Логотип
Күңелеңә җыйма

Әни безне әтине зурларга өйрәтте

Минем өчен әти белән әни аерылгысыз бер җан. Әтием турында сөйләргә кушсалар, һичшиксез, әниемне дә мактап туя алмаячакмын. Ә бүген әнием турында сөйлисем килә, ләкин әти турында да дәшми кала алмыйм. Аллага мең шөкер, хәзерге көндә бәхетебез әти-әнинен тигез картлыгында. Алар исән-сау булганда без бәхетле! Әнием Гыйльметдинова Фәүзия әтиебез Госман белән 40 елдан артык бергә Аксубай районы Яна Ибрай авылында гомер кичерәләр. Әтием Чирмешән районы Кармыш авылыннан.



Әтисе – Сафиулла бабам сугышка киткәндә әнием берничә айлык кына булып калган. Бабам сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган... Яшьли ятим калган әниемә тормышның әчесен дә, төчесен дә бик күп татырга туры килгән... 
Әтием белән икәү 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Әтием һәрвакыт гаилә өчен җаваплы булса, әнием балаларның тәрбиясе өчен җаваплы булды. Әнием иң беренче чиратта әтигә – йорт башына ихтирам тәрбияләгән. Шуңадырмы безнең өчен иң беренче урында – әти, әти киңәше, әти фикере. Бу гомер буена шулай дәвам итеп килә. 
Шул ук вакытта кырыс та, йомшак та, мәрхәмәтле дә әни тормышның бөтен авырлыкларына каршы торырлык сабырлык та, көч тә, күәт тә, акыл да тәрбияли алган. Кешеләргә булган мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ихтирам – барысы да әниемнең тәрбия орлыкларыннан шытып чыккан.

Кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде әни. Әле дә хәтеремдә, әни белән иртәдән кичкә хәтле чөгендер кырында эшләүләр... (Эш арасында сиздерми генә тормыш итәр өчен иң кирәкле киңәшләрне дә баш миенә сеңдереп калдырган ул!) Кайвакыт әни янына килеп утырам да: «Әни, сез ничек безгә шундый итеп тәрбия бирә алдыгыз? Уйлап карасаң, алдыңа утыртып акыл өйрәтергә вакыт та булмаган бит. Утын кис, мичкә як, су керт, абзар тулы терлек...» – дим. 
Хәзерге көнгә хәтле алар безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, укытучыбыз, тәрбиячебез. Олы юлга чыгар алдыннан да, зур эшләргә тотынсак та, нинди генә хәлдә булсак һәрвакыт әнигә: «Догаңнан калдырма безне, әни! Сезнен догаларыгыз саклап, юл күрсәтеп йөртә. Әтигә дә әйт, зинһар», – дибез.

Үз әнием белән берлектә бөтен әниләрне дә Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәм. Бәхетле булсыннар, исән-сау булсыннар, мәңге яшь булсыннар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар