Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем тормышта аңа урын юк

Табиблар миндә бер яман авыру да тапмадылар. Ә мин ашый алмый башладым. Тамактан ризык үтми. Атналар буе су гына да эчеп торганым булды. Глюкоза белән системалар да бирделәр. Психологларга да йөрдем. Нәтиҗәдә, миңа анорексия дигән диагноз куйдылар. Коры сөяккә калдым...


Фитнес залда бер тренер сөйләгән бу тарихны күптән язарга кызыгып йөри идем. Ул гаиләнең үз исемнәрен әйтмим, шартлы исемнәр генә куйдым. Ләкин аңа карап мәгънәсе үзгәрми. «Мин таза, мин симез, ябыгырга кирәк», – дигән сүзләрне үз кызларымнан да еш ишетәм. Алай дияргә ярамый икән, үз башыңа төшмәсен өчен башкалардан гыйбрәт ала белергә кирәк. Танышым сөйләгәннәрне сезнең белән дә бүлешәм.

«Бу дөньяда бер нәрсәне дә кеше өчен эшләмә икән. Ирең өчен дип әйтсәм, төгәлрәк булыр. Кызганыч, авыз пешкәч кенә аңладым мин моны. Бирелмәгән инде, нишләтәсең... Безнең халыкта, бигрәк тә авылда үскәннәр, авылда яшәүчеләр өчен һәрвакыт ир сүзе өстен булды. Үз кадереңне белмәүме соң бу? Түбәнсенүме? Югалтырга куркумы? Ирем өчен ябыгам дип авыру кешегә әйләндем.

Кечкенәдән йомры, түгәрәк бала булганмын. Үсмер чакта да яшьтәш кызлардан алданрак өлгерүемнән читенсенә идем. Нәселдәнлек тә бардыр. Әти-әнием дә шундый тәбәнәк буйлы, тазачалар. «Төптән юан» дип әйтәләр андыйларны безнең якта. Ләкин үземне беркайчан да симез дип санамадым. Симез кешеләр була, тулы кешеләр була. 

Шундый булуыма карамастан Радик мине бер күрүдә үк ошаткан. Үзе шулай сөйләде соңрак. Яшь әле мин дип тормадым, ул тәкъдим иткәч тә кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Мин, әлбәттә, тагын да тазарып киттем. «Ябыгырга кирәк, нык тазардым, сылу буласым килә», – дип әйткәләп йөри башладым. Радик бер көнне: «Ябыгырга уйламыйсыңмы син?» – дип сорап куймасынмы? Әллә нишләп киттем. Әйе, ябыгырга кирәклеген аңласам да, ничектер иреңнән бу сүзләрне тишетү авыр булды. 

Ә ул шаярмаган икән. Ике көннән миңа спорт залына абонемент алып бирде, шәхси тренер белән шөгыльләнүемә дә каршы түгел. Дуслары белән очрашкан җиргә үзе генә йөри башлады. Миннән ояла башлады бугай. Ябыгырга кирәк дигән фикергә үзең килсәң, җиңелрәк булыр иде әле ул. Ә сине мәҗбүр итсәләр аның кире йогынтысы да булырга мөмкин. Ябыгам дип туклануны көйли башладым, абонементны йөреп бетердем. Ә нәтиҗә юк. Киресенчә, авырлыгым ике килограммга артып та китте. Ә Радик тынычланмады. Сәбәп чыккан саен минем артык авырлыгыма төрттереп торды, шаяртудан узып, мыскыл итә башлады. Мин хәзер хатын да, хатын-кыз да түгел, кабартма булдым. Шулай дип кенә дәшә башлады. 

Шул чакта күңелем белән бик нык рәнҗедем. Ләкин бер сүз әйтмәдем, тавыш чыгармадым. Тәнем барлык үпкәләрен үзе белдерде. Көтмәгәндә кинәт кенә ябыга башладым. Күзгә күренә башлагач Радик моңа бик куанды. «Менә бит, булдырдың, ничек ябыга алдың?» – дип кызыксынды. Ә мин үзем дә белми идем. Шуңа күрә шатланырга да курыктым. 

Ябыгуның чиге булмады. Авырлыгым кимеде дә кимеде. Әни мине табибка күренергә күндерде. Ул минем сәламәтлек өчен генә түгел, гомерем өчен курка башлады. Кайчандыр тулып торган кызы сөяккә калгач һәр ананың йөрәге көядер. Табиблар миндә бер яман авыру да тапмадылар. Ә мин ашый алмый башладым. Тамактан ризык үтми. Атналар буе су гына да эчеп торганым булды. Глюкоза белән системалар да бирделәр. Психологларга да йөрдем. Нәтиҗәдә, миңа анорексия дигән диагноз куйдылар. Коры сөяккә калдым... Балаларда гамем калмады, дөресрәге, аларны карарга да, тәрбияләргә дә көчем юк иде.

Менә шул вакытта Радикның башына хәсрәт төште. Бөтен эш, балалар аның өстенә калды. Сабырлыгы озакка җитмәде, бер ел шулай яшәгәннән соң Радик безне ташлап китеп барды. Аның бу адымы мине тагын бер кат үтерде дисәм дә ялгыш булмас. Ике баламнан, әти-әниемнән башка берәүгә дә кирәк түгел идем. 
Һәр нәрсә хәере белән бирелә икән безгә. Бер стресс икенчесеннән котылырга ярдәм итте. Балалар хакына дип яңадан үземне кеше итү өстендә эшли башладым. Өч елга сузылган бик озын, катлаулы юл үтәргә туры килде, күп акчалар китте. Машинаны да саттым хәтта. Ләкин яхшы белгечләр: диетолог-нутрицолог, психотерапевт, психолог, психосоматика белгече, спорт инструкторы белән бергә эшләп мин авырлыгымны киредән җыя башладым. 

Дөрес туклану, физик күнегүләр турында шулкадәр күп өйрәндем, бу белемнәрем белән башкалар белән бүлешергә теләк туды. Без яшәгән йорт янында урнашкан фитнес үзәккә барып эшкә урнаштым, шәхси тренировкалар уздыра башладым. Барысы да кире кайтты: сәламәтлек тә, чын тормыш та. Авырлыгым кире кайтмаган икән... Миндә күпләр кызыгырлык фигура менә, үзең күрәсең. Мин башкаларны да моңа өйрәтәм. Ә, тагын бер әйбер кире кайтмаган икән – Радик. Минем тормышта аңа урын юк хәзер.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Көчле шәхес икәсез!!!

    Хәзер укыйлар