Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем ирем – бомж

Кичә «Ютубта» бер видеога тап булдым. Яшь кенә ханым урамда аунап яткан бомжга кияүгә чыгып, хәзер ирен сәламәтләндерү өчен көрәшә. Бу – чын булган хәл. Видео геройлары – Яна Казанцева һәм Александр Корнеев Калининградта яши. Александр параноиялы шизофрения белән авырый. Бу видеоны карагач, үзем ишеткән бер хәл искә төште. 

Кичә «Ютубта» бер видеога тап булдым. Яшь кенә ханым урамда аунап яткан бомжга кияүгә чыгып, хәзер ирен сәламәтләндерү өчен көрәшә. Бу – чын булган хәл. Видео геройлары – Яна Казанцева һәм Александр Корнеев Калининградта яши. Александр паранойялы шизофрения белән авырый. Бу видеоны карагач, үзем ишеткән бер хәл искә төште. 

Казан медицина көллиятен тәмамлагач, сеңлем шәһәрнең бер хастаханәсенә операция медсестрасы булып урнашты. Йөрәк-кан тамырларына көн дә икешәр-өчәр операция ясала иде анда. Олыгаеп барган ирләр, хатыннар, гомеренең уртасына җиткән кешеләр, яшьләр, хәтта яңа гына яши башлаган сабыйлар – кемнәргә генә ярдәм итмиләр. Атнага ике тапкыр хастаханәдә кизү тора. Кизү торган көннәрдә исә мәхшәр – ашыгыч ярдәм машиналары берсе арты берсе килеп кенә тора. Әнә хәмер сөременнән айнымаган иргә шешәдәше пычак кадаган – эчәгеләренә, талагына зыян килгән. Хирурглар, шәфкать туташлары йөгереп кенә йөри – һәр секунд кадерле мондый чакта. Бу сәрхуштән җәмгыятьтә кәррә файда булмаса ни – ул да кеше, аңа да кичектергесез ярдәм кирәк. Теге егетнең дә корсагында пычак ярасы. Яшь кенә булса да, ни арада тормышның төбенә төшкән диген – наркоман икән. Операция башланганчы алынган кан анализы бу кешенең барлык куркыныч йогышлы чирләр белән авыруын күрсәтә. ВИЧ та, сифилис та, гепатитның төрле төрләре бар аңарда... Димәк, аеруча сак булырга кирәк... Стена буендагы каталкада тагын берсе ыңгыраша. Сакал-мыек баскан бу ирнең яшен беренче карашка гына абайларлык түгел. Документлары да юк үзенең. Аяк-кулларын өшеткән. Торыр урыны булмаган бомж икән монысы... 
Күрсәтәсе ярдәмне күрсәтеп, ясаласы операцияләр ясалып, хастаханәнең кизү тору вакыты тәмамланганнан соң, табиблар бер җиңел сулап куя. Озакка түгел, авырулар көн дә килеп тора, хирургларның да, медсестраларның да буш вакытлары юк монда. 
Сеңлем эшләгән бүлектәге медсестраларның күбесе – инде кырыкка якынлашып килүче туташ-ханымнар. Яртысыннан артыгының гаиләсе юк. Йә кияүгә чыгып аерылышкан, йә үз тиңен әлегә очратмаган... «Кайдан табасың хәзер юньле ир-атларны? Юк бит алар. Булганын да эләктереп бетергәннәр, без өлгерми калганбыз», – дип, фикер алышалар эштән бушап чәй эчкән арада. Күңелгә ошаган кешесе очраса, берсе дә кияүгә чыгарга каршы түгел дә бит үзләренең...
Хәзер безнең Татарстанда хастаханәләрнең барысына да яхшы ремонт ясалган, җиһазлар, ашату-эчертүләр дә зарланырлык түгел. Ә ул вакытта, 90 нчы елларда хәлләр хөртирәк иде бит. Авыруларның тукланулары да мактанырлык түгел. Әле алай гынамы, уколлар, шприц, хәтта бинт, перчаткаларга кадәр үзең алып киләсе булды. Хәтерегездәме ул чаклар? Менә шул еллар иде бу. 
Туганнары булганнар ничек тә үзләренең якыннарына барлык кирәк-яракны юнәтергә тырыша. Теге бомж янына гына килүче юк. Санитарлар юындырып, кырындырып, хастаханәдәге хан заманыннан калган чиста киемнәргә киендергәч, аның чибәр генә яшь егет булуы да ачыклана. Ятим икән, сабый чагыннан балалар йортында үскән. 18 яше тулгач, әнә шулай урамда калган. Ятимнәргә фатир тиеш булса да, ул елларда фатир бирүләр бик тоткарлана, сирәкләр генә ала иде аны. Торыр урыны, белеме булмаган егетне эшкә алырга да атлыгып тормаганнардыр инде, кагылып-сугылып йөргән шулай. Зәмһәрир салкында аяк-кулларын өшеткән. Хәзер әнә дәваланып ята.
Мескенгә тәм-том да, кирәкле дарулар китерүче дә юк. Теге хан заманыннан калган хастаханә киемнәре дә өч размерга зур үзенең. Җитмәсә, тишек тә әле. 
Хатын-кыз кайда да хатын-кыз инде. Шәфкатьле йөрәкле шәфкать туташлары әлеге бомжны күмәкләшеп «порука»га ала. Кем тәмле ризык алып килә, кем – футболка, кем – трико... Яшь организм бик тиз тернәкләнүгә таба бара. Кул-аяклар төзәлә. Инде хастаханәдән чыгарыр көн дә җитә. Ләкин күрә торып, кешене ничек кышкы урамга чыгарып җибәрәсең?! 
Хәзер өйсезләр өчен төрле приютлар бар, элек юк иде бит алар. Тегеләй уйлап карыйлар, болай, ләкин ничек тә хәлдән чыгу юлын таба алмыйлар. Ахыр чиктә, егетне кызганып, бер медсестра үз фатирына алып кайтып китә. Әнисеннән калган ике бүлмәле фатиры иркен, баласы-чагасы да юк. Бер песие белән икесе генә шунда көн итеп яталар. Эшкә урнашканчы, бер бүлмәсендә яшәп торыр дип уйлый. 
Белеме, һөнәре булмаса да, егетнең кулы эшкә ята икән. Бер атна дигәндә бу туташның (кияүгә чыкмагач, туташ буладыр инде) барлык розеткаларын, ишеге кыйшайган кухня шкафларын, аккан-тамган краннарын – барын да төзәтеп куя. Була бит ул шундый тумыштан килә торган талант, моныкы да шундый булгандыр, күрәсең. Яңа ел ялларында бергәләп бүлмәләргә яңа обойлар да ябыштыралар. Егетнең холкы да шаян, эчкерсез булып чыга. Юкка-барга үпкәләми, артыкны таләп итми... Тора-бара бер-берсенә бик якынаеп китә болар. Егетнең документларын яңадан эшләтеп алалар. Бер автосервиста эш тә табыла. Кыскасы, егетнең эшләре үргә таба китә –  торыр урыны да, барып эшләргә эше дә бар. Кулы алтын егетне эшендә дә яраталар. Дөрес, кайчагында бераз салгалый, ләкин андый гына гаеп, кем әйтмешли, мулла кызында да була инде ул. Матур гына яши алар шулай. Бер кызлары да туа әле. 
Эштәге кызлар, кияүгә чыгар идек тә, егетләр юк, дип зарланышса, теге медсестра шаярта икән: «Безгә дигән кияүләр урамда – бомж. Юындырсаң, кырындырсаң, чистаны киендерсәң, бер дигән кияү егетләре!» – ди икән.
Менә шундый тормыш хикәяте. Булмас димә, дөнья бу! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар