Логотип
Күңелеңә җыйма

​Мин яратам гына...

Әле кайчан гына үткән-сүткәнгә күтәрелеп карарга да оялып йөргән ял­гыз хатын идем шул, йөрәк тә әрнегән­дер, җан да елагандыр. Газета-журналларда хыянәт, азгынлык, сөю-сәгадәт турындагы язмаларны күбрәк укыган саен, алдагы тормышымда япа-ялгызым калачагыма инана бардым. Ирләренә, хатыннарына хыянәт иткәннәрне аңлый алмый интегә идем.
Әйе, идем. Юлымда Йосыфны очрат­канга кадәр. Дөрес, безнең танышу, аннан якынаеп китү дә тиз генә булма­ды. Чөнки үз-үзенә бикләнгән кешенең күңел йозагын ачу, ай-һай, авыр икән лә. Ләкин Йосыф сабыр булды, көтте, миңа өр-яңадан яши башларга ярдәм итте, үлеп барган рухи дөньямны терел­теп җибәрү өчен барысын да эшләде.
Ун елдан артык ир тукмагы астында яшәп, матур киенергә, чит-ят кешегә түгел, танышларга да елмаеп карарга өркеп торган хатын-кызның ярты ел эчендә эчке дөньясын гөлстанга әйләндерә алган ир-ат аздыр, мөгаен. Йо­сыфка җаным-тәнем белән гашыйк бу­луымны аңлау, бу хисне кабул итү миңа җиңел булмады. Күпме генә яратсам да, аның гаиләле булуы йөрәкне гел тыр­нап тора. Өстәвенә, ул миннән 18 яшькә олы да бит әле. Тик инде соң, чәч йолкудан файда юк хәзер.
Төннәр буе уйланып чыгам — ул хыя­нәтчеме? Мин — азгын хатынмы?
Җаным өзгәләнеп кычкыра — минем дә бит сөяргә, сөелергә хакым бар!!!
Йосыфка икеләтә, өчләтә кыенрак булуын да аңлыйм. Ул — ата, хәтта ба­бай да инде. Болардан да авыррагы — ун елдан артык астма чире белән инте­гүче хатыны бар аның. Йосыф кадәр ха­тынын хөрмәтләгән, кадерләгән ир­ләрне, якты көндә чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмассың. Кайчаклар­да үземнең икенче планда калуыма ачу­ым килсә дә, бу хакта бервакытта да аның үзенә әйткәнем булмады һәм бул­мас та. Назлы карашы, җанны эре­тердәй ягымлы тавышы, сөеп иркәлә­ве, биргән киңәшләре минем өчен болай да зур хәзинә. Бер-ике көн үзен күрми тору түгел, тавышын ишетмәсәм дә - юксынам. Ул ерак юлга чыгып китсә, кайтып күземә күренгәнче, йә булмаса телефоннан шылтыратканчы, тынычлыгымны җуям. Йә, Ходаем, шушы була микәнни ул чын мәхәббәт?
Сүзем аның хатыны турында иде бит әле. Мин аның сәламәтлеге хакында гел белешеп торам. Башта бу Йосыфка ошап бетмәде, аннан ияләште, сорамасам, үзе сөйли торган булды. Шулай бервакыт соң гына телефоннан шылты­рата:
- Гөлкәй, хатынның пристубы баш­ланды, ә өйдә дару беткән! Зинһар, ап­текага барып кил инде.
Аптыраудан телсез калдым: шаяр­туымы соң, әллә чынлап әйтәме, инде нишләргә?
- Ярар, — дим, - ә син “Ашыгыч ярдәм”гә шылтырат. - Шунда кылт итеп исемә килеп төште: мин аларның ад­ресын да белмим икән бит. Ярый әле трубкасын куеп өлгермәгән иде.
Илттем мин ул даруны, ишектән генә бирдем. Үзе яңадан: “Барысы да үтте, йоклап китте’’, - дип хәбәр иткәнчегә кадәр телефон төбендә утырдым. Ми­нем беркайчан да: “Хатыныңнан аерыл’’, — дигәнем юк, киресенчә: “Авыр сүз әйтмә, сакла аны”, — дип торам. Ул бит Йосыфның бергә тормыш иткән кеше­се, балаларының әнисе. Чир бүген синдә, иртәгә — миндә. Аның монда бернинди дә гаебе юк. Мин дә үземне аның алдында гаепле санамыйм. Ходай Тәгаләгә шундый олы, керсез ярату бир­гәне, үземнән байтакка өлкән кеше белән очраштыруы өчен мин мең рәхмәтле! Миңа бернинди бүләкләр дә, акчалар да кирәкми - бүгенге тормы­шым үзе зур бәхет! Чөнки мин яратам һәм мине дә бу дөньяда өзелеп ярату­чы барын тоеп, белеп яшим.

НАЗЛЫГӨЛ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    АЛАЙ УК БУ ИРГЭ ЯБЫШМАГЫЗ И ХАТЫН ГА ДА , МЕНЭ МИН БЕР ИРНЕ БЕЛЭМ 49 ГА ЖИТЕП УЗ БЭХЕТЕН ТАБА АЛМАДЫ . БЕРЕНЧЕ ХАТЫНЫНА ЭЙЛЭНДЕ КОРСАКЛЫ КИЛЕШ (БАЛА ОТ КОГО НЕЗНАЙ ) ТИЛЕ 20 ЯШЕНДЭ УК ЭЙЛЭНДЕРГЭН КИБЕТЧЕ ХАТЫН .ОЗАК ТОРМАДЫЛАР АЕРЫЛЫШТЫЛАР . КИРЕ КАЗАНГА КАЙТТЫ .МОНДА ТАГЫ БЕР БАЛАЛЫ БУА СЕБЕРКЕСЕ БЕЛЭН ТАНЫШЫП АНЫ КОМНАТАСЫНА ОБЩЯГЫГА КЕРТТЕ (АНЫН ЙРГЭН ХАТЫНЫ БАР ИДЕ КИЯУГЭ ЧЫКМАГАН) СЛУЧАЙНЫ ШУЛ ОБЩЯГЫГА ЭЛЭГЕП БУ БУЛДЫКСЫЗ ЙКЛАРГА АЛЫП КАЛГАН( ИРЛЭРГЭ АЗГЫН ПЫЧРАК ЙКЛЫЙ ТОРГАН ХАТЫННАР КУБРЭК ОХШЫЙ БИТ ). ШУНЫН БЕЛЭН ТОРЫП КИТЕП БАЛАСЫН УСТЕРДЕ БУ ХАТЫННЫН ЭСТЕНЭ КИЯРГЭ ЭЙБЕРЕ ДЭ ЮК ИДЕ..И МАЛАЙЫНЫН ДА. АЛАРНЫ МОМЖИХА ДИП ЙРГЭННЭР ДАЖЕ .ЭЧ ЕЛ ТОРГАЧ БАЛА АЛЫП КАЙТТЫ КЫЗ ,ИР КИРЭКМИ ДИСЭ ДЭ (АНСЫ ДА КЕМНЭН) КОПИЯ АБЫЙСЫ БЕРЕНЧЕ ИРЕНЭН ЭЛЭКТЕРЕП КИЛГЭН АХРЫ БУ ИСЕРЕП ЙКЛАГАНДА . БУ ТИЛЕЛЭР БУ МОМЖИХАЛАРНЫ АШАТЫПКИЕНДЕРЕП КЕШЕ ИТКЭЧ , ЭШ ТАБЫП БИРДЕЛЭР ТЕГЕНЭ (ЭЛЕ ЭШЛЭМИЧЭ ЯТКАН 4 ЕЛЛАП ) ТЕГЕ МОМЖИХА АКЧА ЭШЛИ БАШЛАГАЧ БУ ИР КИРЭКМИ БАШЛАГАН.ЧЭЧ БУЯП БАЗАРДА КУЗЛЭРЕН ЯЛТЫРАТЫП ГУЛЯНИЕЕ ЛЭР ДЭ ЙРИ БАШЛЫЙ .БУ ЭШТЭН КАЙТА ТЕГЕ ЭЙДЭ ЮК . АШАРГА ЮК ЖУНЛЭП ПЕШЕРМИ . ЭЙБЕРЛЭРЕН ДЭ УЗЕ ЮЫП . УТУКЛЭП ЙРГЭН ..МЕНЭ ШУННАН КИТЭ ИНДЕ УЛ .МЕНЭ БУ ИРНЕН НИНДИ ГАЕБЕ БАР УЗЕ ЭЧМИ ГЕЛ ЭШЛЭГЭН,ХАРАКТЕРЫ СПАКОЙНЫЙ МЕНЭ УЛ УЗ БЭХЕТЕН ТАПКАН . МОНДЫЙ РЭХЭТ ТОРМЫШНЫ КУРГЭНЕМ ЮК ИДЕ ДИ . МОНДА КЕМ ГАЕПЛЕ

    • аватар Без имени

      0

      0

      И, апалар! Кайберлэрегезнен теллэре бигрэк эшэке. Уз телегездэ камил итеп сойлэшергэ ойрэнегез, ябырылмагыз кешегэ! Ботен кешенен дэ уз гонаhы, беркем дэ бар яктан да аллы-голле тугел! Мин дэ хупламыйм мондый "Назлыгол"лэрне, лэкин кешене орышып, нинди ямьсез сузлэр белэн атар, узегезнен телегезне генэ пычратасыз, узегезгэ гонаh аласыз! Э йорисе кеше барыбер йори ул, hэр кеше уз акылы белэн яши, кемнен акылы нинди инде. Тагын шуны эйтэсем килэ: бу Йосыф хатыныннан китсэ дэ, Назлыгол шатланмасын, яхшы ир авыру хатынын калдырып китми ул. Хатынын калдырасы ир, сояркэсеннэн дару алып килуен (уз хатынына) сорамый да.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Андый хэерче .булып аннан ир табып кеше булган момжихалар гел шулай кылыналар инде ,кутлэренэ кияргэ оштаннары да булмый .Кеше булгач ир кирэкми чужой баланы устергэч .алар тиле чтоли трусик носки юып ятарга .Эле кызы аныкымы ,уз канынан уз кызы булса эти дип торыр иде хэл белеп . ни эбисен ни этисен белэргэ телэмэгэн нинди бала инде ул . Деньяда терле хэллэр була ир белэн хатын да Бетен дуслары алдында пашел н .дип нинди хатын кычкыра инде ,бая башлагач хаман дуслары, узенен туганары алдында хаман мыскыл итэ башлагач бер менеп тешкэндер иде янакка (нинди ир чыдасын) эйдэ жунлэп ашарга юк чалбар узе утукли кошмар

        • аватар Без имени

          0

          0

          Уз башына тошмэсэ, беркем дэ белми ничек янасын. Мин дэ анламыйм, ничек ул хыянэт итеп буласын. Э узем хыянэиче ир белэн торам. Яратышып ойлэнештек. Башта конлэшэ идем, жаным да йорэгем дэ янды. Хэзер юк. Ике баланы ялгыз устерудэн, ирсез хатын булудан куркумы, белмим. Гел сорый идем: ничек хыянэт итеп була? Хыянэт жинаять белэн бер бит югыйсэ. Эшэке жанлы кеше анламыйдыр дип уйлыйм. Мина кемнендер бердэнбере булып, бэхетле хатын язмышы язмаган курэсен. Яратам дигэненэ дэ ышанмыйм. Урыс эйтмешли, все ровно и равно. Э гаилэле кеше белэн чуалучыларны анламыйм. Андый хэлгэ тошэргэ Ходай язмасын! Балаларым тэуфиклы булсыннар иде!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кеше тикшергәнче, үзегезне белегез. Ирдәге хатыннар ирсезләргэ караганда кубрәк тә йөри әле. Тормыш бер, бар кешенең дә бәхетле буласы киәэ. Һәрберебез Аллаһ тәгалә каршында үзе очен узе җавап тота. Ә син, Назлыгөл, йорәгең кушканча эшлә, беркемне дә тыңлама.

            Хәзер укыйлар