, эшкә йөрми башладым. Ун килограммга ябыктым. Дарулар эчеп кенә хәлгә килдем. Эштән киттем, чәчемне кистереп аттым, гардеробны үзгәрттем дә, Исламнан кәттәрәк егет табам дип, үземә сүз бирдем. 
Рифат белән уртак дусларыбызның туган көнендә таныштым. Ул минем коткаручым булды. Ниһаять елмая башладым. Дөрес, Рифатны Исламны яраткан кебек ярата алмаячагым көн кебек ачык иде. Әмма ул үзенең игътибары, кайгыртучанлыгы белән минем хөрмәтне яулады. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде. Күзләремә генә карап торган Рифат белән хәтта өйләнешү турында сөйләшә башладык. Бәлки, гаилә корып, матур гына яшәгән дә булыр идем, әмма көтмәгәндә Ислам шалтыратты. Аптыравымнан һушымны җуя яздым. Ул бит миңа үзе шалтыратты дигән уй башымнан китмәде. Очрашуга чакырды. Мин, әлбәттә, ике дә уйламый икенче көнне үк аның белән очрашуга йөгердем. 


Ислам бик алҗу, күңелсез, әмма шундый ук чибәр иде. Аны күрүгә үк кочаклап үбәсем, назлыйсым килде. Тыелып тору бик авыр иде. Ислам өйләнгән, әмма хатыны белән мөнәсәбәтләре бик начар икән, эштә дә мәшәкатьләр килеп чыккан. Хатыны белән аерым яши башлаганнар. Ул миңа үзенә күчеп килергә тәкъдим итте. Ниһаять! Бу сүзләрне күпме көттем! Ике дә уйламый ризалаштым. Шул кичне үк Рифат белән араны өздем. Ул кулларымнан тотып нидер сөйли башлаган иде, әмма аны тыңлап та тормадым. Икенче көнне үк Ислам янына киттем. Дөресрәге, очтым. Без  аның белән нәкъ бер ай яшәдек. Бик бәхетле ширбәт ае булды ул. Әмма Ислам хатыны янына кайтып китте. «Баланы ятим итә алмыйм», – диде.


Кабат ялгызым калдым. Кабат дарулар эчтем. Яраларны ялаштырганнан соң, Ислам тезләнеп килсә дә, аның ягына борылып та карамыйм дип, үземә сүз бирә-бирә, яңа танышулар эзли башладым. Рифат янына кайтырга намусым җитмәде. Баш иеп тә йөрисем килмәде. Бик оят иде миңа. Ярты елдан соң Марат белән таныштым. Ул миннән күпкә өлкәнрәк. Аерылган. Артык чибәр түгел. «Ярар, – дип тынычландырдым үземне. – Башкалар карамас, тәртәгә дә типмәс». Марат янында үземне хатын-кыз итеп тоя башладым. Яратылып яшәү рәхәт шул ул! Әмма кабат Ислам шалтыратты. Ул аерылган. Хәзер аңа бик авыр булуын әйтте. Кабат чакырды. Һәм мин... аның янына ашыктым. Марат калды...


Кабат бергә яшәп карарга булдык. Ныклы гаилә төзиячәгебезгә шигем юк иде. Хаталанганын аңлап, миңа кайтты дип уйладым. Бәхетле вакытта вакыт агышы  сизелми бит ул.  Биш ай  әкияттәге кебек яшәдем. Балага узу турында да уйлана башладым. Яшь тә бара, яраткан кешеңнән бала да табасы килә шул. Әмма Исламның башка уйлары булган. Ул өйгә соң кайта башлады. Шикләремне күлмәгенә сеңгән хатын-кыз хушбуе исе раслады. Бу хакта эндәшми кала алмадым. Әмма Ислам моңа игътибар да бирмәде: «Муенга асылынучы хатыннар күп булыр инде ул, ә минем бердәнберем өйдә», – диде кочаклап алып. Мин эредем.

Тагын бер айдан күлмәгендә помада эзен күргәч, тавыш куптардым. Ә ул  аерылган хатынына кире кайтуы турында хәбәр итеп, мине бөтенләй аяктан екты. Кабат ярык тагарак алдында утырып калдым. Яшьлегем дә үтте, матурлыгым да югалды, сәламәтлегем дә элеккечә түгел инде. Хәзер ялгызым. Яңа танышулардан уттан курыккан кебек куркам. Танышып, җитди мөнәсәбәтләр кора башлармын да, кабат Ислам шалтыратыр, аңа каршы тора алмам дип куркам. Акылым белән мине яратмавын да аңлыйм. Ә мин яратам һәм үземне җиңә алмыйм. Киңәш бирегезче, нишләргә соң?..

                                                                                                                                            Чаллы шәһәреннән                                                                                                                                                       бәхетсез хатын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аяк астында гы чупрэккэ эйлэнгэч нишлэргэ дигэн сорау кирэкме? Кеше сузе колагына керми бит.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Идиотка ты.

      • аватар Без имени

        0

        0

        ялгызын аны котеп утырырга инде,бер шалтратыр дип.Башкага не способна син.Кинэшлэр ярдэм итмэячэк,барыбер узенчэ эшлэячэксен

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аллаһыга сыенырга кирэк, догалар укырга, дога ярсыган йорэкне тынычландыра ул.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Азрак гордость диган айбкр булырга тиеш сина аягын сорткан да сорткан бит и биграк исар булгансын бит.

            Хәзер укыйлар