Логотип
Күңелеңә җыйма

Мунча рәхәте

Мунчада вакыт узуы сизелми дә. Каен миннеге белән чабынгач, ишегалдындагы эскәмиягә чыгып утырам. Бераз хәл алгач, кабаттан чабынырга кереп китәм.

Мунча диюгә, һәрберебезнең күңелендә рәхәт бер хис уянадыр. Эссе ләүкәдә парланып утырганда биттән агып төшкән тир тамчылары белән башка тынгылык бирмәгән негатив уйлар, борчулар да эреп юкка чыга, үзеңне өр-яңадан туган сабый бала кебек хис итә башлыйсың. Мунча – тәмен белгәннәр өчен әйтеп-аңлатып бетергесез рәхәт урын ул, җәмәгать. Аны ирләр дә, хатын-кызлар да бер дәрәҗәдә яратадыр. Мунчаны мин үзем дә үлеп яратам. Каен агачының яшь ботакларына сары, зәңгәр төстәге мәтрүшкә үләне кушып бәйләнгән миннекләрнең хуш исе генә ни тора! Рәхәтләнеп чабынгач, ишегалдындагы ак сөлге япкан эскәмиядә хәл җыйгандагы халәтегезне сагынасызмы? Мин сагынам... 

Авылдан күптән чыгып китсәм дә, шәһәр тормышына күнегә алмый аптырыйм мин. Атна саен машинама утырып авылга кайтып йөрим. Иң элек базарга барып күчтәнәчләр җыям: әнигә ул яраткан йомшак конфетлар, лимон, чикләвекләр алам. Киленебез Рушания заказ биргән әйберләрне эзлим. Аласы әйберләрне алып бетергәч, авыр пакетлар тотып машинага чыгып утырам. Трассадан кайтканда радионы кушып, татар җырларын тыңлыйм, үзем дә кушылып җырлыйм. Юлда йөргәндә ашыгырга яратмыйм, әни кушканча, уртача тизлек белән җайлап кайтам. Мине җиңел машиналар, хәтта зур йөк машиналары да узып китә. Кайберләре аптырыйдыр инде, ни өчен бу кеше ташбака тизлегендә кайта дип... Хәзер бит һәрберсе каядыр ашыга, ашкына... Сәгатенә 150 километр белән куган машина йөртүчеләргә аптырыйм: кая шулай чабалар икән? Аллаһы Тәгалә бүләк итеп биргән гомеребезнең кадерен белергә, юлларда сак булырга тиешбез бит... 

Авылда минем кайтканымны дүрт күз белән көтеп торалар: мунча ягылган, бәлеш пешкән була. Мичтән чыккан кайнар бәлеш белән тамак туйдырып, күчтәнәчләр белән тирләп-пешеп чәй эчкәч, әни, ай-ваена карамый, юынырга куа башлый. Минем кайту хөрмәтенә ягылган мунчага иң беренче булып үзем барырга тиеш, шундый закон. Тиз кайтырга ярамый, үпкәлиләр. Әти алдан барып миннекне парлаган, әни җәй көне җыеп киптергән файдалы үләннәрдән чәч юарга төнәтмә әзерләп куйган... 

Озын юлда машина рулен әйләндереп арылган, бераз йомшак диванда ятып хәл аласы урынга, скраб-кремнарымны тотып ишеккә юнәләм. 

Бездә ике мунча: әти белән абый бер ел элек «ак мунча» төзеде – шундый җайлы, газны кабызуга бер сәгатьтән әзер була, утын ягып азапланасы да юк. Ләкин әнием бу мунчага ияләшә алмады, һаман «кара мунча»ны яктырта. «Утын белән ягылган мунчаның исе дә икенче, суы да йомшак, сәламәтлеккә дә файдалы», – ди ул. 

Мунчада вакыт узуы сизелми дә. Каен миннеге белән чабынгач, ишегалдындагы эскәмиягә чыгып утырам. Бераз хәл алгач, кабаттан чабынырга кереп китәм.

Минем әбием үләннәр остасы иде. Мунчаның ишегалдында урман, болыннардан җыеп кайткан файдалы үләннәрне киптерә иде. «Үләннәрнең җыю вакыты бар, бер атнага соңга калсаң да, файдалы үзлекләре кими, сихәте югала. Аларны киптерү, саклау ысулларын бозмаска кирәк», – дип сөйләгәне хәтердә. 

Авылда кеше авырый башласа, табиб янына бармыйлар, дәү әнием янына киләләр иде. Ул аларга үлән катнашмалары тутырылган янчыклар бирә, төнәтмәне ничек ясарга, кайчан эчәргә кирәклеген өйрәтә. «Үләннәр шифа, агу да була ала, сак кулланырга кирәк», – дия иде. 
Мунча ишегалдындагы бүрәнәләрдә әле дә кипкән үләннәр эленгән: ромашка, кычыткан, канлы үлән. Без хәзер дә, әби өйрәтеп калдырганча, чәчне юганнан соң үлән тәнәтмәсе белән чайкыйбыз.

Мин әбигә ияреп болыннарга, урманнарга бара идем. Әби үләннәрне кулына алып миңа күрсәтә, аларның исемен әйтә, кайсы авырулардан шифа булганын аңлата иде. Урманда үскән энҗе чәчәк (ландыш)ның йөрәк авыруларыннан файдалы булуын белә идегезме? Аланнарда һәм дымсу болыннарда үскән валериана дип аталучы үләннең тынычландыру үзлекләре барлыгын да әби әйтте миңа. Болында адым саен үскән сары мәтрүшкә үләненең 95 төрле авырулардан файдалы булуын искәртте. Дәү әнием дару үләннәрен яз җиткәч, чык кипкәч җыя иде. Ул сөйләгәннәрдән: үсемлекләрнең күбесендә агулы матдәләр бар, шуның өчен аларны авызга кабарга, үсемлекләрне җыйган чакта күзгә кагылырга ярамый. Эш беткәч, кулларны яхшылап сабын белән юарга кирәк. Пычранган һәм авыру үсемлекләрне җыю хупланмый. Дару үләннәре җыйганда, бу кыйммәтле үсемлекләр киләчәктә дә саклансын өчен, аларның бераз өлешен калдыру шарт.

Әбием чәйне дә үләннәр кушып эчә иде. «Аллаһы Тәгалә һәр авыруга шифа биргән. Алар барысы да аяк астында – үләннәрдә», – дияргә ярата иде.

– Кызым, ач ишегеңне, сиңа чәй китердем.

Ишек артыннан килгән әнием тавышы мине чынбарлыкка кайтарды. Уйларга бирелеп, онытылып киткәнмен икән.

Тәнемә сыларга алып кайткан маска, скраблар белән мәш килеп, үзем белән су алырга да онытканмын. Әни – изге җан, «баламның авызы кипкәндер», дип, банкага чәй ясап, мунчага алып килгән. Нәкъ мин яратканча: лимон, кара җимеш, бөтнек үләне белән.

Рәхмәт укый-укый әни кулыннан банканы алдым. 

– Кызым, рәхәтләнеп кер мунчаны. Тамагың кибеп, краннан салкын су эчәрсең дип борчылдым. Бер дә үзеңне саклый белмисең бит. Ишегалдында озак утырма, эсседән чыккач, тән салкынны сизми. Билеңә бәрмәсен.

Әни сөйләнә-сөйләнә, аягындагы азиат башмаклары белән «лаштыр-лаштыр» иткән тавышлар чыгарып, өйгә таба юнәлде. 

Бер-ике сәгать мунча кереп, хәлсезләнеп өйгә кайтып кердем. 

– Вәт мунча корты, кереп тә карыйсың инде мунчаны, – дип көлеп каршы ала мине киленебез Рушания.

Әти, әни, абый, Рушания белән аш бүлмәсендә түгәрәк өстәл артына утырып яңа аерткан бал белән чәй эчеп, соңгы яңалыклар белән уртаклашабыз.

Фәгыйлә Шакирова язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар