Вакыт табып, язганым хатымны укыганыгыз өчен алдан ук рәхмәт әйтәм сезгә. Монда берәү дә болай гына язмый бит инде.
Вакыт табып, язган хатымны укыганыгыз өчен алдан ук рәхмәт әйтәм сезгә. Монда берәү дә болай гына язмый бит инде. Күңелен бушатасы килгәнгә, нишләргә белмәгәнгә яки киңәш сорап яза. Мин дә берничә көн уйлап йөргәннән соң үз хәлемне язып карарга булдым менә. Безнең кебек семьялар тагын бармы икән ул? Булса, нигә болай килеп чыга икән? Кемнеңдер каргышы, рәнҗеше төштеме икән соң әллә безгә дип тә уйлыйм кайчак.
Мин әтисез үстем. Әни аңардан аерылып кайтканда бер яшьлек кенә булганмын. Аны бер тапкыр да күргәнем юк дисәм, аз гына хәтерлим. Миңа, мөгаен, өч яшьләр тирәсе булгандыр. Ул үзем кадәр зур курчак күтәреп килгән иде. Өйдә без дәү әни белән икәү генә идек. Дәү әни аны ишек төбеннән дә уздырмады. Алар икәү бик озак талаштылар, нәрсә сөйләшкәннәрен, бер-берсенә нәрсә әйткәннәрен хәтерләмим – кечкенә булгач, аңламаганмындыр. «Кызым, бу курчак сиңа», – дигәч, курчакны барып алганымны беләм. Ул курчакның күлмәкләрендәге бизәкләренә кадәр хәтерлим. Тик дәү әни аны шунда ук кулымнан тартып алып, кире әтигә илтеп бирде... Әти киткәч, кичкә кадәр елаганымны хәтерлим. Дәү әни: «Елама, шундый ук курчакны мин сиңа үзем алып бирәм», – дип юатты. Алып бирмәде, билгеле.
Шуннан соң әтинең башка безгә килгәне булмады. Ничәнчедер класста укыганда, мәктәп янында урамда бер апа туктатып дәште. Әтинең апасы булып чыкты ул. «Әтиеңә үпкәләп яши күрмә, кызым. Сине аңа күрсәтмәделәр. Алып килгән бүләкләрен алмадылар. Акча җибәреп-җибәреп карады, аны да кире кайтардылар. Ул хәзер башка шәһәрдә яши, яңа гаиләсе бар инде», – диде ул миңа.
Әнинең эштән кайтуын ул көнне көчкә көтеп җиткердем. «Мин түгел, дәү әниең шулай хәл итте», – диде ул, ә үзенең күзләренә шунда ук яшь тулды. Әнине борчыйм дип, башка төпченмәдем...
Бу хакта уйлап йөри торгач, дус кызларына – Резедә апага кунакка баргач, әнинең аңа елый-елый сөйләгәне исемә төште. Мин күрше бүлмәдә Резедә апаның улы белән уйный идем – ишетми дип белгәндер инде. «Әни сүзен тыңлап кына кайттым бит мин, шундый үкенәм. Әнә бит, бер дигән итеп яшиләр», – дип елады ул.
Әни үзе дә минем кебек әтисез үскән ул. Дәү әни бабай турында сөйләргә беркайчан яратмады. Аларның бергә төшкән фотолары да юк хәтта. Аның каравы, ул бик еш: «Мине баланы үстерә алмас, үзе генә яши алмас дип уйлады, менә дигән итеп үстердем әнә», – дияргә ярата иде.
Мәктәпнең соңгы классларында укыганда әнигә: «Син бит әле карт түгел, тап бер кеше, чык кабат кияүгә!» – дия идем. «Ир-атның барысы да бертөсле!» – дип җавап бирә иде ул. Нәкъ дәү әни сүзләре белән сөйләүгә күчкән иде инде ул да.
«Ир-атка беркайчан да ышанырга ярамый!» – дип икесе ике яктан бертуктаусыз сөйләп торды алар. Болай уйларга ярамаганын аңлый идем, әлбәттә. Болай булса беркайчан кияүгә чыга алмаячакмын дигән куркуым да бар иде инде.
Аннан миңа Илгиз очрады. Дәү әни белән әнигә ул шунда ук ошамады. Кемгә генә кияүгә чыгарга уйласам да, аларга ошамаячагын белә идем инде... Туебызны булдырмас өчен бик тырыштылар. Нинди генә сәбәп тапмадылар! Дәү әни авыруга ук сабышты. Тик мин дә каты тордым.
Илгизне үлеп яраттым дия алмыйм. Әллә безнең нәселнең хатын-кызлары ярата белмиләр инде алар? Аптырагач шулай уйлыйм хәзер... Тик миңа дәү әни белән әни яныннан тизрәк чыгып китәргә кирәк иде. Югыйсә мин дә алар кебек тиздән дөньяның бар ир-атын күралмаска әйләнә идем. Моңа бер сәбәбем булмаса да.
Әйбәт кенә яшәп киттек кебек без. Аннан кызыбыз туды. Шундый да малай булуын теләгән идем! Кызым туар да, мин аерылып кайтырмын – дәү әнине, әнине кабатлармын дип курыктым. Әллә курыккан нәрсә алга килә диюләе дөрес инде?!
Юк, аерылып кайтмадым әле. Әмма эшләр шуңа таба бара бугай.
Бала тугач, ирем белән аралар шактый суынды безнең. Дөресен генә әйткәндә, нигә икәнен дә белмим. Мөгаен, мин гаепледер. Салкынрак бугай мин. Иргә ничек ярап торырга өйрәтеп үстермәделәр бит. Чын гаилә нинди булганын да белмим. Аннан яшь әнинең бала да күп игътибарын ала бит. Әниләр үзләре теләп беркайчан ярдәм иткәннәре юк, ә мин аларга ялынырга теләмим.
Бер ай элек иремнең башка кешесе барлыгын белдем. Телефонын диванда калдырып, кухняга чәй эчәргә чыккан иде. Смс килде дә, күзем шуңа төште. «Сагындым!» – дип язганнар иде... Өстемә салкын су койган кебек булды...
Түзмәдем, шул төнне бала имезергә торгач, телефонын карадым. Үз гомеремдә беренче тапкыр кеше телефонына тотындым! Эшләр шактый тирәнгә киткән икән инде...
Юк, юк, тавыш куптармадым. Качып елаудан узган юк әле. Дәү әни белән әнигә сөйләсәң: «Без бит сиңа әйттек! Ирләр бөтенесе бертөрле! Аерыл да кайт!» – диячәкләр.
Иремә белгертергә дә йөрәгем җитми. «Аерылышыйк», – дисә, нишләрмен? Бәлки ул минем сүз башлавымны гына көтәдер? Аннары әниләр язмышын кабатлаудан башка юл калмый миңа.
Барысына да күз йомып яшәп торыргамы? Анысы да бик авыр. Иреңне барыбер берәү белән дә бүлешәсе килми икән.
Ничек араларны җайларга икән соң миңа? Булдыра алырмынмы икән мин аны? Минем хәлдә калган башка хатыннар нишләде икән, бәлки миңа киңәш бирүче табылыр.
Азалия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Ирен бн сейлэшеп кара. Жайланып китэрсез эле. Елама
0
0
0
0
Сабыр бул. Туз. Аллаhы Тэгалэ ярдэмен бирэ ул.
0
0
0
0
Ирегез белэн сойлэшегез уртага салып. Узегез дэ ирегезне ир курэ белегез. Хэйлэлэп анын тирендэ ешрак уралыгыз. Кочаклап алгалагыз. Ул читтэн жылылык эзлэмэсен.
0
0
0
0
Аерылма, эчмэсэ,Кул кутэрмсэ, эшлэп Акча китерсэ Жаена карап жайларга тырыш, сабыр бул сенелем, ирсез бала б/н ауыр , узен очендэ авыр
0
0
0
0
Ин беренче соравым, сезгэ ничэ яшь? Иптэшгез акча кайтарамы? Кайтып тавыш чыгармыймы? Бала бн ярдэм итэме? Сез эшлисезме? Менэ БК сорауларга унай жавап булса семьяны саклап калырга омет бар...
0
0